поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.09.2013 Җәмгыять

Кем син, чакырылмаган кунак?

Бүгенгедәй күз алдымда: Тукай һәйкәле сагында – Зөлфәт, бөдрәләрен өскә чөеп, аяз зәңгәр күзләрен еракка төбәгән, йодрыклары кысылган. Шагыйрьнең ярсулы тавышы Казан өстендә тирбәлә:

Үз-үзеннән яманрак татар,
Дошман барда җирдә, үч барда.
Чакырылмаган кунак – дошманнарга,
Көтеп алган кунак – дусларга.

Апрель кояшы астында, бер йөрәк булып тупланган халык, сулышына кабып, аны тыңлый. Арырак – урам ыгы-зыгысы. Дугасыннан очкын чәчрәтеп троллейбуслар үтә. Шыкы-шыкы трамвайлар. Бер иңсәсе янтайган автобуслар. Кырмыска җитезлегендә – җәяүлеләр. Кайный дөнья. Әмма Шагыйрьнең дәртле тавышы бөтен шаулардан да өстен югарылыкта.

Пушкинның «Незваный гость хуже татарина» дигән гыйбарәсенә җавап булып яңгыраган бу шигырьне әсәренеп тыңлаган чордашларның күбесе исән әле. Узган гасырның җитмешенче еллары бит ул. Цензура балтасының үткен кайралган, нык кулларда аяусыз чагы. Әз генә кыюлык тарафына авышкан фикернең дә муены бүкәнгә куелып, рәхимсез чабылырга тора. Аһ ул дәвер... Цензураның сакалын тартып уйнап карауның эчке ләззәте... Тыюлык зынҗыры өзеп атылган сүзнең яшерен тәме, йөрәкне чәнчүе, талымлы кадере башка иде шул! Сагындырып та куя...

Ул көнне Зөлфәт тантана итте. Гүя ул, сүз хәнҗәрен тотып, Пушкинның үзе белән дуэльгә чыккан. Нинди фикер ташлады бит мәйданга. Бүтәннәргә аңардан соң микрофон янына килеп шигырь укырга җөрьәт итү ай-һай уңайсыз булгандыр. Иҗатында – суынган учак көленнән бәрәңге кәлҗемәсе эзләргә күнеккәннәр күз алдында карсакланып, сай фикерләре коргаксып калды.

Шигъри митингтан соң, сүз тибеше туры килгәннәр, гадәттәгечә, төркем-төркем укмашып, аулакта «яфрак асты» кафесында кан кызыштырып, пар чыгарып алды. Ул көнне уртага төшеп ярылган сүз «чакырылмаган кунак» хакында барды. И эләкте дә соң Пушкинга, элә-танагын калдырмыйча тетеп салдык «негр малаен».

«Империя солдафоны...», «Ата-бабасының ком гарәбе икәнен онытып...», «Эфиоп яһүде диген», «Чын шагыйрь бүтән халыкларга өстән, мыскыллап карый димени!», «Чакырылмаган кунак», дип ул урысны күз алдында тоткан бит!», «Ни генә әйтсәгез дә, Пушкин бетте минем өчен!».

Әнә шулай кайнарланып сөйләшүләр төркем-төркем кешеләрнең канын уйнатты. Пушкинның «Капитан кызы» дигән әсәрендәге бер бүлеккә эпиграф итеп куелган бу әйтемне кемнәр генә укымаган инде югыйсә... Укыган, ваемсыз гына үтеп киткән, бер мизгелгә сискәнеп алган да оныткан яисә, үзалдына сызланып, йотып җибәргән. Ә менә Шагыйрь мәйданда халыкның күңел ятьмәсенә селтәп ыргыткач, бу сүзнең мәгънәсе, хәтәрлеге кабаттан ачылып китте. Моны һәркем халкыбызга карата әйтелгән нахак гыйбарә дип, яңа бер ачыну белән кабул иткәндер. Пушкин чыдасын гына! Китапта бу эпиграф астына «пословица», дип куелса да, аны бөек шагыйрь үзе уйлап чыгарганлыгын күпләр тоя булыр.

Петербург аксөякләре катлавына кергән Пушкинның бүтән халыкларга өстән, җилкә аша карап, вәкарь белән генә реплика ташлавы иҗатында чагылгалый, әлбәттә.

И гордый внук славян, и финн, и ныне дикий
Тунгус, и друг степей калмык, –

дип яза ул үзенең мәгълүм бер шигырендә. Славян – «кол» дигән мәгънәне белдергән. Аңа «гордый» эпитетын бирүе, тарихтан «олы баба» эзләп саташучы славянофиллар йогынтысыннандыр, мөгаен. Ә менә тунгуска карата «кыргый», дип тәкәллефсез әйтүе... Яшәү рәвеше, кием-салымы синекенә-минекенә охшамаган, гореф-гадәте аңлашылмаганга карап кына, теге яки бу халыкны «кыргый» дип атау... Моны Ленин әйткән «балаларча суллык авыруы» белән генә аклап булмый.

Аңлыйм, француз гувернанткаларыннан тәрбия алган, чит ил архитекторлары төзетеп биргән затлы башкалада яшәп, бүтән халыкларны изү хисабына сынын турайткан империянең рухи җырчысы – беренче шагыйре саналган Пушкинга башка милләтләр мәнфәгате бик вак, әһәмиятсез тоелырга да мөмкин. Әнә бит ул, танылган поляк шагыйре Адам Мицкевич белән дустанә мөнәсәбәттә, шигырьләр багышлашып яшәгән бер вакытта, патша самодержавиесенә каршы Польшада кан коюлы азатлык хәрәкәте башлангач, шунда ук үзен баррикаданың каршы ягында итеп тоя, урыс гаскәрләренең уңышсыз һөҗүменнән соң, болай дип яза:

Когда безмолвная Варшава поднялась
И ярым бунтом опьянела,
И смертная борьба меж нами началась
При клике «Польска не згинела!»,
Ты руки потирал от наших неудач...

Шуннан соң Мицкевич урыс шагыйрьләренә мөрәҗәгать җибәрә: «Может быть, кто-то из вас продал душу свою царю и сегодня на его пороге бьет ему поклоны... Может быть, кто-то из вас продажным языком прославляет триумф и радуется мучениям своих друзей...»

Казанның үзәк мәйданында әлеге шигъри митинг тынганнан соң еллар узды. Пушкинның «незваный гость хуже татарина»сы вакыт-вакыт искә төшеп куя, уйландыра, акылны котырта иде.

Зөлфәт аны эффектлы итеп, шагыйрь буларак тәрҗемә иткән: «Чакырылмаган кунак татардан да яманрак». Күрәбез, «кунак» белән «яманрак» дигән сүзләрдә, күпмедер дәрәҗәдә, рифмалашуга кыюсыз гына ишарә бар сыман. Шул кызыктырганмы шагыйрьне? Югыйсә «хуже» дигән сүзне «яман» дип тәрҗемә итмәскә дә булыр иде. (Әлбәттә, безнең аннан-моннан корыштырылган сүзлекләрдә бу вариант та каралган.) Аннары Зөлфәт бу әйтемгә, тулы сулышлы булсын өчен, «да» кисәкчәсен өстәп куйган. Һәм шушы кечкенә генә төртем «хәтта татардан да яманрак» дигән төсмер китереп чыгара. Ә Пушкинда исә, ямаулык өстәмичә, җөйсез генә, кистереп әйтелә: «хуже татарина». «Хуже даже татарина» дими бит.

Әгәр, төптәнрәк уйласаң, Пушкин – урысның беренче шагыйре, «чакырылмаган кунагы» белән урыс халкыннан ук көлгән булып чыга түгелме? Чөнки кунакчыл, киң күңелле, юмарт халыкта мондый әйтем туа алмый. Менә шигъри кардәшлектән бер мисал: Рәсүл Гамзатовның бөтен Кавказ халкына хас галәт-хасиятне белдергән бер шигыре урысча болайрак яңгырый:

Путник, если ты обойдешь мой дом,
Град и гром на тебя, град и гром.
Гость, если будешь сакле моей не рад,
Гром и град на меня, гром и град.

Күрәсез, үтеп баручы билгесез бер юлчы, өйгә-сакляга керүгә, кадерле кунакка әверелә.

Татарларның кунакчыллыгы хакында Пушкин бик яхшы белгән булырга тиеш. 1833 елда ул Пугачев хакында әсәр язар өчен җим туплау нияте белән сәфәр чыга, Оренбург якларына барышлый Казанга сугыла.

«Татарларның иң матур гадәте – кунакчыллык» дип, тормыш-көнкүрешен сурәтләп гаҗәеп хезмәтләр язган Карл Фукс өендә кунак була. Пушкин аның язмалары белән кызыксына. Соңыннан да алар хат язышып, фикерләр уртаклашып тора.

