Икенче беркөнне палатага ишеккә көчкә-көчкә сыя торган чамасыз таза гәүдәле хатын-кызны кертеп урнаштырдылар. Караватка ничек сыяр икән дип аптырап карап тордык беравык. Ул иң башлап каршындагы өстәлгә кыйммәтле ноутбугын чыгарып куйды, аннан соң телефоны аша таныш-белешләре белән бертуктаусыз хәбәрләште. Ул да түгел, бер карасаң, елады, бер карасаң, сүгенде, аннары үзенең бик дәрәҗәле эшмәкәр икәнлеген һәм хастаханәдәге табибларның күбесенең аны белгәнлекләре турында мактанып алды. Хәтта палатага кереп, бер авыруны карап чыккан табибның моның белән махсус исәнләшмәгәненә аптыраган булып кыланды. «Танымагандыр, авыруым шулай үзгәрткәндер инде минем кыяфәтемне», – дигән булды. Әлеге гәүдәне күрмәскә дә, танымаска да мөмкин түгел иде, әлбәттә, тик табибларның «күзенә кереп» үзләренә генә игътибар таләп итүчеләр бер ул гына түгел бит. Анализлар бирергә, дәваланырга юлламалар алгач та, бер дә селкенергә ашыкмады, тәмәке тартып, ирләрнекенә әйләнеп баручы гөрелдәп торган тавышы белән яңа йортлары, коттеджлары турында сөйләде, «Карловы Вары»да гына фәлән тапкыр ял иткәнлеге, кайда кайсы зур кешенең хатыны исергәнче эчкән, кайсыныкы кемнең сөяркәсе булган һ.б. шундый хәбәрләр сөйләп вакыт үткәрүне дәвалануга караганда да артыграк күрә иде кебек эшмәкәр хатын.
Ниһаять, хәлен белергә дип кияве белән кызы килеп керделәр. Ул, исәнләшеп-нитеп тормыйча, аларга аркасы белән үк борылып ятты. Кызы исә, әнисенең үзе белән сөйләшүен кат-кат үтенеп, бик озак вакытлар басып торды. «Синең әниең юк», – диде ана кеше, үзенә «әни» дип эндәшмәскә кирәклекне елый-елый тукып. Кияү кеше, әллә без авырулардан уңайсызланып, әллә башка сәбәптән, бүлмәдән чыгып, коридор буйлап йөренде. Әлеге күнелсез хәлне күзәтеп тормас өчен, без дә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Кире палатабызга кергәндә әни белән кыз көлешә-көлешә кичә генә кызы бәйрәм иткән ресторандагы хәлләрне тасвирлап утыралар иде. Кызы киткәнче боларның сөйләшүе инде гел шушы темага барды.
Бераздан хатынның әнисе шалтыратты, анысы сөйләшүне елаудан ук башлады. Оныгыннан зарланды зур коттеджда яшәүче әби кеше. Әнисе инде күптән яхшы фатир алып биргән булса да, кыз ире һәм баласы белән болар яныннан китәргә ашыкмый, торыр өчен фатирны яраклы түгел дип санап, көне-төне тавыш-гауга белән яши икән болар. Менә шулай өйдәге хәлләрдән арына алмыйча, хатын һич дәваланырга вакыт тапмады. Тик, шунысы гаҗәп, исәнлегенә кагылышлы үзеннән эзлисе гаепне ханым табиблардан, шәфкать туташларыннан эзли, кан басымын үлчәргә, укол ясарга кергәннәрне кабул итмичә, түбәнсетеп борып чыгара.
Кайдан килеп чыктылар соң тирә-юнендәгеләрнең тормышына, язмышына битараф, үзенең чамасыз нәфесенә буйсынып, тәненең, тамагының ихтыяҗларын гына кайгыртып, чамасыз комсыз теләкләрен канәгатьләндереп яшәүче бу кешеләр? Шушындый «көн дә бәйрәм, көн дә туй» булып торган тормышта кеше, аң-дәрәҗәсе түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, хайван рәвешендә яшәүгә ияләшәдер, күрәсең. Вакыт-вакыт әлеге ике хатынның кинәт кенә капланып, үксеп елауларын күргәч, алар моны үзләре дә аңлыйдыр дип уйладым мин, тик бу хәлләрдән чыгар өчен, ихтыяр көчеңне җыеп, бик зур тырышлык куярга кирәк бит. Ә болар ул нәрсәгә бөтенләй ияләшмәгән. Шунлыктан байлык эчендә йөзеп гарипләнгән ул мескеннәр үзгәреш корбаннары булып кабул ителәләрдер дә.