поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.09.2013 Авыл

Икмәк кадерен белүчеләр

Авыл дигән саен йөрәк ашкынып куя. Ни дисәң дә, авыл баласы бит. Урман-болыннарда, бормаланып аккан су буйларында, өй артындагы тау итәгендә уйнап үтте минем балачагым. Җәй көнендә бөтен авыл халкы бергәләшеп әзерләгән печән җыю вакытлары да хәтеремдә... Элек язгы-көзге кыр эшләре вакытында әти-әнием өйгә дә кайтып керми иде. Хәер, бу авыл кешесенең иң җаваплы вакытларының берсе, колхозларның гөрләп торган чагы иде ич. Ә хәзер?

Беркемгә дә сер түгел: әби-бабайларыбыз оештырган ныклы, зур колхозлар күптән таркалды. Авыллар да берәм-берәм бетүгә таба бара. Аларга алмашка килгән инвесторлар тарафыннан халыкка алтын таулар вәгъдә ителсә дә, ышанычлар акланмады. Нәкъ менә шул вакытта барлыкка килгән крестьян-фермер хуҗалыкларының бик сирәкләре тернәкләнеп китә алды. Авылның киләчәген үз кулларына алган шәхси эшмәкәрләр бүгенге көндә һәр җирдә дә зур абруйга ия. Алар чын мәгънәсендә авыл хуҗалыгы өлкәсен саклап калучылар. Шундый шәхесләрнең берсе - Кияс районы Тауҗамал авылында гомер итүче Фирдинат Гыйльмигаян улы Мәҗитов белән үземә дә танышырга туры килде.

Агымдагы елда Кияс районына берничә тапкыр барырга туры килде. Биредә өч татар авылы бар. Шуңамы, районга барып, милләттәшләребез белән аралашканнан соң, туган авылыма кайтып килгәндәй булам. Тауҗамал авылында гомер кичерүче Фирдинат Мәҗитов белән дә иҗади командировкалар вакытында танышырга туры килде. Фирдинат Мәҗитов 10 ел элек үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган. Шул вакыт эчендә нинди генә авырлыклар булмасын, нинди генә киртәләр белән очрашмасын, башлаган эшен ташламый Фирдинат Гыйльмигаян улы. «Кеше хәзер күбрәк сату-алу кебек бизнеска өстенлек бирә. Сез ни өчен әлеге юлны сайладыгыз?» - дигән соравыма: «Мин - җир улы», - дип, җавап бирде ул.

Сарапул совхоз техникумында агроном һөнәрен үзләштереп, 1991 елда кире үз туган якларына әйләнеп кайткач, яшь белгечне баш агроном итеп куялар. Хезмәт юлы әнә шулай башланып китә аның. «Мүшәк» авыл хуҗалыгы директоры Зөфәр Зәки улы Сафинның миңа карата өмет-ышанычлары зурдан иде. Ул - минем укытучым да, яклаучым да, ышанычлы дустым да. Әле бүгенге көндә дә сорауларым булса, аңа мөрәҗәгать итәм. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Рәхмәт аңа», - диде әңгәмәдәшем, үткәннәре турында сөйләгәндә. Армия хезмәтеннән дә ул ул басу-кырларын сагынып кайтып, үз һөнәре буенча эшләвен дәвам итә. Агроном, аннары күп тә үтми Тауҗамал авылына җитәкче итеп куела. Ә 4 елдан соң Зөфәр Зәки улы эстафетаны аңа тапшыра. Шулай итеп, Фирдинат Мәҗитов 5 ел «Мүшәк» авыл хуҗалыгын җитәкли, 2003 елда ул үз эшен ачып җибәрә.

Фермер-хуҗалыгын ныклап аякка бастыру өчен шактый вакыт уза. Эш башлап җибәргәндә Фирдинат абыйның бер генә тракторы булса, бүгенге көндә МТЗ-82 моделле 6 тракторы, 6 комбайны, 1 ЗИЛ һәм 1 камаз машинасы бар. Әлеге техника белән ул 800 гектарга якын җирне эшкәртә, шуның 355 гектары шәхси милеге булып исәпләнә. Мин килгән көнне дә барлык трактор-комбайннар басуда иде. Чәчү, урып-җыю вакытында үз районнарында гына эшләп калмыйча, Завьялово, Сарапул, Кече Пурга районнарына да ярдәм итәләр икән. Быел гына күрше авыл хуҗалыгында 1250 гектар печән чабып, әзерләп биргәннәр.

