поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2013 Авто

Машинаң гына булсын – угры табылыр

Хәлимнең ишегалдында торган машинасының сигнализациясе төнге шәһәр тынлыгын бозып, яшелле-зәңгәрле тавышы белән үкерә башлады. Инде җиденче төшен күреп яткан Хәлим, дүрт тәгәрмәчле дустының ярдәмгә чакырганын ишетүгә, ятагыннан сикереп торды да тәрәзә янына ашыкты. Әмма машина янында беркем дә юк иде.

Хәлим машинасын тынычландырды да янә җылы түшәгенә барып ятты. Тик биш минут та үтмәде, бу хәл тагын кабатланды. Тимер аты янында бу юлы да беркемне дә күрмәгәч, Хәлим сигнализацияне бөтенләй өзеп куярга булды. Машина тавышыннан башка фатирларның тәрәзәләрендә дә утлар кабына башлаган иде инде, акылдан шашып, тик торганда, төн уртасында шауларга тотынган машина аркасында күршеләр белән бер дә талашып ятасы килми; өстәвенә, эшкә дә бик иртә торасы бар. «Күрәсең, сигнализация «чирли» башлаган, иртәгә эштән соң, автомастерскойда эшләүче таныш егетләр янына сугыласы булыр», – дигән уй белән Хәлим тагын йокы дөньясының татлы кочагына чумды.

Ә иртәнгә Хәлимнең әле бер ел да йөрергә өлгермәгән яңа машинасыннан җилләр искән иде инде. Машинаны берничә тапкыр кычкыртып, ахыр чиктә, хуҗасын сигнализацияне өзеп куярга мәҗбүр итү ‒ машина угрыларының яраткан ысулы.

Угры да, җитештерүче дә остара бара

Машина куу модада хәзер, һәрберсе берничә йөз меңнән алып, берничә миллион сумга кадәр торган урлау объектлары – һәр йорт ишегалды саен кырыклап-иллеләп. Зур шәһәрләрдә машиналар саны халык исәбенең якынча дүрттән беренә тиң. Мисал өчен, Казаныбызда гына да 320 меңнән артык машина бар. Шушы күплек, беренче чиратта, куылган машинаның эзенә төшәргә комачаулый да. Ул машина угрыларының эшчәнлек кырларын да җәелдерә. Акчасы беткән саен, машина куып, аны тимер-томыр җыю белән шөгыльләнүче базаларга илтеп атып, аннан кергән керем хисабына көн күрүчеләр дә бар. Алар затлы машиналарны «аулап», аның бигенә ачкыч яратып, сигнализациясенең кодын җимерү белән маташмый, сигнализациясез машиналарны, машинасын бикләргә оныткан ачык авызларны күзли. Сүз уңаеннан, полиция даими төстә урланган машиналарны шул тимер-томыр өемнәре арасында табып ала икән.

Тимер атларын яклау өчен ныклы саклау чараларын күрмәгән хуҗаларның машиналарын куу белән кәсеп итүче вак караклардан тыш, һәр зур шәһәрдә профессиональ машина угрылары да бар. Алар машинаны «өлешләп» сату өчен яки махсус заказ буенча урлый. Андый «белгеч»ләрнең тормыш девизы: «Урлап булмаслык машина юк дөньяда!» Ул «алтын куллар» Казанда да җитәрлек. «Бу кәсептә алар шулкадәр шомарып беткән, иң катлаулы кодлы сигнализацияне вату да профессиональ машина угрылары өчен берничә минутлык эш», – дип сөйләп торган иде машина остаханәсендә эшләүче бер механик. Аның сүзләренә караганда, андый угрыларның иминият компанияләренең заказлары буенча да эшләүчеләре бар икән. Автомобилебезнең иминият вакыты чыккач, угры машинаны урлый да берәр җирдә ташлап калдыра. Быелга машинасын яңадан иминиятләштерергә җыенмаган шүрләп калган машина сөюче, «дусты» табылуга, акча янчыгын кыстырып, туп-туры иминият оешмасына йөгерә.

Теләсә кайсы машинаны ачып булуы, иң катлаулы сигнализациянең дә милекне саклап бетерә алмавы турында күп ишетүчеләр әлеге кыйбатлы улаучы-үкерүче җайланмадан баш тартырга да мөмкиннәр. Бу – бик зур хата. Практика күрсәткәнчә, ничек кенә булмасын, сигнализациясез машиналарны башкаларына караганда ешрак куып китәләр. Дөрестән дә, берсе сигнализацияле, икенчесе янып-сүнеп тора торган зәңгәр утсыз ике бер үк төрле машинаның нигә сакка куелганы белән җәфаланып ятсыннар ди инде?!

Бүген үзләренең берсеннән-берсе катлаулы хезмәт җимешләренә дә тәҗрибәле машина угрысы ачкыч ярата алганын яхшы аңлаган сигнализация системалары җитештерүчеләр аларны хәйлә белән җиңәргә тырыша – алар вакытның угрыга зыянга эшләвенә басым ясыйлар. Баштарак сигнализацияне электр разряды белән өзеп булган, аңа җавап итеп җитештерүчеләр камилрәк сак уйлап чыгарган. Соңрак угрылар сакның кодын белү өчен бер-бер артлы төрле сан комбинацияләрен кертеп карый торган сканер җайланмаларын кулларына төшергәннәр. Системасына сканер тыкшынуын үзе сизеп, аның мәкерле исәбенә комачаулый торган сигнализация барлыкка килгәч, угрылар кодграббер дип аталган җайланма куллана башлаган. Ул, хуҗа машинасын бикләгәндә, сигнализация кодын отып кала. Җитештерүчеләрнең туктаусыз үзгәреп тора торган кодлы сигнализациясенә җавап итеп, ике җайланманы берләштергән сканер-кодграбберлар барлыкка килгән. Күптән түгел базар янында көпә-көндез бер танышымның машинасын шул ысул белән ачып, басып чыкканнар иде. Угрыларның осталыгын исәптә тотып, бүген җитештерүчеләр берничә кодлы сигнализацияләр ясый башлады. Угры үз җайланмалары ярдәмендә аны да ача алачак, әлбәттә, тик моның өчен ул күп вакыт сарыф итәчәк. Ә практика күрсәткәнчә, 10-15 минут эчендә машинаны ача алмаса, тәҗрибәле угры да ниятеннән кире кайта икән, чөнки озак вакыт маташса, хуҗаның кире әйләнеп кайтуы яки аны башка кешеләр күреп калуы бар.

Шуны да әйтергә кирәк: тәҗрибәле угры гадәттә үзе генә эшләми икән. Машинаны ачкан арада, аның иптәшләре тимер атның хуҗасын, урамдагы башка чит-ят күзләрне күзәтә. Машинага ия булгач, иптәшләре башка машинада алгарак китеп, юлдагы хәл турында кисәтеп бара. Танышым сөйләгән очракта да, угрылар берничә булган. Шаһитларның сүзләренә караганда, алар танышым артыннан ук килеп туктап, берсе аның белән базарга кереп киткән. Икенчесе күпмедер вакыт ноутбукта казынганнан соң, танышымның машинасына күчеп утырган. Шуңа күрә шаһитлар аларны танышымның дуслары дип уйлаганнар. Күрәсең, бергәләп эш итү әйләнә-тирәдәгеләрнең башларын бутау өчен дә кирәктер.

Машина урлау һәм аны куып алып китү – икесе ике әйбер

Беренче тапкыр машина урлау факты 1896 елда Парижда теркәлгән. Шул ук елны Россиядә бердәнбер экземплярдагы «үзйөрешле арба» югалган. Шуннан соң, машина куулар һәм урлаулар вирус сыман бөтен дөньяга таралган. Россиядә ХХ гасыр урталарына кадәр Җинаять кодексында машина урлауга кагылышлы бернинди маддә дә булмаган. Ул чорларда ат урлаган караклар да үлем җәзасына тартылганга, «капот астына берничә дистә ат яшеренгән» тимер тайлар өчен җавапка тарту булмавы бик сәер.

Россиянең бүгенге Җинаять кодексында чит кеше машинасын кулга төшерүгә ике маддә багышланган. 158 нче маддә машинаны урлауны күз алдында тотса, 166 нчы маддә – транспорт чарасын куып алып китү (угон), ягъни аны урлау исәбеннән тыш кулга төшерүне күздә тота. Машинаны урлаган өчен җәза шактый кырыс, җинаятьнең төрле шартларына бәйле рәвештә угрыга 18 айдан алып, 12 елга кадәр төрмә яный. Тик гадәттә машина каракларының барысы да штраф яки шартлы җәза белән генә котыла. Бу аларның һәркайсының бертавыштан, машинаны урлау максаты белән түгел, йөреп килер өчен куып киттек, дип акланулары һәм бу гамәлләренең 166 нчы маддә буенча каралуы белән аңлатыла. Шунлыктан бүген бер төркем депутатлар ул маддәне Кодекстан бөтенләй алып атуны һәм бу төр җинаять өчен җаваплылыкны тагын да кырыслатуны алга сөрә. Алар бу карарларын: «Транспортны ничек инде урлау ниятеннән тыш куып китеп булсын? Мисал өчен, фатирга басып кереп, телефон, ноутбук, тун урлап чыгып киткән карак аларны сөйләшеп, уйнап алыр яки киеп карар өчен кулына төшерми бит. Машина мәсьәләсендә дә шулай, урлаган икән, димәк, яман ният белән һәм угры тиешле җәзасын алырга тиеш!», – дип аңлата.

Ел башыннан бирле депутатлар бу җинаять өчен тиешле, камил җәзаны күз алдында тота торган закон проектын эшләү белән мәшгуль. «Транспортны бер урап килер өчен куып китү» маддәсен юкка чыгару белән беррәттән, алар машина угрыларына карата җәзаны кырыслатуны да тәкъдим итәләр. Әгәр ул проект кабул ителеп, гамәлгә кертелсә, әлеге төр җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак һәм ул иң җитди җинаятьләр рәтенә керәчәк.

Җинаять кодексыннан 166 нчы маддәне сызып ату бәлки, дөрестер дә, усал ниятсез җинаять – бик сирәк була торган хәл. Күп очракта шартлы җәза белән котылырга ияләшкән чын машина угрылары аннан соң, бәлки, койрыкларын кысарлар һәм тимер атларны куу очраклары күпкә сирәгәер иде, мөгаен. Ә машина урлауны кеше үтерү яки көчләү кебек иң яман җинаятьләргә тиңләү бик үк дөрес булып бетәме икән? Машинаңны дустыңа яки танышыңа биреп тору – аеруча да авылларда киң таралган күренеш. Вакытлыча авылдашының тимер атын иярләп торган авыл агае яки кызык эзләп, ачкычын салонында калдырган ачык авызның машинасын куып киткән малай-шалайлар да моннан болай явыз җинаятьчеләр булып саналачак бит. Закон әлегә гамәлгә кермәгән, аны әзерләп ятучы депутатлар шундый нечкәлекләрне дә исәпкә алырлар дип ышанасы килә.

Полиция өстәмә түләүгә эшләргә әзер

Татарстанда көн саен 3-4 машина урлана. Быелның беренче ике ае дәверендә генә республикада угрылар 106 машинаны куып киткән. Әлеге төр җинаятьне ачу статистикасы бик начар – урланган машиналарның өчтән бере генә хуҗаларына кире әйләнеп кайта. Урамнары буенча берничә миллион машина җилдерүче Мәскәүдә хәлләр тагын да хөртирәк. Анда көн саен 35 машина куыла һәм аларның бары тик 3се генә табыла.

Әлеге ямансу статистика белән көрәш максатында Эчке эшләр министрлыгының идарәдән тыш сак бүлеге шушы көннәрдә үзенең ярдәмен тәкъдим итә башлады. ЮХИДИдә эшләүче хезмәттәшләренең кулыннан килмәгән әлеге эшне алар билгеле бер хакка эшләргә әзер. Түләү машинаның бәясенә бәйле, мисал өчен, хуҗа үз машинасын йөз меңнән арзанрак бәяли икән, ул аена якынча 350-400 сум чыгарып салырга тиеш булачак. Ә 1 миллион сумлык автомобиль хуҗасына мондый сак аена 13 мең сумга төшәчәк. Килешүне үтәмәгән, ягъни урланган машинаны таба алмаган очракта идарә транпорт чарасының бәһасен кайтарырга сүз бирә, тик шул ук вакытта кисәтеп тә куя: бу эш бары тик суд карары буенча гына чынга ашырылачак.
Эчке эшләр министрлыгы машина урлауга бәйле ачылмаган эшләр өеменә җавап итеп, менә шулай үзләре өчен бик уңайлы ысул уйлап тапкан. Мәскәүдә бу тәкъдим белән әлегә 18 кеше генә кызыксынган. Калган автосөючеләр аңа ышанырга ашыкмыйлар: машина эзсез югалган очракта, полиция акчаны кайтарырга вәгъдә итсә дә, башта алар белән судлашып йөрисе булачак бит әле. Казанның Эчке эшләр министрлыгында да шундый түләүле хезмәт барлыкка килсә, казанлылар аннан файдаланырлар идеме икән?

Ничек кенә булмасын, машинасы өчен, беренче чиратта, хуҗа җаваплы. Әгәр дә сиңа ышаныч һәм тугрылык белән хезмәт итүче тимер дустыңнан колак кагасың килмәсә, кайбер кагыйдәләрне генә үтәргә кирәк: яхшы сигнализациягә акча кызганмаска; ачкычларны, документларны, акчаларны, радар-детектор яки видеорегистратор кебек җиһазларны беркайчан да салон эчендә калдырмаска, төнгә машинаны түләүле тукталышка яки видеокүзәтүле урынга куярга һ.б. Машинаң урлангачтын, аның табылуын ут йотып көтеп утырганчы, саклык чараларын алдан ук күрүең хәерлерәк бит.
 


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»