поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.09.2013 Җәмгыять

Ялгышу (Хикәя)

Зөһрә Вилданова 1996 елның 31 маенда Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында дөньяга килгән. 6 яшендә Салтык-Ерыклы башлангыч мәктәбенә укырга кергән. 5 сыйныфтан алып Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала, хәзерге вакытта 10 сыйныфны тәмамлаган. Кечкенәдән үк матур әдәбият, иҗат белән кызыксына. Иҗат иткән әсәрләре, язмалары вакытлы матбугат битләрендә дә күренгәли. «Сәләт»кә нур булган йолдызлар», «Таян Аллага», «Иделем акчарлагы» кебек иҗади конкурсларда призлы урыннар алган. Игътибарыгызга Зөһрәнең бер иҗат җимеше.

Әкрен генә таң беленә башлады, зәңгәрсу күккә алсу төс йөгерде. Матур да соң! Димәк, тиздән кояш та чыгар, яңа көн башланыр. Әкренләп бу алсу төс кызгылт-сарыга әйләнде. Озак та үтмәде, офык артыннан зур кызыл кояшның очы күренде. Аның нурлары шундый якты! Менә кояш бөтенләе белән офык артыннан килеп чыкты. Чыкты да оялчан гына елмаеп куйды. Бу якты нурлар тирә-юньне яктыртты, агачларның сары яфраклары алтындай ялтырап китте. Биек йортлар, агачлар – гомумән, көзге Казан тагын да серлерәк, матуррак, тылсымлырак күренә башлады.

Тәрәзәңнән кояш караганда, ничек инде йоклап ятарга мөмкин? Кояш нурлары, гүя Гөлчәчәкне күрергә тели иде, ул яшәгән йортның диварларына кагылып узды. Менә алар тәрәзәдән эчкә үтеп керде, кызны эзләп тапты да керфек очларыннан үбеп алды. Гөлчәчәк күзләрен ачты, елмаеп куйды. Җиңелчә генә киерелде дә урыныннан торды. Бүген аның бик мөһим көне: ул мәктәпкә бара. Ничәнче сыйныфка икән дип баш вата күрмәгез тагын, укытучы ул! Моңа кадәр шәһәрнең икенче читендәге мәктәптә, ялга чыккан бер апа урынында эшләп торган иде. Инде яңа уку елына бөтенесен дә әзерләп бетергәч кенә, кичә, мәгариф идарәсенә чакырып, икенче мәктәпкә эшкә билгеләделәр. Төштән соң Гөлчәчәк яңа эш урыны белән танышып кайтты. Ошады аңа мәктәп, директоры да бик тыныч, акыллы кебек тоелды. Мәктәпнең элгәрегесендә артык үз кеше булып китә алмаган иде, күзгә бәрелеп, чәчрәп тормаганга микән, коллективта күбесе аңа игътибар да итмәде. Яшь, сабыр, тыныч холыклы бу нәфис гәүдәле кызны укучылар да санларга бик атлыгып тормады.

Бүген ул таныш булмаган коллективка, таныш булмаган балалар янына бара. Аны ничек кабул итәрләр? Эшләп китә алырмы, балалар үз итәрме? Кичтән үк Гөлчәчәкне мең төрле сорау бимазалады. Гади, әмма килешле итеп киенеп, якты теләк-өметләр белән мәктәпкә юл алды. Сентябрьнең мәрхәмәтле кояшы да аңа уңышлар теләп елмая иде. Уку йортында бәйрәм рухы: бар да матур итеп киенгән, кулларында аллы-гөлле чәчәкләр. Тантана күңелле узды. Укытучылар, укучылар бер-берсен яңа уку елы белән котлады, матур теләкләр әйтелде.

Укучылар бүләк иткән чәчәк бәйләмнәрен күтәреп, Гөлчәчәк коридорның икенче башына – татар теле кабинетына юл тотты. Укучылар инде өйләренә таралышкан, кеше-кара күренми. Укытучы туташ бүлмәне бикләде дә беренче катка алып төшә торган баскычка таба китте. Кызык, монда ниндидер шаулашкан тавышлар ишетелә. Уң якка караса, анда үсмер кызлар бер түгәрәккә җыелганнар да нидер сөйләшәләр, көлешәләр. Алар уртасындагы кара чәчле, кыска итәкле 15–16 яшьлек кыз көр тавышы белән дә, үз-үзен тотышы белән дә аерылып тора. Укытучы якынлашуга, алар шым булды. Шулчак Гөлчәчәкнең колагына: «Монысы кто еще», «новичок мәллә», «бигрәк деревня» дигән сүзләр чалынды. Ул: «Исәнмесез», – диде һәм үсмерләрнең тәкәллефсезлегенә һичбер илтифат бирмичә узып китте.

Менә тагын шул көзге алтын кояш белән бергә яңа көн туды. Бүген беренче дәрес – тугызынчыларда әдәбият. Гөлчәчәкнең ярты төне дәрескә әзерләнеп, интернеттан материал эзләп, презентация ясап үтте. Сынатырга ярамый, беренче көннән үк балаларны кызыксындырырга, дәресне яхшы итеп үткәрергә кирәк. Гөлчәчәк, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, ныклы адымнар белән сыйныф бүлмәсенә үтте.

– Исәнмесез, укучылар! Сезне яңа уку елы белән котлыйм, уңышлар телим. Мин сезнең яңа укытучыгыз Гөлчәчәк Гаязовна булам, татар теле һәм әдәбиятыннан укытачакмын. Бер-беребезне аңларбыз, тырышып укырсыз дип уйлыйм.

Гөлчәчәк өмет һәм ышаныч тулы күзләрен укучыларга төбәде. Аңа егерме пар күз карап тора. Арада самими карашлы, ачык йөзлеләре дә, «синдәйләрне генә күргән бар» дигән кебек эре кыяфәт чыгарганнары да бар иде.

Әнә алгы партада бик кәттә итеп киенгән бер кыз Гөлчәчәкнең күзенә керердәй булып, чекерәеп утыра. Бераз гына турсайткан иреннәренә мыскыллы елмаю кунган, күзләрендә әллә нинди сәер чаткылар уйный сыман. Кичә очраган кызларның берсе, уртадагысы иде бу. Аның сынаулы күз карашыннан Гөлчәчәк коелып төшмәде, әлбәттә. Ипле, салмак тавыш белән сүзен дәвам итте:

–    Әйдәгез, дәреслек белән танышып китик.

Кинәт яңгыраган көлү тавышыннан дивар чыңлап куйды.

– Гөлчәчәк Гаязовна, дәреслек белән без нигә танышырга тиеш әле, ул бит кеше түгел! – Кыз сыйныфташлары арасында «батырлык» күрсәтергә тырыша иде, ахры.

Гөлчәчәк, кызның сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, дәреслекне кулына алды да Габдулла Тукайның «Китап» шигырен сөйли башлады: «Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса…»

Укучылар шигырь тәэсиренә бирелде. Рәхмәт, Тукай бабай, мең рәхмәт сиңа!

Көннәр берсе артыннан берсе уза торды. Гөлчәчәк үзе дә күп укыды, балаларны да китапка тартырга тырышты. Ярты шәһәрне урап чыкса чыкты, Кол Галинең узган гасыр ахырында басылган «Кыйссаи Йосыф» китабын табып алып килде. Рәсемнәр белән бизәлгән, урыс теленә тәрҗемәсе дә булган бу китап, аннан да бигрәк, тетрәндергеч мәхәббәт тарихы, укучыларның күңеленә хуш килде. Укучыларының аз гына кызыксынуын сизсә дә, укытучыга канатлар үсә инде ул – Гөлчәчәк тә бар көчен-сәләтен дәресләр үткәрүгә бирде. Тик менә Регина гына («текә» кызның исеме шулай иде) халык мәкалендәге бүре баласыдай, гел читкә каерды. Дәресләргә эленке-салынкы йөрде, юри тыңламаганга салышты. Үзе генә шулай кыланып калмады, бүтәннәргә дә коткы салырга маташты әле.

Беренче чирек тәмамланыр алдыннан, Гөлчәчәк балаларга язма эш эшләтте. Табигый, берни укымаган, кәгазь битен чип-чиста килеш тапшырган Регинаның билгесе начар булды. «2»ле журналга утырды.

Укуда әлегәчә уртачалар рәтеннән беркайчан да түбәнрәк төшмәгән кызыннан мондый «сюрприз»ны әтисе көтмәгән иде. Акчасын биреп, модалы кием-салымын алып тора, әмма укуга таләбе көчле аның. Бизнес әһеле бит, үзенең әнә институт катыргысы да икәү. Эш өчен өчен кирәк булгач, кыйммәтле курсларга йөреп инглиз телен өйрәнгән кеше гаиләдә үз сүзен сүз итми димени?! Кыскасы, өйдә зур гауга купты, компьютер бер айга «ялга» чыкты, Регина киләсе чирек беткәнче мәктәптән гайре беркая да бармаска тиеш булды. Тормышның бер кызыгы да калмады. Планнар нинди иде бит! Көзге каникулда иптәш кызының дачаларына куна барырга сөйләшкәннәр иде… Шушы «чыпчык» аркасында, бөтенесе юкка чыкты. Ярый, телефонын өзеп куймады әтисе. Регина, Гөлчәчәккә карата бар ачуын бер төенгә җыеп, үч алырга җай көтә башлады.

Җайлы вакыт үзен озак көттермәде.

Гөлчәчәк иртән мәктәпкә килешкә, аны завуч бүлмәсенә чакырттылар. 9нчы сыйныфның журналы югалган, кичә әдәбият ахыргы дәрес булган. Гөлчәчәк аптырап китте, бар иде бит журнал!

Үз кулы белән укытучылар бүлмәсенә кертеп куйды ич ул аны. Күпме генә эзләсәләр дә, кемнән генә сорасалар да, табылмады. Журналны Гөлчәчәк югалткан булып чыкты. Икенче көнне ул мәктәпкә иртәрәк килде. Инә түгел бит ул, берәрсе аннан соң алып торгандыр…

Гөлчәчәк кабинетына таба атлады. Шкаф өсләрен, өстәл тартмасын яхшылап актарып карарга уйлады ул. Укучылар күренгәләгәнче, урындыгын алып килде дә, аңа басып, шкаф өстен тикшерергә кереште. Иң түрдәге китаплар арасында журналга охшаган нәрсәдер шәйләнә иде кебек. Шулвакыт ишек ачылып китте дә бүлмәгә кемнәрдер керде. Шкаф каплый иде: алар Гөлчәчәкне, Гөлчәчәк аларны күрмәде.

– Журналны яшерергә ничек башың җитте синең?

Гөлчәчәк таныды: Регинаның дусты Алсу иде бу.

– Җитмәс сиңа! Шул Гөлчәчәк Гаязовнагыз аркасында миңа күпме эләкте. Сиңа рәхәт, әтиең минеке шикелле түгел синең. Беләсеңме ул нинди кырыс?! Минем дәрәҗәмне төшереп, икеле капчыгы булып йөрмә, ди. Яңа модель телефоннан да колак кактым шуның аркасында. Әле мин сезнең ул татарочкагызга тагын бер «бүләк» әзерләп куйдым, ансын соңрак күрерсең. Әйдә, кызларны алып килик әле.

Димәк, барысын да Регина оештырган, тагын нинди этлек әзерләде икән? Гөлчәчәк үз колакларына үзе ышанмыйча басып торды. Юк, болай торып эш чыкмас, журналны табарга кирәк. Укытучы, урындык читенәрәк басып, китапларга үрелгән генә иде… ничек егылып төшкәнен дә сизми калды. Шул мәлне ишек ачылып китте, сыйныфка иң алдан Регина, аның артыннан кызлар килеп керде. Күрәсең, тавыш коридорга да ишетелгән. Берничә кыз, йөгереп килеп, Гөлчәчәккә торырга ярдәм итте, берсе урындык китереп куйды. Кызлар артыннан ук килеп кергән укытучыларның берсе бүлмә уртасында тәгәрәп яткан урындыкны карады.

«Аягы булмаган, кемдер шөребен борган» дигән сүзләр Гөлчәчәкнең аңына әллә кайдан, ерактан гына килеп иреште кебек.

Ул күтәрелеп үзен уратып алган кешеләргә карады. Бер читтә бик нык куркынган Регина басып тора.

– Юк, мин үзем, карамыйча урындык кырыена бастым да тигезлекне югалтып егылдым, – диде Гөлчәчәк.

Бу сүзләрне ишеткәч, күпләр иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды. Әлерәк кенә килеп кергән директор да, эшнең артык зурга китмәячәгенә сөенеп, секретарьга Гөлчәчәкне өенә озатып куюны оештырырга кушты да ашыгып чыгып та китте.

Хастаханәдә ятарга туры килде Гөлчәчәккә, аягы бик нык имгәнгән булып чыкты.

Ә тышта инде кыш, үз хокукларын якларга теләгәндәй, беренче карын күрсәтә. Кар күрсәтү… Кайдан килеп чыкты икән ул сүз? Бигрәк серле яңгырый: кар күрсәтә. Тирбәлә-тирбәлә җир өстенә юл тоткан кар бөртекләрен күзәтеп ятты Гөлчәчәк. Күңеле белән аларны җир өстенә кадәр озатып куйды. Кая кунар бу аклыктан-пакьлектән генә торган кечкенә кар бөртеге? Җиргә төшеп җитмәс борын эреп юкка чыкмасмы? Пычрак тротуарга төшкәч каралыр, керләнер инде ул, йә берәрсенең итеге астында харап булыр. Бу уйлар Гөлчәчәкне чынбарлыкка кире кайтарды. Инде менә ничәнче көн аның күңелен борчып торган сорау яңадан баш калкытты: мәктәпкә ничек кайтып керергә, әбисе әйтмешли, әле йомырка эченнән дә чыгып өлгермәгән үсмер кызларга бу тиклем этлек каян килә? Балалар күңеленә каралык каян иңә? Сораулар, сораулар… Аларга ничек җавап табасы? Регина кебекләрнең күңеленә ачкычны ничек яратасы?

Онытылырга теләгәндәй, мөгаллимә күзләрен йомды. Әллә бераз йокымсырап та китте шунда, кинәт кемнеңдер карап торганын тоеп, керфекләрен күтәрде. Әйе, ул ялгышмаган икән. Караваты янында Регина басып тора. Нигә килгән? Хәер, синең яныңа укучың хәл белергә килгән икән, ягымлы йөзең белән каршы ал инде син аны. Гөлчәчәк кызга карады. Һәм... шаккатты. Регинаның сөрмәле зур күзләрендә борчылу, әйтергә яраса, газаплану чаткылары да, керфек очларына гына эленеп торган күз яшьләре дә шәйләнә иде. Һәрхәлдә, Гөлчәчәккә шулай тоелды.

– Гөлчәчәк Гаязовна, мин… мине… мин Сезнең алда бик гаепле, булдыра алсагыз кичерегез, зинһар.

Бу сүзләрне кыз шундый эчке тетрәнү белән әйтте, керфек очларына эленеп торган күз яшьләре дә тамды.

– Әтиең белдемени, ул җибәрдеме? – дип сорады Гөлчәчәк, үсмер кызның хәленә керергә тырышып.

– Юк, үзем килдем. Мин Сезне егарга, имгәтергә теләмәдем, чын әгәр. Дәрестә, утыргач, урындык җимерелер дә, Сез башка укытучылар кебек кычкырырсыз, чыгырыгыздан чыгарсыз, ә безгә янә бер көлке булыр дип уйлаган идем. Сез бит башка укытучыларга охшамаган. Тавыш күтәрмисез, кешегә кычкырмыйсыз. Урындык вакыйгасын кем оештырганны белсәгез дә, мине сатмадыгыз. Үзеңә начарлык эшләгән кешене шулай җиңел генә ничек гафу итәргә мөмкин? Баштарак мин Сезне изге булып кыланасыз гына дип уйладым. Мин бик нык ялгышканмын. Гафу итегез, Гөлчәчәк Гаязовна...

Кыз шулай диде дә тумбочка өстенә ап-ак чәчәк бәйләмен салды.

– Бу сезгә, алыгыз... Юк, әти биргән акчага дип уйламагыз. Мин көзге каникулда эшләдем.

Инде хәзер Гөлчәчәкнең күзләренә дымланырга чират җитте...

– Рәхмәт, Регина, алай борчылу кирәкмәс иде. Укучыларыма ачу саклый алмыйм мин. Чөнки явызлык явызлык кына тудыра бит ул, - диде укытуч елмаеп һәм ирексездән тамган күз яшен сөртеп алды...


Зөһрә ВИЛДАНОВА
Идел
№ --- | 11.09.2013
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»