поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
27.01.2009 Бәйрәм

"ТАТАРЛАР" ДИСКОТЕКАСЫ ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНАЧАК

11 февральдә Казанның «Пирамида» клубында татар яшьләре яратып һәм сагынып өлгергән чираттагы «Татарлар» дискотекасы узачак. Бу юлы ул яшьләрнең иң матур бәйрәмнәреннән берсе - Гашыйклар көненә багышланачак. Шуңа күрә дискотеканың исеме дә «Гашыйклар төне» дип аталачак. Парлыларга күп төрле истәлекле бүләкләр тапшырылса да, бу кичне егетләргә һәм кызларга «Татарлар» дискотекасына парлап килергә мәҗбүри түгел, чөнки бу чара танышу өчен менә дигән форсат булачак.

Дискотекада Диана Таҗетдинова, Лилия Хава, «Хат» төркеме җырлаячак. Әлеге күркәм тамашаны исә Фәнил Вакказов алып барыр дип көтелә. Яшьләрне иң заманча татар көйләренә ди-джей Lilu, Данила һәм Off биетәчәк. Моннан тыш дискотекада төрле юнәлештәге биюләр дә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук милли киемнәр кигән кызлар һәм егетләр яшьләр белән бергә биергә чыгачак. Әйтик, узган дискотекада милли күлмәкләрдән чыккан кызларны яшьләр бик җылы кабул иткән иде, һәркем аларга кушылып биеде.

 

Бу юлы «Татарлар» дискотекасында тагын да күбрәк сюрпризлар һәм бәйгеләр әзерләнгән. Мәсәлән, гашыйк парлар туй сертификатларына ия булачак. Ә иң зур бүләк — ике кешелек романтик сәяхәт юлламасы. Әлеге бәхетле пар чишенү бүлмәсендә бирелгән номерларны уйнату аша билгеләнәчәк. Дискотеканың мәгълүмати иганәчеләре - «Кәеф ничек?», «Безнең гәҗит» һәм «Intertat.ru» газеталарыннан да истәлекле бүләкләр каралган.

 

Шунысы да бар: дискотекага килүчеләрнең барысына да «Везет» дип аталган такси паркының 10 процентлы ташламага хокук бирүче дисконт карталары таратылачак. Ягъни дискотекадан соң өйгә ничек кайтырга икән, дип борчыласы калмый. Ә уеннарда җиңүчеләрне такси өйгә бөтенләй бушлай алып кайтачак.

 

11 февральдә үтәчәк «Татарлар» дискотекасы «Пирамида» клубында кичке 9дан иртәнге сәгать 4кә кадәр дәвам итәргә дәгъвалый. Дискотекага керү бәясе алдан алынган билетлар белән 150 сум, дискотека көнне — 250 сум торачак.

 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.01.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы