поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2013 Җәмгыять

"Мин үлсәм, еларсыңмы, әни?!"

Мин улымны күптән кичердем инде, тик аның ни өчен бу адымга барганлыгын гына һаман аңлый алмыйм... Чирмешәндә яшәүче Гөлнара Азорова моннан алты ел элек бердәнбер баласын соңгы юлга озаткан. 13 яшьлек улы Тимурны элмәктән ул үзе төшергән.

Беренче югалту – ире

Тимур 8 айлык булып, башына кан йөгереп туа. Табиблар аңа шуның өстенә тагын дистәләгән диагноз, хәтта церебраль параличка кадәр куялар.

- Балагыз кеше булмаячак, яшәр өчен туган бала түгел бу. Авыру бала белән интеккәнче, калдырып чыгыгыз, сез әле яшьләр, тагын табарсыз, - диләр Гөлнарага. Тик ул беркемнең дә сүзенә колак салмый.

Башы авырта торган булып калса да, Тимур бөтен кешене гаҗәпләндереп тере, зиһенле бала булып үсә. Тырышып укый, аралашырга ярата.

- Аның белмәгән әйбере юк иде, бөтен нәрсә белән кызыксынды, - ди Гөлнара. - Дөнья хәлләре белән бик кызыксына, яңалыклар чыгарылышларының берсен дә калдырмый иде. Күп укыды. Урамда футбол уйнау, малайлар белән төркем-төркем йөрү аның өчен түгел иде. Аралашырга бик яратты, дуслары күп булды, тик һәр аралашуда аның өчен мәгънә булырга тиеш иде.

Икенче класста укыганда Тимур – әтисез, Гөлнара ирсез кала. Эштән төшке ашка кайткан хатын ирен элмәктә таба: үзләре яшәгән тулай торак бүлмәсендәге ишек тоткасына каешка асылына ир.



- Начар яшәмәдек, бер-беребезне бик яраттык. Әйе, сүзгә килгән вакытлар еш булды, әмма һәр ачуланышу гафу үтенү һәм мәхәббәт аңлату белән тәмамалана иде. Табигатькә өчәүләшеп чыгып ял итмәгән атналарыбыз бик сирәк була иде. Уха пешерәбезме, шашлыкмы, гөмбә җыябызмы - атна саен машинага төяләбез дә чыгып китәбез өчәү. Салгалый иде ирем, тик эшен дә эшләде. Үзе үлгәч эшендә дә проблемалар булганлыгы ачыкланды, тик алар элмәккә илтә торган түгел иде. Үләр алдыннан миңа хат язып калдырган: "Гөлнарам, мин сине бик яратам. Тимурны кимсетмә!" Үзенең ни өчен бу адымга баруы турында - ләм-мим...

Тимурга әтисенең үзенә кул салуы турында әйтмиләр, кисәк йөрәге туктаган дип аңлаталар. Әтисенең чын үлеме аңа биш елдан соң гына ачыла.

- Мәктәптә иптәшләре дә әйткәндер инде, бер район үзәгендә ничек яшереп тотмак кирәк. Чын дөресен сөйләргә мәҗбүр булдым, – ди Гөлнара.

“Әти көчсез кеше булган икән. Көчле кешеләр андый юлга барырга тиеш түгел,” - диде Тимур. Улымның шул яшендә шундый акыллы сүзләр сөйләвенә сөенеп туя алмадым. Ләкин аннары: “Ә мин үлсәм, еларсыңмы, әни?" - дигән сүзләре йөрәкне кисеп куйды, әлбәттә, тик мин аңа әллә ни зур игътибар бирмәдем. Бирәсе булган да бит... Шуннан соң озак яшәмәде инде ул...

Икенче югалту - Тимур

Җиденче сыйныфның беренче чирегендә Тимур беренче "3"лесен ала - физикадан. 2007 елның 1 ноябре, әтисенең туган көне була бу. Укытучы билгеләрне игълан иткәч, Тимур, кызарынып, урыныннан сикереп тора да: "Минем башым авырта башлады, өйгә кайтыйм әле", - дип рөхсәт сорап кайтып китә. Аны озатырга бер сыйныфташын да җибәрәләр.

