• 19.05 Иркә. Тормыш җилләре hэм "Бәйрәм" ансамбле. Ленин клубы. 19.00
  • 20.05 "Казан" бию ансамбле. КЦ Чулпан. 18:30
  • 22.05 Премьера "Бер бәхетле көн" (0+), Кариев театры, 13:00
  • 23.05 Премьера "Бер бәхетле көн" (0+), Кариев театры, 13:00
  • 14.06 "Җәлил" спектакле. Җәлил ис. опера һәм балет театры. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - спортчы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Казанда Ак Паннон токымлы куяннар сатыла.3ай ярымлык.тел.89172651334
  • Туй күлмәге сатыла. 42-44 размер. Бары тик 4 сәг. киелде. Казан, тел. 8 9093 067845
  • Бодай кирэк иде. Актаныш. 89372917054.
  • Эш эзлим (подъезд идэн, савыт саба юам) шалтыратыгыз 89376137655
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Ищу девушку к себе на подселение Оплата : 10000р всё включено Квартира расположена в Азино-1, ул. Закиева Тел: 89655873557
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • Казанда хозяйкадан гостиница яки бүлмә снимать итә.Риэлторлар борчымасын иде.89274823084
  • Казаннын Ибрагимов тукталышында кызларга бер булмэ арендага бирелэ. Автобус тукталышлары, кибетлэр якын. Комиссиясез. Бэясе 7 мен сум. +79179361290 (ватсап)

 
 

 
Архив
 

               

30.08.2013 Милләт

30 август сезнең өчен нинди көн?

Моннан 23 ел элек Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүе, мөстәкыйльлек өчен башланган көрәш татарларны уятып җибәрде. Күпләр бу тарихи вакыйгалар эчендә кайнарга тиешлеген аңлап, Казанга кайта башлады. Милләттәшләр мәйданнарга чыкты, үз фикерен әйтте. Кирәк вакытта акчалата ярдәм иткән, кайчак йодрык белән дә милләт мәнфәгатьләрен якларга әзер булган эчкерсез фидакарь кешеләр Татарстан, милләт үсешенә үз өлешен кертте.

Ул тарихи вакыйгаларны искә алганда хисләнеп сөйләүчеләр дә, төшенке кәеф белән, файдасы булдымы, дигән сорау куючылар да юк түгел. “Аерым кешеләр баеды, ә бәйсезлек өчен көрәшкән ихлас йөрәклеләр ярык тагарак янында торып калды” дигән фикерләрне ишетергә була. “И.М.” сораштырган шәхесләр республика 20 ел эчендә күп позицияләрен югалтса да, 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында кабул ителгән Декларацияне мөһим документ дип исәпли. Милләт язмышында үзгәрешләр булдымы? Халык милләт дәрәҗәсенә күтәрелә алдымы? Һәркайсының үз карашы.

Фәндәс САФИУЛЛИН, 1990-1999 елларда Татарстан халык депутаты:

— Декларация кабул ителү — бер, ә менә мөстәкыйльлек игълан ителеп, тулысынча тормышка ашмау — икенче. Җитешсезлекләр күп булды. Әлбәттә, иң зур казанышларның берсе — халыкның уянуы, милли үзаңның үсүе. Бөтен халык сәясәтчегә әверелде. Татарлар милләтнең авыр хәлдә булуына һәм мондый хәлдән котылу юлларын бергә эзләргә кирәклегенә инанды. Конституциябез барлыкка килде, референдум уздырылды, телләр турында канун булдырылды.

Әйе, халык сүрелде, законнар бар, үз җае белән эшләр әле дип, халыкның хөкүмәтне контрольдә тотуы бетте. Үзенең артык ышанучанлыгы, чиста күңеле аркасында халык түрә-ләрнең буш вәгъдәләрен кабул итеп, күп нәрсә югалтты. Ирекне алу җиңел, әмма аны саклап тору бермә-бер авыррак — шуны аңламадык. Хакимият тә үз уенын уйнады, аларга халыкның сүрелүе кирәк иде, чөнки ул вакытта ни телисең, шуны эшләп була. 1994 елның июлендә карар кабул ителеп тә, татар университеты булдырылмады. Бу — йөрәгемдәге зур канлы яра. Хөкүмәттәгеләр теләмәде, аяк чалдылар.