Техника һәм башка кирәк-яракларны алуда Фирдинат Мәҗитов дәүләт тарафыннан бирелгән махсус субсидияләрне куллана. «Быел «Беларусь» дигән программа буенча 13 млн 200 мең сумлык 3 комбайн алдык. Кредит 12,5%тан булса, шуның 8, 25%ты әлеге программа нигезендә Хөкүмәт тарафыннан каплана, 4,25% үзебез түлибез. Хәзер «Бәйле булмаган ярдәм» дигән программа эшли. Быел мин анда катнашып, 212 мең сумлык ярдәм алдым. Бу акча язгы кыр эшләре вакытында ягулык сатып алу өчен кулланылды. Дәүләт фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм кулы суза. Без исә үз чиратыбызда уңышны, җитештерүчәнлекне арттыру өчен тырышабыз», - диде эшмәкәр. Тик адәм баласы ничек кенә тырышмасын да, нинди генә таулар күчермәсен, барсы да Аллаһы Тәгалә кулында шул. Россиянең күп кенә регионнарында күзәтелгән корылык Удмуртияне дә читләтеп үтми. Фирдинат Гыйльмигаян улының карамагында булган 290 гектар җирдән алынасы уңыш та быел корып юкка чыга. Моны саннарга әйләндергәндә, 1 млн ярым сумлык зыян килә. Килгән зыян дәүләт тарафыннан кайтарылырга тиеш, шуңа өметләнәбез дә. Техника ягыннан үсеш ничек кенә алга китмәсен, Табигать - ана каршында без көчсез. Шуңа да мин һәр бөртек ашлыкның, һәр телем икмәкнең кадерен беләм», - ди эшмәкәр. - Быел якынча 500 тонна ашлык алырбыз», - дип өметләнә ул.

Без сөйләшкән арада паркка комбайннарның берсе килеп туктады. Әңгәмәдәшем эшчеләренең хәлен, эш барышы белән кызыксынырга ашыкты. Комбайнчы белән үзем дә сөйләшеп алырга булдым. “Җитәкчебез бик ачык күңелле, яхшы кеше. Шулай булмаса, мин монда 10 ел эшләмәс идем инде ”, - диде Иван Лебедев. Фирдинат Гыйльмигаян улы үзенең эшчеләренә, алардан бигрәк әнисенә, үзенең гаиләсенә рәхмәтле. “Әни, өлкән кеше буларак, киңәшләрен бирә. Кирәк чакта эшчеләр өчен ашын да әзерли. Хатыным Эльза да гаилә учагын саклаучы. Минем тылым нык”, - ди ул бераз шаярып.

Икмәкнең генә түгел, эшнең дә кадерен белә Мәҗитовлар. Быел алар мөгезле эре терлек асрый башлаганнар. «Һәр баш мал өчен район хакимияте 40 мең сум түли. Бу исә сизелерлек ярдәм. Монысы безнең өчен яңа адым, шулай да барсы да яхшы булыр дип өметләнәбез», - ди ул. Бүгенге көндә Мәҗитовларның 13 баш аты һәм 54 баш мөгезле эре терлекләре бар. Киләсе елда алар «Гаилә фермасы» дип аталучы дәүләт программасында катнашырга телиләр. Моның өчен хуҗалыкта 100 баш савым сыеры булырга тиеш икән. Тырыш һәм уңган гаилә монда да сынатмас.

Кияс районында крестьян-фермер хуҗалыгы белән 17 кеше рәсми төстә шөгыльләнәләр икән. Шуларның 11е - районның киләчәген кайгыртучылар. Бу турыда миңа Кияс районы хакимияте башлыгы Сергей Мерзляков сөйләде. «Фермер хуҗалыгын җитәкләүчеләр үзара тыгыз эшлиләр. Аларның көче белән башка күрше районнарга да ярдәм кулы сузабыз. Читтән караганда, керемле, җиңел эш кебек тоелса да, чынлыкта, авыл хуҗалыгын җитәкләү бик авыр. Фирдинат Мәҗитов - чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Беркайчанда башын ими, үз-үзенә ышанычы зур. Бүгенге көндә ул 15 кешене эш белән тәэмин итә. Район хакимияте дә, Хөкүмәтебез дә мондый эшмәкәрләргә ярдәм итәргә тырыша», - диде ул.

Авылларга яшьләрне тарту өчен дә күп көч куела биредә. Район биргән юллама буенча 9 студент авыл хуҗалыгы тармагы буенча белем ала икән. Укуларын төгәлләгәч, алар туган районнарына кайтачак. «Үсеп килүче ике улымның да киләчәктә үзем салган юлдан китәчәкләренә ышанам», - ди Фирдинат Мәҗитов.


Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ --- | 02.09.2013
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»