- Ул көнне иртәдән үк үземә урын таба алмадым, - ди, күз яшьләрен йотып, Гөлнара. - Ни өчендер Тимурны уятырга кергәндә, кочаклап алдым да: "Улым, әллә бүген мәктәпкә бармыйча, өйдә генә каласыңмы?" - дип сорадым. "Бүген билгеләрне әйтәләр, бармый ярамый", - диде.

Эшемдә дә үземә урына таба алмадым. Хәзер өйгә кайтырга тиеш инде дип, улыма берничә тапкыр шалтыраттым - телефонын алмады. Өйдәге телефон да җавап бирмәде. Ул арада үземә мәктәптән шалтыратып, Тимурның башы авыртып кайтып киткәнен әйттеләр... Ничек өйгә кайтканымны хәтерләмим. Ишек ачык иде. Мин биш ел элек күргән картина тулысынча кабатланды: улым, әтисе кебек үк, каеш белән ишек тоткасына асылынган иде... Күп дигәндә ун минутка соңга калдым мин. Тимурымның битендәге күз яшьләре дә кибеп өлгермәгән иде...

- Тормыш шунда туктап калды. Мин бу югалтуны кабул итәрлек хәлдә түгел идем. Баламны күмәргә бармадым, урыннан тора алмадым. Күмәсе көнне моргтан алып кайткан баланы соңгы тапкыр күрү өчен дә күтәрелә алмадым, аны мин яткан диван кырыена карават куеп, шунда салдылар... Мин тере мәет идем. Кояш сүнде, көннәр тоташ күз яшьләренә күмелде. Минем хәзер дә бөтен дөньям - Тимур дөньясы. Мин аны бит туйганчы кочаклап, яратып та кала алмадым. Бер киемен дә таратмадым. Бөтен уенчыкларын саклыйм. Узган ел аның сыйныфташлары мәктәпне тәмамлады, Тимурым да зур институтларга керәсе бала иде.

Үләренә берничә көн кала, 28 октябрьдә Тимурга 13 яшь тула. Дуслары җыела, тик нигәдер ул көннәрдә малай бик кәефсез йөри. "Көзге бал"да улының нинди җыр җырларга теләгәнен ишеткән әни кеше бөтенләй өнсез кала. Урысча: "Сеңлем, әнием, туганнарым, кичерегез, мин сезнең өметләрегезне акламадым, инде китәм", - дигән сүзләр кергән җыр була ул...

* * * 

Белгеч фикере: ТӨП КАГЫЙДӘ – ИГЪТИБАРЛЫ БУЛУ

Резедә Попова, психотерапевт
:

- Бала кисәк кенә элмәккә үрелми. Үз-үзеңә кул салу - ниндидер озакка сузылган конфликт нәтиҗәсе ул. Яшүсмерләр өчен бу, кагыйдә буларак, гаиләдәге яки яшьтәшләре арасындагы конфликт. Ул әйләнә-тирәсендәгеләргә ышанычын югалта, үзен ялгыз хис итә һәм үлемне бөтен проблемаларның бердәнбер чишелеше дип уйлый.

Суицидтан саклануның төп кагыйдәсе – игътибар. Күп кенә балалар үзләренә гадәттән тыш игътибарны җәлеп итәргә тырыша, хәтта шамакайлана. Ә ата-аналар һәм педагоглар мондый баланы тәрбияләүнең иң дөрес юлы аңа игътибар итмәү дигән ялгыш фикердә. Янәсе, ә менә без сине күрмибез. Юк, бу дөрес алым түгел. Баланың үз-үзен шулай тотуы аның, киресенчә, аерым игътибарга мохтаҗ булуы турында сөйли, ул үзенчәлекле бала.

