поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.09.2013 Мәдәният

Көе киткән чагы җанымның... (Шигырьләр)

Тынлык

Көн үрмәли ахырына – пыскып,
Серләр атам төн тәрәзенә.
Караңгылык... битне тырный...
Бу җиһан гәрчә... кәрәз генә.

Мин һаман да шул халәттә әле,
Шаулама, язып ал тынлыкны –
Ул гаҗәеп сүзләр сөйли миңа...
Ишетәсем килми.
Ялыктым...

Гарык. Тын.
Ай иртә туган бүген –
Үзәгемне өзеп кычкыра...
Арабыз – шылтырату арасы.
Хисләремнән үзем тончыгам.

Акылдан язу йогышлы түгел,
Курыкма. Язып ал тынлыкны –
Ул гаҗәеп сүзләр сөйли мина...
Калмый күзләрдәге тоныклык...

Ераклыкны сагынып еладыкмы? –
Ятланган сүзләр гадилеге
Шифа бирми, ертып ата жанны...
Туктатма! –
Ул үтерсен мине.

Шул мизгелне һаман көтеп яшим,
Кирәге юк хәзер тынлыкның.
Кабат килеп миңа дәшә калсаң,
Әйтәчәкмен:
«Җитәр, ялыктым».

Кара: каргалган, тик каргамаган
Кеше мин – дөнья читлегендә.
Чиксезлеккә таба очар идем,
Туктата тәнне... чиклелек кенә.

«Йөрәге сүнгән, хәлсездер... – димә –
Бу егетнең...» Яшисе килә!
Гасырларга тулып хиссезлектән
Хислелек көлә.

* * *
Тормышымнан өзек – мәгънәсезлек,
Күңелемнән өзек,
Үзе нәзек.
Мәхәббәттән саклый алмады
Уң кулыңа кигән беләзек.

Күзләреңдә ялган – минем ялган,
Сөю уты янган – җан көл калган.
Шулхәтле сүгенү ишеткәч,
Бәхет безгә килергә оялган.

Йөрәгемне ярып карыңгылык,
Җан, тулы ай булып,
Күктә йөзә.
Синең булмәңдә сүнгән тәрәзә
Нерв җепселләрен йолкый, өзә.

Миннән киткәч өмет (синең кебек!)
Сөю калды тынып һәм югалып...
Шулчак имансызлыктан арынып,
Куллар күтәрелә югары.

Иртән минем исем – үлем исе,
Кичен синең исем шифа бирә.
Синнән кабул итмим ул даруны,
Үзем дәва эзләп йөгерәм...

Әйтмәсләр асылын – күз кайгысын...
– Хәлләрең ничек соң?
– Һәй, ярыйсы...
Күпме еллар дәвалады Вакыт,
Ә син һаман моңсу карыйсың.

Нигә бу тукталыш – сары сагыш?
Нигә бу урамнар? Өмет – янар!..
Нигә бу светофор астында
Минем тормыш һаман басып тора?

Нигә кирәк сынау – бик күп сорау,
Өметеңне сибеп... – бу тилелек! –
Безгә бәхет юраган «пәйгамбәр»
Бүген менә кабат исерек.

Әйтче, нинди язык – шигырь язу? –
Бу шәһәрдә суык – ямансулык! –
Ул сөюне сүндерде төкереп
Һәм чүплеккә атты бу юлы...

Син бары тик яшә – миңа дәшмә,
Авыру җан белән киңәшләшмә.
Энҗе бөртегедәй күз яшьләрең
Миңа үч иткәндәй, агып төшә.

Күз яше күкләргә сибелгән!
Бу җан күптән азат сөюдән –
Сөлге җәеп чыршы идәнгә,
Бу бәндә сәҗдәгә иелгән...

Җәмгыять кисәкчеге

Мин җәмгыять кисәкчеге бары:
«Рубин» шарфын бәйлим муенга,
Бөек хыял уйный иде башта,
Тик ул хыял кичә суелган.

Корбан булган – мәңге яшим диеп! –
Кием сайлаганда кибеттә
(Ул чак анда ташламалар иде),
Сатучылар, ахры, тилерткән.

Коэльоны укыйм – укылганга
Гавам тарафыннан, шашынып,
Сулдан-уңга укыйм ресторанда:
«Тормыш җайланачак, яхшырыр!»

Тик җил миңа каршы өрә бүген –
Җәмгыять пирамидасыннан.
Бу хәлемне хатта языйм дисәм,
Кәгазь ертык, каләм дә сынган.

Радиатор рәшәткәсе төсле
Азатлыкны сулап суынам.
«Азатлыкны кайдан алдың?» – дисәң,
Алдашмамын: уйлап чыгарам.

Бу шигырь авыр җыйнак акылга,
Тик авыррак кайчак иртәләр...
Мин айныйм ул тормыш шаукымыннан,
Ә агачлар – яфрак сибәләр...

Нигә шулай? Яз иде бит!
Кай арада тордым югалып,
Өметемне таптап – тәмәкедәй –
Сезнең догагыздан юанып?

Динне мактар идек – күңел кара,
Әллә чуар? Анысын кем белгән! –
Хисләр ташып кәгазьгә төренгәч,
Серләремне сөргенгә себерәм.

Сөю... мактар идек – ихласлык юк,
Йөрәккә тыгылып кем эзләр?
«Мин шундый ук! Үзгәрмәдем!» – дидем...
Ышанмады ләкин көзгеләр.

Миндә явызлык күп түгел –
Әгәр,
Акча – явызлык була калса,
Син үзең дә кәрт сукканда әле
Бәхетеңне җуйдың лабаса!

Дуслыкны интернетта ныгытыйк,
Әйдә! –
Таңның атмавы бар иртән.
Атса да ул, үз ролемне уйныйм:
Кызыл автобуста изеләм.

Бүгенгедәй иртә ишелә дә,
Сакал борчый көзге каршында.
Иртәләрдән тора тормыш –
Уян гына һәм...
Яңасын каршыла.

Мин җәмгыять кисәкчеге бары,
Ә кулымда – язмыш йомгагы,
Бу җанымны каргасыннар өчен
Үзем суйдым кичә хыялны –
Тормышымны кабатламас өчен...

* * *
Бу җанымның көе киткән чагы,
Кителеп төште күңел – читеннән,
Иртән ашыгып үзем оныттыммы? –
Көйсез өйдән чыгып кителгән...

Юкса тормыш үзе бер көй иде,
Бер җөй иде табиб ямаган,
Бер сер иде яңгыр тамчысында –
Сезнең кырыгызга таммаган.

Юкса аны үзем иҗат иттем,
Мин җан өрдем, дидем:
«Яшәсен!»
Кем белгән соң – бераз акыл биргәч,
Ул көй мине ташлап китәсен?

Хәзер ялгыз урам буйлап барам,
Утырып алыйм – бераз арыдым...
Ике нота биреп торыгызчы! –
Көе киткән чагы җанымның...
 


Рүзәл ӘХМӘДИЕВ
Идел
№ |
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»