поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 10 Декабрь
  • Ринат Мөхәммәдиев - язучы
  • Светлана Сабирова - җырчы
  • Гариф Гомәр (1891-1974) - журналист
  • Марсель Бакиров - галим
  • Александр Груничев - дәүләт эшлеклесе
  • Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970) - галим
  • Флүр Гайнемөхәммәтов - баянчы
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
28.09.2013 Җәмгыять

“Юллар чаты”ның бүгенгесе һәм киләчәге

Үткән атнада Самарада “Идел - Урал регионының төрле милләт халыклары арасындагы мөнәсәбәтләре: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Самара өлкәсе губернаторы администрациясе, Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясе һәм Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты оештырган бу чарада этнография, антропология, археология, гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр, хөкүмәт органнары һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнаштылар.

Милләтара мөнәсәбәтләр бүгенге көндә җәмгыятебезнең үсешен билгеләүче бик мөһим мәсьәлә булып тора. Идел - Урал регионында гомер-гомергә төрле милләт халыклары үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәгәннәр һәм яшиләр. Бу тәҗрибә галимнәргә генә түгел, хөкүмәт органнары өчен дә, киләчәк буын вәкилләре – студентлар өчен дә бик кызыклы һәм көнүзәк тема булып тора.

Форум губернатор Николай Меркушкинның мөрәҗәгате белән башланып китте. “Глобализация, миграция процесслары көчәйгән чорда Идел - Урал регионында тупланган тәҗрибәне өйрәнү милләтара мөнәсәбәтләр формалашу процессларын күрергә, заман җәмгыятен берләштерү юлларын табарга мөмкинлек бирә”, - диелгән иде губернаторның мөрәҗәгатендә.

Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең тарих һәм дөнья мәдәнияте теориясе факультеты кафедрасы мөдире Екатерина Ягафованың доклады Идел буенда яшәгән борынгы ырулар, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, төрле Аллаларга табынсалар да, көнкүрешләре берсеннән-берсе аерылып торса да, культураларының бер-берсенә йогынты ясавы мисаллары белән баетылган иде.

Россиянең фәннәр академиясе әгъзасы Владимир Головнев та бу теманы дәвам итеп, Урал таулары - милли культуралар кисешкән чат, дип атады: “Биредә көнчыгыш белән көнбатыш, төньяк белән көньяк очрашып, “Юллар роза”сын барлыкка китерә. Гасырлар дәвамында биредә милләтара дипломатия формалашкан, халыклар берсен-берсе хөрмәт итәргә, сабыр диалог алып барырга өйрәнгәннәр һәм ул сызылма чикләргә түгел, ә чама белеп, бер-береңнең динен дә, телен дә хөрмәт итүгә таянган. Урал халыклары милли дипломатиягә, милләтара һәм конфессияара диалогка таянып эш итә”.

Мәскәү этнология һәм антропология институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре Александр Коростелев Идел - Урал регионындагы 47 авылны тикшергән. Шулар арасында төрле милләт халыклары бергәләп яшәгән авыллар да бар. Мәсәлән, Башкортстанның Бәзги авылында, чуваш, мордва һәм керәшен татарларының бергә яшәү нәтиҗәсе буларак, татар телендә сөйләшүче, православ динен тотучы, үзләрен чуваш дип санаучы халык барлыкка килгән. Ә Башкортстанның Максимово авылында бер үк вакытта рус, башкорт, удмурт, татар телләре укытыла икән. Галим моны милләтләрнең табигый аралашуы дип атады.

Өлкә администрациясендә җәмәгатьчелек фикерен тикшерү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова сөйләшүне башка яссылыкка күчерде. Ул безнең регион тәҗрибәсенә таянып, дәүләт милли сәясәтенең этникара тынычлык булдыруга юнәлтелүе турында бәян итте. Шик тә юк, соңгы 20 ел эчендә Самара өлкәсе бу юнәлештә зур тәҗрибә туплады. Әмма күпмилләтле регион белән җитәкчелек итү җиңел эш түгел, милләтара тынычлык булдыру өчен бөтен дөнья процессларын күзаллау һәм һәр милләтнең үзенчәлеген белү кирәк, дип сөйләде чиновник.

