поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2009 Шоу-бизнес

ЭЛЬВИРА ҺӘМ ЛИЛИЯ НИ ӨЧЕН БЕРГӘ ҖЫРЛЫЙ?

Моңлы тавышы белән тиз арада тамашачы күңелен яулап өлгергән җырчылар Эльвира Хайруллина һәм Лилия Хәмитова үзләренең иҗатташ дуслары белән Нурлат шәһәрендә иҗат сәфәрләренең тәүгесе (Нурлатта, 2009 елда бу иң беренче концерт) белән булып киттеләр. Нурлатлыларның бу җырчыларны үз итүе, яратуы көчле алкышлардан ук сизелде. Бигрәк тә шунысы куандырды: фонограммага ияреп, авыз ачып-ябып торучы кайбер җырчылардан аермалы буларак, алар үз тавышлары белән рәхәтләнеп тамашачылар белән җырладылар.

– Яңа елны кайда һәм ничек каршы алдыгыз?

 

Эльвира:

– Гаиләм белән (кызы, улы һәм ире) абыйларның шәхси йортларында, Казанда, матур табыннар әзерләп, мунчалар кереп рәхәтләнеп каршы алдык. Балалар өчен уеннар оештырып, фейерверклар атып, урамда уйнап, күңелле итеп ял иттек.

 

Лилия:

– Дөресен генә әйткәндә, бу бердән-бер бәйрәм булып калды: гаилә, якын туганнар белән җыелып күңелле итеп утыру өчен. Быел бертуган абыемның яңа йортында беренче Яңа елны каршы алдык. Башта барлык туганнарда булып чыктык, аннан абыйларда утырдык.

 

– Яшь артистлар конкурентлык тудырмыймы?

 

Эльвира:

– Без җырлый башлаган вакытта артистлар күп түгел иде. Хәзер, Аллага шөкер, яшьләр үсеп килә, бик күп талантлы яшьләр диясем килә. Конкурентлык бик сизелә, яшьләр үкчәгә үк баса башлады. Шулай да андыйлар яшьләр арасында минем өчен берничә генә.

 

Лилия:

– Минемчә, конкурентлык булырга тиеш. Ул безнең өчен стимул да булып тора. Бу яшьләргә карап, без тагы да күберәк эшләргә тырышабыз. Әйбәт җыр табу да проблемага әйләнеп бара. Дөрес, җырлар бүгенге көндә бик күп, ләкин тәҗрибә тупланган саен җырны сайлап алу да катлаулырак икән.

 

– Җыр сезнең өчен сәнгатьме, әллә акча гына эшләүме?

 

Лилия:

– Бу һөнәрне сайлагансың икән - ул рәхәтләнеп җырлау белән генә түгел, ул безнең тормыш чыганагы да булып кала бүгенге көндә. Җырны җыр иткәнче дә бик күп хезмәт салырга кирәк. Сәнгать, иҗат диеп күпме генә сөйләсәк тә, барыбер шул акчага әйләнеп кайтмый булмый.

 

Эльвира:

– Без яшь чакта җырлау ул күбрәк иҗат кына иде. Җырлаган өчен акча сорау дигән әйбер бөтенләй ул вакытларда юк иде. Концертлардан кайткач, чыгышлар өчен акчаны түләми калган очраклар да шактый булды һәм без аны сорап та йөрмәдек. Хәзер башкачарак шул...

 

– Балаларыгыз “Әни, син кайчан өйдә буласың инде”  дигәннәре бармы?

 

Икәүләп:

– Һәрвакыт шул сорау...

 

Лилия:

– Улым менә концертта эшләп кайтам да синең өчен уенчыклар, киемнәргә кирәкле акча туплыйм дип аңлатам. Хәзер бит безгә дүрт яшь, шуңа күрә мине аңлый инде. Балага барлык нәрсәне матур яктан гына китереп куярга түгел. Ул белеп торсын, кайдан һәм ничек булса да шул уенчыкларның килгәнен.

 

Эльвира:

– Кызым әле аңлап бетермәсә дә, улым бик аңлый мине. Ул сеңелесенә дә аңлатырга тырыша. Әле берничә атна өйдә утырсаң, әни син кайчан эшкә барасың инде диеп сорый башлыйлар. Чөнки аларга ниндидер яңа уенчык кирәк.

 

– Моңлы кеше бәхетсез була, диләр. Сез моңа ничек карыйсыз, гомумән, җырчы кеше бәхетлеме?

 

Лилия:

– Тулы бәхетле кеше дөньяда юктыр ул. Дөньяга кеше булып туганбыз икән – без бәхетле. Яраткан һөнәребез, Аллаһы Тәгалә тавыш та биргән икән – без бәхетле.

 

Эльвира:

– Моң төшенчәсе ул татар халкына гына хас. Русларда бары тик җырчы ул җырчы гына. Белеме, матур тавышы, консерватория тәмамлаган да булырга мөмкин, ләкин аны моңсыз җырчы дип әйтергә мөмкиннәр. Ә бәхет төшенчәсе минем өчен бик катлаулы мәгънәгә ия...

 

– Шундый очраклар була: ниндидер зур оешмаларда эшләүчеләргә билетларны мәҗбүри саттырып алдыралар. Бу бит киләсе килмәгән кешене мәҗбүриләп китерү инде. Моның мәгънәсе бармы?

 

Лилия:

– Миңа бушка билет китереп бирсәләр дә җырчы ошамаган очракта мин бармас идем. Ул кирәкле эш түгел дип уйлыйм мин.

 

Эльвира:

– Кемдер, билет бәясе акчасына казылык алып ашар идем дә дип уйларга мөмкин бит.

 

– Балачакта үрнәк дип санаган җырчыгызны искә төшереп узыгыз әле?

 

Эльвира:

– Минем исемдә Венера Ганиева. Аның җырлары минем өчен үрнәк булдылар.

 

Лилия:

– Әлфия апа Авзалованың җырлары белән балачак узды минем.

 

– Бу концерт ничек барлыкка килде, кемнең идеясе бу?

 

Эльвира:

– Бу концерт “Ике йолдыз” дип атала. Дөресен әйткәндә, Лилия белән без күптәнге дуслар, бер урамда, күршеләр булып яшибез. Минем дә бергә җырлау дигән уйларым бар иде. Лилия дә шундый ук уйлар белән йөргән икән.

 

Лилия:

– Яңа ел бәйрәменә дуэт эшләгәч, бу уйлар тормышка да ашты. Тавышлар да туры килә. Рәхәтләнеп берничә концерт куйдык. Һәм менә шулай районнар буенча гастрольләрдә йөрибез. Киләчәктә Казанда чыгыш ясарбыз диеп торабыз.

 


Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.01.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»