поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.09.2013 Җәмгыять

1 сентябрьдән шоферларга нинди штрафлар көтәсе?

Быелгы 1 сентябрь укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә руль артында йөрүчеләрнең дә хәтеренә кереп калачак. Көзнең беренче көнендә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керә.

Ә алар күп төрле. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә кырыс җәза бирәчәкләр. Белгечләр үзгәрешләр кирәк дигән фикердә.

Кичә Казанның ЮХИДИ вә­килләре уздырган тикшерү чаралары турында башкаладагы йөртүчеләрнең барысы да ишеткәндер, мөгаен. Оренбург тракты аша шәһәрдән чыгу юлында хәрәкәт иткән машиналарны туктатып, инспекторлар аларны һәм хуҗаларын, кем әйтмешли, баштанаяк тикшереп чыктылар. Бер сәгать эчендә йөзләгән авто­мо­биль­нең техник халәтенә күз салдылар, йөртүчеләрнең исә штрафларын карадылар, ә иң мөһиме – аек булу-булмауларын ачык­ладылар. Кыска гына вакыт эчендә берничә кешенең руль артына исерек килеш утырганлыгы, “права”сыз һәм “тех­ос­мотр”сыз йөрүе беленде. Бу очракта инспекторлар белән уртак тел табарга тырышу да файдасыз. Беренчедән, тик­шерү урынына ЮХИДИ идарәсе җи­тәкчелеге җыелган. Икен­чедән, бу хәлләрне ике дистә журналист күзәтә. Тикшерү уз­ган урынны урап үтү мөм­кинлеге дә юк. Полиция экипажлары күрше урамнарда да кизү  тора. “Мондый тик­ше­рүләр атна саен уздырылачак”, – дип кисәтте идарә башлыгы Рифкат Миңнеханов.

Дөрес, ЮХИДИ идарәсенә журналистларны җыюның төп сәбәбе 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк үзгәрешләргә бәйле иде. Көзнең беренче көненнән юл йөрү кагыйдәләрен бозган йөртүчеләргә кырысрак җәза бирә башлаячаклар.

Моннан ары 100 сумлык штрафлар бетә. Тизлекне рөхсәт ителгәннән сәгатенә 20 чакрымга арттырган кешеләргә дә җәза бирелми. Аның каравы, минималь штраф күләме 500 сумга җитә. Тизлеген 20-40 чакрымга арттырган (элек 300 сум иде), документсыз яки иминият­ләштерү полисыннан башка йөргән (100), тер­кәл­мәгән машина руле артына утырган (300) кеше­ләргә әнә шундый штраф салалар. Тизлеген рөхсәт ителгәннән сәгатенә 60 чак­рымга арттырган ке­ше­ләрнең “права”сын да алырга мөмкиннәр. Йөр­түче­ләр­не юлны тиешсез урында чыккан җәяүле­ләргә зуррак штраф салынуы сөен­дерсә генә инде. 1 сен­тябрьдән андыйларга 500 сум түләргә (200 сум урынына) туры киләчәк. Каеш эләктер­мәгән өчен – 1 мең (500), ә балаларны махсус утыргычка утыртмаган өчен 3 мең сум (1500) штраф сала башлаячаклар. “Әлеге үз­гәреш­ләр вәзгыятькә зур йогынты ясаячак, – дип өмет­ләнә полковник Миң­не­ханов. – Быел Татарстанда каеш һәм махсус утыргыч белән бәйле 200 мең ка­гыйдә бозу очрагы тер­кәлде. Ә статистика буенча авария вакытында йөр­түчеләрнең – 6, пасса­жир­ларның 30 проценты каешларын эләктермәгән була”.

Үзгәрешләрнең игътибарны иң нык җәлеп ит­кәне исә исерек йөртү­челәргә биреләсе кырыс җәзалар белән бәйле. Хә­зер “права”ны 1,5 елга алу белән генә чик­лән­мичә, аларга 30 мең сум штраф та салалар. Инде икенче тапкыр эләгәсең икән, җәяү йөрү вакыты 3 елга сузыла, штраф исә 50 мең сумга җитә. Шуңа күрә хәзер исерек килеш йөрү кесәгә дә сугачак. Җит­мәсә, “права”сын бер елдан артыграк вакытка алдырган кешеләргә яңадан руль артына утырыр алдыннан имтихан тапшырырга туры киләчәк. Быел Татарстан инспекторлары салган килеш руль артына утырган 13 мең кешене эләктергән. Билгеле булганча, күптән түгел аеклык мәсьәләсендә тагын бер үзгәреш булды – 0,16 промилле турында закон га­мәлгә керде. “Бу хәл бер ай элек булды, әмма вәз­гыять үзгәрми. Исерек­ләр кимеми, – ди Миңне­­ханов. – Промилле кире кайты, әмма бу әле салган килеш руль артына утырырга ярый дигән сүз түгел. Үзе­бездә бер тәҗ­­­рибә уздырдык. 0,33 литр сыра эчкән кешедә җиһаз 0,23 промилле күрсәтте. Шуңа кү­рә теләсә нинди таблицаларга ышанырга киңәш итмим”.

ЮХИДИ вәкилләре ге­нә түгел, белгечләрнең дә күбесе закондагы үз­гә­решләрнең вакытлы һәм кирәкле чара икәнен әйтә. Дөрес, башкачарак фикерләр дә бар: штраф­­ларның артуы юллардагы ришвәт күләмен дә арттырырга мөмкин. Монысында да хаклык бар. Тик ничек кенә мөһим булмасын, ришвәтчелек проблемасы юллардагы куркыныч вәз­гыятьтән барыбер әһә­миятлерәк була алмый.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»