поиск новостей
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
11.09.2013 Җәмгыять

Нәсел агачлары ник корый?

Усак агачы – нәсел агачы. Яшәү өчен көрәш тарихында никадәр охшашлык алар арасында. Усак миллионлаган орлык биреп тә, тамыр җибәреп тә үрчергә, яшәргә тырыша. Орлыкларын ут төртеп яндыралар, таптыйлар, изәләр. Ә дымлы туфракка эләгеп шытым бирсә, кемнәр генә аның башына басып үтми дә өстенә кирпеч, таш яки асфальт салып куймый. Хәтта урманда да аны, сыйфатсыз агач дип, печән урынына кырып-чабып бетерәләр. Терлекләргә азык дип чаптыралар да өеп яндыралар.

Безнең нәсел агачы язмышы да нәкъ усак агачыныкыдай. Никадәр генә яшәргә, үрчергә, эшләргә, укып кеше булырга тырышмасын, җәмгыятьнең надан сәясәте аркасында гел коруга, бетүгә бара.

Бабабыз хәлле генә крестьян гаиләсеннән булган. Гражданнар сугышында язгы суга батып, чирләп кайтып, 6 баласын калдырып, 45 яшендә дөнья куйган.

Колхозлашу елларында атларын, сыерларын, җирләрен алгач, ятим балаларның 2се ачка үлә. Бер уллары колхоз складында бәрәңге җыя. Яшь малай кинәт салкынайткан көздә бәрәңгене урнаштырып бетерә алмый, беразын өшетә. Шуның өчен төрмәгә ябып куялар. Соңрак сугышта һәлак була ул. Бер уллары, бригадир булып эшләгәндә, авыл халкын ачлыктан саклап калу өчен, ашлык бирә. Төрмәгә ябылудан куркып, Себергә чыгып кача, шуннан сугышка эләгеп, һәлак була. Сугыштан соң аз гына җиңел сулап яши башлагач, нинди генә реформалар үткәрелми. Продсалым җыю, бушка эшләтү, җитештергән итеңне, сөтне, майны, йонны бушка җыеп алу, заем сатып бирү дисеңме... Ничек сакланып калган бу нәсел агачы диярсең. Әз-мәз эш хакына эшләтү исәбенә дәүләт бюджетын тутырып, бөтен дөнья илләренә булышу – бар да безнең өстән булды. Фин, Герман һәм Япон сугышларында ничә япь-яшь, типсә тимер өзәрдәй ир-атларыбыз һәлак булды безнең нәселдән. 7 ел сугышта йөреп исән кайтса да, әтиебез дә алган яраларыннан 3 елдан соң үлеп китә. 5 ятим бала, авыру әби бер тол хатын – әни җилкәсендә кала. «Кайтып үлгәч, бернинди ташлама тиеш түгел», – дип, хөкүмәт бер тиен дә ярдәм итмәде. Ә безнең балалар гомеренә, ялгыш сәясәт аркасында, Әфган сугышы эләкте. Безнең нәселдән дә бер асыл егетебез меңләгән үлүчеләр арасына эләкте. Әтисе йөрәге түзми кинәт үлеп китте, әнисе ничә еллар йөрәк ярасына түзеп газапланды. Ачлы-туклы укып, эшләп йорт-җир җиткерәм дип торганда, 20 ел авыздан өзеп тиенләп җыйган акчаны юкка чыгардылар. Кайтарырга уйламыйлар да. Бу югалтуга йөрәге түзми ирем үлеп китте. Улым, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, укып, җиңел һөнәр алып яшәргә җыенган иде. Ә андагы укытучылар аның сәламәтлеген тикшереп тормадылар: бакчаларында тиресен дә ташыттылар, бүрәнәсен дә күтәрттеләр. Өченче курсны тәмамларга 3 көн калганда, бакчадан эшләп кайткач операция кичергән улым үлеп китте.

Безне гомер буе: «Киләчәктә бар да бушка булачак», – дип, аз гына эш хакына эшләткән булсалар, хәзер барысын түләүле ясап куйдылар. Исерек, наркоман, сукбай, хәерче балаларын балалар йортларына җыеп эшче көче әзерләгән хөкүмәткә кеше җитми башлады хәзер. Балалар йортындагы бер баланы тәрбияләүгә берничә меңне тотса да, өйдә 5-6 бала үстергән ата-анага 70 сум пособие түли хөкүмәт. Ул ата-ана үзе ачлы-туклы торып үстергән нарасыйларын Чечняга сугышка җибәреп корбан итәргә дә тиешме?!.

Безнең нәселдән дә ялгыз ана бер бөртек ир баласын Чечнядан көтеп ала алмады. Күпме кызлар ирсез, күпме балалар тумый калды. Егетсез калган кызларыбыз берәүләрнең яшерен сөяркәләре булып яшәргә мәҗбүр. Хәзер чаң кагып демографик хәлне яхшыртырга тотындылар. Акча биреләчәк дип тә кызыктырып карыйлар. Монысы да чираттагы бер алдау булырмы? Безнең халык алданырга өйрәнгән бит инде ул. Алдаган кешене гаепләмиләр бит бездә, алданганны гына наданлыкта гаеплиләр.

Ашкынып кораллануга, соңрак космосны өйрәнүгә, чит илләрдә социализм төзүгә, хәзер инде спортка бөтен халыкның эшләп тапкан акчасы тотыла, ә тормыш шартларын яхшыртуга, халыкның аң-белемен, культурасын үстерүгә, сәламәтлеген кайгыртуга игътибар бик аз. Бар да бик кыйммәткә әйләнде. Андый акчаларны гади халыкның, эшченең төшендә дә күрәсе юк.

«Үзең ач бул – үзең хаҗ кыл», «Ачның күзе –икмәктә, тукның күзе – хикмәттә» дигән мәкальләр бүгенге көнгә бик туры килә. 


Гүзәл ХИСАМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы