30.09.2013 Мәгариф
Тарих дәреслеге нинди булырга тиеш? (Сораштыру)
Бердәм тарих дәреслеге булдырып, барысын да бер калыпка салып укытырга кирәклеген Владимир Путин тәкъдим итте. Бу – җәмгыятьтә зур каршылык тудырса да, проекттан баш тартмадылар. Ул язылды, әлеге вакытта аның эчтәлеген тикшерәләр.
Яңа бердәм тарих дәреслеге Россия Фәннәр академиясе тарафыннан укыла. Алар да үз бәясен бирергә тиеш. Татарстан галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, татарга кагылышлы вакыйгалар яңа дәреслектә нинди күзлектән яктыртылыр, татарга күпме урын бирелер, дигән сораулар борчый. Үзәк белән Татарстан галимнәре арасында тарткалаш дәвам итә. Рус тарихчылары да, яңа дәреслектә бәхәсле урыннар күп, дип әйтә. Бердәм тарих китабы концепциясе турында фикерләшү 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, аннары аны, стандарт дәреслек буларак, 1 ноябрьдә Владимир Путинга тапшырачаклар. Ә сез ничек уйлыйсыз: тарих дәреслеге нинди булырга тиеш?
Ислам ӘХМӘТҖАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Татар-монгол игосы дигән сүзтезмә озак еллар дәвамында халкыбызның тарихында кара тап булды. “Тыңламасаң, татарга бирәм”, “Әнә татар килә” дигән куркытуларның нигезе дә шуңа барып тоташа. Шәһәр мәктәпләрендә татар балалары күпме үчекләр ишетеп үсте. Кайберәүләрнең татар булуларын яшереп йөрүләрен шуның белән аңлатырга кирәктер. Кайчагында Мәскәү нәшриятларында дөнья күргән китапларны актара башласаң, чәчләр үрә тора. Хәзер хак тарих өйрәнелә, халыкка җиткерелә, бу – күңелләргә хуш килә торган гамәл.
Рафаэль ХӘКИМОВ, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:
– Без әйткән фикерләрне инкарь итмиләр. Мәсәлән, “иго” сүзеннән баш тарттылар, аны Алтын Урдага рус җирләренең буйсынган системасы дип атадылар. Ләкин барыбер Монгол империясенең Русьне яулап алуы, Алтын Урдага каршы кенәзләренең сугышы итеп күрсәтелә. Аннары татарга кагылышлы вакыйгалар бик кыска гына итеп тасвирлана. Куликово кырындагы сугыш мисалын гына алыйк. Мәскәү Алтын Урданы тар-мар иткән дип язылган. Чынында ул – Мәскәү өчен рус, литва, татарлар арасындагы эчке сәяси уеннар аркасында чыккан каршылык. Татар шәхесләре дә искә алынмый иде, без Чыңгыз Айтматов белән М.Җәлилне кертергә кирәклеген аңлаттык.
Православие диненә артык игътибар бирелүе белән дә килештеләр. Галимнәр белән уртак фикер табу авыр түгел, ләкин моны сәясәтчеләр ничек кабул итәр, әлегә әйтеп булмый.
Илфак ШИҺАПОВ, журналист, продюсер:
– Россия тарихы китабын язалар икән, аның 70-80 проценты – ул татар тарихы. Без – бу дәүләтне барлыкка китергән, үстергән, ныгыткан милләт. Руслар моны кабул итәме, юкмы, бу – икенче сорау. Әлеге Россия – Алтын Урда дәүләте җирләре. Мин яңа китапта бу дәүләткә нигез салучылар – татарлар белән руслар дип язуларын теләр идем. Алтын Урданы да көчле цивилизация дәүләте итеп күрсәтүләренә өметләнәсем килә. 100 процент объектив булып булмый, барыбер авторлар кайсыдыр якка авыша, һәр кешегә үзенеке якын бит. Россия тарихын Татарстан галимнәренә язарга куш син, алар аны татарга уңайлы буларак тасвирлаячак, русларны кимсетәчәк.
Нурулла ГАРИФ, укытучы:
– Дәреслек бүгенге вәзгыятькә, сәяси элитага яраклашып язылса, элеккеге вакыйгалар үзләренә уңайлы булып тасвирланса, аның нәтиҗәсе нинди булыр? Бүген җитәкчеләр бар, иртәгә – юк. Лидерга яраклашып, тарих язу дөрес түгел. Тарихта булганны үзгәртеп булмый, начарлыгы да, яхшысы да бар, аны кабул итәр, хаталарны таныр өчен батыр йөрәкле, киң күңелле булырга кирәк шул.
Россиядә милләтара нәфрәт галәмәте бар, аны шушындый толерант дәреслекләр язып юкка чыгарырга телиләр. Ләкин бу ялгыш юл, милли-мәдәни өлкәдә хокуклар тигез булмый торып, мондый проблемадан арыну мөмкин түгел.