|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2013 Җәмгыять
![]() Иртәгә Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бина аукционда сатылачак20 cентябрьдә Казанның Карл Маркс урамы 41нче йорттагы Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны сату билгеләнгән. Казан башкарма комитеты аның беренчел бәясен 11,6 миллион сум дип куйган. Аукционда катнашу өчен 10% задаток бирелә. Җиңүче бинаны сатып алудан баш тартса, ул акча аңа кире кайтарылмаячак. Татар иҗтимагый үзәге бинасы баштарак 29 августта аукционда сатылачагы игълан ителгән иде. Аннан соң бу аукционның 20 сентябрьгә күчерелүе әйтелде. Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен берничә мәртәбә митинг һәм пикет оештырды. Бу чаралардан нәтиҗә күренмәгәч 14 сентябрь шимбә кичендә алар сәяси ачлык игълан итте.
|
Иң күп укылган
|