поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.01.2009 Мәдәният

“ӘKИЯТ” НИK СKАЗKА KҮРСӘТӘ?

Быел “Әкият” татар дәүләт курчак театрына 75 ел тула. Русиядә, чит илләрдә узучы фестивальләрдә катнашып, зур казанышлар яулаган абруйлы, тәҗрибәле театр ул. Кайчак “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы аша да курчак театры спектакльләрен күрсәтәләр. Бик күңелле. Үземдә дә телевизордан күргән тамашаларны “Әкият”кә барып карау теләге туа иде. Берничә тапкыр омтылып та карадым, ләкин вакытны туры китерү авыр. Театр көн саен диярлек эшли, тик татар спектакльләре ике айга бер мәртәбә генә була. Аны көтеп алганчы йә онытыла, йә теләк сүрелә. Ә урыс спектакльләрен карыйм дисәң, рәхим ит.

“По щучьему велению” әкиятенә эләктем шулай да, зал шыгрым тулы. Күңелле, кызык. Балалар матур итеп киенеп килгәннәр, шаркылдап көлеп утыралар, кул чабалар... Ә татар тамашалары сирәк узса да, ярты зал да җыелмый, диләр. Бик кызганыч. Димәк, безнең курчак театры татар түгел, ә урыс булып чыга түгелме соң? Үзебезне  кызыксындырган сорауларны театрның директоры Роза Сәетнур кызы ЯППАРОВАга бирдек.

 

– Роза ханым, безнең укучыларны театрның тарихы да кызыксындырадыр. “әкият”нең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләп китмәссезме? 

 

– Театрның тарихы 1932 елдан башлана, ул үзешчән коллектив буларак оеша. Ә 1934 елның октябреннән профессиональ театр булып эшли башлый. Оешкан көннән алып татар һәм урыс телләрендә спектакльләр күрсәтелә. Шуңа да ул беренче интернациональ курчак театры дигән исем йөрткән.

 

Театрга нигез салучы – Александр Мерзляков. Ул аның директоры да, режиссеры да, рәссамы да булган. Мәрьям Хисамова, аның ире Вәли Гафаров, Алия һәм Фоат Таһировлар, Оркыя Хәбибуллина, Полина Бикмөхәммәтова, Борис Рычков – театр тарихын эшләгән, аның абруен күтәргән шәхесләр. Иң башта “Каштанка”, “Петрушка в октябре” дигән спектакльләр күрсәтелгән.

 

Татар әкиятләреннән беренче итеп “Кәҗә белән сарык” сәхнәләштерелгән. Ул вакытта ук курчак театры республика буенча гастрольләргә йөргән. 1937 елда Нәби Дәүли пьесасы буенча куелган “Бәхет җыры” спектакле белән Мәскәүдә беренче урынны яулап кайткан. Сугыш вакытында да эшчәнлеген  туктатмаган, агитбригадалар булып йөргәннәр.

 

1940 елда Сәлах Хөсни режиссер булып эшли башлый. Ул Ленинградта профессиональ режиссерлар курсларында укып кайта. Сәлах абый бик күп татар язучыларын, драматургларын театрга туплый алган шәхес. “Камыр батыр”, “Хәйләкәр Таҗи”, “Алпамша” әкиятләрен сәхнәгә куя ул.

 

1964 елда Түбән Новгородтан профессиональ актриса Людмила Дьяченко кайта. Соңыннан ул үзен режиссер буларак та таныта.

 

Бер җирдә дә курчак театры артистларын укыту булмаган. Һәм Казан театр училищесында курчак театры өчен актерлар әзерләү бүлеген оештырып җибәрәләр. Соңыннан татар һәм урыс профессиональ югары белемле кадрлар укыту турында сүз чыккач, Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында курчак бүлеге ачылды. Хәзерге көндә ике урыс, бер татар чыгарылышы булды.

 

Бүген коллективта 126 кеше эшли. 2 талантлы рәссамыбыз бар. Курчак театрында рәссамның эше бик мөһим. Алар – биредә төп кешеләр. Кая гына барсак та, безнең рәссамнарны “урларга” телиләр. Фатир, зур эш хакы вәгъдә итәләр, ләкин акчага алдана торган кешеләр түгел алар. Театрга береккән шәхесләр. Ике профессиональ режиссерыбыз бар. Бөтен театр да моның белән мактана алмый.

 

Соңгы елларда театрның абруе тагын да үсте. Чит илләрдә узган фестивальләрдә безне югары бәялиләр. Элек Франциянең Канны шәһәренә Мәскәү һәм Санкт-Петербургның курчак театрлары гына йөри иде. Суверенитет, әлбәттә, безгә киң офыклар ачты. Төркия, Германия, Болгария, Финляндия, Румыния, Польша – барысында да танылдык. Хәзер фестивальләргә сайлап кына йөрибез.

 

Театр яхшы формада дип әйтергә була. Элек безнең гастрольләр иза чигеп уза иде. Һәрвакыт автобус ватылып, кышын, язын-көзен авылларга җәяүләп барып җитә идек. Хәзер ТР Мәдәният министрлыгы биргән ике өр-яңа автобусыбыз бар. Татар труппасы гастрольләргә еш йөргәнгә күрә, “КАВЗ” алдылар. Курчаклар белән бизәлгән “Газель” да бар. Бездәге кебек машина паркы белән күп театрлар мактана алмый.

 

– Башка регионнарда эшләгән театрлар белән чагыштырганда, “Әкият”нең өстен һәм кимчелекле яклары нинди?

 

– Милли республикаларда курчак театрлары бар, ләкин аларның милли труппалары юк. Соңгы тапкыр Самарада узган фестиваль¬дә башкорт театры урысча уйнады. Аларда да ике труппа санала, ләкин күпкә калышалар. Чын сән¬гатьле сөй¬ләм без¬дә сакланып калган. Алар¬да башкортлар урысча уйный, шуңа да профессиональлек аксый. “Озын-озак балачак”ны барлык фестивальләрдә дә куялар, соңгы елларда яңа спектакль күрсәткәннәре юк. Мари, мордва, чувашлар үз телләрендә күптәннән спектакль куймый. Аларда милли театрлар кәгазьдә генә санала. Чаллы курчак театрында да ике труппа ачканнар иде, тик бүген ул юк. Ике труппаны тоту, эшләтү, спектакльләр кую җаваплы һәм чыгымлы эш.

 

– Курчак театры гастрольләргә йөри дидегез. Кайсы районнарга ешрак чыгасыз?

 

– Кайда ныграк яраталар, шунда барырга тырышабыз. Балтач, Кайбычта безне колач җәеп каршы алалар. Соңгысында курчак театры түгәрәген дә оештырып җибәрделәр. Мамадыш районында да шундый һәвәскәр кешеләр бар. Биектау, Лаеш, Арча, Алексеевск, Чистай, Әтнә, Сарман, Актаныш, Яшел Үзәнгә еш барабыз. Елына бер тапкыр Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы якларында йөреп кайтабыз. Курчак театрын күрмәгән, ишетмәгән районнар да бар, мәсәлән, Әгерҗе, Әлки, Алабуга, Кукмарада бик сирәк булабыз.

 

Елына дүрт тапкыр гастрольләр оештырыла. Без республика театры булгач, барлык районнарга да барып җитәргә тиеш. Район башлыклары, аларның урынбасарлары җыелышларга килгәч, театрыбызның татар труппасы һәрвакыт юлда дип аңлатам. Мәхәббәт бер яклы гына була алмый, озакка сузылмый андый хис. Без районда яшәгән балаларны яраткан кебек, театрыбызны яратырга чакырам. Район хакимияте бюджетыннан мәдәнияткә бирелгән акча эстрада йолдызларын алып килеп, аларның кесәләрен калынайтуга гына тотылмасын иде.  Балалар өчен дә спектакльләр сатып алырга кирәк. Безнең билетлар кыйммәт түгел. Гастрольләргә йөрүебез юл, яшәү чыгымнарын да капламый. Балаларны тәрбияләү – һәркемнең уртак эше. Кызганычка каршы, бер районда да безне гарантиягә сатып алганнары юк.

 

Балалар бакчаларына да йөрибез. Ләкин алар татар булып саналса да, татары, урысы барысы бергә тәрбияләнә. Җитәкчеләре, билгеле, күбрәк урыс спектакльләренә ихтыяҗ белдерә. Ел саен балалар бакчалары, мәктәп мөдирләренең җыелышын уздырабыз, аңлату эшләре алып барабыз. Ләкин, ни кызганыч,  алар эштән куылган яки үзешчән артистларга түләүне кулайрак күрә. Ике курчак кыстырып, без – “Әкият” театры дип үзләрен тәкъдим итеп, акча эшләүчеләр бар. Кызганычка каршы, шәхси эшмәкәрләргә күп түлиләр, әле моңа өстәп, уку һәм тәрбия йортлары мөдирләре “курчак театры бездә спектакль куйды” дип хисап тота. Андый эшмәкәрләр дәрәҗәбезне төшерә.

 

– Роза ханым, театрның репертуарына күз салсаң, соңгы елларда “Әкият” сәхнәсендә  дүрт дистәгә якын спектакль сәхнәләштерелгән, шуларның унысы татарча. Бик аз бит. Нәрсәгә бәйле бу?

 

– Елына дүрт спектакль әзерлибез, аның өчесе урысча, берсе – татарча. Ник алай? Чөнки аларны карарга кеше кирәк. Татар тамашачысы урысныкы белән чагыштырганда ун тапкырга кимрәк. Хәзер сабыйлар туу да азрак. Элек һәр авылда икешәр тапкыр спектакль куя идек, иртән кечкенәләргә, кичен олыларга. Ә хәзер өч авылдан җыеп, тамаша күрсәтәбез. Ел саен 1 нче сыйныфка 5 меңгә кимрәк бала укырга бара. Бу – объектив сәбәпләр.

 

– Татарныкы гына түгел, урыс балалары да кимидер бит?..

 

– Урысның саны татарга караганда күбрәк. Өстәвенә Казанда яшәүче татарларның байтагы туган телен белми. Элек 500 балага уйный идек, хәзер 30 га. 90 нчы елларда милли аң үскән вакытта аена икешәр урысча, татарча спектакль сәхнәләштерелә иде. Әгәр дә татар сәнгатен саклыйсыбыз килә икән, аңа дотация кирәк. Милли театр дәүләт ярдәменнән башка яши алмый. Бу турыда коллегияләрдә дә, җыелышларда да әйтәм, аңлатам.

 

Әйе, бүген базар мөнәсәбәтләре чорында яшибез. Бер кварталга театрның урыс труппасы миллион ярым акча эшли. Ә татар труппасы шул вакыт эчендә – 200-250 мең. Алар күбесенчә районнарда гас-трольләрдә йөриләр. Казанда татар мәктәпләре кәгазьдә генә торып калды. Саф татар телле уку йортлары юк. Аларның күбесе урыс спектакльләренә йөри. Татарча тамашага кеше таба алмыйча азапланабыз. Элегрәк 100 бала булса, спектакль куймагыз, дия идем, чөнки гастрольләргә бару чыгымлы, профессиональ театрның абруе да төшә дип санадым. Хәзер 30 кеше җыелса да уйныйбыз.  Бүген 500 мең татар яшәгән Казанда кассаларда 30 билет сатыла. Ата-аналар татарча спектакль юк дип әйтсәләр дә, билет сатып алучылар шулкадәр генә. “Тукай атналыгы”н  үткәрәбез. Элегрәк ул 10 көнгә сузыла иде, аннары бер атнага калды, хәзер биш көнгә кыскарды. Билет хакы уртача – 50-100 сум. Ләкин акча түләп керүче юк.

 

– Роза ханым, ата-аналар балаларын йөртерләр иде дә, бәлки, ләкин татарча спектакль ике айга бер тапкыр гына күрсәтелә. Аны карар өчен берничә атна көтеп торырга кирәк. Бик уңайсыз бу. “Әкият” татар дәүләт курчак театры дигән исем йөрткәч, куелган тамашаларда ниндидер баланс булырга тиештер бит?

 

– Реаль эш түгел ул. Әгәр хөкүмәт акча бирсә, мөмкин булыр иде. Бу театр үзе генә хәл итә торган мәсьәлә түгел. Аңлагыз, безгә акча да эшләргә кирәк бит. Артистның иң зур хезмәт хакы 4500 сум. Моңардан да азрак алучылар байтак. Ул акчага ничек яшәргә тиеш артист? Электрик китәм, бу хезмәт хакына яшәп булмый, ди, ә спектакльнең язмышы ут куючыга бәйле. Күптән әйтеп киләм, уку йортларында актерлар әзерләүдән туктарга кирәк. Алар болай да җитәрлек, әнә эшсез йөриләр. Хәзер ут буенча режиссер, тавыш операторы кебек техник белгечләрне әзерли башларга кирәк. Барлык театрларда да андый белгечләргә ихтыяҗ зур. Шуңа да безгә үзебезгә эшләргә туры килә, югыйсә ач калабыз. Кемнең күпме спектакль уйнавын, ничек эшләвен тикшереп, кечкенә хезмәт хакына өстәп,  акча түлибез.

 

– Димәк, аз керемле татар труппасы коры эш хакына эшли булып чыга? Аларның тамашалары азрак бит.