Яки икенче тип – үзенең уйлары турында берни әйтми, сөйләми торган йомыкый балалар бар. Алар ничектер үз дөньясында яши кебек. Үз кичерешләре белән бик сирәк уртаклашалар. Тормыш планнарын үз эчләрендә йөртә, җитди була. “Тавышланмый, тыныч кына үз эшләрен эшли, хулиганлык кылмый, бик җитди, зурларча фикерли”, - дип сөенә ата-аналар мондый балага. Тик бит бер ата-ана да баланы ярып карый алмый, аның эчендә ниләр кайнаганын белми. Шуңа күрә баланы һәрдаим ачыктан-ачык сөйләшүгә тартырга кирәк. Әгәр инде ул “Менә мин сезгә кирәк түгел”, “Мин сездән туйдым” кебек сүзләр дә әйтә башлый икән, бу, гомумән, чаң сугарга кирәклеген аңлата. Тик чаң сугар вакытын көтеп утырырга ярамый. Әгәр бала кәефсез, тынгысыз, ачулы икән, бу ата-аналарга балага карата игътибарны арттырырга кирәклекнең беренче билгеләре. Аның белән сөйләшергә, ачуының сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Еш кына ата-аналар да, мәктәптә укытучылар да моңа игътибар итми.

Бүген ачулы балаларны еш очратырга мөмкин. Моның гап-гади аңлатмасы бар. Поляк галиме Зигмунд Бауман 60нчы еллардан башлап буыннар бәйләнеше психологиясен өйрәнгән. Бу тикшеренүе өчен ул Нобель премиясе алды. Беренчел буын, ул аны база буыны дип атый, гаиләләрнең чагыштырмача ныклыгы белән аерыла. Бөтен гаиләләр бер кагыйдәләргә буйсынып яши, тик аларның тормышта үзләрен табу, башкаларга охшамаган якларын ачу теләге бар. Алар үз балаларын да, ягъни икенче буынны, башкаларга охшамасын, сәләтле шәхес булсын дип тәрбияли. Нәтиҗәдә техноген буын барлыкка килә. Монысы инде бүгенге 30-45 яшьтәге буын. Компьютерлар активлаша башлый, балаларны берьюлы әллә ничә төрле мәктәпкә йөртү мөмкинлеге ачыла. Тик ата-аналар баланы шул бөтен мөмкинлекләр кочагына ташлап, үзләре эшкә бирелә. Безнең буын талантлы, әмма ата-ана игътибарына сусап үскән, "Менә сиңа компьютер, минем эшем күп", - дигәнне ишетеп үскән буын. Алар инде өченче буынга, бүгенге балалар буынына да тормыш бирде бит. Җылылык, игътибар тоеп үсмәгән ата-ана, әлбәттә, аны үз баласына да бирә алмый. Алар аны китап буенча да тәрбияли, һәр тапшыруда әйтелгән фикерне дә сеңдереп бара. Тик баланы кочаклый – әмма тоймый, баланың күзенә карый - күрми, ишетми, аңламый. Өченче буын үзеннән алдагы буынга караганда да иртәрәк югалган буын ул. Ул еш кына үзенең ни тойганын аңламый, үзенең теләкләрен үзе дә аңлый алмый. 70 нче елларда бала урамда кемгәдер сукса, бу гадәттә сдача бирү, үзеңне яклау дип исәпләнә иде. Бүгенге бала исә сдача бирү өчен түгел, сугасы килгәнгә суга, тик үзен моңа ни этәргәнен дә аңлата алмый. Ни өчен үзенең ачуы чыкканын аңлый торган бала - стабиль бала. Әгәр балагыз усаллыгының нидән килеп чыкканын аңлата алмый икән - монысы инде проблема.

Бу тикшеренүнең монда ни катнашы бармы? Аңлатам. Беренче буында суицид очрагы - үзеңнең уникальлегеңне күрсәтергә омтылуның бер билгесе. Урта буында, ягъни безнең чордашлар арасында суицид - үзеңә игътибар җәлеп итәргә омтылу. Ә менә өченче буын вәкиленең үзен үзе үтерүе - нәрсә дә булса тоярга омтылу ул. Яки уен. Алар уен белән куркыныч арасындагы аерманы да аңлап бетерми чөнки.

