поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
13.09.2013 Тарих

Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен төзүдә Чупай таш карьерының роле (Әлмәт шәһәренә 60 ел) (ФОТО)

ХХ гасырның 40 нчы елларында Әлмәт районы һәм аның тирә-ягында «кара алтын» табу, аны эшкәртү җайга салынгач, торак йортлар, производство корылмаларына ихтыяҗ нык арта. эзләнүләр нәтиҗәсендә, Әлмәт торак пункты тирәсендә төзелеш өчен материаллар (чимал) әзерләүнең йөздән артык урыны табыла. Шуларның алтмыштан артыгы сәнәгать ягыннан әһәмияткә ия була. калганнары, юка ятма катламда булу сәбәпле, игътибардан читтә кала.

Карбонат пародалар (известняк) яралган урыннар Татарстан территориясендә күп түгел. Файдаланырга яраклы катлам нибары берничә метрны, сирәк очракларда дистә, йөз квадрат метрны тәшкил итә. Әлмәт төбәгендә бары Икенче Кичүчат һәм Чупай җирлекләрендә бу күрсәткеч ике мең куб метрга җитә. Күрсәткечләр заманы өчен шактый югары була. Вакыт-вакыт әлеге карьерларда табылган известняк юл төзелешендә файдаланыла торган һәм бетон җитештерүгә кирәкле ташны да алыштыра.

Заман әлмәтлеләрдән күпне таләп итә. Чупай авылы янында төзелеш өчен кыйммәтле материал табылгач, авылның көньяк өлешендә ашыгыч рәвештә, эшчеләрне яшәү урыннары белән тәэмин итү өчен, такталар арасына пычкы чүбе тутырып, бараклар, мәктәп, мәдәният йорты, ашханә, мунча, элемтә бүлеге һәм башка объектлар төзелә. Бүген инде аларның барысы да диярлек юкка чыкса да, заманы өчен таш карьерының җиде участогында тәүлек дәвамында, өч сменада, хезмәт куйган алты йөзләп эшчегә болар һәммәсе яшәү чыганагы исәпләнә.

Шул шартларда сугыштан соңгы авыр елларда Чупай авылы янында таш җитештерү карьеры эшли башлый. Биредә киселгән таш үзенең ныклыгы белән аерыла (75-150 берәмлекне тәшкил итә; чагыштыру өчен: фабрикада җитештерелгән кирпечнең ныклыгы 75-100 берәмлек). Республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия чимал чыганагы заманы өчен бик мөһим була.

Күрәсең, әлеге кыйммәтле төзелеш материалын җирле халык инде күптән белгән. 1917 ел революциясенә кадәр зур булмаган ташчылар артеле бу таудан үзләренә кирәк кадәр таш кискән, аны эшкәртеп, амбар-келәтләр, сирәк кенә йортлар да төзегән. Кайберләре бүген дә исән. Авыл уртасында урнашкан, колхозлаштыру елларыннан соң озак вакыт «Идарә йорты», соңрак АТС һәм китапханә бинасы булып торган атаклы Әхмәт бай йортын да шундыйлардан.

Шуны да әйтергә кирәк: ул заман ташчылары җитештергән чималны чит төбәкләргә дә озаткан. Чупай ташыннан Бөгелмә шәһәренең байлары йорт салдыруы, тирә-юньдәге мәчет-чиркәүләрнең әлеге таштан булуы сер түгел.

1950 елның маенда Чупай таш карьеры рәсми рәвештә ачыла. 1950-1953 елларда төзелеш материалы бары тик кул көче белән җитештерелә. Балта, кувалда, чөй, таш шомарткыч эшчеләрнең тәүге кораллары була. Киселгән ташның авырлыгы 39 килограммны тәшкил итә. Бу ташлардан Әлмәт шәһәре йортларының (халыкта – «финский дом») нигезе салына.
Ниһаять, 1953 елда Бакудан Чупайга таш кисә торган тәүге машиналар кайтартыла. 1954 елдан 1968 елга кадәр биредә өч сменада ял көннәрсез 500-700 кеше хезмәт куя. Көненә 1200 кубометр таш җитештерелә. Бер таш җиде кирпечне алыштыра.

1957-1961 елларда Чупай карьерында эшләгән чупайлы Антон Алексеев әлеге елларны болай искә ала: «Баштагы елларда ташны буйга кисә идек, тора-бара аны аркылы да кисә башладык. Таләп бик зур иде. Әгәр 19x19x39 сантиметрдагы стандарттан бер генә сантиметрга арттырсаң яисә киметсәң, 8 сәгатьлек эшең тулысы белән юкка чыкты дигән сүз. Без эш көне дәвамында 450 метрга кадәр озынлыкта таш кисә идек. Ике катлы әзер таш чыгып барганны да исәпләсәң, бу – 900 метр дигән сүз».

