поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.09.2013 Мәдәният

«Ком ял итми» (Чаллы театрының хәле ничек?)

Бүген Чаллы театрының хәле яхшылардан түгел. Беренчедән, сәнгати процесска турыдан-туры бәйле булмаган проблемалар күп – рәтле-башлы сәхнәләре, театр ихтыяҗларына туры килерлек биналары юк, башка театрлар белән чагыштырганда бюджет та азрак, хезмәт хакы да кечкенә. Ләкин болардан тыш иҗади проблемалар да җитәрлек.

Сәер генә репертуар, кайбер спектакльләрнең сәнгати стиле дә инде искереп сидрәп беткән. Чаллы театрының зур уңышлары да булгалый, әлбәттә, ләкин аерым-аерым «яшәгән» бу яхшы, хәтта бик яхшы спектакльләр гомум бер иҗтимагый-мәдәни һәм сәнгати концепциягә берләшә алмый. Театр әле нәзакәтле, интеллигент «Хәят» спектаклен куя яки Мольер, Камалның югары классик әсәрләренә мөрәҗәгать итә, әле Эсфир Яһудинның мәгънәсез комедиясе белән «шаккаттыра».

Әле тамашачыны «Бурлак» фәлсәфи парчасы яки искиткеч «Корт» комедиясе белән куандыра, әле Хәбир Ибраһим яки сәер сыйфатлы тәрҗемә драматургиясе әсәренә килеп төртелә. Равил Сабырның «Абага чәчәге» дигән җитди драмасы белән үзенә игътибар иттерә дә, әсәрнең мәгънәсен ачып бирә алмыйча яшь авторның «Сигезле бию»ен бетереп ташлый.

Күбесенчә, бу проблемалар – театрың үз эченә бикләнеп яшәү нәтиҗәсе. Кама аръягының башка театрлары белән чагыштырганда Чаллы театрының фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе бик кечкенә. Коллективка Россия һәм дөнья театр контекстына кереп китәргә кирәк. Киләчәктә бу берничә мөһим мәсьәләне чишәргә булышачак. Беренчедән, бүгенге театрның нинди идеяләр белән яшәвен күрсәтәчәк, икенчедән, Чаллы театрының шушы процесста үз урынын билгеләргә ярдәм итәчәк. Чаллы – гаять зур шәһәр. Ул күпчелек өлкә үзәкләреннән шактый алга киткән. Өстәвенә, көчле милли рухын да саклый алган. Валентин Ярюхин киткәннән бирле «Мастеровые» театрының ни кылырга белми бәргәләнгәнен, Чаллы курчак театрының, башка чара калмаганга, бинадан бинага каңгырып йөргәнен, башка татар театр коллективлары белән конкуренция булмаганын исәпкә алганда, Чаллы татар театрының аншлаг җыймаслык спектакль уйнарга хакы юк. 600 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә 200 урынлы залны тутыру белән горурлану сәер күренеш. Инде анысын да булдыралмасаң... Ә шулай да кайбер спектакльләргә ярты зал тулырлык тамашачы да килми. Эш нәрсәдә соң? Минемчә, спектакльләрнең төгәл билгеләнгән адресаты булмауда. Әгәр театр залда мехлы бүрекләрен дә салмыйча утырган апайлар өчен уйнаса – бу бер хәл, бер төрле спектакльләр. Әгәр яңа карашлы яшьләр өчен булса – икенче төрлеләр. Милли интеллигенция өчен икән – өченче, эшмәкәрләр өчен – дүртенче, укучылар өчен, мәктәп программасына яраклаштырып – бишенче төрле спектакльләр һ.б. Иң кызыгы шул: Чаллы театрының репертуары төрле тамашачы ихтыяҗларына туры килерлек үзе. Тик спектакльне куючылар, аны еш кына «гомумән» тамашачы өчен сәхнәләштерә. Миңа бу хәл утопия булып тоела. Бүгенге күптөрле татар тамашачысы төрле спектакльләргә дәгъва кыла.

Бу урында сорау туа: театр үзендә нинди тамашачыны күрергә тели? Бүген генә түгел, иртәгә, киләсе елларга? Сайларга туры киләчәк. Яшьләр аудиториясе, бу очракта, «бүрекле» апайларга караганда күркәмрәк тоела, ләкин соңгыларын да эстетик яктан тәрбияләргә була бит. Яшьләргә исәп тотканда, шуны онытмаска кирәк: яшь тамашачының фикерләү рәвеше киңрәк, ул совет заманының фикер калдыкларыннан азат, ул кыюрак һәм таләпчәнрәк. Аның белән заманча театр телендә диалог корырга кирәк. Ә Чаллы театры спектакльләренең куелышы еш кына архаикага корылганы берәүгә дә сер түгел. Шуны төгәл белергә иде: без тамашачының күңелен ачабызмы, әллә аны тәрбиялибезме, юк-бар сөйлибезме, әллә катлаулы мәсьәләләрне күтәрәбезме, без театрмы, әллә кәмит күрсәтүчеләрме?

Бүген Чаллы татар театры яңарышка, фикер-зиһенен асылдан үзгәртүгә мохтаҗ. Бәлки башка театрларга караганда мохтаҗрактыр да әле. Куба революционерлары «Patria o muerte!» – «Ватан яки үлем!» дип кычкырган кебек, Чаллы театрының байрагында да «Сәнгать яки үлем!» дигән сүзләр язылырга тиеш. Чөнки тиз арада берни дә үзгәрмәсә, театр ныклап торып артта калачак. Инде хәзер үк бер театр да Чаллы театрына үрнәк итеп карамый. Башкача булсын иде ул! Театр җитәкчелеге бу проблемаларны белми, үз хәлен аңламый, театр өчен җаннары әрнеми, дип уйламыйм. Театр директоры һәр җыелыш саен бюджетны арттыру, грантлар бүлеп бирү, субсидия һәм материаль ярдәм хакында сөйли. Әлбәттә, театрның финанс ягын яхшыртсаң, күп кенә проблемалар икенче планга күчәр иде. Ләкин акча... Акча үзеннән-үзе театраль фикерне үзгәртә алмаячак.

Сценографиянең бүгенге трендларын, юнәлешләрен белмәсәң, зур акча түләп тә, актуальлеген югалткан рәссамны чакырып, ялгышып була. Яки режиссёрларның вакансия базарындагы вазгыятьне аңлап бетермичә, режиссёр чакыртырсың, ә ул коллектив белән уртак тел таба алмас. Мондый хәл дә булырга мөмкин: талантлы режиссёр һәм рәссам чакыртылып менә дигән спектакль куелыр, ләкин ялкау театр менеджменты бу спектакльгә халык җыя алмас. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында фестивальләргә дә спектакль килешмәс. Нәтиҗәдә – акча туздырылган, ә җәмгыятьтә игътибар юк, идея яраксыз. Бүген театр продуктын җитештерү генә аз, аны әле тәкъдим итә белергә дә кирәк. Дәүләттән акча сораганчы, иң элек үз көчең белән нәрсә булдыра алганыңны күрсәтү начар булмас иде.

Былтыр Чаллы театры спектакль кую өчен ТР театр әһелләре берлегенең грантын алды. Күп акча булмаса да, тота белеп тотсаң – ярарлык иде. Театр әһелләре берлеге Президент ярдәме белән бу хәерле эшне беренче тапкыр башкарып чыкты. Татарстанның берничә театры 75 меңнән алып 400 меңгә кадәр грант ияләре булдылар. Мондый эштә иң мөһиме – башлап җибәрү. Алгарак китеп, шуны әйтәм, быел грантларның гомуми күләме тагын да артты. Фикерләү турында әйткәндә – афиша һәм программкаларында спектакль куюда ярдәм күрсәткән Театр әһелләре берлеге турында ләм-мим сүз булмаган театр бердәнбер иде. Кайсы театр икәнен аңлагансыздыр.

Чаллы театрында спектакльне башка режиссёр куярга тиеш иде – барып чыкмады. Мәсьәләне хәл итү өчен Кобо Абэның «Женщина в песках» әсәрен куярга дип, театр җитәкчелеге Уфадан Альберт Гаффаровны чакыртты. Әсәрнең инсценировкасын берничә ел элек журналист һәм драматург Равил Сабыр ясаган иде. Бу инсценировка «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә беренче урынны алып фурор ясады, шуннан үз сәгатен көтеп куелмый ятты. Үзенчәлекле, үткен, сыйфатлы материал белән еш була торган хәл. Бу гадәти репертуар әсәре түгел, мондый очракта пьесаны тизрәк сәхнәләштерергә тырышудан бигрәк, барлык шартларның җайлашуын көтү кулайрак. Инсценировка чыннан да гаять уңышлы килеп чыккан иде. Романның пространствосын һәм вакытын, автор сурәтләүләрен, аныклауларын диалог рәвешенә китерү, театрга яраклаштыру – уен эш түгел. Равил Сабыр исә моны башкарып чыга. Тик менә куючыны инсценировка канәгатьләндереп бетерми. Ул әсәргә күренешләрне читтән күзәтеп, иронияле шәрехләрен биреп баручы ике яңа персонаж – кара каргалар кертүне сорый. Нинди каргалар? Нәрсәгә? Бу үзгәртүләр турында ишеткәч, мин бераз сәерсенеп калдым. Равил Сабырның инсценировкасы миңа болай да камил тоела иде, ләкин спектакльне күргәч, үзгәрешләрнең урынлы булуына инандым.

