|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2009 Мәгариф
ҮЗ ЯЗМЫШЫН ПРОГРАММАЛАУЧЫ РАМИЛ БӘДРЕТДИНОВРамил Бәдретдинов Кукмара районы Кәркәвеч авылында туып үскән. Бүген Мәскәү Дәүләт университетының ВМК факультетында 1 курста программист белгечлегенә укый. Сер түгел, авыл мәктәпләренең күбесендә компьютерлар шактый искергән, интернетка чыгу авыр, ә информатика укыту күбрәк теорияне генә күздә тота. Бу шартларда укып илнең иң атаклы югары уку йортына кереп буламы? Әллә Кәркәвечтә укыту системасы шул дәрәҗәдә камилме? Бу сорауларны без Рамилнең үзенә бирдек. Берочтан башлы егет белән танышып та үттек. – Рамил, МДУга керү күпләр өчен әкияткә тиң. Син анда ничек барып эләктең?
– МДУга мине имтихансыз алдылар. Чөнки информатика буенча Россиякүләм олимпиадада җиңүче булдым. Андыйларны конкурссыз уздыралар.
– Кәркәвечтә информатика укыту шул кадәр көчлеме?
– Минем әле элеккеге БК компьютерларында язып утырганым истә. Җиһазландыру буенча безнең авыл мәктәбе районда беренчеләрдәндер. Директор һәм информатика укытучысы Илгиз Агмалович талантларны үстерү өчен бик тырыша. Юкка гына авылыбыз мәктәбе миллионер мәктәп булмагандыр. Әмма мин 2003 елда Казандагы 7нче лицей-интернатка күчтем. Күңел гел шәһәргә тартыла иде. 11нче сыйныфны да шушында тәмамладым.
– Син гел бишлегә генә укыгансыңдыр?
– Юк шул. Рус теле белән интегә идем, бик авыр бирелде. Шулай да тырыша торгач, лицейны көмеш медальгә тәмамладым.
– Мәскәүдә көн күрү авырмы? Кайда яшисең?
– Тулай торакта. Зарланырлык түгел.
– Татарлар белән аралашасыңмы?
– Уку йортыбыздагы барлык татарлар белән аралашырга тырышам. Мәскәү татарларын да бик күп беләм.
– Әти-әниең синең белән горурланадыр...
– Әнием Ильмира, әтием Ринат миңа һәрвакыт булыштылар. Уңышларымны да аларның тәрбиясеннән күрәм. Әле ике энем дә бар.
– Интернетта еш буласыңмы?
– Әллә ни еш булмыйм. Гадәттә мәгълүмати технологияләр турындагы сайтларны актарам. Алар менә дигән белем чыганагы. Чөнки китапханәдә бу өлкәгә караган заманча китаплар табып булмый.
– Үзең дә сайтлар ясамыйсыңмы?
– Сайт ясау белән мин авылда укыганда ук шөгыльләнә идем. Мәктәп сайтын ясадым. Соңрак “Булмас.ру” хуҗасы Рузил Мөхетдинов бергә эшләргә тәкъдим итте. Хәзер икәүләп шушы сайтны алып барабыз.
– Реаль аралашуны хәзер виртуаль аралашу алыштыра башлады. Бу яхшымы-начармы, ничек уйлыйсың?
– Әйе шул, кайберәүләрнең интернетка кермәгән көннәре юк. Бер яктан яшьләр үзләре кызыксынган өлкәдә дуслар табалар, ә бу, үз чиратында, әлеге өлкәнең үсүенә китерә. Әмма интернетка чумып, дөньяларын оныткан кешеләр дә бар. Компьютер беркайчан да җанлы аралашуны алыштыра алмаячак, дип уйлыйм.
– Син үз алдыңа зур максатлар куясың һәм аларга ирешә беләсең. Безне дә өйрәт әле...
– Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз һәм шуларга ирешегез. Шул очракта үз-үзегезгә ышану көче артыр. Мәктәптә икеле алгач, “миннән булмый инде” дип утырмаска, ә “барыбер булдырам!” дип ачу белән тотынырга кирәк. Тырышкан табар, ташка кадак кагар...
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|