27.09.2013 Җәмгыять
Аерылганда 30 мең түләү гаиләне саклармы? (Cораштыру)
Берничә сенатор аерылышканда дәүләт пошлинасын түләү хакын күтәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Гаиләне таркаткан ир дә, хатын да 400 сум урынына дәүләт казнасына 30 меңәр сум түләсен, диләр. Сенаторлар, аерылышу өчен түләнгән дәүләт пошлинасы никадәр кыйммәт, шулкадәр яхшы, чөнки гаилә таркалганда ир белән хатын кат-кат уйлар, дип исәплиләр.
Россиядә гаилә институтын ныгыту турында дәүләт дәрәҗәсендә күп сөйләнсә дә, аерылышулар саны барыбер кимеми. Татарстанда да хәлләр куанырлык түгел. Өйләнешүчеләр күп, ләкин гаиләләр, озак та тормый, таркала. Мәсәлән, 2013 елның соңгы 8 аенда 22 мең 344 гаилә барлыкка килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 1147 парга күбрәк. Аның каравы 2013 елның соңгы 8 аенда 10 мең 100 гаилә таркалган, узган ел азрак булган, быел мондый күңелсез саннар 7 процентка арткан. Ә сез ничек уйлыйсыз, бәяне күтәреп кенә аерылышулар санын киметеп буламы, мондый адымны хуплыйсызмы?
Эльмира ЗАРИПОВА,Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы:
– Чыннан да, аерылышулар саны елдан-ел арта. Өч пар өйләнә икән, аның берсе таркала. Шуңа күрә дәүләттән ниндидер практик чаралар күрергә телиләр. Бу тәкъдим дә вәзгыятьне үзгәртмәсме дигән өмет белән әйтелгәндер, ләкин, минемчә, бу уңышлы чара түгел. Башкачарак эш итәргә кирәк. Ник аерыласыз дип сораганда, “бер-беребезгә туры килмибез, аңлашып яши алмыйбыз яки хисләр юкка чыкты”, дип аңлаталар. Яратышып өйләнәләр, ә аннары хуҗалыкны бергә алып бара башлагач, балалар тугач, проблемалар калкып чыга. Ир дә, хатын да ничек килешеп яшәргә икәнне белми, бер-берсенә юл куярга кирәклекне аңламый, кабул итми. Ә гаилә булып яшәү ул – сабырлык таләп итә торган зур хезмәт. Мәктәптә гаилә, аның кыйммәтләре турында сөйләгән дәресләр булырга тиеш дип саныйм. “Гаилә тормышы психологиясе” курсы факультатив рәвешендә узса, файдасы булыр иде. Без инде моны аңлатырлык мөгаллимнәрне әзерли башладык. Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга, Ютазы, Казанда аерылышулар саны күп булганга, без бу эшне шуннан башладык.
Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имамы:
– Моны мәгънәсез тәкъдим дип саныйм. Зур акча түләтү берничек тә аерылышуларга каршы тора алмый. Киресенчә, күбрәк проблемалар тудырачак. Гаилә корырга куркучылар болай да күп. Әллә яшибез бергә, әллә юк дип уйлап, аннары аерылышканда 60 мең сум чыгарып салырга кирәк булачак дип парлар язылышырга ашыкмаячак. “Гражданский” никахлар артачак кына. “Яшәмим, тормыйм” дигән кеше дәүләткә карап тормый, чыга да китә ул. Паспортта никахлары булачак, ә чынлыкта яшәмәячәкләр. Ялган статистика кемгә кирәк?!
Мәсәлән, элек гаилә таркала икән, ирнең дә, хатынның да гаризасы булырга тиеш. Шуңа күрә сенаторлармы, депутатлармы, ике яклы ризалык булган очракта гына аерылышырга ярый дигәнне кайтаруга тырышлык куйса, күпкә файдалырак эш булыр иде.
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
– Бу ниндидер провокация! Аерылышуларны киметүгә кадәр сәбәпләрен ачыклап, аларны юкка чыгаруга тырышлык салып карасыннар иде башта. Кешеләрнең бәлагә тарыганнан акча эшләп каласылары килә. Шундый хөкүмәт була диме инде?!
Кешеләрне мыскыл итү бу. Ник кеше эчкече, зина кылучы, наркоман, аны кыйнап торган кеше белән яшәргә тиеш ди?! Менә шундый бәхетсезләрнең хәлен тагын да катлауландырырга телиләр. Юкны бушка аударып утырулары туйдырды.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, ике бала анасы:
– Бу мәсьәләгә акчаның ни катнашы бар? Аерылышырга теләгән кеше пошлина түләргә акчасы булмаса да аерылыша. Аерылышып яшәү бит ул – сатып алына торган статус түгел, теләк эше. Минем фикер сөрешем хөкүмәт башлыкларыныкыннан нык аерыла, күрәсең, бу мәсьәләне финанс калыпка салып үлчәүне һич аңламыйм.
әгәр гаилә, чыннан да, матди кыенлык кичерә һәм берсенең бу хәлдән туеп аерылышырга гариза бирүе булса, дәүләт аларның проблемаларын хәл итәргә булышсын иде.