Алдан ук әйтеп куясым килә, мин спектакльне беренче премьера көнендә карадым, шуңа ул берникадәр «пешеп бетмәгән» булып күренде. Хәзер спектакль җиренә җиткерелгәндер, дип уйлыйм, моның өчен бөтен шартлар бар иде. Шунлыктан бәяләмәмне тиешенчә кабул итәрсез, дип өметләнәм. Ничек кенә булмасын, спектакль миңа күп кенә актёрларны бөтенләй яңа яктан ачты.

Мәсәлән, Рәфыйк Каюмов миңа образының мөмкинлекләрен көнкүреш яссылыгында гына җиткерә алырлык, фәлсәфи гомумиләштерүләргә сәләтсез актёр булып тоела иде. Репертуары да моңа туры килеп торды. Традицион татар комедиясе яки драмасы өчен ул алыштыргысыз актёр, ләкин «Бурлак» яки «Саташу» спектакльләрендә Каюмовка гади көнкүрештән арыныр өчен «канат үсмәде». Баксаң, бу күбрәк режиссёр күзаллавына бәйле булган икән. «Ком ял итми» спектаклендә Каюмов конфликттан, төп геройның үз-үзе белән көрәшеннән өстен тора. Ул төп геройны нәрсә көткәнен алдан ук белгән акыл иясе сыман.

Төп хатын-кыз ролен башкаручы Ләйсән Вәлиева – чиксез талантлы актриса, ләкин бер-берсеннән берничек тә аерылмаган рольләре аркасында, аны иң яхшы очракта социаль героиня амплуасында күзаллап була иде. Ләйсәннең, мәсәлән, лирик-романтик пландагы эшләре дә булды, ләкин, тулаем алганда, бу актрисаның стиль диапазоны шуның белән чикләнә, дип уйлый идем. «Ком ял итми»дә театрның алдынгы актрисаларыннан булган Ләйсән бөтенләй яңа иҗади киңлеккә чыга. Аның героинясы аз сүзле, хисләрен күрсәтергә ашыкмый, төгәл билгеләнгән пластик сурәттән тыш хәрәкәтләр ясамый. Шуңа да карамастан, аның образының эчке тулылыгы әсәрдә булган һәм режиссёр тарафыннан салынган күп төрле темаларны ача – булганнан канәгатьлек, сабырлык, тыныч горурлык, тормышны үзгәртеп булмаслыкка ышану.

Билгеле ки, иң зур йөк – төп рольне башкаручы Илфат Әскәров җилкәсендә. Тулаем алганда, актёр үз алдына куелган бурычны башкарып чыга, ләкин аерым күренешләрдә режиссёр билгеләгән стилистика һәм максаттан тайпыла. Режиссёр актёрлар ансамбле ярдәмендә төш-кыйсса сөйли. Бер ир-ат (романда ул япон кешесе, спектакльдә исә милләте мөһим түгел) билгесез авылга килеп эләгә. Бу авыл кешеләре комлыктагы чокырларда яшиләр һәм көн саен кирәкмәгән эш белән мәшгульләр: чокырга төшкән комны чиләкләргә җыеп, бау белән өскә меңгерәләр. Шул эш исәбенә кешеләргә су һәм ризык бирелә. Рәссам Булат Насыйхов сәхнә киңлеген ике катка бүлә. Югары кат старостаныкы. Староста – шәхестән өстен көч, авыл кануннарын гына түгел, гомумдөнья кануннарын гәүдәләндерүче. Спектакль – тормыштагы бурычлар, дөньяда үз «мин»еңне, үз урыныңны табу турындагы фәлсәфи парча.