Шул рәвешле, Чупай авылы янындагы карьер нефть чыгару өчен мөһим насос, компрессор подстанцияләре, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Казан шәһәрләрендәге торак йортлар, Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы, Нурлат шикәр заводы һәм башка бик күп төзелеш объектлары өчен кирәкле таш бирә. Карьер кысаларында известь җитештерү дә алга киткән була.

Чупай һәм күрше-тирә авыллардан гына түгел, бирегә чит төбәкләрдән бик күп яшьләр күчеп кайта, хезмәт куя. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының абруйлы артисты Хәлил Мәхмүтов та хезмәт юлын биредә башлый. Чит җирләрдән күчеп килгән төрле милләт вәкилләренең кайберләре әле бүген дә Чупайда гомер кичерә, җирле халык белән тату мөгамәләдә тормыш итә.

Авылда Чупай ташыннан икекатлы ике йорт та салына. Аларның һәрберсендә сигезәр фатир. Бүген аларда 16 гаилә яши.

1968 елда, күрәсең, Түбән Мактама, Рус Акташы эшчеләр бистәсендә кирпеч, Әлмәт шәһәрендә тимер-бетон эшләнмәләр заводлары төзелү нисбәтеннән, Чупай ташы сыйфатсыз һәм аны җитештерү артык чыгымлы дип табыла. Шулай итеп, карьер да ябыла. Бүген әлеге урында Карьер күле җәйрәп ята. Ташны кискән урында бәреп чыккан чишмәләр суыннан хасил булган карьер күлендә кешеләр бүген рәхәтләнеп балык тота, су коена.

...Әлмәт, республика шәһәрләренең һәм тирә-як нефть җирлекләренең төзелеш нигезенә яткан Чупай ташы, һичшиксез, бер истәлек ташына лаек. 1950-1968 елларда Чупай тавыннан таш чыгарылуны без онытырга тиеш түгел.

Әдәбият


1. Вишневский Л.С., Шаргородский И.Е., Покровский В.А. Месторождения минерального строительного сырья в Альметьевском районе // Альметьевский район: проблемы историко-культурного наследия. Материалы Региональной научно-практической конференции. – Альметьевск, 1999. – 200 с. – С.177-178.
2. Кашапов Р. Авылым яме. – Алабуга, 1997. – 154 б.
3. Кашапов Р. Язмышлар кочагында. – Алабуга, 2002. – 146 б.




1. Чупай таш карьерының бүгенге күренеше



2. Таш төяүчеләр эш вакытында. 1952 ел



3. Таш кисүче бригада.1959 ел



4. Чупай авылында Әхмәт бай йорты. 2013 ел



5. Әлмәт шәһәре үзәгендә Чупай ташыннан салынган йортларның берсе. 2013 ел

Фотолар автор архивыннан 


Рамил ХАННАНОВ
Безнең мирас
№ 9 |
Безнең мирас печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (852661) / 15.09.2013 19:06:27

1960 нчы еллардан алдарак, Чупай ташын ташып, Зәй районының иң ерак авылында, сыер фермасының нигез, стеналарын кордылар; сыер фермасы салдылар. Соңырак, Чупай ташы белән дуңгыз сарае салдылар. Анда үзем дә механизатор булып эшләдем, армияга киткәнче. Аннан соң, дуңгызларны бетереп, тавык фермасы ясаганнар. Хәзер, тегесе дә монысы да (сыер фермасы да, дуңгыз-тавык абзары да чәчелеп беткән) юк.
Чупай ташы, колхоз-совхозлар күтәрелеше (Хрущёв) чорында, үзенең зур өлешен кертте, безнең алга, туклыкка баруыбызда.

№16 (852595) / 15.09.2013 08:20:37

Хөрмәтле автор! Әлбәттә кызыклы тема язгансыз.Үзегезгә дә аңлашылды, коммент эчтәлекләре язма җитешсезлекләрен ачты, сез моны аңлап, язылмый калган иң кызыклы өлешен комментта яздыгыз.

Тәмам өлешне №15 язып куйган.

Ничек кенә булмасын, зур рәхмәт.Уңышлар телим.Бик символичный тема. Таштан күтәрелгән татар хатыны...

