поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2013 Җәмгыять

«Сабыр төбе – сары сагыш»

– Әнием бик-бик кырыс булды – бөтен бәхетсезлегем дә шуңа барып тоташа, – дип сөйли башлады Фирая апа үзенең язмыш борылмаларын. – Үзем ике бала анасы буларак әйтә алам, бала ул ананың шәхси милке түгел – кысылмагыз, ботарламагыз балалар язмышын! Мин дә бүген икеләнмичә әйтә алам – бәхетсезлегемә үзем гаепле булсам, ул бәхетсезлекнең чишмә башын әнием казыды.

Фирая апа – бүгенгесе көндә пенсиягә чыккан, ике кызы да башлы-күзле булган, ике ел элек ирен соңгы юлга озаткан ханым. Гомере буе китапханәче булып эшләгән, тумышы белән Спас районыннан.

– Авылда беренче чибәр булмасам да, яшь вакытта егет-җиләннең күзе төшәрлек кыз идем, – дип хатирәләр яңарта ул. – Радик белән озак вакыт бер-беребезгә күз атып йөргәннән соң, очраша башладык. Ул гармунлы кичләр, айлы төндә капка төбендәге мәхәббәт аңлашулар, беренче кат сөйгәнеңнең иреннәрен тату... Һәр гашыйк кебек мин дә җиденче кат күктә идем. Ике абыем булгач, миңа ул яктан бәхет елмайды – клубтан фәлән сәгатьтә кайт, дигән сүзләр ишетелмәде. Радикны ике абыем да белә – аларның фатихасын бик тиз алдым. Ә менә кем белән очрашып йөргәнемне әнием белгәч!.. «Бөкре Фәхри малае белән йөрисеңмени син, ах, оятсыз, ах, җирбит», – димәсенме... Мин дә, абыйларым да телсез калдык – нишләгән ди бөкре Фәхри? Авылда бернинди яман аты булмаган әлеге гадәти гаиләнең гөнаһын теге яктан да, бу яктан да тапмадык – бөкрелеге дә бабасыннан калган кушамат икән, беркемгә зыян салганы юк.

«Башка ишетмим, – диде әни, кичен клубка чыгар алдыннан. – Бернинди Радик турында хыялланасы да булма. Юкса, мин синең әниең түгел». Радик белән күрешеп аңлашырга туры килде. Әни нигәдер тузына, бераз күрешми торыйк, дидем. Радик ни-нәрсәгә бәйле икәнен аңламаса да: «Ярар, сабыр итик», – диде. Мине шәһәргә җибәрәселәрен белгәч, бөтенләй коелып иңдем – юкса, читтән торып, укытучылык һөнәрен алып, авылда төпләнеп калу иде ниятем. Этеп-төртеп диярлек, имтиханга дип шәһәргә илткәч кенә әнигә ялварырга тотындым: «Әни, яратам мин Радикны, зинһар, йөрәгемне телгәләмә, фатиха бир миңа. Шәһәрдә дә каласым килми!» Шунда гына сернең нидә икәнен аңладым – баксаң, яшьлегендә әни бөкре Фәхрине яраткан булган, әмма тегесе башка кызны үзенә яр итеп сайлаган икән. Әни: «Мәңге кичерәсем юк, минем кызыма кулын да сузмасын!» – диде.

Алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә безнең эшебез дә, гаебебез дә булмауны төрле яклап аңлатып карадык. Радик безнең өй сукмагын еш таптады, сөйләшеп карады. Туй турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Радикның әтисе Фәхри абый да килгән безгә, әни бусагадан да үткәрмәгән: «Сезнең нигезгә килен булып төшәрлек кыз бездә юк», – дигән. Бер сүз белән әйткәндә, әни аңа булган үчен шул рәвешле кайтарды.

Мин шәһәрдә калдым, үз телләрем белән: «Әни хакын атлап чыга алмыйм, миннән башка бәхетле бул», – дип, Радикны елый-елый борып кайтардым. Аның үҗәтлеге, минем кыюлыгым җитмәгән шунда – андагы йөрәк әрнүләремне аңлатып, сүзгә сыйдырып бетерә алмыйм.

Кияүгә чыктым, балалар тугач шулар белән юандым. Әмма яшьлек мәхәббәтемнән, ихлас хисләремнән котыла алмадым. Күз алдыңа китер, сеңлем, тормышымның бер генә көнендә дә аны искә алмый калганым булмады. Үземне җебегән, пешмәгән дип күпме сүккәнмендер. Иремне санлап яшәдем, сабыр иттем, ул да аңлагандыр, яшьлек яраларым турында беркайчан да сүз кузгатмады. Анысы өчен зур рәхмәт аңа. Кызларыбызның икесе дә кияүдә хәзер, бер оныгым бар. Иремне хөрмәтләп соңгы юлга озаттык – ашказаны асты бизе белән китеп барды...

– Әниегезгә булган үпкә хисе бетмәдеме, Фирая апа?

– Үпкә дә, рәнҗеш тә юк, сеңлем. Үкенү хисе җанны кимерә. Сабыр итәм дип яши-яши гомер дә үтеп китә икән ул. Ә без бит ике гомер яшәмибез. Кемдер мәхәббәтен очрата алмый да җанына туры килгәнрәк кеше белән гомер итә – андыйларны да аңлыйм мин. Ә мин яраткан кешем була торып, аның барлыгын белеп яшәдем – хәзер дә аптырыйм, ничек сабыр итә алганмын икән? Сабыр итә-итә аңладым инде – аның төбе ачы сагыш кына икән. Әнием исә соңгы сулышын алганда гафу үтенгәндәй итте: «Бәлки, хаталанганмындыр, әмма мине дә аңларга тырыш», – диде.

– Радик белән күрешкәнегез булдымы?

Авылга кайткач, күрешеп тордык. Аның үз гаиләсе, минем үземнеке дигәндәй. Матур, үрнәк гаилә төзеде ул, хатынын хөрмәтләп яши. Әмма безнең икебез өчен дә кирегә юл юк бит инде, үткән турында хатирәләр яңартканыбыз булмады. Аның җан халәтен белмим, мин исә җанымдагы зилзиләне аңа сиздермәскә тырыштым. Сабыр төбе – сары сагыш икәнен күзләремнән болай да күргәндер... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»