29.09.2013 Җәмгыять
Заман белән бергә чапканда... яки Аборттан кеше үтерүгә таба йөгереш
Күптән түгел Арчада тагын яңа туган баланың үтерелүе турында хәбәр таралды. Бу инде – районда икенче очрак. Башка төбәкләрдә дә аналар вәхшилеге әледән-әле кабатланып тора. Җәмәгатьчелекне, билгеле, мондый хәбәрләр тетрәндерә, борчый.
Район газетасы журналисты да вакыйга уңаеннан проблемалы мәкалә язган: мондый фаҗигаләрне ничек булдырмый калып була дигән урынлы сорау куйган, сорауга җавап эзләп, белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Белгечләрнең берсе – урта мәктәп психологы – гаепне кияүгә чыкмый гына бала тапкан кызның әти-әнисенә аударган: “Совет чорында тәрбияләнгән ата-ана заман белән бергә атлаучы баласына искечә карашта, алар үзләрен бүгенге яшь кеше урынына куеп карый алмый...” – дип җавап биргән, ягъни әти-әниләрнең азгынлыкка кырыс карашта булуы үзе инде әни булырга ашыккан баланы куркыткан һәм аны вәхшилеккә этәргән. Бала үстерүче һәм балалар тәрбияләүче психологның фикере әти-әниләрне ирекле тормышка күнеккән балаларны тыймаска, ә үзләрен дә заман белән бергә атларга чакыра. “Заман белән бергә атлау” дигәндә җенси тотнаксызлык, традицион әхлак кагыйдәләрен санга сукмый яшәү, без яшәгән либераль җәмгыятьнең шәхес иреге принцибын берсүзсез кабул итү ята. Тик менә яңа туган нарасыйларны бугазлаучы вәхши аналарның байтагы инде үзләре егерме яшькә кадәр җиткән балалар үстереп өлгергәннәр һәм бу аларга “заман белән бергә атларга” аз гына да комачауламаган: кайсылары ирләре бар өстенә зинадан балага узарга өлгергән, кайсылары ирсез килеш кенә, кулдан-кулга күчеп, ирекле яшәгәннәр һәм барысы да проблеманы бер төсле хәл иткән: яралып дөньяга килергә өлгергән сабыйларын йә томалаганнар, йә бәдрәф пычрагы белән агызганнар, яисә пычак белән бугазлаганнар... Кыскасы, кемнең фантазиясе ничек эшли, шулай тырышкан.
Мәктәп психологының сәер карашы булмаса, мин бу темага алынмас та идем. Тик бүген мәктәп тәрбиясе өлкәсенә дә либераль идеология тирән үтеп керә, балалар мәктәптә үк “заман белән бергә атларга” өйрәтелә, шуңа күрә эндәшми кала алмадым. Быел җәй көне Тwitter микроблогында һәм Instagram социаль челтәрендә Даша Сапко дигән 16 яшьлек кыз, кулына шәраб салынган бокал тотып, кыйммәтле Lexus маркалы автомобиль руле артына утырып төшкән фотосы астына: “Исерткеч белән үткәргән кич идеаль үтә” дигән язу элеп куйды. Ситуациянең сискәндерә торган ягы – мэрның блоггерларга биргән җавабында. Сапко шул ук Twitterда: “Әйе... Кызым үсәргә ашыга, кайвакыт без теләгәнгә караганда тизрәк тә!” – дип язып куйды. Менә бу әти инде заман белән бергә чаба, мәктәп психологы куйган таләпләргә тулысынча җавап бирә, чөнки кызы, психолог сүзләре белән әйтсәк: “...ата-анадан куркып, үз эченә бикләнә...” торганнардан түгел.
Безнең заман алдыннан гадәттә Көнбатыш сәясәтчеләре йөгерә. Шуларның идеологиясе кайвакыт бик нечкә алымнар ярдәмендә, кайвакыт сәяси һәм икътисадый басым ясау аша да Россиягә үтеп керә, акрынлап дөньяга карашларны үзгәртә. Гомумән, Көнбатыш белән янәшә бара алмау ул – бик зур “комплекс”, “искечә караш” булып санала. Мәктәп психологларын да, күрәсең, педагогик вузларда һәм квалификация күтәрү курсларында “комплекслар”дан азат булырга өйрәтәләр.
Көнбатышның җитлеккән сәясәтче шәхесе ул кем соң? Либераль идеологияне кемнәр тудыра? 2012 елның маеннан 2013 елның июленә кадәр Британия парламенты депутатлары үзләренең эш урыннарындагы компьютерларны, порносайтларга керү өчен, 300 мең тапкыр файдаланганнар. Әлеге парламентның вице-спикеры, үзенең “зәңгәр” икәнен ачыктан-ачык игълан иткән Найджел Эванс әле күптән түгел генә җенси характердагы күпсанлы җинаятьләре фаш ителгәч, отставкага китәргә мәҗбүр булды. Европада сәясәтне менә шундый “шәхесләр” тормышка ашыра, заманның локомотивлары – менә шулар. Бүген алар гей-пропагандага каршы закон кабул иткән өчен Россиягә көчле басым ясыйлар.
Инде яңадан үтерелгән балалар темасына әйләнеп кайтыйк. Заманның “локомотив”лары бу мәсьәләгә ничек карый? Яңа туган баланы үтерү Россиянең Җинаятьләр кодексында да “өстенлекле үтерү”гә карый, ягъни аны алай кискен гаепләмиләр һәм җәзаның да (бирә калган очракта) иң җиңелен генә бирәләр. Берничә ел үтәр һәм аңа кагылышлы статьяны бөтенләй Җинаятьләр кодексыннан алып ташларлар шикелле. Хәзер бит аборт ясаткан өчен берәүне дә җәзага тартмыйлар. Яңа туган сабыйны үтерү дә акрынлап аборт кебек бер процедурага әйләнеп калмагае. Автор бу юлларны язганда аз гына да арттырмый, чөнки сәясәтне билгеләүче Көнбатышта инде беренче адымнарны ясый башладылар. Бөекбританиядә чыга торган “Медицина этикасы” исемле журналда (Journal of Medical Ethics) (журналның исеменә генә игътибар итегез) “Постнаталь аборт. Балага яшәп тору кирәкме?” исемле мәкалә бастырыла. Авторлары Альберто Джиублини һәм Франческа Минерва – табиблар. Мәкаләнең төп идеясе – яңа туган балалар фактта шәхес түгел, шуңа күрә аларның әлегә яшәргә мораль хокуклары юк. Бәс, шулай булгач, әти-әниләрнең аларны кайбер очракларда үтерергә мөмкинлеге булырга тиеш. Бу идеягә каршы чыгучыларны журналның редакторы, профессор Джулиан Савулески “либераль җәмгыять кыйммәтләренә каршы торучы фанатиклар” дип атый. Авторлар бала үтерү мәсьәләсен бик җиңел хәл итәләр, үтерү түгел, ә постнаталь аборт дип атыйлар аны һәм абортлар рөхсәт ителгән барлык очракларда да нарасыйларны үтерүне рөхсәт итәргә кирәк дигән фикердә торалар. Постнаталь аборт идеясе бүгенге Интернетта әле яңа табадан гына төшкән идея түгел, аны яклап язучы рус блоггерларын табу да кыенлык тудырмый. Идея Европада җиңәр, чөнки “заманча законнар” кабул итүнең технологиясе шундый: баштарак сискәндерә торган фикер игълан ителә дә, бераздан җәмәгатьчелек аңа күнегә, кабул итә башлый. Абортларны рөхсәт итү дә шулай тормышка ашырыла. Берзаман, эш үтерүдән дә калмас. Аборт белән үтерү арасында чынлыкта нинди аерма бар соң? Тегесенә күнеккәнне монысына да күнегерләр. Психологлар баштарак тырышыр инде, җәмәгатьчелекне заманча яшәргә өйрәтерләр.
Хәзерге тормыштагы бик аяныч тенденцияләр бу. Җәмгыятьтә һаман да үсә баручы вәхшилекне кабул итә алмаучыларга исә “экстремист-фанатик”лар статусы белән килешергә туры киләчәк. Хәзер инде күпчелекне баласын үтергән аналар турындагы хәбәрләр дә бик әллә ни сискәндерми шикелле.