Бу гыйбарәсе белән ни әйтергә теләгән соң Пушкин җәнабләре? Әгәр өй түрендә аяк бөкләп утырып, тирләп-пешеп чәй эчкән кунакны һәм очраклы килеп кергән, хуҗаның йөзен каралткан, чакырылмаган бәндәне күздә тотса, шулай итеп урыс һәм татар халыклары мөнәсәбәтенә киная ясаса, Пушкин бөек Пушкин булмас, ә шапалак сүз әйткән бер шаталак булып калыр иде. Әмма Пушкинның мөнбәре биек шул. Монда мәгънә тирәнрәк һәм аны бөек шагыйрь яшәгән дәвер яссылыгында анализлап карарга кирәк.

Иң элек «гость» дигән сүзнең урыс теленә латиннан кергәнен искәртик. «Hostis» – дошман, чит кеше дигән мәгънәне аңлаткан. Урыста ул «заморский гость», «чит илдән килгән сәүдәгәр», «визитер» мәгънәсендә йөргән («отель», «гостиница», «гостиная» дигән сүзләр дә шуннан ясалган). Тора-бара дәверләр үткәч кенә, өйгә чакырылганнарны да «гость» дип атый башлаганнар. Пушкин дәверендә исә «гость» – чит кеше, чит илдән килеп урнашкан кеше мәгънәсендә күбрәк кулланылган.

Беркатлы, тиз ышанучан урыс кавеменә чит илдән килгән адәм бик акыллы, укымышлы тоелган. Бу табыну – олуг кенәзләрдән үк башланып, тәхет тоткан патшалар чорында инде киң колач алган. Бигрәк тә татар канлы нәселдән чыккан патшалар династиясен кисеп өзгәннән соң... Билгеле булганча, 1605 елда ялган Дмитрий (Григорий Отрепьев), чуалышлар кузгатып, тәхетне яулап алуга ирешә. Беренче эше итеп Годуновлар нәселен кырып чыга: исәннәрнең башы киселә, үлгәннәрнең каберләре хәкарәтләнә. Шулай итеп, тәхет кашагасында татар аурасы бетерелә. (Отрепьев артында нинди көчләр торуы, бер елдан соң үтерелүе, тәхет тирәсендәге ыгы-зыгылар – болар хәзергә кадәр ачылып бетмәгән олы сергә ия.) 1613 елда, ниһаять, беркемгә билгеле булмаган дворян катлавыннан Михаил Романовны патша итеп куялар. Менә шуннан соң башлана инде... бу нәселнең канын затландыру өчен, Европа илләренең принцессаларын патша улларына ярәштереп, кыргый дип саналган караңгы чырайлы Русиягә кан елатып китертә башлыйлар.

Патша таҗын кигән Екатерина II (София Августа Фредерика Анһальт-Цербстская), 1763 елда, чит ил кешеләренә төрле ташламалар вәгъдә итеп, Русиягә яшәргә чакырган Манифест игълан итә. Бу документта «яһүдләр кертелми» диелгән була. Француз, румын, грек, алман, швед, поляк, литва һәм башка шундый илләрдән килгән «гость»ларның барчасын да, гадәттә, «немец» дип йөртәләр (урыс телен белмәгән «немой» мәгънәсендә).

Колбиләүчелек иленә әверелдерелгән, буразнада бөкресе чыккан крәстиянле Русиянең җелеген суырып, байлыкта коену, патша сараеның, югары аксөякләр даирәсенең Ауропа корольләре мисалында фанфаралы яшәү рәвешенә әверелә.

Екатерина II (татарга «әби патша» булып кергән) 1762 елда Швейцария көмешчесе Позьедан таҗ ясаттыра. Бизәлеше, купшы зиннәтлелеге ягыннан бу таҗ бөтен чит ил башлыкларыныкыннан да затлырак булып чыга. Таҗ кидерү тантанасына патшабикә кигән күлмәк итәгенең киңлеге 7 метрга, озынлыгы 70 метрга җитә. Екатерина халыкка алтын һәм көмеш тәңкәләр чәчә, мәйданнарда өч сәгать буе ак һәм кызыл шәраблы фонтаннар атып тора, сый-нигъмәттән сыгылган йөзләрчә өстәлләр тезелә...

Мисалга, императрица Фике дип аталып йөртелгән Елизавета Петровнаны (1741— 1761 елларда тәхет тота) алыйк. Тәхетне бертуганының улы Петр Голштинскийга калдырганда, казнада сыңар көмеш тәңкә дә калмаган була. Егерме ел хакимлек иткән дәверендә Елизаветага 15000 күлмәк тектерелә. Егерме елны 7160 көн дип исәпләсәк, көнгә ике күлмәктән артыграк туры килә (юынып тормаган, күлмәк кенә алыштырган дип фаразларга да мөмкин). Бу купшы күлмәкләрнең зиннәтле бизәкле итеп, бик затлы тукымадан, чит ил осталары тарафыннан мулдан каелып тегелүен дә исәпкә алсак... ил казнасында ни өчен җил уйнавын күзаллау кыен түгел. Кара исәп белән чамаласак, патшабикәнең бер күлмәгенә киткән суммага чабаталы мең крәстиянне киендереп булыр иде.

Пушкин тарихи әсәрләр язарга ниятләгән язучы буларак, күпне белгән, күпне күргән. Каләмдәшләре, аркадашлары белән хакими затлар, югары урын биләгән шәхесләр, аларның нәсел-нәсәбе, милләте, холык-фигыле хакында күп тапкырлар гәпләшеп утырганнардыр. Югары кимәлдәге гайбәт – иң ләззәтле гайбәт. «Мин кем!» дип, тәхет тирәсендә казганучыларны хыялыңда үз биеклегеңә төшереп, типкәләп, талкып яисә чөеп алу – кеше дигән затка борын-борынгыдан ук бирелгән акыл камчысы. Шулай булган. Шулай бар. Шулай булачак.

Пушкин дәверендә инде «заморский гость»лар тамыр җәеп, православие динен кабул иткән булып, ышанычка кереп, җәмгыятьнең төшемле урыннарын биләп алган булалар. Урыс армиясе башлыгы – Барклай-Де-Толлидан башлап, гадәти бер шулер – астролог Остерманга кадәр нинди генә вазыйфаларда сәләтен ачмый алар: патша сараенда тәрбияче-укытучылар, күңел ачу осталары – шамакайлар; табиблар, дипломатлар, банкирлар, масон ложасын оештыручылар, яшерен киңәшчеләр, даруы да, агуы да үзендә булган аптекарьлар, дин әһелләре, эзотериклар, тегүчеләр, архитекторлар, сәүдәгәрләр, рибачылар һәм тагын әллә кемнәр. Пушкиннарның канына тоз салып торган бер графны – жандармнар шефы (Өченче бүлекнең баштүрәсе) А.Х. Бенкендорфны мисалга китерү дә җитә. Ә икенче якта – татардан чыккан кенәз Юсупов, Мансуров, Нарышкин, Давыдов, Аракчеев, Бекетов, Урусов, Кочубей, граф Шереметьевлар... Болар — Алтын Урда нигезеннән калыккан Русиянең чын варислары, аны үз Ватаны итеп тоеп, антына, кабул иткән диненә тугры калып, гаделлек үрнәгендә хезмәт итүче фидакярләр. Болар инде хата эшләсәләр дә, тегеләр кебек, килгән эзеннән чит илгә чыгып качмыйлар, горур башларын бүкәнгә куялар. «Без хезмәт иткән Ватан бөек булырга тиеш» дип, Карамзин моңа кадәр күрелмәгән күптомлы тарих язып бирә. Әлегә җитлегеп, пешеп җитмәгән урыс теленнән, беренче булып, әдәби тел үрнәген эшләп күрсәтә («Бедная Лиза» әсәре белән). Казан бусагасында туган Гавриил Державин шигырь телен җайга сала. Пушкин аның иңенә басып күтәрелә. «Русофил»ларның (соңыннан «славянофил» дип атала) идеологы булып С.Т. Аксаков калка. Империя тоткан халыкның борынгы әсәре булырга тиеш бит. Мусин-Пушкин «Слово о полку Игореве» дастанын күтәреп чыга. Төп нөсхәсе үзенең китапханәсендә янасын алдан сизенепме, күчермәсен алып кала... П.Я. Чаадаев (Чыгтай) философик трактатлар яза. Әнә шулай кайнап тора Пушкин чоры, Империянең рухи күтәрелешле, алтын дәвере.

