поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2013 Аш-су

"Җиргә баш исәң, гөмбәсез калмассың"

Көннәр көзгә авышты. Көзнең килүен мәктәпкә ашыгучы балалар, агачлардагы сары яфраклар гына түгел, базарда күпләп сатылган гөмбәләр дә хәбәр итә. Яңгырлар сезоны, шулай итеп, гөмбә сезонына старт бирә. Гөмбәнең быел азмы-күпме икәнлеген, бәясе ничегрәк булуын, нинди гөмбәләр сатылганын белү өчен мин дә базарга киттем.

Әле иртә булуга карамастан, Казаннан 300 чакрым ераклыктагы Мари яклары гөмбәчеләре инде базарга килеп тә утырган. Марина Степановна әтәч, усак гөмбәсенең килосын 100 сумнан сата. Каен гөмбәсе белән майлы гөмбәне дә шул ук бәядән җибәрә. Ак гөмбә исә күпкә кыйммәтрәк – 400  сум. Шул ук гөмбәнең 200 сумлыгы да бар. Нишләп анысының бәясе кимрәк дигәч, ул эрерәк, дип җавап кайтарды сатучы. Эш аңарда гына түгелдер, алар арасында әллә ни аерма юк анысы, бары эрерәк дигәненең имгәнгән-изелгән урыннары күп. Гөмбә быел күпме соң дигән соравыма исә мин, җиргә баш исәң, гөмбәсез калмыйсың, дигән җавап ишеттем. Аңлагансыздыр, күзең белән генә эзләп йөреп хет бөтен урманны әйләнеп чык, гөмбәсез кайтасың, шунда качып тормыймы икән дип, гел иелеп-бөгелеп һәр яфрак астын карап йөрсәң, гөмбәсе табыла дип әйтергә теләве инде бу Марина Степановнаның. Юлның икенче ягында гөмбә сатып утырган Петр Ивановичның хатыны Маридан икән. Алар да гөмбәне шуннан җыйган. Ул исә әтәч гөмбәсен 120 сумнан сата, мин кыйммәткә сатмыйм, дип тә өстәп куя үзе. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шул әтәч гөмбәсе иң куркынычсызы исәпләнә икән, шуның өстенә аны кыздырырга да, тозларга да, катырырга да, каймакта пешерергә дә була. Үгетли торгач, рецептын да әйтте. 500 грамм әтәч гөмбәсен суда яхшылап юасың да эреләрен дүрт өлешкә бүләсең, кечкенәләрен шул килеш кенә калдырасың. Бер суганны нечкә итеп түгәрәкләп турыйсың да алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырасың. Аннары аның янына гөмбәне саласың. Тоз сибеп, гөмбәнең суы парга әйләнеп бетеп, кызара башлаганчы кыздырасың. Шуннан 150 грамм каймак агызасың да сүрән утта капкач астында 10 минут пешерәсең. Петр Иванович әйтмешли, телеңне йотарлык була.

Аның янәшәсендә берәү гөреҗдә (груздь) сата. 5 литрлы чиләге  350 сум. Гөреҗдәне менә тозлаганда яхшы икән. Сатучының үзе әйтүенчә, тозны жәлләмәскә кирәк. Иң элек аны берәр сәгать суда тотасың, аннары йомшаграк мунчала белән юып, беренче тапкырында ун минут пешерәсең. Аннары суын түгеп, икенче кат ярты сәгать пешерәсең. Күп итеп тоз саласың. Укроп һәм карлыган яфрагы өстәсәң дә була. Ашар алдыннан инде туралган сарымсак белән үсемлек мае сибеп куясың, дип киңәшләрен бирде гөреҗдә хуҗасы.

Гөмбә тәмле инде ул, тик менә агулысы гына эләгә күрмәсен. «Бөтен гөмбәне дә ашарга була, тик менә кайберләрен үз гомереңдә бер генә тапкыр», – дип әйткән бит берәү. Агулы гөмбә ашап куйсаң, чыннан да, ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Ашарга яраклы гөмбә булып та, аны экологик яктан начар урыннардан да җыярга мөмкиннәр бит. Сәнәгать предприятиеләре, химкомбинат, автотрассалар янында үскән гөмбә үзенә начар һаваны, газларны сеңдерә. Берәрсе агуланса, табиб килгәнче, ашказанын юдыртырга тырышыгыз. Рәттән 5-6 стакан су яки сөт эчертегез. Аннан бал кашыгы яки бармак белән тел төбенә басып костырыгыз. Бу процедураны 3-5 тапкыр кабатлагыз. Берничә тапкыр активлашкан күмер дә (алты төймәдән дә ким булмасын) бирергә ярый. Аннары клизма ясагыз яки берәр эч йомшарткыч дару эчерегез. Кайберәүләр бу очракта спирт яки аракы куллана. Бу һич дөрес түгел, чөнки ул, киресенчә, агуны тизрәк сеңдерә һәм эретә. Бу хәлгә төшмәс өчен, белгән-таныган гөмбәгезне генә җыеп, аны тиешенчә эшкәртеп ашагыз. Ә дөрес итеп тозланган гөмбә чынлап та тәмле. Бигрәк тә яңа бәрәңге белән...

 

 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ --- | 08.09.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»