|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2013 Җәмгыять
Ана капиталын киләчәккә саклыйларАна капиталының бирелә башлавына быел җиденче ел. Икенче (өченче яки дүртенче) бала табу өчен бирелә торган дәүләт сертификатлары күп гаиләләр өчен зур ярдәм булды. Әмма республикабызда ана капиталы алучыларның шактый өлеше бу акчалардан файдаланырга ашыкмый. Ана капиталы бик күпләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырды. Бу республикабызда иң популяр юнәлеш. Кайберәүләр (андыйлар күпкә сирәгрәк очрый) дәүләт ярдәмен балаларын укытуга юллады, үзенең пенсиясен арттырырга юнәлтүчеләр дә булган. Мәгълүм булганча, бүген ана капиталын шушы өч максатка гына тотарга мөмкин. - Мин ике бала әнисе – беренчесенә 10, икенчесенә инде 6 яшь. Ана капиталы икенче бала тапкан өчен бирелде. Әмма әлегә бу сертификаттан файдаланмадык. Безнең авылда күпләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотты. Законсыз булса да, риэлторлар аша сертификатны акчага алмаштырып, трактор, машина алучылар да булды. Безнең торак шартларыбыз яхшы. Законны исә бозу яклы түгел – балаларга бирелгән икән, шулар ихтыяҗына тотарга исәп. Аларның белем алуына, яки үз көчләре белән укырга керә алса, үскәч, аларның торак шартларын яхшыртырга юнәлтергә уйлыйбыз. - Минем олы улыма 11, кечесенә 2 яшь. Ана капиталы сертификатын икенче бала тапкач ук алдым. Әмма ул әлегә файдаланмаган килеш ята. Торак шартларыбыз безнең шактый яхшы. Зуррак фатир алырга ниятләсәк тә, ул акчалар барыбер җитмиячәк. Ярый ла авыл җирендә 400 мең ул шактый зур акча, аңа торак салып чыгып була. Шәһәрдә исә бербүлмәле фатир кимендә 2 миллион сум тора – ана капиталы бу очракта диңгездә бер тамчы. Алла бирса, улларым үсеп җиткәч, ана капиталын аларга сыйфатлы белем бирүгә тотармын, дип торам. Аида Хатыйпова, Казан: - Хәзер без икебүлмәле фатирда яшибез. Якын вакытта зуррагын сатып алырга ният бар. Ана капиталы сертификаты икенче баламны тапкач, 3 ел элек бирелде. Әмма ул акча гына торак шартларын яхшыртырга җитми бит. Кредитларга исә без тискәре карыйбыз. Шуңа да ипотекага чуммыйча гына фатир алу өчен бу елларда акча җыйдык.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|