поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.09.2013 Милләт

Балык башыннан чери

Минем күзәтүләрем буенча соңгы вакытта без, Ижау татарлары, бик сүлпәнләнеп киләбез. ”Ижауда хәзер татар оешмасын кем җитәкли?”- дип сораучы милләттәшләребез дә бик күп. Дөресен әйтәм, мин үзем дә белмим. Безне бер йодрыкка җыя торган оешмабыз булмагач, кем ничек булдыра, шулай эшли. Балык башыннан чери, дип, юкка гына әйтмиләр бит. Нәкъ И.А.Крылов мәсәлендәгечә бер милләт арбасын әллә ничә яклап тарткалыйбыз.

Мәсәлән, телевидение, радио, газеталар hәрберсе аерым, үзләре ни таба шуны күрсәтә, яза. Күп кенә вакытта бер үк әйберне әллә ничә тапкыр “чәйнибез”. Кайвакыт, алар бер-берсенә көндәшләр кебек тә тоела. Югыйсә, һәрберсенең максаты - телне, традицияләрне саклау. Минемчә, алар бер үзәк булып, кем кайда бара, нәрсә төшерү хакында уртага салып киңәшләшергә тиештер бит.

6 нчы татар гимназиясе 38нче мәктәп бинасына кемнәр ризалыгы белән күчерелде икән? Татар гимназиясенә, хәтта шул тирәдә яшәүче руслар да үз балаларын укырга бирәләр иде. Ни өчен дигәндә кечкенә мәктәптә hәрбер бала күз алдында, укытучылар, укучылар hәм башка хезмәткәрләр бер гаилә булып яшәделәр. Ул мәктәптә булганым бар минем. Андагы тәртипкә, чисталыкка ис китәрлек иде. Нишлисең? Хәзер кире кайтарып булмый инде.

Ничек кенә булмасын, без бик күп югалттык. Беренче башлап йөргән татар җанлы Фәнүс абый Газизуллин, Мәсгут Гаратуевларның да җаннары әрнидер дип уйлыйм. Юкмыни соң тагын безнең арада алар кебек көчле рухлы, милли җанлы, теләсә кайда сүзе үтәрлек милләттәшебез? Мисал өчен үзебез эшләгән эш урыннарын алыйк. Башлык ныклы булса, оешма да яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Хезмәт хакы да әйбәт. Халык та канәгать. Монда да шулай булырга тиеш бит.

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалындагы “Татарлар” тапшыруын карасаң, кайбер төбәкләрдән шундый көнләшеп карарлык хәбәрләр килә. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әйтмешли, концертлар куеп йөреп кенә татарлыкны саклап калып булмый. Язмамны төгәлләп шуны әйтәсем килә, “Яңарыш” газета битләрендә Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышы турында кызыклы да, гыйбрәтле дә, уйланырлык та язмалар күбрәк булсын иде. Укыганнан соң “Кайтаваз” язасы килеп торсын. Телекамера белән йөрүчеләр дә бер урында таптанмасыннар.Үзебезнең Удмуртия татарлары турында язмаларны, сюжетларны көтеп алырлык булсын иде.

Гөлисә Зарипова,
Ижау шәһәре.

«Каравыл!» - дип кычкырам

Ике оныгыбыз Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә укыйлар. Быел җәй буе безнең белән бакчада булдылар. ТНВ “Планета” каналыннан татарча мультфильмнар карауларын, татарча караоке барганда кушылып җырлауларын, атынгычта атынганда бөтен бакчаны яңгыратып: “И, туган тел” җырын җырлауларын сөенеп күзәттек. Ләкин уку елы башлангач, бу куанычларыбыз чәлпәрәмә килде. Яхшы укучыларның ата-аналары балаларын гимназиядән алып шәһәрнең дәрәҗәле мәктәпләренә бирүләрен ишеткәч, мин бик нык борчылдым. Егерме елдан артык татар җәмәгатьчелеге гимназияне ачарга, яхшы укытучылар коллективы тупларга күпме көч куйды? Гимназия элеккеге урыннарда булганда, моңа ирешелгән иде, ә хәзер барысын да югалтып барабыз. Каравыл кычкырып, берәр чара күрелмәсә, гимназия дип мактанырлыгыбыз калмаячак.

Гөлүсә Гыйбадуллина,
Ижау шәһәре.

