|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2013 Җәмгыять
Рәфыйк Мөхәммәтшин Каирда күргәннәре белән уртаклаштыРИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Мисырда, Каһирәдә булып кайтты. Шул уңайдан без аңа, шәһәрдә вәзгыять ничек, тынычмы; сугышкан, атышкан тавышлар ишетелмиме, дип мөрәҗәгать иттек. – Каһирә шәһәре Көнчыгыш базары кебек шаулап-гөрләп тора. Урам тулы машина, шул ук “бөке”ләр. Светофорлар юк. Машина йөртү өчен бик зур осталык кирәк. Ком бураннары еш күтәрелеп торганга, бөтен йортлар ком төсендә. Шәһәрдә борынгы мәчетләр шактый күп, яңалары да бар. Әле күптән түгел генә мин Бәйрутта булып кайткан идем. Аны шул Ливанның Бәйруты белән чагыштырырга мөмкин. Шәһәр тыныч. Бары тик зуррак, мөһимрәк биналар янында танкларда утырып торган хәрбиләрне күрергә туры килде. Шулай да өч көн эчендә мин иң күбе ун танк күргәнмендер. Бөтен җирдә гаскәриләр, танклар дип һич әйтеп булмый. Дөрес, комендант сәгате кертелгән. Җомга көнне ул кичке сәгать 7дә башлана. Башка көннәрдә 11 дән. Шуңа күрә 11гә кадәр базарлар, кибетләр шау-гөр килеп эшләп тора. Һич тә халык куркып өйдә утыра дип әйтеп булмый. Эш көне булса, иртәнге сәгать 8дә үк урамнарда “бөке”ләр башлана.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|