№15 (852546) / 14.09.2013 18:25:57

Авторга, бу бинада күп еллар сельсовет булды, аннан соң совхозга калды, 2000 елларга китапханә иттеләр, бик бай китапханә иде, хәзер яптылар, акча юк!!! Эшләргә кеше юк, диделәр... Хәзер буш тора!

№14 (852537) / 14.09.2013 12:31:50

Эйе шул!

№13 (852524) / 14.09.2013 08:09:44

ыхы №10 - клон!
минемчә кыска итеп яза башладың - молодис!!!

№12 (852505) / 13.09.2013 22:51:36

Фотодагы Әхмәт бай йорты бүген дә исән, дигэнсен... Анын хаҗасы бармы сон? Байлар йортларын пыр туздырып бетергэннэр һәм бетерделэр бит, вэт!

№11 (852502) / 13.09.2013 22:36:11

Хөрмәтле милләттәшләр! Монда мин кысылмый кала алмадым. Безнең Чупай авылы нәкъ менә шул таш чыга башлаган елларда бик каты үсә, авылда әле бүген дә башкорт, чуваш, мордва, рус милләте вәкилләре, керәшен татарлары, мишәрләр дустанә мөнәсәбәттә яшәп ята. Алар җәмгысе (яки аларның ата-бабалары) карьер ачылган елларда безнең Чупайга күчеп килә... Сез ир-атлар җитми, дисез! Каян җитсен?! Колхозны торгызу, нефть чыгару эшендә катнашу, йорт-җирне төзекләндерү, тагын яңа ачылган таш карьерында эшләү, анда эшләүчеләргә йортлар салу, клуб, мәктәп, ипи пешерү пекарнясы, кибетләр, балалар бакчасы... булдыру авыл халкы өстендә була һәм даими рәвештә анда күчеп килүчеләр җилкәсендә... Безнең авылда ике зират: татар һәм христиан динендәгеләрнеке! Алар авылның икесе ике башында... Таш карьеры эшләгән елларның ачылмаган бик күп серләре бар әле! Киләчәктә боларны, һичшиксез, киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә насыйп булыр дип уйлыйм. Таш чыгаруда минем туганнарның да шактые катнашкан! Шактый шәһәргә һәм авыл җирлекләрендәге төзелешләргә материал биргән Чупай таш карьеры игътибарга лаек! Һәммәгезгә ихтирам белән, автор

№10 (852494) / 13.09.2013 22:06:28

бер генэ вердикт!!!,бу илдэ ирлэр бервакытта да житмэгэн!

№9 (852493) / 13.09.2013 22:04:33

мингэ мин, ир-ат җитмәгән! Колхозны аякка бастыргандыр халык ул төбәктә дә, җитмәсә таш ятмалары ачылган... Авыл халкы кая җитешсен инде?

№8 (852484) / 13.09.2013 21:56:19

80 -90 еллар уртасында да Казанда хатыннар асфалтьт салды. Алары кайсы елда кырылдылар икэн?

№7 (852483) / 13.09.2013 21:52:38

1959 ел... Сугыш беткәнгә 13 ел. Сугыш вакытында балалар тумаган диярлек... Юк, 12яшьлекләр әле ир түгел... 27нче-39 нчы елгылар бар җиргә дә җитеп бетми...

№6 (852480) / 13.09.2013 21:46:54

1959 елгы фотодада ирлэр аз мин!

Курэсен ирлэр ул вакытта да,авыр эшкэ атлыгып тормаганнар.

№5 (852478) / 13.09.2013 21:44:01

Таш, сугыштан соңгы еллар бит! Ир-атлар юк... Шуңа да өчкә җидедер! Нәкъ шушы бүген тотып кияүгә бирердәй туташлар авыр йөк тарткан, Илне күтәргән!

№4 (852470) / 13.09.2013 21:05:12

Безнен Энкэйлэ индеболар:торф чыгардылар,таш кистелэр,налуг тулэделэр...гомерлэрен яндырдылар...Бу ил тэубэгэ килерме бер?

№3 (852466) / 13.09.2013 20:57:27

Астына таш кисучелэр бригадасы дип язылмаса,берни эйтмэс иден дэ Таш...

№2 (852464) / 13.09.2013 20:54:49

10 хатын-кызга 3 ир-ат...

№1 (852422) / 13.09.2013 16:25:43

Чупай ташының тышкы күрнеше дә бик матур. Кисеп эшкәртелгән ташлар, силикат кирпичтән күпкә матуррак күрнәләр...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar