|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2009 Җәмгыять
“РИЗА ФӘХРЕТДИНГӘ ТИЕШЛЕ БӘЯ БИРЕЛМИ”Быел галим, мәгърифәтче, татар тарихы, педагогика, татар теле һәм әдәбияты һ.б. буенча йөзләгән хезмәт авторы, 1922-1936 елларда Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдин тууның 150 еллыгын билгелиләр. Озак еллар буена ул бары тик буржуаз милләтче, дини реформатор дип каһәрләнеп искә алынды. Хәер, Риза Фәхретдиннең исеме халыкка кайтты. Бу эштә дөньякүләм билгеле мәгърифәтченең тормыш юлын, иҗатын, фәнни эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән галим, язучы Әнвәр Хәйринең өлеше зур. – Әнвәр әфәнде, Риза Фәхретдиннең тормышы белән таныштырып китмәссезме?
– Галим 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районының Кичү Чаты авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне әтисе Фәхретдин хәзрәттән һәм әнисе Мәһүбә абыстайдан ала. Аннары Лениногорск районының Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә ун елдан артык укый. Сәләтле укучы дип, аны укыту эшенә тарталар, Риза Фәхретдин, яшь булуына карамастан, хәлфәлек итә башлый. Мәдрәсәне тәмамлаганда дүрт китап яза.
Тирә-якка аның таләпчән, яңа алымнар белән укыткан, сәләтле мөгаллим дигән даны тарала. 1889 елда Уфага казый итеп чакыралар. Яшь булуына карамастан, аңа бу вазыйфаны йөклиләр, ул хөкемлек эше белән шөгыльләнә башлый. Уфада чакта тарихи-фәнни эшкә башы белән чума, бик күп иҗат итә. Унлап китабы басыла. Гомумән үз гомерендә галим 147 китап чыгара, аларның 77 се педагогикага багышланган.
Риза Фәхретдин исеме татар дөньясына билгеле була. Шуңа да 1906 елда атаклы Закир һәм Шакир Рәмиевлар аны Оренбургка эшкә чакыралар. “Шура” журналында мөхәррирлек итә, шул ук вакытта “Хөсәения”дә укытып, аның директоры булып та эшли. Журналда галимнең 777 фәнни мәкаләсе басыла. Тарих, фәлсәфә, география, психология, икътисад, педагогика, дидактика, биология, математика, татар теле һәм әдәбияты, иҗтимагый фикер тарихы – күптөрле фән тармакларына бәйле мәкаләләр бастыруга ирешә. Чит ил галимнәрен журналга язарга күндерә.
– Риза Фәхретдин мөфти булырга теләмәгән, диләр. Ләкин шулай да дингә каршы ныклы һөҗүм башланган вакытта 30 нчы елларда бу эшкә ризалаша.
– Октябрь революциясеннән соң ул Уфага кайтып, яңадан казый вазыйфасын үти. Ләкин 1921 елда Галимҗан Баруди вафат була. Аның урынына Риза Фәхретдинне сайлыйлар. Эшчәнлеге бик авыр чорга туры килә. Бигрәк тә Ленин үлгәннән соң хәлләр мөшкелләнә. Илдә дингә каршы көрәш бара, дин әһелләре кулга алына, эзәрлекләнә. Риза Фәхретдин аларны яклап, әле Сталинга, әле Калининга, әле эчке эшләр министрлыгына хатлар яза, җибәрүләрен үтенә, ялвара.
Шәхси тормышында да коточкыч хәлләр була. Олы улын кулга алып аталар, икенчесен төрмәгә утырталар. Ул кичергән хәсрәтләрне әйтеп бетергесез. Шулай да, сайлап куелгач, эштән баш тартмый, авыр йөкне үз җилкәсендә алып бара.
Мөфти булырга атлыгып тормый, әлбәттә, чөнки бик күп вакытны алучы эш бит ул. Ләкин хезмәтен югары дәрәҗәдә алып бара. Көндез мөфти мәшәкатьләре белән йөрсә, кичен һәм төннәрен диния нәзарәте архивында эшли.
– Диния нәзарәте тарихында булган 12 мөфти арасында Риза Фәхретдин нинди сыйфатлары белән аерылып тора?
– Аны мөфтиләрнең мөфтие дип атарга кирәк. Мөфтиләрнең төрлесе була, Шиһабетдин Мәрҗәни дә күпләрне тәнкыйтьләп яза. Кайберсе хәтта ат караклыгы белән шөгыльләнгәнен әйтә. Дөрес, Риза Фәхретдингә кадәр реформатор, чын галим Галимҗан хәзрәт Баруди була. Ләкин аңардан аермалы буларак, Риза хәзрәт халыкара масштабтагы киң карашлы, энциклопедик акылга ия шәхес. Диния нәзарәте дәрәҗәсен бик югары күтәрүгә ирешә ул.
Бөтен мөселман дөньясын үзенә мөкиббән иттергән кеше була Риза хәзрәт. 1926 елда Мәккәдә Бөтендөнья мөселманнары җыенына Риза Фәхретдин СССРдан бер төркем дин кардәшләре белән бара. Аны конгресс рәистәше итеп сайлыйлар. Бу – зур дәрәҗә. Саф гарәп телендә атна-ун көн дәвамында конгресс эшен алып бара. СССРдагы мөселманнар тормышы, ислам тарихы турында күләмле чыгыш ясый. Хәтта Согуд Гарәбстаны короле дә ихтирам йөзеннән аны кабул итеп, озак аралашып, галимгә чәй сервизы бүләк итә.
Шуңа да Русиягә кайткач, аны кулга алырга курыкканнар, мөселман дөньясы ягыннан сугыш башланыр дип өреккәннәр. Ачыктан-ачык эзәрлекләмиләр, ләкин салымга салым өстәп, җанын алалар. Өендә хәтта мендәре белән самавыры да калмый. Акчасы булмагач, җиһазларын тартып алалар. Гаиләсен ачтан үтермәс өчен дөнья бәһасенә торган үзе язган китапларны базарга чыгарып сата, икмәк яисә шикәргә алмаштыра. Мөфтинең керосин һәм шәм сатып алырга да акчасы булмаган. Үзенең бер китабында, идәнгә иске бишмәтләр җәеп, тәрәзәдәге бозны сулышы белән эретеп, тишектән төшкән ай яктысында иҗат иткәнен язып калдырган.
Шундый авыр хәлдә дә ул эшен туктатмый. Дүрт тапкыр Австриядән галимнәр килеп, архивы өчен зур акчалар тәкъдим итәләр. Ләкин Риза Фәхретдин ризалашмый. “Сатсам, үзем дә, гаиләм дә рәхәттә яшәп калыр, ләкин киләчәк бар бит. Еллар узу белән милләтемнең галимнәре миннән дә авыррак заманнарда яшәүләре ихтимал. Галимнәрнең чит илгә барырга мөмкинлекләре булмаса, анда сакланган архивның нинди мәгънәсе бар соң?!” – дип җавап кайтара.
Галим репрессиягә эләкми. 1936 елның 12 апрелендә вафат була. Шулай да, 77 яшенә кадәр сау-сәламәт яшәү рәвеше алып барган чандыр гәүдәле картның кинәт кенә үлеп китүендә бер шигем бар. Советлар Союзының идеологиясе тегермәне аңа алдан китәргә ярдәм итмәгән микән?! Бер яктан уйласаң, шундый шик бар, икенче яктан, ярый үз үлеме белән киткән дип уйлыйсың, чөнки 1937 елда барыбер аның башына җиткән булырлар иде. Ниндидер бер билгесез төрмәдә харап итәрләр иде. Ризаэтдин Фәхретдин Уфаның татар зиратында җирләнгән.
– Бүген аның мирасы Уфа архивында саклана. Нинди хәлдә ул? Аны Казанга кайтару мөмкинлеге бармы?
– Диния нәзарәтендәге архивында 86 256 документ сакланып калган. Аны Риза Фәхретдин 250 томга кадәр җиткерә, моңа өстәп вафатыннан соң 2500 басмадан торган бай эчтәлекле китапханәсен васыять итеп калдыра. Ләкин диния нәзарәте бай китапханәсенең бер өлеше дин әһелләре тарафыннан таратылып харап ителде. Әле дә истә, Габделбари Исаев дигән кеше, чапаны эченнән китаплар тартып чыгарып, “Менә бусы XVI гасыр кулъязмасы, монысы XVII гасырга туры килә” дип, зур акчаларга Ташкент, Бохара кешеләренә сатып ятты.
1966 елда галим мирасы Башкорт дәүләт архивына тапшырылды. БР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, тарих институтында Ризаэтдин Фәхретдин фонды бар. Архивларны кайтару мөмкин эш түгел, кануннар буенча чыганаклар кайда табыла, шунда сакланырга тиеш.
1966 елда Риза Фәхретдиннең 24 томына иң беренче булып академик Миркасыйм Госманов юлыга. Диния нәзарәте архивында 16 томын мин таптым. Алар арасында Болгар тарихына бәйле, һәркайсы 1200 битлек ике том кулъязма килеп чыккан иде. Аның берсе башкорт тарихчысы Әхнәф Харисов кулына эләкте һәм архивка тапшырылмый калды. Ул үлгәч, башкорт галиме Гайсә Хөсәенов аны үзенә алды. Яңарак кына тагын 2 том килеп чыккан дип ишеттем. Гайсә Хөсәенов Риза Фәхретдин архивына җәелеп ятты һәм берсен дә якын китерми, беркемгә дә күрсәтми. Гәрчә ул кулдан язылган гарәп язуын танымый. Аны укый алырлык белгечләре юк башкортларның, ә моннан кертмиләр...
– Күптән түгел “БСТ” каналы Риза Фәхретдин турында зур фильм күрсәтте. Ләкин башкорт галимнәре аны башкорт милләтеннән икәнен исбатлап нәтиҗә ясады...
– Аларның төп максаты – Риза Фәхретдинне башкорт итеп күрсәтү. Ул берничек тә башкорт була алмый. Аның бабалары Яшел Үзән ягындагы Бакырчы дигән татар авылыннан. Уфада эшләгәнгә күрә аны башкорт дип әйтеп булмыйдыр бит?! Бу – абсурд.
Башкортлар ясалма рәвештә татар мәдәнияте исәбенә үз тарихын булдырырга тырыша, бу эштә акча да кызганмый. Менә күрерсез, Уфада аңа һәйкәл дә куячаклар.
– Риза Фәхретдин нәселе исәнме? Галим үз вакытында, дөньядан артта калмас өчен татарлар урыс телен ныклап өйрәнергә тиеш, ди. Үз балаларын да урыс мәктәбендә укыткан. Риза хәзрәтнең нәселендә аның кебек фән яисә дин юлыннан китүчеләр бармы?
– Хатыны Нурҗамал абыстай белән алар алты балага тормыш бүләк итәләр. Кызлары Зәйнәп һәм Әсманы күреп белә идем. Алар инде вафат. Әсма апаның улы Арслан абый да гүр иясе. Ул өйләнми кала, авыру әнисен карый. Кызганычка каршы, Риза Фәхретдин нәселе урыслаша. Җанбәк исемле оныгы марҗага өйләнә. Шәҗәрәгә карасаң, Иван, Мария, Оксана исемнәре бар хәзер. Алар Уфада яшиләр. Билгеле, марҗалар мәрхүмнең каберен карамый, мәчет имамнары йөри, диделәр.
Советлар Союзы чорында, кулга алынудан куркып, бик күп татар зыялылары урыс белән катышкан. Үзләрен саклап калыр өчен шулай эшләргә мәҗбүр булганнар. Ризаэтдин Фәхретдин, Мәрҗәни нәселенең бетүе – Советлар Союзының кабахәт идеологиясе нәтиҗәсе.
Зәйнәп апа да, Әсма апа да һөнәрләре буенча табибәләр иде. Әсма апа – атаклы тел галиме Галимҗан Шәрәфнең хатыны. Алар 90 яшьләрен тутырып вафат булдылар. Әниләре Нурҗамал абыстай да Казанда җирләнгән. Мөфти юлын дәвам итүчеләр юк. Шулай да, аның туганнан туганы – КДУның урыс филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Әлмира Әминова гомерен фәнни эшкә багышлады.
– Риза Фәхретдин тууның 150 еллыгына бәйле нинди чаралар уздырылачак?
– 145 еллык юбилей вакытында Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, 150 еллыгын ЮНЕСКО дәрәҗәсендә уздырачакбыз, дигән иде. Кайту белән бу эш артыннан йөри башладым, ләкин түрәләргә мөрәҗәгать итүем, ишек бусагаларын таптавым бушка булды.
Туган көнендә Кичү Чатында бәйрәм чарасы узды. 5 февральдә Әлмәттә фәнни-гамәли конференция булачак. Җәй көне ТР Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты аны халыкара дәрәҗәдә уздырырга җыена. 5 ел элек Риза Фәхретдин педагогика укуларын оештырып җибәрдек, бу чара республиканың бик күп төбәкләрендә үтте. Быел бу укулар Осиново бистәсендә булачак. Шунысы куанычлы, мәктәпләрдә әкренләп Риза Фәхретдин хезмәтләренә нигезләнеп әдәп-әхлак дәресләре укытыла башлады.
Хельсинкида галимнең туган көненә багышлап, зур фәнни-гамәли конференция уздырырга телиләр.
Үзем Риза Фәхретдиннең “Болгар вә Казан төрекләре” дигән китабын яңартып бастырып чыгардым. Тиздән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин ярдәме белән тагын берсе нәшер ителәчәк.
Риза Фәхретдингә тиешле игътибар бирелә дип әйтә алмыйм. Ләкин аның иҗатын өйрәнүчеләр бар. Кичү Чаты авылындагы музей мөдире Диләрә Гыймранова “Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрендә хатын-кыз образы” дигән темага диссертация яза. Тагын берничә кеше бар.
Римма |
Иң күп укылган
|