поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
02.09.2013 Җәмгыять

Чит илең бер якта торсын...

Иремнең туган ягы Кама Тамагы районының Чаллы авылына ялга кайткач, Болгарга барып кайтырга булдык. Район үзәгеннән изге шәһәргә су юлы белән ярты сәгатьтә барып җитәргә була, диделәр. Болгарда беренче генә мәртәбә булмасак та, яңартылган, Ак мәчетле каланы күргәнебез юк иде әле.

Туган-тумача җыелышып, әниләр юлда ашарсыз дип биреп җибәргән ризыкларыбызны тутырып, пристаньга килеп төштек. Кассага барсак, билет юк димәсеннәрме?!. Баксаң, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә метеор Казаннан тулып килә икән. Туристлар шулай күп йөри. Метеорга исә артык кеше алырга куркалар. Ул хәтта Кама Тамагына кереп тә тормыйча үтеп китте. Күрәсең, «Булгария» теплоходы белән булган вакыйгадан соң, куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар арткандыр. Икенче көнне, метеорга утыргач та сиздем мин моны. Элегрәк су юлы белән йөргәндә коткару җилетларын күргәнем дә юк иде, ә хәзер әфлисун төсендәге бу жилетлар өелешеп тора.

Менә без Болгар җирендә. Күңелдә горурлану хисе, ни дисәң дә, борынгы бабаларыбыз яшәгән туфракка  аяк басабыз бит. Метеордан төшүгә, таксилар каршы алса да, биек таудан җәяү генә күтәрелергә булдык. Болгарның табигате тау башыннан яхшырак күренә, сокланмый мөмкин түгел, әкияти матурлык. Үзгәргән Болгар. Кунаклар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Күп истәлекле урыннарда мәгълүмат бирә торган махсус электрон җиһазлар урнаштырылган. Дөрес, кайберләре инде эшләми  икән, ватылган.

Ирем бу якларны яхшы белә, чөнки  элек эш буенча бирегә еш килә иде. Шуңа да 200 сум түләп экскурсовод ялламадык та, истәлекле урыннар белән ирем таныштырып барды. Беренче «Габдрахман» сәхабә коесына юл тоттык. 30 градуслы эсседә коедан салкын су эчкәч, бит-кулларны чылаткач, рәхәт булып китте. Дөньядагы иң зур Коръәнне күрәсе килү теләге дә көчле иде. Тик «Истәлек Билгесе» музеенда Гиннессның рекордлар китабына кертелгән Коръәнне пыяла эчендә күреп, күңелсезләнеп куйдым. Битләрен ачып, тотып карыйсым килгән иде дә бит. Хәер, һәрберсе шулай тота башласа, кадерсезләнеп бетәр иде шул ул...

Универсиада вакытында Казанда йөргән электромобильләр хәзер Болгарда икән. Аларда утырып йөрүе үзе бер кызык.  Җилләнеп Ак мәчеткә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Мәчет каршындагы фонтан сулыгында бала-чага мәш килә, су коена. Тыштан зур күренсә дә, мәчет эчтән әллә ни зур түгел. Ни хикмәт, өйләгә туры килсәк тә, азан тавышын ишетмәдек. Баксаң, мәчеттә мулла юк икән әле.

«Икмәк пешерү» музее без – авыл балалары өчен аеруча якын булды. Чын авыл биредә. Тегермәннәр, ашлык тулы амбарлар, тегермәнченең каралты-курасында ат, сыер печән чемченеп йөри, казлар каңгылдаша, капчыклар өстендә мәче баласы йоклап ята. Мунчасы да бар, ягылган. Тегермәндә тарттырылган оннан мичтә камыр ризыклары пешереп саталар. Бер түгәрәк ипи 50 сум,  өчпочмакны исә 40 сумга алырга була.
Метеордан көндезге 12ләрдә төшкән идек, кире ул 4 нче 20 минутларда кузгаласын да ачыклап куйдык. Болгарны бер күргән кешегә өч сәгатьлек сәяхәт җитә  анысы. Ә  менә  XII-XIV гасырдан калган җәмигъ мәчетен, Хан сарае корылмаларын, борынгы кабер ташларын иркенләп карап йөрергә уйласаң,  бу вакыт азрак. Хәер, Болгарга Казаннан автобуслар да йөреп тора. Калырга теләүчеләр өчен кунакханә, палаткалар да каралган. Палаткада, мәсәлән, төн куну бер кешегә 300 сум тирәсе. Урын-җире, суы бар. Болгарда кеше күп. Без барган көнне «Сәләт», Идел яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» лагере балалары да килгән иде. Болгардан алган тәэсирләр озакка җитте. Файдалы, кызыклы да булды бу сәяхәт. Кайтып, телевизор кабызсам, Мисырдагы бәрелешләр турында сөйлиләр. Туристларга бирегә килмәскә,  ялларын кичектереп торырга киңәш итәләр.  Ул да түгел, танышым шалтырата. Грециягә ял итәргә киткән туганнарыннан хәбәр юк икән. Анда җир тетрәгән, дустым шуңа бик борчыла.

Россиядә дә хозурланырлык, ял итәрлек урыннар җитәрлек. Гомереңне куркыныч астына куеп, фәлән кадәр акча туздырып, еракларга барып йөрмәсәң дә була лабаса...

 


 

 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы