09.09.2013 Матбугат
Илдар Миргалимов: Татар матбугаты өчен яңа чор җитә
“Мәгърифәт” газетасының чираттагы санын көтеп яткан мәлдә һич көтмәгәндә почта киштәсенә “Гаилә һәм мәктәп” дигән журнал салып киттеләр. Укытучылар һәм укучы яшьләрнең “Мәгърифәт” газетасы (аның беренче саны 1991 елда чыккан иде) журналга әверелде. Яңа журналның беренче саны август аенда дөнья күрде.
Әти-әниләр өчен тәгаенләнгән “Гаилә һәм мәктәп” басмасының баш мөхәррире Илдар Миргалимов. Илдар “Ватаным Татарстан” газетасында чыккан язмалары аша татар укучыларына шактый таныш. Чаллы егете булса да (ул татар гимназиясен тәмамламаган), саф татар теленең барлык нечкәлекләрен кулланып сөйләшә һәм яза торган кеше. Өйләнгән, ике бала атасы. Улы Кәрим беренче сыйныфта укый, ә кызы Ләйләгә дүрт яшь. Димәк, җаваплы вазифага куелган егет хезмәтен практика белән бергә алып бара алачак. Чөнки “Гаилә һәм мәктәп”нең максаты – ата-аналарга, әби-бабайларга, гомумән, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибәләре белән уртаклашу.
Intertat.ru газетасы Илдар Миргалимов белән якыннан танышты һәм алдагы эш гамәлләре хакында сорашты.
- Бүген татар матбугатында конкрет гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм ана белән бала мөнәсәбәтләрен яктыртуга махсуслашкан басма юк диярлек. Әлбәттә, теге яки бу темаларга кагыла торган журналлар бар, әмма даими, нәтиҗәле эшләп килгәннәре күренми. Гаилә җәмгыятьнең бер күзәнәге диләр, мин моны буш сүзләр дип санамыйм. Соңгы вакытта без идеология эзлибез, ул нинди булырга тиеш дип бәхәсләшәбез. Минем фикеремчә, безнең җәмгыятьтә гаилә институтын үстерергә кирәк. Гаиләле кеше ул, гадәттә, азынып-тузынып йөрми, гаилә өчен тырыша. Икътисадый яктан актив дип әйтәләр андыйлар хакында. Алар җәмгыятебез өчен дә файдалы. Гаиләгә күбрәк игътибар бирелсә, наркомания һәм башка шундый тискәре күренешләр дә кимер иде. Хөкүмәт төп көчне гаиләгә ярдәм итү, аны ныгытуга юнәлдерсә, өлкәннәрдә бала тәрбияләүгә ниндидер стимуллар булдырса, андый дәүләтнең киләчәге бар.
Безнең “Гаилә һәм мәктәп” журналы нәкъ шушы идеологиядән чыгып эш итәчәк. Төп миссиябез – ата-аналарга балаларын тәрбияләүгә булышлык күрсәтү. Бу өлкәдә бөтен ата-ана да белгеч түгел, барысының да педагогик белеме юк. Шәхсән үзем педагогик белемле булсам да, кайбер мәсьәләләрдә югалып калырга мөмкинмен. Әйтик, безнең киләсе санда баланың тәмәке тартканын белгәч, нинди адым ясарга, аның белән ничек сөйләшергә дигән тема күтәреләчәк. Башка килгән беренче фикер - баланы сүгәргә, урамга чыгармаска дип, дуамал эшләр майтарып куярга да булдырабыз. Ә журнал битләрендә белгечләр фикеренә таянып, конкрет киңәшләр урнаштырып барачакбыз. Журналыбызның эчтәлеге тормышчан киңәшләр бирүгә корылган. Без акыл бирү белән генә чикләнмибез, югары белемле, тәҗрибәле белгечләр фикеренә таянабыз.
- Журнал тормыш иткәндә һәрдаим очрап торган мәсьәләләрдә булышлык күрсәтәчәк, биредә гади журналист язмалары гына басылмаячак, дидегез. Мәгълүм булганча, татар телле белгечләр табу бик читен. Авторларны ничек җәлеп итәчәксез?
- Кирәк булса, инглиз телендә сөйләшә торганнарын да табабыз. Тел беләбез, тәрҗемә дә итә алабыз. Укучыларыбызга аңларлык формада барыбер җиткерәчәкбез. Төрле оешмалар белән бәйләнешләр урнаштыру эше бара. Казанның “РОСТОК” балалар психологиясе үзәге белән сөйләштек. Биредә көчле психологлар эшли. Укучыларыбыз безгә сорауларын аноним рәвештә дә бирә ала.
- Яңа журналның ник нәкъ менә “Мәгърифәт” газетасы редакциясе нигезендә оешып китүе дә кызыксындыра.
- “Татмедиа” җитәкчелегенең ихтыяры шундый булды. Мәгърифәт белән гаилә темалары арасында уртаклык бар бит. Гаилә беренче урында, мәктәп - икенче. Журнал эчтәлеге баланы гаиләдә тәрбияләүгә генә бәйле түгел, ул әле балага белем бирү турында да булачак. Белем бирү мәктәптән тыш та була. Без ата-аналарга баласының укуын, белем алуын ничек оештырырга кирәклеген дә аңлатачакбыз.
- Алга куйган максатларыгыз шактый киң. Редакция коллективына килгәндә, ул тулыландырылачакмы?
- Алга таба җурналның рус версиясен дә чыгарырга исәп бар. Яңа елга без аны өлгертергә тиеш. Ул “Семья и школа” дип аталачак. Анда өлешчә тәрҗемә, өлешчә оригинал материаллар биреләчәк. Шуңа күрә өстәмә кадрлар тупларга кирәк. Якын киләчәктә интернет киңлекләренә дә чыгарга ниятлибез. Бу безгә укучыларыбызның фикерләрен белү, аларны бер-берләре белән аралаштыру өчен кирәк.
- Татар журналистларының бәгыренә үткән түләү мәсьәләсе ничегрәк башкарылачак?
- Минем төп бурычым - хезмәткәрләргә эш шартлары тудыру. Яңа бинага күчкәч, компьютерлар белән тәэмин итәчәкбез. Хәзерге вакытта техник базаны яңарту эше бара. Акча - бик авыр мәсьәлә. Минем уйлавымча, киләсе ел бюджетында үзгәрешләр булыр. Тик без акча китерә торган түгел, ә социаль басма.
- Яңа эш урыны шәхсән үзегезгә мөмкинлекләр ача дип уйлыйсызмы?
- Безнең алдагы җаваплылык - ул тарих алдында җаваплылык. Чөнки татар матбугатын без күпмедер дәрәҗәдә үзгәртергә тиеш. Эшебез шактый кызыклы. Татар матбугатының яңа чоры җитә. 90нчы елларны искә төшерсәк, ул вакытта милли яңарыш, милли үзаң темасы күтәрелде, яңа матбугат чаралары барлыкка килде. Ул чакта татар матбугаты гел яшәр, аны гел укырлар кебек тоела иде. 2000нче еллар ишекне шакый башлагач, анда инде сәяси вәзгыять үзгәрде, милли үзаң деградация кичерә башлады, тормышыбызда Интернет зур урын алды. Матбугат хәвефле хәлдә калды, хәзер дәүләтнең ярдәменнән башка матбугатны яшәтеп калу авыр. Миңа калса, татар матбугаты өчен яңа чор җитә. Татар матбугаты үзен-үзе кайгырту чараларын эзләргә тиеш, чөнки дәүләт ярдәме я артырга, я, киресенчә, кимергә мөмкин. Шуңа күрә без укучыларыбызга файдалы һәм аларга ярдәм итәрлек басмалар әзерләргә тиеш.