|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2013 Дин
Казанда Якупов укулары башлана4 сентябрь көнне Россия ислам университетында икенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Әлеге чара узган ел 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. Тирән белемле мәгърифәтче, дин әһеленә быел 50 яшь тулган булыр иде. 1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды, дип искәртә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|