Самара дәүләт архитектура-төзү университеты профессоры Наталья Мөхәммәтшина үзенең чыгышын мигрантлар темасына багышлады. Ул саннар һәм фактларга таянып, Идел - Урал регионында мигрантлар санының күзгә күренеп артуы күзәтелүен белдерде. Галим регионда тынычлык саклап калу өчен хөкүмәт органнарына да, институтларга да, җәмәгатьчелеккә дә әле бик күп көч куярга туры киләчәге турында кисәтте.

Шулай итеп, конференциянең пленар утырышында билгеләнгән теманың төрле яклары яктыртылып, барысына да тирән анализ ясалды. Ә көннең икенче яртысында конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр. Шуларның иң күп санлысы - “Идел - Урал регионында милли сәясәтне тормышка ашыруда хөкүмәт органнары һәм җәмәгатьчелек институтлары роле” дип аталган иде. Ул башлыча җирле үзидарә органнары өчен оештырылып, төп сүз Самара өлкә прокуроры урынбасары Александр Галузинга бирелде. Ул Самара өлкәсенә килеп урнашкан мигрантлар һәм җирле халык арасында әлегә кадәр низаглар килеп чыкмавы, чыкса да, аларның көнкүрештә була торган гадәти вак-төяк аңлашылмаучанлык кына булуын искәртеп үтте.

Иртәнге пленар утырышка шәһәр һәм авыллардан 37 җирле үзидарә вәкиле килгән булса, секция утырышына шуларның дүртесе генә калган иде. Ашыгып кайтып китүчеләр дә Александр Федоровичның чыгышын тыңлаган булсалар, мигрантлар белән уртак тел табу өчен гади, әмма бик үтемле ысулларны белгән, кинәт кабынып киткән агрессияне бастыру юллары турында ишеткән булырлар иде. Димәк, район һәм авыл үзидарә органнары милли теманы әле дә читләтеп үтәләр, аны мөһим дип санамыйлар икән. Руслар әйтмешли: “Пока гром не грянет, мужик не перекрестится”. Шулай булмагае.

Исаклы районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Андрей Парфенов районда милли мәдә-ниятләрне саклап калу эшенең барышы, Самара өлкәсенең Азәрбайҗан Лигасы җитәкчесе Ширван Керимов милли-мәдәни оешмаларның һәм хокук саклау органнарының уртак эшләре, “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов телләрне саклап калуның әһәмияте, “Надежда” немец мәдәнияте үзәге җитәкчесе Ирма Беленина Россия немецлары белән Алман немецларының хезмәттәшлеге турында сөйләделәр. Шулай ук башка регионнардан килгән докладчыларның да чыгышлары бик эчтәлекле булды.

“Заман җәмгыятендә үз-үзеңне милләт, тел һәм дин буенча аерымлау” темасына Самара дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты Тамара Ведерникова һәм Елена Попова, Н.П. Огарев исе-мендәге Мордовия дәүләт университеты профессоры Галина Корнишина, Франциядәге Европа - Азия

үзегенең шәрык телләре һәм цивилизациясе институты докторанты Себастьен Каньоли, Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Лилия Сәгъдиева чыгыш ясадылар.

Секциядә Мордовия Республикасында милли матбугат, Идел буе калмыклары, Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче бәсәрмән һәм татарларның бөйрөм ашлары турында да докладлар яңгырады.

Лилия СӘГЪДИЕВАның (югарыдагы фотода) доклады Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы халкының аерым утрау булып яшәве авылның муллылыгына, дин ныклыгына, ата-ана, имам сүзе өстенлегенә тәэсир итүе темасына язылган иде.

Безгә, Самара татарларына, үз милләтебез проблемаларын өйрәнүче галимнәр белән аралашу бәхете еш тәтеми бит. Шуңа күрә Лилия ханымның бер-ике минут вакытын алып, үзе һәм фәнни хезмәтләре турында сөйләвен үтендем.

- Мин татар милләтчелеге темасы белән 1989 елдан бирле шөгыльләнәм. Кандидат диссертациясен дә шул темага яздым. Үзгәртеп кору елларында татар халкының үзаңы уяну, туган телне саклап калу өчен башланган көрәш процессларын күзәтеп, теркәп бару бик мавыктыргыч эш булып тоелды. Хәзер инде мин Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшлим.

- Димәк, сез татар милләтенең уяну процессларын үзгәртеп кору еллары башыннан ук күзәтеп барасыз. Чирек гасыр вакыт узгач, нинди нәтиҗәләр ясарга була?

- Беренче карашка нәтиҗәләр әллә ни зур да булып күренми. Ә менә динамикада карасаң, Советлар заманыннан бирле күп үзгәрешләр булуын күрәбез. Ул вакытта татарлар үз телләреннән ояла, урамда авыз тутырып татарча сөйләшүче кешене күреп булмый иде. Ә хәзер, киресенчә, татарлыгы белән го-рурланучыларның саны күбәйде.

1989 елда Казанда бердәнбер татар мәктәбе бар иде. Хәзер инде гимназияләр ачыла, бөтен мәктәпләрдә дә ана теле укытыла. Татарстанда яшәүче башка милләт халыклары да татарчаны өйрәнүне читкә куймыйлар.

Татарларның милләт буларак сакланып калу шарты бер генә – әдәби татар телендә сөйләшү, уку һәм язу. Кызганычка, без глобализация чорында яшибез һәм безнең татар яшьләребез, башкалар кебек үк, көнбатышка карап яшиләр, чит ил телләрен өйрәнүне кулайрак күрәләр. Бу объектив сәбәп булса, татар телен укыту системасының зәгыйфьлеге субъектив сәбәп булып тора. Баланы башта сөйләм теленә өйрәтеп, аннары гына грамматикага күчәргә кирәклеге күптән исбатланган инде. Ә без һаман искечә укытабыз, дәрестә диалог төзү, уен аша өйрәтү кебек алымнарны кулланмыйбыз. Кыскасы, татарларга башта үз эшен белүче, яратучы, кирәк дип санаучы укытучылар булдырырга кирәк. Шунда гына балаларда татар теленә карата кызыксыну уятып булачак.

Менә шундый кызыклы фикерләр әйтте Лилия Варис кызы һәм аның белән тулысынча килешеп була.

Самараның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган секцияләрнең өченчесе “Толерантлык - хәзерге заман җәмгыятендәге этникара мөнәсәбәтләр нигезе. Толерант белем бирү технологияләре” дип аталган иде. Анда мәктәпләрдә дин дәресләрен нинди формада укыту, милли бәйрәмнәргә һәм полиэтник регионда социаль-психологик тикшеренүләргә багышланган докладлар укылды.

Ә Алабин музеенда үткәрелгән “Тарих һәм археология фактларына таянып, Идел - Урал халыклары аралашуы тәҗрибәсе” секциясендә Самара, Пермь, Мәскәү, Волгоград, Уфа, Чиләбе галимнәре, музей хезмәткәрләре, Самара вузлары студентлары катнаштылар. Кызганычка, алдан билгеләнгән докладларның барысы да укылмаса да, булганнары да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Инде күренгәнчә, таш гасырлардан башлап бүгенге көнгә кадәр Идел - Урал халкы аралашып, сәүдә итеп яшәгәннәр һәм яшиләр.

Конференция ахырында галимнәр бер-берсенә һәм оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, шушындый фикер алышулар һәм яңа ачышлар белән танышулар фәннең алга китүе өчен бик мөһим, дигән фикерне алга сөрделәр.



Надежда ОСИПОВА (сулда) һәм Екатерина ЯГАФОВА
 


Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ 40 | 28.09.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе