поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.09.2013 Шоу-бизнес

Татарстан халкы янә үзәк каналлардагы телетамашаларны штурмлый (ВИДЕО)

Якташларыбыз “Голос” һәм “Большие танцы” проектларында җиңгәннән соң, Татарстан халкы янә үзәк каналлардагы телетамашаларны штурмлый.

Мисал өчен, Казаннан Галиевлар гаиләсе “Россия-1” телеканалында эфирга чыгучы “Наш выход” проектында катнашты. Ни кызганыч, бу юлы безнекеләргә бәхет елмаймады һәм алар бер миллион сум акчадан мәхрүм калды. Хәер, Галиевлар моңа әлләни кайгырмый.

Әйдә, җырлап җибәр!

Сентябрь аенда Россиядә яңа телевизион сезон башланып китте, димәк, тамашачыларны яңадан-яңа кызыклы проектлар көтә дигән сүз. Үзара көндәшлек итүче ике федераль канал, берсен-берсе уздырып, безгә вокал тамашалар тәкъдим итә. Беренче каналда бу атнада “Голос-2” проекты башлана. Ә “Россия-1” бер кочак музыкаль тапшырулар әзерләгән: “Наш выход” проектында җырчы гаиләләр бер миллион сум акча өчен көч сынаша, “Хочу в ВиаГру” тамашасында матур тавышлы кызлар популяр төркемгә юл яра, ә “Хит” проектында исә йолдызлар, аларны данга күмү максатыннан, билгесез авторларның җырларын башкара.

“Наш выход” дип исемләнгән гаилә тамашасы башкалардан иртәрәк – 1 сентябрьдә үк башланганлыктан, Казаннан Галиевлар гаиләсе анда катнашырга гына түгел, ә төшеп калырга да өлгергән...

Искәртеп узабыз, бу проектта Россиянең 13 шәһәреннән 18 гаилә катнаша. Бәйге шартлары буенча, анда катнашучылар профессиональ җырчы булмаска, аларны үзара туганлык җепләре тиеш. Һәр шимбәдә 3 әр гаилә көч сынаша. Ярымфиналга 6 гаилә чыгарга тиеш, ә 20 октябрьдә узачак финалда иң матур җырлаучы гаиләне сайлап алып, аңа бер миллион сум акча тапшырачаклар. Гадәттәгечә, бәйгедә катнашучылар язмышын телетамашачылар хәл итә, алар түләүле SMS лар ярдәмендә үзләренә охшаган гаилә өчен тавыш бирә.

“Валерия – киң күңелле ханым”

Казаннан Галиевлар гаиләсе проектта иң ишлесе булып чыккан. Командада – 9 яшьтән 49 яшькә кадәрге сигез кеше. Алар арасында профессиональ җырчылар юк, әмма гаиләнең берничә әгъзасы музыка белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, гаилә башлыгы, 34 яшьлек Ленар һәм аның хатыны Гөлнара Татар  дәүләт филармониясенең халык уен кораллары оркестрында уйный. Ленар - бәрмә уен коралларында, ә Гөлнара – думбрада. Аларның бертуганнарының кызы, 12 яшьлек Дарина кечкенәдән төрле җыр конкурсларында катнаша. Бертуганнарының улы, Стас Пьехага охшаган 28 яшьлек Алексей узган ел “Россия-1” телеканалындагы “Фактор А” проектына үтәргә тырышкан, ә 19 яшьлек энеләре Айдар “Битва хоров”  тамашасында катнашкан.

Галиевлар телевизорда барган рекламаны күреп, безнең ишле гаиләдә дә бик матур җырлыйлар бит дигән карарга килгән, мини-кастинг үткәреп, икенче көнне Мәскәүгә заявка җибәрергә булган.

- Проектның мөхәррирләре белән шалтыратышып сөйләштек, заявка тапшырырга нибары 4 сәгать вакыт калган булып чыкты, - ди Айдар. – Тиз генә җыенып, “Ой, то не вечер” җырын видеога төшердек, аны Ютьюбка урнаштырдык, сылтама белән анкеталарны Мәскәүгә юлладык,  әмма... 15 минутка соңга калдык, шуңа да карамастан, проектның оештыручылары безнең өчен искәрмә ясады.

Шул ук кичтә гаилә очкычка билетлар юнәтеп, Мәскәүгә кастингка юл тоткан.

- Анда бездән аерым-аерым җырлавыбызны сорадылар, төрле биремнәр белән азрак башны катыргач, программага алдылар, - ди Айдар.

Казанга әйләнеп кайткач, Галиевларның электрон почталарына алар проектта башкарырга тиешле җырларның язмалары килгән.

- Анкетада: “Гаиләгездәге яраткан җырлар”, дигән пункт та бар иде. Без тәкъдим иткән исемлектән оештыручылар “У самого синего моря” дигән җырын калдырды, шулай ук Кристина Орбакайтеның “Перелетная птица” дигән хитын тәкъдим итте. Без шул җырлар белән башкаланы буйсындырырга юл тоттык. “Битва хоров” проектында катнашканга, миңа репетиция һәм тапшыруны төшергән вакытта җиңелрәк булды. Калганнарга баштарак камера алдында эшләве авыр иде. Номерны кабатлап кына бетерәбез, остазыбыз Валерия килеп, барысын да яңадан үзгәртә. Ул безне сәхнәдә үз-үзебезне тотарга, җырның кайсы урынында кемгә җырларга икәнлеген  өйрәтте. Ул бик киң күңелле ханым, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Айдар.

Биредә хата җибәрергә ярамый

Казан төрле проектларда җиңү арты җиңү яулавы белән тамашачыларның ачуын чыгара башлаганмы, әллә чыннан да Галиевларның чыгышы башкаларныкыннан кайтышрак булганмы, әмма дүшәмбе кич белән SMS-тавыш бирү нәтиҗәсендә, казанлыларның ярымфиналга үтмәве ачыкланды.

Әмма җыр-моңга гашыйк тату гаилә бер миллион сум акчадан коры калуына борчылмый.

- Эфирдан алган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Без ул мизгелдә барыбыз да бәхетле идек. Шәхсән миңа бу бәйгедә “Битва хоров” проектына караганда кызыграк булды, - ди Айдар Галиев. – Зур коллективта, сулышың җитмәсә, җырның бер өлешен җырлап бетермәскә дә була һәм моны берәү дә сизми. Ә биредә нибары 8 кеше, һәркайсыбызга камера төбәлгән, җаваплылык бик зур һәм берәүнең дә хаталанырга хакы юк! Һәркем бөтен гаиләнең уңышы үзенә бәйле икәнлеген аңлый. Бу хис бик берләштерә.

Гаилә башлыгы Ленар Галиев сүзләренчә, әгәр тагын берәр проектта бөтен гаилә белән катнашу мөмкинлеге туса, алар ике дә уйламыйча заявка җибәрәчәк.

- Безнең командада 16 яше тулмаган өч бала бар иде, бу алар өчен бик зур тәҗрибә, ул аларга тормышта нык ярдәм итәчәк. Ә без, өлкәннәр, балалар хакына барысына да әзер...


Олег ПЛАТОНОВ
Интертат.ру
№ --- | 07.09.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»