 

– Дөресен әйтәм, бервакыт урыс труппасы күбрәк эшләгәч, эш хакыбыз да шулай булырга тиеш, диде. Татар труппасы, без гаепле түгел, без дә уйнар идек, ләкин мөмкинлек юк, дип җавап кайтарды. Татар труппасы гастрольләргә күп йөргәнгә күрә,  аларга да тиешенчә акча бирергә тырышабыз.

 

– Яңа ел бәйрәменә “Әкият” беренче тапкыр татар балалары өчен тамаша куйды. Анысы да ата-аналарның эш көненә туры килде, дүшәмбе иртәнге якта булды. Татар театрларының барысы да Яңа ел әкиятен әзерли. Камал ел саен чыршы тамашаларын оештыра. Курчак театрында бу юк. Сезнең функцияне күбрәк Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үтәп килә...

 

– Әйе, уңайсыз көн иде, киләсе елга шимбә эшләячәкбез, Алла боерса. Безнең бер тамаша залы, урыс спектакльләренә бер ай алдан билетлар сатылып бетә. Ә татар тамашаларына һәр билетны кыстый-кыстый сатып йөрибез. Кайсы уку йортларына гомумән кертмәгән очраклар да була. Театр труппасының билет сатучы менеджерлары да һәрвакыт алышынып тора. Татар труппасына тамашачы җыю бик авыр. Ә спектакльләребезгә сыйфат ягыннан тел-теш тидерерлек түгел.

 

–  Кайсы драматурглар белән хезмәттәшлек итәсез? Әсәрләр нинди принцип буенча сайлана?

 

– Туфан Миңнуллин – театрыбызда иң күп куелган автор. Зөлфәт безгә күп әсәрләр бүләк итте. Аның Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын бер көн” әсәренә нигезләнеп язылган риваяте күпләрнең хәтерендә. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып карады. Мансур Гыйләҗев, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Ренат Харис белән тыгыз эшлибез.

 

Сәхнәдә күбрәк халык әкиятләре була,  ләкин автор әсәрләре дә бар. Балалар өчен язу җиңел хезмәт түгел. 45 минутлык спектакльгә бар нәрсәне сыйдырып бетерергә кирәк. Тамашаны яратмаса да, өлкәннәр әдәплелек саклап утырырга мөмкин, ә балага ошамый икән, ул чыга да китә. Артык сүз булмавы мөһим курчак театрында, анда вакыйга, хәрәкәт булырга  тиеш.

 

– Татарча мультфильмнарыбыз юк. Балаларга моңа алмашка “Әкият”нең татарча спектакльләрен дискка яздырып сатуны оештырып булмыймы?

 

– Мондый тәҗрибә булды. Ул дисклар “ә” дигәнче сатылып беткән иде. Ләкин мин, театр директоры буларак, моны рөхсәт итә алмыйм. Алайса, ничек тамашачы җыйыйм? Балалар дискны өйдә генә карап утырса, заллар бушап калачак. Ничек акча эшлик без? Чит төбәкләрдә, илләрдә яшәүчеләр сорасалар, бу мөмкин  эш, ләкин мөрәҗәгать иткәннәре юк. Элеккеләрен, репертуардан төшеп калган  спектакльләрне дискка яздырып чыгарып була, әлбәттә. Чыннан да, балалар карарлык мультфильмнар юк. Яңа чыккан “Шүрәле”, “Камыр батыр” да күңелгә ятмый. Шуңа күрә безнең спектакльләр бу очракта альтернатива була ала.

 

– “Әкият” театрын яңа бинага күчерәбез, дип вәгъдә итте президент. Бу өлкәдә эшләр ничек бара?

 

–  Әйбәт. Президент төзелеш көн саен барачак дип әйтте. 958 миллион сум кирәк дип санап чыгардылар. Минтимер Шәймиев, балаларга акча кызганмаячакбыз, диде. Бер көнгә дә эш туктаганы юк. ТР премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та үзе килеп, тикшереп, төзүчеләрдән барлык акча да күчерелдеме дип кызыксынды. Театр нигезе салынды. Ике елдан соң ул сафка басар дип планлаштырабыз. Быел безгә 75 ел тулачак, ә бәйрәмебезне яңа бинага күчкәч үткәрергә хыялланабыз. Күчкәч, театрның да эшләре уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез.  Анда берьюлы ике зал эшләячәк, димәк, татар труппасы да Казанда спектакльләрен куя алачак. Татар тамашалары күбрәк булачак дип ышанасы килә.

 

12 февральдә Ренат Харисның “Алай бабай аланы” дигән премьера булачак. Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәен” куясыбыз килә. Без аны яңача сәхнәләштерәбез. “Кәҗә белән сарык”ны әзерләячәкбез.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»