Пушкин күп акылларны котырткан әлеге мәкаль-әйтемендә «татар», дип җәмгыятьтә күренекле урын биләгән әнә шул аксөякләр, олы байлар, зыялы катлауны тәшкил иткән кавемне күздә тоткан. Шартлы рәвештә алсак, бер якта – «чакырылмаган кунак» граф Бенкендорфлар, икенче якта – кенәз Юсуповлар булып чыга. Димәк, Шагыйрьнең «чакырылмаган кунак» белән чагыштыру өчен башканы түгел, нәкъ менә татарны мисалга китерүе юкка түгел; Русия дәүләтчелеген торгызу дәверендә татар ролен ул тарихи чынбарлыктан чыгып таныган һәм бәһаләгән. Чакырылмаган кунак татардан начаррак, ягъни илнең хезмәтле даирәсенә читтән кергән милләт (гость) кешесенә караганда үз татарыбызга таяну яхшырак, дигән мәгънәгә ирешкән Пушкин хәзрәтләре. Бу гыйбарәсен ул чакырылмаган кунакның кем икәнен аңлаганнар өчен әйткән!

Дәүләтчелек системасы рәткә салынып кына килгән илдә «болганчык судан» балык эләктерергә килгән «чакырылмаган кунак»лар, тамыр җибәреп, икенче, өченче буында инде төшемле чиновникларга, урыс булмаган халыкларның җирләрен басып алу, байлыгын талауны дини сәясәткә корган кансыз воевода-гаскәр башлыкларына әверелеп тә китәләр.

Кальбенә — үз мәнфәгатен генә кайгырту, байлык үзләштерү, халыкны кол итеп изү ләззәте оялаган бу кавем татардан чыккан югары катлауның, урыс аксөякләре белән берләшеп, зур көчкә әйләнүеннән курка; үзләренең астыртын эшчәнлеген аклау, игътибарны читкә юнәлдерү өчен, ике арага чөй кагыла, «татар-монгол игосы» дигән мәкерле мифик дошман сурәте җәмәгатьчелек аңына утлы кисәү итеп салына. Русиянең Аурупа илләреннән артка калып үсешенең сәбәбе менә кайда ята икән бит! Шулай итеп, «иго» дигән купайтылган уйдырма гасырлар буена җәмәгатьчелек аңына гарипләндерелгән рәсми тарих булып иңдерелә. Һәм бу кара яла гомум татар милләтенә күләгә төшереп, рухы киселгән күпме асыл зат, сәләтен ача алмыйча, ил улы буласы урынга ил колына әверелдерелә...

Бөек каләм иясе буларак, А.С.Пушкинның әдәби галәмгә йогынтысы шулкадәр көчле булган ки, ул күп кенә әдипләргә көтелмәгән илһам биргән, уй-фикер оеткысы салган, гамьле күңелләрне уятып, үсендерә алган.

А.С. Пушкин «чакырылмаган кунак» хакындагы мәкальне «Капитан кызы» әсәрендәге баш героеның нәкъ менә Пугачёв катына килеп сөйләшүен сурәтләгән бүлеккә эпиграф итеп куя. Тарихтан билгеле: Ялган Дмитрийлар ике мәртәбә Русия тәхетен тетрәтеп ала, канлы сугышлар, чуалышлар кабына, күпме җан кыела. Олыдан купкан бу мәхшәр артында чит илләр белән дә бәйле зур көчләр торган. Пугачёв та патша тәхетенә үз белдеге белән генә дәгъва кылмаган. Бу канлы спектакльнең авторлары – шул ук «чакырылмаган кунак»лар... Бу мәхшәрнең нинди фаҗигаләргә китерүе — тарихтан мәгълүм. Әмма өске күбеге генә...

А.С. Пушкинның иҗатын тирәнтен аңлаган, кабул иткән һәм олылый белгән Ф.М. Достоевский, Көнбатыштан кергән идеянең һәм аны таратучы аяусыз көчләрнең киләчәктә Русиягә, инкыйлаб ясап, моңа кадәр күрелмәгән афәт китерәчәген алдан күреп, күрәзәчелек кылып, «Бесы» дигән тәшвишле романын язган. Пушкинның «Незваный гость хуже татарина» дигән әйтеменең гадәти бер киная түгеллеген, хәтәр, тарихи кисәтү икәнен үзендә дә татар каны булган Достоевский дөрес аңлаган булган, күрәсең.
 


Марсель ГАЛИЕВ
Идел
№ |
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»