Кыйссада төш белән өн катыш. Вакыт-вакыт геройның төшен бүлеп вакыйгалар агымына чынбарлык илчеләре – каргалар килеп керә. Уенчык битлек кигән каргалар газета, радио, телетайплардан алынган хәбәрләрне кычкыра, геройларның әйтелгән фикерләрен кабатлый. Каргалар – көчле фантазия ярдәмендә барлыкка килгән, биомеханика ысулына корылган образлар. Гротескмы бу? Һичшиксез. Композиция гротеск, метафизик, мистик башлангычларның мөнәсәбәтенә нигезләнеп төзелгән. Нәтиҗәдә спектакльнең сәнгати дөньясы күренер-күренмәс, нәзберек һәм тотрыксыз дөнья картинасына әйләнә. Тиз генә аңламассың да: геройларның кайсы хаклы, кем яклы булырга, кемнең хәленә керергә. Болар барысы да режиссёрның уенда, һәм ул үз фикере белән вакытыннан алда бүлешергә ашыкмый. Без, тамашачылар, бу тарихның фәлсәфи тирәнлеген аңлауга әкрен-әкрен якынлашырга тиеш. Безне юлдан яздырырлык бердәнбер нәрсә – Әскәровның уенында еш кына башбаштаклык иткән көнкүреш реализмы. Бу конкрет очракта ни эшләргә кирәклеген мин белмим. Ул акыллы, режиссёр куйган бурычларны башкара белүче актёр. Ләкин башкаручы үзе дә нәрсәдер булдырырга, роленең үзенчәлеген аңлап, аны тамашачыга җиткерергә тиеш. Көнкүреш жанрына артык өстенлек бирү, тормышны тормышчанлык аша гына күрсәтү – татар театрының уртак бәласе. Театр сәнгатенең кичәге көне бу. Гаделлек өчен шуны да әйтергә кирәк, рус провинциал актёрлары да шундый ук. Бер акыллысы актёрларның башына «актёр сәхнәдә уйнарга түгел, яшәргә тиеш»лекне тукып керткән, күрәсең. Бүгенге театр сәнгате күзлегеннән бу методологик яктан ялгыш фикер. Сәнгати поэзиягә урын юкмыни? Сәхнә буйлап бары «тере кешеләр» генә йөрсә, образ, метафора, символлар гәүдәләндереп булырмы? Брехтның эпик театрын, Артоның вәхшилек театрын, Питер Брук, Ежи Гротовскийларның театраль казанышларын ничек билгеләрсез? Ләкин актёрларны гаепләү гөнаһ булыр иде, замана театрында, инде узган гасыр башыннан ук, юнәлешне режиссёр билгели. Бер сүз белән әйткәндә, актёр проблемасы түгел бу. Бу куелыш проблемасы (актёрны бары режиссёр гына тәрбияли ала бит) һәм театрларның репертуар сәясәте бәласе. Әгәр берөзлексез көнкүреш пьесаларын гына куйсак, метафора, абсурд театры поэзиясенә игътибар бирмәсәк, бию, пластика театры мөмкинлекләрен кулланмасак, социаль һәм психологик гротеск ысулларыннан файдаланмасак, «кылану» сазлыгында гомергә батып калып була. Тамашачы турында сүз дә кузгатмагыз. Тамашачы тиле түгел! Әйе, мондый яңа алымнарны ул тиз генә кабул итмәс. Булса ни?! Ахыр чиктә, репертуарда компромисслар да кирәк!

Чаллы театрының барлык проблемаларын исәптә тоткан хәлдә, «Ком ял итми» спектакле хәлнең яхшырачагына ышаныч бирә. Моңа берничә дәлилем бар. Беренчесе, Альберт Гаффаровның шәхесе һәм иҗади алымнары. Ул тигез юлдан бармый. Кайчак эшләре шактый начар, ә кайчак бик югары дәрәҗәдә була, әмма «Ком ял итми» спектакле, һичшиксез, яхшылардан. Режиссёр һәрчак эзләнүдә. Аның дөньяны метафизик, хәтта мистик яктан кабул итүе театр өчен үз нәтиҗәсен бирде инде: актёрлар һәм, шунысы да бик мөһим, тамашачылар фәлсәфи театр белән танышты. Икенчесе, әйткәнемчә, актёрларның яңача ачылулары. Ә иң мөһиме, театр җитәкчелегенең репертуар юнәлешендәге приоритетларны билгеләве. Сезнеңчә, болар гына азмы?

Рания Юнысова тәрҗемәсе
 


Нияз ИГЪЛАМОВ
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»