поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.09.2013 Җәмгыять

“Әти, телефон алып бир!”

Балага нинди телефон сатып алсаң яхшырак, гомумән, кирәкме икән соң ул аңа? Без әти-әниләргә телефон сайлау эшендә ярдәм күрсәтергә булдык. Әмма сыйфаты, бәясе ягыннан гына түгел, ә белгечләрнең “балалар” телефонының үзенчәлекләре турындагы киңәшләренә дә колак салдык.

Шундый мәзәк бар: “Кайчандыр күп сөйләшүче кеше дошманнар өчен табылдык булып торса, хәзер - кәрәзле телефон бизнесы өчен генә”. Күбебез тормышын телефонсыз күз алдына да китерә алмый башлады. Гәрчә без, өлкәннәр, кесә телефоны һәм интернет булмау сәбәпле, балачагыбыз “бәхетле” иде дип исәпләсәк тә, балаларыбызга барыбер әлеге “элемтә чара”сын сатып алырга ашыгабыз. Ни әйтсәң дә, балаңның нәрсә белән шөгыльләнүен белү өчен “смс” җибәрү яки “син кайда” дип шалтыратуыбыз да җитә бит. Менә шулай итеп күләмсез дә, үлчәмсез дә бер “тезген” хасил була да куя. Һәм күп кенә әти-әниләр өчен бу, телефон сатып алыргамы, юкмы дигән сорауга җавап биргәндә, төп дәлил дә булып тора.

- Гадәттә, әти-әниләр балалар өчен телефонның арзанрагын гына алырга тырыша, чөнки ватыр, югалтыр дип куркалар. Шуңа гадиен генә сатып алалар, - ди кәрәзле элемтә салоннарының берсендә эшләүче Ринат исемле менеджер-консультант. - Нәрсәдер тәкъдим иткәнче, без телефонның ни өчен кирәклеге белән кызыксынабыз. Әгәр бары тик шалтырату һәм “смс” язу өчен икән, “шалтыраткыч”лар дип йөртелә торган иң гади модель генә алсалар да була. Аларның бәясе мең сумнан да кимрәк, югалтса да – кызганыч түгел. Ә телефон уеннар һәм интернет өчен икән, хәзер өч меңгә гади смартфоннар да бар.

Кайбер ата-аналар кәрәзле телефон нурланышы балалар сәламәтлегенә зарар китерергә мөмкин дип курка. Салоннарда эшләүче хезмәткәрләр сүзенә караганда, кибетләрдә сатыла торган телефоннарның барысы да Ростест аша үткән, сертификатлы һәм, нинди бәядә булуга карамастан, зарарсыз. Шулай да баланың ничә яшеннән үз телефоны булырга тиеш соң? Психологлар, беренче сыйныфтан да иртәрәк түгел, дип киңәш итә. Башлангычта укыганда баланың әби-бабасына яки әти-әнисенә үзен ничәдә каршы алырга кирәклеген хәбәр итү зарураты туа. Бу яшьтә инде балада җаваплылык хисе барлыкка килергә тиеш. Ә ул хисне ничек булдырырга? Аңа йорттагы кайбер вазифаларны, мәсәлән, чүп чыгару, тузан сөртүне ышанып тапшырырга кирәк. Бала бу гади эшләрне сезнең үтенеч-үгетегезне дә көтмичә башкарырга өйрәнгәч, аңа телефон сатып алырга гына түгел, ә “счет”ына салу өчен акча да бирергә була.

Ә хәзер, әйдәгез, балага кәрәзле телефон алуның барлык плюс һәм минусларын үлчик тә уртак фикергә килик.

Бизнес-тренер, психолог Татьяна Савельева киңәшләре:

1.Аралашу психологиясе 

Плюслары
: сөйләшүгә ара ераклыгы, комачауламый, теләсәң – күршеңә, теләсәң Америкага шалтырат.
Минуслары: бәйлелек
Әгәр кеше өйдән телефонсыз чыкса, ул үзен элемтәсез бушлыкта калгандай хис итә. Шуңа телефонын кулыннан төшерми, әле шалтырата, әле смс яза. Моннан тыш хәзер аралашу теле артык гадиләшә, телефон аша сөйләшү этикасы сакланмый һәм аны саклау да гадәткә керми.

2."Бөтен кеше кебек” булу.

Плюслары
: психологлар телендә әйткәндә, бала социаль төркемгә булган ихтыяҗын шушы “уенчык” ярдәмендә канәгатьләндерә. Бу аңа уңай хисләр өсти.
Минуслары: хәзер хәтта башлангыч сыйныфларда да ВИП балалар бар. Шуңа кемнең әти-әнисе баерак, аның телефоны кыйммәтрәк. Бу хәл баланың тормыш кыйммәтләренә карашын үзгәртергә дә мөмкин.

Мин шундый әниләрне беләм: аз хезмәт хакына җыештыручы гына булып эшләсә дә, ул ашамаса ашамый, киенмәсә киенми дигәндәй, әмма баласына партадашының телефоныннан да начарракны алмый. Болай эшләргә һич тә ярамый. Шулай ук балага безнең акчабыз “юк” дип тә әйтмәгез. Әти яисә әни кеше бу хактагы сөйләшүне менә болайрак кора: “Мин бик тырышам, кадерлем, әмма чәчләрең матур булсын өчен яхшы шампунь, син тәмле һәм файдалы ризык ашасын өчен азык-төлекнең әйбәтен... аласым килә”, - дип үзенең өйдәге һәм эштәге вазифаларын санап китә ала. Бала әти яки әнисенең никадәр күп эш башкарганын белергә тиеш: “Мин акчабыз булсын өчен барысын да эшлим. Бергәләп уйлашыйк әле, без аны ничек экономияли алабыз. Мәсәлән, син иртән ипи белән казылык сорыйсың, әйдә, солы боткасына күчик: файдалы да, арзан да. Тагын нинди юллары бар икәнен бергәләп эзлик”. Шулай ук бер уен уйлап чыгарырга була һәм баланы, ниндидер эшләре өчен бераз акчалата бүләкләүдә мин бернинди начарлык күрмим. Чама хисен генә онытып җибәрмәгез.

3.Мәгълүматны тиз генә алу.

Плюслары
: бала дәфтәр битен фотога төшерә, дәреслекне “скачать” итә, интернеттан яңа сүзнең мәгънәсен карый ала.
Минуслары: тиз алынган мәгълүмат, тиз онытыла да.
Галимнәр исәпләп чыгарганча, хәзерге заман кешесе урта гасырда яшәүчеләрнең гомер буе җыйган мәгълүматын бер көндә алырга мөмкин! Бер яктан, бу укытучылар өчен уңайлы булыр иде, әмма балаларның күбесе телефонга төрле уеннар кертеп тутыра да, дәрестә уйнап утыра. Шуңа күп кенә педагоглар: “Әгәр уйныйсың икән, бу синең проблемаң” дип, моңа кул селти. Ә аннан соң ата-аналар баласын БДИга әзерләү яки билгеләрен яхшырту өчен акча түләргә мәҗбүр була. Балага телефонны дәрес вакытында бары тик мәгълүмат алыр өчен генә кулланырга кирәклеген аңлатыгыз.

Тагын бер мөһим ягы бар: телефон бала өчен табыну әйберенә әйләнергә тиеш түгел. Ул – чәйник яки үтүк кебек көнкүрештә кулланыла торган гадәти әйбер. Ә мондый мөнәсәбәткә бары тик әти-әниләр генә өйрәтә ала. Әгәр әти кеше руль артында утырганда телефоннан сөйләшә икән, ә ни өчен балага дәрестә шалтыратырга ярамый әле? Әгәр әни кешенең 2-3 телефоны булып, аңа кичке җидедән соң да, ял көннәрендә дә эше буенча шалтыраталар һәм ул үзе үк телефон этикетын бозарга рөхсәт итә икән, сабый моны “сеңдерә” һәм нәкъ шулай эшләячәк. Ата-аналар күрсәткән – балада чагылыш таба. Сезнең үзегезне тотышыгыз бала өчен сүзегездән мөһимрәк икәнен хәтердән чыгармагыз.

ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Дәүләтшин:

- Ата-аналар балага кыйммәтле телефон сатып алганда, аның игътибарны җәлеп итүе, хәтта кемнең дә булса хөсетлек белән ватарга мөмкин икәне хакында да уйланырга тиеш. Бала да беркатлылыгы сәбәпле, иптәшләрен күрсә, сумкасын берәр җиргә куеп калдырып ( ә анда телефоны да кала) алар белән уйнап китәргә һәм караклар “корбаны”на әйләнергә мөмкин. Кыйммәтле телефонны талап алырга да мөмкиннәр икәнен әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә балага телефон алырга уйласагыз, иң гадиеннән башлагыз, ул - шалтырату өчен генә булсын. Ә үсә төшкәч кыйммәтлерәген дә сатып ала аласыз. Полициягә телефон урлату хакында гариза язучылар күп, әмма соңрак бала аны урлатмаган, ә бары тик югалткан икәнлеге ачыклана: иптәшләре белән урамда чабып йөргәндә төшереп калдырганын сизмәгән.

Саннар

2013 елның 7 аена:
- Татарстан полициясенә балаларның телефон югалтуы турында 100 гариза кергән, шуларның 61е Казанда.
- 14 җинаять эше тикшерелгән, 7се судка бирелгән.

Ата-аналар фикере

Самат Миннебаев:
- Улыма икенче класста телефон сатып алдык. Сәбәбе – шалтырату өчен генә. Максатыбыз: даими элемтә дә булсын өчен иде. Нәтиҗәсе: гел өйдә онытып калдыра. Моделе “беспонтовый”, уеннар юк, ди.

Юлия Озерова-Сергеева:
- Кызыма 16 яшь. Ул кәрәзле телефонны яратмый. Мәктәптә дә контроль җитәрлек, ә инде дәрестә шалтыраса (йә әбисе, йә берәрсе ялгыш шалтыратса) укытучыларның ачуы чыга, ди. Шуңа йә өйдә калдыра, йө тавышын сүндереп куя. Гомумән, ул өч телефон югалтты инде!

Наташа Бузунова:
- Улыма 11 яшь тулганда телефон сатып алдык, чөнки бөтен балаларда бар, аныкы – юк. Югалтты, алмашка гадиерәкне генә алдык. Ул безнең нәзберек егет түгел. “Бәлки телефоныңны алмаштырырбыз?” – дигән сорауга да “кирәкми” дип гел кул гына селти иде. Шулай да 16 яшенә әтисе үз сүзен сүз итеп яңа модель алдырды. Хәер, улыбыз моңа лаек та иде.

Миләүшә Латыйпова:
- Кызыма 7 яшь вакытта иске телефонымны бирдем, бик шатланды. Ләкин бераздан яңа модель аласы килә башлады. Радиосы да, колакчалары да, яхшы камерасы да булсын. Яңа елда, 10 яше тулганда хыялы чынга ашты. Минемчә, мәктәп баласына телефон комачауламый, аның хәзер кайда һәм кайчан кайтасын һәрвакыт белеп була бит.

Гөлнара Равзиева:
- Кызым телефонын үзе сайлады, акчасын да үзе туплады. Бераздан ул искерде, модадан да чыкты. Ләкин кызым аны алыштыруны таләп итмәде, хәтта белгертмәде дә. Мин аның классташ кызларын дәрес вакытында “Контакт”та күреп гаҗәпләнә идем. Ул да башкалар кебектер инде дигән уй борчый иде. Менә 15 яшенә аңа яхшы смартфон бүләк иттем, интернет арзанрак булсын өчен тарифын үзгәрттем. Кызым бик канәгать калды.
 


Елена ВАВИЛОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»