|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2009 Җәмгыять
ТАТАРЧА LINGVO СҮЗЛЕК ЧЫКТЫДөньяның данлыклы “ABBYY” компаниясе яңа Lingvo электрон сүзлеген чыгарды. Монда 12 телдәге сүзлекләр кергән. Инглиз, испан, алман, итальян, кытай, төрек һ.б. телләр белән беррәттән татарчасы да бар. Ул “Мәрҗәни” фонды ярдәме белән чыгарылган. Ә төп эшне “Сәләт” фонды директоры, галим Җәүдәт Сөләйманов башкарган. – Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән. Нигездә, урысча-инглизчә, французча-урысча һ.б. аңлатма, профессиональ, төзелеш, медицина, информатика өлкәләренә кагылышлы сүзлекләр кулланылган, – ди Җәүдәт әфәнде. – Электрон версиядәге татар теле өлешенә килгәндә, нигез итеп Тел, әдәбият, сәнгать институтының һәм Ф.Ганиевның “Русча-татарча сүзлек”ләре алынган. Әлегә ике сүзлек, киләчәктә “Мәгариф” нәшриятында чыкканнарын да кертергә ниятлибез.
Мондый сүзлекне булдыру өчен Татарстан дәүләте бюджетыннан аерым кешеләргә акча да бүлеп бирелгән иде. Ләкин, кызганычка каршы, әлегәчә әзер продукцияне күргәнем юк. Ә безнең “ABBYY” белән бергә эшләүнең уңай яклары күп. Бу компаниянең сүзлекләре кулланылышта булып, тикшеренүләр үткән, кирәклеген исбат итте. Алар арбасына утырып оттык кына.
Яңа электрон сүзлек нинди мөмкинлекләр бирә соң? Иң мөһиме – бу кул астында зур китапханә дигән сүз. Татар сүзенең урыс теленә коры тәрҗемәсе генә бирелми монда. Нинди формада булуына карамастан, башка телләрдә аның тәрҗемәсен карарга мөмкин. Яңа электрон сүзлекнең бәясе – 2890 сум. Кибетләрдә аерым электрон сүзлекләр 300 сум чамасы тора. Ә бирегә 12 сүзлек кергән, өстәвенә лицензияле дә. Шуңа күрә бу диск арзанга чыга әле.
“Мәрҗәни” фонды ярдәме белән шулай ук Мәскәүдә балалар өчен татар халык әкиятләреннән торган аудиоҗыентык чыкты. Мең данәле ике дискка “Башмаклар”, “Әтәч белән төлке”, “Әхмәт”, “Гөлчәчәк” һ.б. әкиятләр һәм билгеле татар композицияләре тупланган. Диск урыс телендә. Җыентыкның үзенчәлеге шунда: әкиятләрне милләте буенча татар булган танылган актерлар укый. Әкиятчеләр – Сергей Шәкүров, Марат Бәшәров, Рената Литвинова, Алинә Сөләйманова. Ә әкиятләрне музыкаль яктан бизәүче – танылган баянчы Айдар Гайнуллин. Идея авторы – Мәскәүдә яшәүче билгеле нәшер Рөстәм Сөләйманов.
– Иң авыры артистларны туплау булды, чөнки барысының да графиклары бик тыгыз, – ди проект җитәкчесе Юлия Володина. – Ләкин аларның берсен дә озак күндерергә туры килмәде. Артистларның үзләренә дә эшләве кызык булды, күрәсең. Бу проект безнең нәшриятның имиджын күтәрү өчен дә, акча каеру да түгел. Рөстәм Сөләйманов бу эше белән милли мәдәнияткә аз булса да өлеш кертү дип саный.
Аудиоҗыентык 200 сум тора. Шулай да, проект өстендә эшләүчеләр, сатылу авыр бара, ди. Алар моны әкиятләргә, бигрәк тә халык әкиятләренә кызыксыну кимү белән аңлата.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|