Бала үзенә кул салырга теләгән икән – бу ата-аналарга җитди сигнал. Димәк, бала шул рәвешле аларны сөйләшүгә чакырган, бу гаиләдә башкача аралашу булмаган. Аңардан соң калган туганнары – эне-сеңел, апа-абыйлары тагын да зуррак игътибарга мохтаҗ, алар белән психологлар эшләргә тиеш. Мондый гаиләдә бер-береңне гаепләүдән качарга кирәк. Еш кына ир – хатынны, хатын ирне гаепли. Ә бала исә шул мохиттә яшәргә тиеш. Андый гаиләдә үскән бала туганы кебек элмәккә үрелмәсә дә, берәр наркоман, алкоголик, җинаятьче белән гаилә корачак, чөнки ул тормышны бары тик кара төсләрдә генә күрә.

Соңгы чиккә җиткермәскә

Россия балалар арасында суицид очраклары буенча дөньяда 6нчы урында тора. Көн саен безнең илдә 17 бала үз теләге белән дөньядан китә. Җавапсыз мәхәббәт, укудагы уңышсызлыклар, әни белән уртак тел табалмау - сәбәпләр гап-гади, шуның белән куркыныч та.

- Баланың дөнья белән хушлашу сәбәбе беренче карашка гына гади кебек тоела, - ди "Росток" психология-педагогия реабилитациясе һәм коррециясе үзәге директоры, психолог Татьяна Бәширова. - Үзеңне-үзең алдау кирәкми, имтихан тапшыра алмаганлыктан бауга үрелми бала, сәбәбен тирәннән эзләргә кирәк. Гаиләдәге теләсә кайсы проблема – аерылышу, ызгыш-талаш, яңа әти, яңа әни, хәтта яңа туган эне-сеңел дә балага йогынты ясый. Һәм ул үзенә игътибар җәлеп итү өчен үзенә кул салырга уйлый. Еш кына балалар моның ни белән тәмамланачагын, инде соңгы нокта булачагын аңлап та бетерми. Алар әти-әниләренең үзләре өчен күз яшьләре түгүен, үз тирәләрендә бөтерелүен тели. Чөнки башкача ул моны алмаган. “Ә менә Илназ яки Маша (исемнәр уйлап чыгарылды) үлгәч, бөтен кеше аның тирәсендә әйләнде, мин үлсәм, мин дә шундый геройга әйләнәчәкмен”, - дип уйлау да бар.

Белгечләр беравыздан баланың үзенә кул салу сәбәбе олылар тарафыннан игътибарсызлыкта диләр. Шул исәптән укытучылар тарафыннан. Бигрәк тә авыр гаиләләрдә үсүче балаларның бөтен өмете мәктәптә. Ата-анасы аерылыша яки яңа гаиләгә килгән бала укытучының күз уңында булырга тиеш. Тик, кызганыч, бүгенге көндә бөтен укытучылар да баланы үтәли күрерлек сәләтле түгел. Күргән очракта да теләсә кайсы укытучы психолог ярдәме күрсәтә алмый, чөнки ул бу юнәлештә белгеч түгел. Идеалда һәр мәктәптә психолог булырга тиеш тә, тик мәктәпкә эшкә психолог алу-алмау - директор карамагында.

- Республикада 1500 мәктәпкә 399 психолог эшли, - ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Юлия Пухова. – Кайбер районнарда, гомумән, район буенча бер психолог та юк. Һәр мәктәптә булмаса, районда бер психология үзәге ачу хыялы белән янабыз да бит, тик бу без генә ерып чыга торган эш түгел. Ә мәктәпләрдә психолог тотарга министрлык мәҗбүр итә алмый. Әлбәттә, һәр мәктәп психология буенча методик эшләнмәләр белән тәэмин ителә. Ә инде мәктәп яшендәге бала үзенә кул сала икән, республиканың “Росток” психология-педагогия реабилитациясе һәм коррекциясе үзәге белгечләре урынга чыгып эшли. Әйтик, узган ел бер районда 9 нчы сыйныфны тәмалаган кыз бала дәүләт аттестациясен начар тапшыргач чыгып асылынган. Авыл кызы ул, әнисе кызын акча түләп район үзәгенә репетиторларга йөрткән. Ә инде кызы имтиханны начар билгегә тапшыргач: “Мин сиңа шулхәтле акча түктем, ә син минем ышанычымны акламадың”, - дип ачуланган.

Гомумән, имтиханнар темасы аерым игътибарда.

- Баланың һәрвакыт сайлау хокукы булырга тиеш, - ди Татьяна Бәширова. – Бездә исә бер чиктән икенче чиккә ташлану бара: имтиханны тапшыра аласың икән, син – молодец, юк икән – әшәке, ышанычны акламадың. Тик балага имтихан турында сөйләгәндә аның берничә юлы бар икәнлеген күрсәтергә кирәк. Әгәр син имтиханны бик әйбәт тапшырасың икән, син менә шундый-шундый уку йортларына керә алачаксың. Фәлән хәтле балл җыйсаң – менә мондый һөнәр алырга мөмкин. Әгәр инде тапшыра алмыйсың икән, бер эш эшлисең, өстәмә рәвештә репетиторлар белән шөгыльләнәсең һәм киләсе елга тагын бер тапкыр бирәсең. Күрәсезме, күпме сайлау юлы бар... Европа илләрендә чыгарылыш имтиханнарын 20-25 яшькә кадәр ел саен тапшырырга мөмкин, ә бездә исә бер имтиханын тапшыра алмаган бала үзен соңгы чиктә хис итә. Чөнки аңа башка юллар турында сөйләүче юк.

БАЛА ӨЧЕН БОРЧЫЛЫРГА КИРӘКЛЕГЕН ХӘБӘР ИТҮЧЕ БИЛГЕЛӘР:

1. Бала үлем турында еш сөйләшсә;
2. Кайгы-хәсрәтле җырлар тыңласа;
3. Шәхси әйберләрен дусларына, туганнарына таратса;
4. Тормыш кыйммәтләре югалу турында сөйли башласа;
5. Үз үлеме турында фантазияләре белән бүлешсә;
6. Үз-үзеңә кул салу очраклары белән кызыксына башласа;
7. “Мин моны күтәрә алмыйм”, “Минем яшисем килми” дигән сүзләр ычкындырса;
8. “Тиздән сез миннән котылачаксыз, озак түзәсегез калмады инде”, - дисә;
9. Үз көчсезлегенә зарланса;
10. Үз эченә йомылса, кәефсез йөрсә;
11. Үлгәннән соң кеше белән ни булуы турында кызыксына башласа...
Күп уйлап тормый психологларга мөрәҗәгать итегез.

ЯРДӘМ СОРАП КАЯ БАРЫРГА?

“Сердәш 129” республика суицидология үзәге (тәүлек буена)

Тел.129, (843) 279-55-80 Казан, Себер тракты, 14 йорт

“Сердәш” психология-педагогия хезмәте

(843) 277 00 00, 571 35 71 Казан , Годовиков урамы, 14 йорт

Республиканың “Росток” психология-педагогия реабилитациясе һәм коррекциясе үзәге

(843) 563 35 16 Казан, Королев урамы, 4 б йорт

Бөгелмә, Психология-педагогика диагностикасы һәм консультацияләр үзәге

(85594) 6 22 00 Бөгелмә, 14 Павший урамы, 39 йорт

Алабуга, “Шанс” диагностика һәм консультация үзәге

(85557) 3 71 47 Алабуга, Таҗи Гыйззәт урамы, 26 йорт

Түбән Кама, Диганостика һәм консультация үзәге

(8555) 42 00 49 Түбән Кама, Химклар урамы, 74а йорт

Чаллы, 85 нче психология-медицина-социаль хезмәт күрсәтү үзәге

(8552) 58 70 51 Чаллы, Мәскәү проспекты, 100 йорт

Казан, Мәскәү районының “Ресуррс” психология-медицина-социаль хезмәт күрсәтү мәктәп үзәге

(843) 520 79 55 Казан, Фурманов урамы, 5 а йорт

* * *

Статистика

2013 елның 7 аенда Татарстанда 5 бала үзенә кул салган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 60 процентка кимрәк. 2012 елның 7 аенда 14 бала үз теләге белән дөньядан киткән.


Гөлнара САБИРОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ --- | 04.09.2013
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»