Редакциядән. Югарыда урнаштырылган ике хатны милләттәшләребезнең җан авазы дип аңларга кирәктер. Чынлыкта да, хат авторлары урынлы чаң кагалар. Бүгенге көндә милли хәрәкәтнең төп тармагы булган милли мәгариф таркалып бара. Моны дәлилләү өчен берничә мисалга тукталу да җитә. Ижау шәһәрендә соңгы елларда 2-3 мәктәптә генә беренче татар сыйныфлары эзлекле ачылып килә. Быелгы уку елында да 6нчы гимназиядә,10нчы мәктәптә һәм мәчет каршында ачылган башлангыч мәктәпләрдә генә беренче милли сыйныфлар ачылды. Дистә ел элек Ижау шәһәрендә уннан артыграк мәктәптә беренче татар сыйныфлары ачыла иде. Ә иң аянычлы­сы: Татар бистәсенең үзә­гендә урнашкан 12 һәм 55нче мәктәпләрдә дә татар сыйныфлары тупланмый. Дөрес, быел 107нче балалар бакчасында милли тәрбия алган балаларны 12нче мәктәпкә тартып, беренче татар сыйныфы туплау теләге бар иде. Әмма бу башлангычка мәктәп җитәкчеләре каршы төштеләр. Аларның: “Татар теле сәгатьләре төп фәннәр хисабына укытылачак” , - дигән бер җөмләсен әти-әниләр татар сыйныфларына языл­магыз, дип кабул итте. Ә оешма җитәкчеләре мәсьәләне уңай якка хәл итү юлларын эзләп маташмады. Татар теле үзебезгә кирәкмәгәч, рус милләтеннән булган җитәкчеләргә нигә кирәк ул? Дөрес, “Мәгариф” илкүләм проекты барлыкка килгәч, грант алу өчен күп кенә мәктәп җитәкчеләре татар сыйныфларын саклап тордылар. Чөнки конкурста милли юнәлештә эшләүче мәктәпләргә күбрәк өстенлек бирелде. Җиңү яулагач, мәктәп җитәкчеләре төрле сәбәпләр табып, өстәмә проблемадан бик тиз котылу ягын карадылар.

Удмуртия татарлары­ның таркаулыгын югарыда утыручы түрәләр дә бик тиз тоеп алдылар. Агымдагы уку елында шәһәрнең татар теле укытучыларының методберләшмә җитәк­чесе вазифасы кыскартылды. Бүгенге көндә әлеге вазифаны башкарган Рәсимә Садыйкова 12нче мәктәпнең татар теле укытучысы булып кына калды. Әле шәһәрдә методүзәк булганда шәһәр күләмендә милли чаралар да, ачык дәресләр дә узып тора иде. Быел татар теле укытучылары шәһәр күләмендә башкарырга тиешле эш планы да кабул итмәделәр. Ә иң аянычлысы: республика күләмендәге татар теле укытучылары һәм татар тәрбиячеләре белән җитәкчелек иткән Фән һәм мәгариф министрлыгында утыручы милли белгеч тә хәзер үз вазифасы белән турыдан-туры шөгыльләнмәячәк.

6нчы гимназия дә безне элеккечә үзенең миллилеге белән сөендерми. Гимназия сыйныфларына караганда гади сыйныфлар күбрәк булган уку йорты киләчәктә үзенең статусын саклап кала алачагы да икеләндерә. Ә гимназиягә Габдулла Тукай исемен бирү теләге матур хыял гына булып калыр, ахыры. Удмуртиядә яшәүче татарларның милли оешма рәисләрен белмәве дә табигый. Чөнки хәзер милли оешмаларның Корылтайлары элеккечә барлык Удмуртия татарларын җыймый. ТИҮге уздырган пленумнар да тар кысаларда гына уза. Әгәр милли оешма рәисләре башкарган эшләре турында даими халык алдында бәян итеп торсалар, газета битләрендә, зәңгәр экраннарда һәрвакыт чыгыш ясасалар, халык, әлбәттә, аларны белер иде. Кызганычка каршы, югарыда күтәрелгән проблемалар хакында милли оешма рәисләре дә, Сәясәт министрлыгында утыручы баш белгечебез дә хәбәрдар. Алар бүгенге көндә битараф кына читтән күзәтү позициясен алганнар. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “Төбәкләрдәге милли оешмаларның эшчәнлеге татар мәктәпләре, сый­ныфларының саны һәм сыйфаты белән билгеләнә”, - дигән иде. Кызганычка каршы Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар иҗтимагый үзәгенең бу өлкәдә мактанырлыгы юк .

...Тема ачык, милли оешма рәисләренең дә, милләттәшләребезнең дә әйтер сүзләре бардыр. Барыгызны да фикер алышырга, бу таркаулыктан чыгу юлларын эзләргә чакырабыз.  



Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»