Миңа суверенитет нинди файда китерде дип сорасагыз, шул тарихи вакыйгалар эчендә кайнавым белән бәхетлемен. Әллә нинди авыр вәзгыятьләрдә дә югалып калмыйча, үз сүземне әйтеп, халыкка хезмәт иттем.

Мине 1993 елдан бирле рәсми чараларга чакырмыйлар, ләкин 30 августны бәйрәм итү — күптәнге бер матур гадәт. Йокы туйгач, җәяүләп Ирек мәйданына барам, аннары Болак ягына төшәм, Камалны, Иске татар бистәсен урыйм. Дуслар, танышлар очрый. Аннары өйдә табын корабыз, иң якын кешеләрем килә, бергә ул вакыттагы вакыйгаларны искә төшерәбез, бүгенге хәлләр турында фикер алышабыз.

Рафаил ХӘКИМОВ, Ш.Мәрҗани исемендәгеТарих институты директоры, озак еллар ТР Президенты М.Шәймиевнең сәяси мәсьәләр буенча киңәшчесе булды:

— Татарстанда нинди үзгәрешләр булганын аңлау өчен Казанга гына күз салыгыз, 1980 еллар азагында аның бу кадәр үсеш алачагын кем уйлаган?! Декларация, төрле килешүләр, шартнамәләр төзү белән дәрәҗәбез үсте, сәяси яссылыкта безнең белән исәпләшәләр.

Суверенитет инде юк, башка өлкәләр белән бертигез дәрәҗәдә, безнең тормыш алардан аерылмый, шуңа кирәкме соң ул шартнамәләр, декларацияләр дип фикер йөртәләр.

Килешмим. Башкортостан белән чагыштырыйк. “Татнефть” бездә калды, “Роснефть” карамагына кермәде. Ә “Башнефть” кайда, кем кулында?

Татарстанның бәйсез дип игълан ителүе аркасында мөстәкыйль фикерлибез, икътисадта үз юлыбыз. Татар матбугаты бар, аның үсешенә юллар ябык түгел. Татар авыллары сакланып калды. Бу да зур әйбер. Суверенитеттан матди файда көтмәдем, өйдә компьютер, сөт, ипи, чәй булса, миңа җитә. Кемдер халык өлешенә кереп баеган икән, ул аның намусында. Әлбәттә, безгә позицияләребезне ныгытырга кирәк, шул вакытта хәерчелекне бетерә алыр идек.

Бу көнне билгелим, 15 еллап ишегалдымда Татарстан байрагы тора. Минем өчен 30 август Шәһәр көне түгел, ә Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгән мөһим тарихи көн.

Илфак ШИҺАПОВ, журналист, продюсер:

— Исем китми бу бәйрәмгә, гади бер ял көне, ул авылларда да шулай ук кабул ителә, “Казан ял бирде” дип сөйлиләр, хуҗалык эшләрен башкарып калырга тырышалар. Үзем приватизациядә катнашмадым, шуңа күрә баемадым да, фәкыйрьләнмәдем дә.

Суверенитет сүзен көлемсерәп кабул итүчеләр бар, һәрхәлдә татар өчен зыянлы булмады ул. Халык милләт төшенчәсен башкачарак кабул итә башлады, ата-аналар “татар бетми, дәүләте була икән” дип балаларын татар мәктәпләрендә укыта башлады, милли рухта тәрбияләде. Шунда укыган балалар үсеп чыкты, шәһәрләрдә татар катламы барлыкка килде. Интернет, матбугатта “Азатлык”, “Бәйсез Татарстан”, “Русия таралсын” дигән фикер таралды. Үзем, балаларым исән булганда Ходайдан “бу ил таралмасын иде” дип сорыйм. Совет чорын күрдем, зур илнең таркалганына шаһит. Русия таркала икән, кеше бер-берсен танымый башлаячак, тагын 10-20 ел артка тәгәрәячәкбез. Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Мәскәүдән котылып, оҗмахта яшәячәкбез, диде. Карагыз, барысы да бездә урам себерә. 20 ел узды, ник оҗмахларында яшәмичә, сүгелгән Русиягә агылалар? Татарстан бәйсез булса, безнең балалар кая барып эшләр икән дип уйга калам.

Дөньяда Кытайдан кала бәйсез дәүләтләр юк, барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Татарстан чикләренә койма куяргамы? Татарстан акчасын бирмәсә, республика икенче Кү-вәйт булачак, дигән сүзләр ялган. Татарстанның төзек булуын элегрәк, чыннан да, суверенитетка бәйли идем, ләкин читкә күбрәк чыгып йөри башлагач, бу фикердән кире кайттым. Кайсы өлкәгә барма, берәр төзек авыл булса, ул, һичшиксез, татар авылы булып чыга. Бу бары татар халкының тырышлыгына бәйле. Башкортостан, Оренбург, Чувашстан, Пенза, Ульян, Түбән Новгород якларында шулай, анда суверенитет юк.

Кайчан да булса Русия таркалырга мөмкин, ләкин ул вакытка татарның егылмыйча аягында басып калырлык әзерлеге булырга тиеш. Тик менә чиста татар этнократиясе генә идарә ителә торган дәүләт булса, андый республикада яшәргә куркам.

Наил НӘБИУЛЛИН, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе:

— Декларация кабул итүне 1552 елда юкка чыгарылган татар дәүләтен кабат торгызу буларак бәяләргә кирәк. Әлеге тарихи көн булмаса, татарның бүгенге хәле мари яки мордва халыкларыныкы кебек булыр иде. Татарстан мөстәкыйль булганда татар мәктәпләре ачылды, татар теле дәүләт теле статусын алды, татар телевидениесе, радиолар барлыкка килде. Милләтебез суверенитет игълан итү аркасында гына берникадәр дәрәҗәдә үзендәге коллык психологиясен сындыра алды, татар үз милләте белән горурлана башлады. Мәдәниятебез үсешенә зур йогынты булды. 1989 елда туганмын. Шул вакыттан бүгенгә кадәр туган балалар, минемчә, татарча иркен сөйләшә, оялу юк, татармын дигән горурлык хисе бар. Бу да шул суверенитет йогынтысыдыр.

30 августны билгеләмичә калганым юк. Минем өчен ул елның иң зур бәйрәме! Әйе, аны бүген “Шәһәр көне” дип атыйлар. Сатлык җаннар безне дәүләтсез, милләтебезне киләчәксез калдырырга, 20 ел элек кенә булган тарихны оныттырырга телиләр. Әмма чын татарның йөрәгендә 30 август бәйсез дәүләте торгызылган тарихи көн булып кала.

Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛА, дин әһеле, милли хәрәкәт активисты:

— Татарстанда үзгәрешләр башлангач, без, студентлар, Бохарадан кайтып киттек. Мәйданда да кардәшләр белән бергә булырга тиешбез дип ышандык. Декларация безгә күк-тән төшмәде, аны көрәшеп алдык, шуңа кадере зур. Татар бервакытта да “икмәк, колбаса” даулап кычкырмады, без “Азатлык” дип чыктык. Гомер-гомергә дәүләт тоткан халык буларак, үз хәлебезне үзебез күрәбез дип омтылып яшәдек. Тик яулап алганның гына кадерен белмибез, даулап алганны да кулдан ычкындырдык. Декларация кабул ителде, Татарстан мөстәкыйль дип игълан ителде, хакимият сайланды, бәйсезлек әманәт итеп бирелде, ләкин алар хыянәт итте. Позицияләрне бирде, сатты. Халыкта да гаеп булды. Артында көчле кешеләр торса, җитәкчеләр дә үз сүзен әйтер иде, бер-беребезгә таянып эш итү булмады.

Татар мәктәпләре, гимназия, лицейлар ачылуына куанам, Татарстан Фәннәр академиясе булдырылды. Төрле җыеннар, Сабан туе, дини бәйрәмнәр уздырыла башлады. Ләкин безне футбол, хоккей дәрәҗәсенә төшерделәр. Дин үсеш алды, карагыз, мәчетләр ачылды, мәдрәсәләр булдырылды, ләкин сыйфат ягы аксый.

Нәҗибә САФИНА, шагыйрә:

— Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүе — дөньякүләм казаныш. Без исән һәм көрәшергә әзер булуыбызны тою, күрү, шунда катнашу зур мәгънәгә ия. Русия кебек зур империя эчендә утырган халык аяк терәп үз сүзен әйтә алды, төрле якта яшәгән татарлар өчен җавап тота алырлык көчебез бар икәнне күрсәтте. Бәйсез яшәргә хаклыбыз һәм моны булдыра алганны референдум да исбатлады. Бу документны берсе дә инкарь итә алмый.

Әгәр 1990 еллар башындагы бу хәлләр булмаса, бүген милләтебез нинди булыр иде икән?! Урамга чыгып карагыз, яшьләр авыз тутырып татарча аралаша! Туган телдән оялып, куркып сөйләшкән заманнарны яхшы хәтерлибез бит. Декларация кабул итеп яшәү — ул бер тапкыр булса да канатланып азатлыкның саф һавасын сулап алу. Һәм моны тойган кешеләр кире чигенмәячәк. Матди яктан баемадык, ләкин рухи яктан үстек.

Әйе, 1990 еллар башындагы хәлләр башка иде, бүген шактый адым артка чигенергә туры килде. Хакимият тә еш кына ачуны китерә, ләкин бу халыкны саклап калу максатыннан эшләнә. Ничек кенә булмасын, Татарстан хөкүмәтендә безнең кешеләр эшли, алар богаулы һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш. Гел тәнкыйтьлим, әмма бу хәлебезне яхшырту максатыннан башкарыла.

Дөнья хәлен белеп булмый, бүген Мәскәү канунын бозмаска дип яшибез, киләчәктә үз законнарыбыз өстен булачагына иманым камил. Үз хәлебезне үзебез кайгырта торган милләт без!

Никтер соңгы елларда 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алмаска тырышалар, матбугатта да сирәк күренә. Яхшылыкка омтылып яшәгән милләтнең теләкләреннән, тарихында булган вакыйгаларны искә алудан ник куркырга, оялырга?! 30 августта һәрвакыт мәйданга чыгам, шагыйрә буларак, халыкка үз сүземне әйтеп калырга тырышам.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.08.2013
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№35 (851069) / 03.09.2013 12:24:10

юк мин татар хатыны нилэр курми сериясеннэн

№34 (851062) / 03.09.2013 08:37:24

ничек, Очень просто. *Теленең шулкадәр дә бай икәнен* замы ( Бик шәп!№32599 / 03.09.2013 00:31:40)http://matbugat.ru/gb/ комментарийында язган. Ничек руководит итүен, азатлыкны карасагыз белерсез: Зөбәерне сайтка кертмәскә, Зөбәергә сүз битмәскә, Зөбәерне утыртырга и.т.д...

№33 (851058) / 03.09.2013 08:07:28

эләдең син ул "идел-урал"ның бывший главный редакторы булып.
фикереңне редакторларча яза да белмисең.

№32 (851055) / 03.09.2013 07:40:56

мин ул, бывший "идел-урал"ның бывший главный редакторы. Милләткә иң зур хезмәте-милли мәктәпләрне рус теллегә әйләндерүдә, рус общиналарыннан да күбрәк чабулап йөрүе. Шундай кешегә чиратсыз фатир бирелү, гадәти хәл.

№31 (851051) / 03.09.2013 00:27:41

редакциядэ тугел ойдэ утырам миллэткэ хезмэт иткэн елларымнын нэтижэсе-кан басымы шкаласыннан сикерэ

№30 (850973) / 02.09.2013 17:31:32

Яхшы иттэсен ахыры,берэр редакциядэ утырасын булса кирэк Мин!

Ул елларда бушлай фатирлар куп булды шул.

№29 (850907) / 01.09.2013 23:57:32

мин белгеч буларак чиратсыз фатир ала алдым хэм миллэтемэ кочемнэн килгэнчэ хезмэт иттэм

№28 (850906) / 01.09.2013 23:52:34

бу кон минем тормышымны тамырдан узгэтте

№27 (850784) / 01.09.2013 18:02:34

МИн бу,автобустагы МАТУРЫҢ !

№26 (850781) / 01.09.2013 17:58:58

барыбыз да сссрдан-барыбыз да карак. шулай булгач кемгә үпкәлибез?))))))
Бөтен кешене,үзең белән чагыштырма,әй кигәвен!
Теге вакытта да власть тирәсендә чуалгансың,хәзергесенә дә яраклашкансың икән,тик кенә ят,рәхәтен күреп.
Синдәй үтә ялагайларга,кем булса да ярый.

№25 (850779) / 01.09.2013 17:52:24

ИСәнме,Фәүзия ханым !

№24 (850778) / 01.09.2013 17:50:50

Әххххххххххххххх,бер генә тапкыр аның беләнннннннннн.

№23 (850773) / 01.09.2013 17:43:51

Булмасын, кирәге дә юк Хворостовский кебек затларның Татарстанда булуында.
безнең ирләр ул заттан уннарча тапкыр югарырак ул Хв-йны яхшырак белгән кеше өчен.

№22 (850771) / 01.09.2013 17:41:16

Хворостовский ны ИРкә бик ярата,аны кем генә яратмас,чын АЙГЫР. ИРкә сайлый белә инде ирләрне. АНдый Ирләр Татарстанда юк.Татарстандагы ИРләр Авыл Апасына гына ярый.

№21 (850762) / 01.09.2013 16:24:59

әй кигәвен!,

№20 (850737) / 01.09.2013 10:25:43

//2. әй, вәйләргә әйтүем: "салкын кышта урманнан утын кисеп тә, чи утын ягып та гомер иттем. Чыраем чиста булды. Күләгә артына качып, әңгәмәдәшем белән әңгәмә кормадым, ягъни - бүрәнә артыннан бүре кумадым".//

мин бит синең үткәнеңә кагылмыйм - яхшы-дастуйны яшәгәнсең маладис.
бүгенге көн турында сүзем.30августны тиз генә тарих чүплегенә чыгарып атмагыз,деклорациягә таянып,урамда горлапанить итмичә,алга таба эш алып барырга кирәк дим.
а ту,нәрсә бирде 30.08 миңа, дигән кешеләр дә бар. син бит андыйларга кермисең,кигәвен?

мин шуны аңламыйм,нигә татар халкы,үз ил башы булган кешеләргә ышанмый? сезнең район башлыклар,кайбер министрлар ил башлары түгел. барыбыз да сссрдан-барыбыз да карак. шулай булгач кемгә үпкәлибез?
мин проф-ый политик түгел,мин белмәгән әйберләр күп. шуңа мин Шәйми бабайга ышанам. Татарстан файдасына эшләгән эшләре бихисап!!!

белепме,белмичәме читләр тегермәненә су коясың,кигәвен.

әнә А.Х. белән З.З. якалаша. бу хәл татарга файдага түгел бит. шуны аңлыйсыңмы,кигәвен?
урам җыены вакытлары узды. бүген башлы-акыллы ОБРАЗОВАННЫЙ политиклар заманы килде.

атка атланып, кылыч күтәреп, танкка каршы атакага барган шикелле була бит,кигәвен.


мин әй дә,вәй дә түгел - мин билгеле кеше!

миңа калса,"ягъни - бүрәнә артыннан бүре" куучы син үзең бит,кигәвен!


мин язганнарны хатының белән укы.хатының акыллы хатын синең,безнең як кызы.

намазны, чын күңлең белән,бирелеп,ышанып укы! иншаалла, Аллаһе кабул итәр.

№19 (850728) / 01.09.2013 01:17:13

1. Иң соңыннан бирелгән сорауга /))))))Кигәвен №8*аңларга берәр вакыт, берәр татарның акылы җитәр микән?* Бәй, син үзең татар түгел мени, Кигәвен бабай?Или үзең дә аңлый алмаганны пупалавыңмы?/ җаваптан башлыйм.
"Әлбәттә, хөрмәтле әфәндем (ханым, егетем, туташым), чак-чак кына булса да, халыкны сарыкка санап үз эшләрен башкарып ятучы каруннарны сукыр да күргәнен беләм. Бәлки, үзем татар булганга, татарны җәберләү, кысу, изү, алдау, буш куык тоттыруларны күп күрәмдер?. Мин күргәнне күпләр күрә"
2. әй, вәйләргә әйтүем: "салкын кышта урманнан утын кисеп тә, чи утын ягып та гомер иттем. Чыраем чиста булды. Күләгә артына качып, әңгәмәдәшем белән әңгәмә кормадым, ягъни - бүрәнә артыннан бүре кумадым".

№18 (850641) / 31.08.2013 11:30:14

Кигәвен №8 *аңларга берәр вакыт, берәр татарның акылы җитәр микән?* Бәй, син үзең татар түгел мени, кигәвен бабай? Или үзең дә аңлый алмаганны пупалавыңмы?

№17 (850640) / 31.08.2013 11:17:18

Госнефтекомпания (ГНКАР) Азербайджана хуҗа исәпләнсә дә Баку гәҗитләре:Азербайджан никогда не был хозяином своей нефти и не станет таковым в обозримом будущем дип язалар әнә

№16 (850639) / 31.08.2013 11:04:34

азербайжанда нефтькэ кем хужа икэн,дэулэтме эллэ олигархлармы,кайсыгыз белэ.

№15 (850638) / 31.08.2013 10:59:57

Иркә:Сез менә халыкны нефть-газга рента кертүне якларга чакырыгыз. Вәт килерләр.
---
Әзербайҗанда кеше башына 4,7 т, бездә 8,1 т нефть табыла дип язалар.Бюджеттан бездә кеше башына 39 мең сум гына, анда 90 мең сум тия икән.Киресенчә булырга тиеш бит.Калган нефтеакча кая киткән?

№14 (850637) / 31.08.2013 10:52:54

Төрки дәүләтләрдә бәйрәмнәр күп булды кичә.
1)Төркиядә Zafer(Җиңү) бәйрәме.Зурлап бәйрәм иткәннәрдер.
2)Казакъстанда Конституция көне.13 градус, салкын, яңгырлы көн диделәр танышларым.
3)Үзебезнеке инде. Азинода зур балалар хастаханәсе ачылу әйбәт инде анысы.

№13 (850636) / 31.08.2013 10:51:46

Мида бу кешеләрнең монда язылган фикерендә яңалы кюк.

Мин Нәҗибә Сафинага эндәшим әле.

Нәҗибә ханым, сез ТОЦ бинасын сакларга пенсионерлар чакырасыз инде име дип, ахырын бик татарча итеп.
Күпчелек 4-5 меңлек пенсия алучылар кемне яклар хәлдә була ала соң алар. Алар үзләре яклауга мохтаҗ, яки тиздән кәстрүль-уклауга тотынырлар.Сез менә халыкны нефть-газга рента кертүне якларга чакырыгыз. Вәт килерләр.

№12 (850635) / 31.08.2013 10:44:08

Мин кичә опера фестиваленә башына соңга калдым. Хворостовский "Туган телне" җырлаячак, Шаһиморатова була дип барган идем."Туган телне" башында җырладымы әллә ул???Ахырда җырламады. Мин 20 минутка соңга калдым. Җырламаган булса, гонорарын 50 прансит кисергә кирәк.

Ренат Ибраһимов булмаганда тыңларга ярый инде Хворостовский җырлавын. Тембры ямьсез аның.

Безнең Ренат абзыйның матур бәрхет тавышына җитәме соң!!! Кайчан Славутский белән концерт эшли инде. Көтек булдык уже.

Шаһиморатова юк иде.

№11 (850627) / 31.08.2013 08:38:21

әйтергә онытканмын.

намазга басуың яхшы кәнишне,монда безнең Казан арты кызының роле дә аз булмагандыр. безнең кызлар шундый алар - булганнар!(хәләлең турында әйтүем)

№10 (850626) / 31.08.2013 08:26:04

мич башында хыялланып ятү белән,урманга барып утын кисү, икесе ике нәрсә!

30 август татар өчен бик мөхим адым булды! моны аңларга кирәк.
бүген, шушы деклорация,татар бәйсезлегенә күп мөмкинчелекләр бирә. акыллы татарлар моны аңлыйлар.
прастуй халкының күпчелеге моны аңламый. аларга сразу,раз два,үзгәрттеләр дә куйдылар кирәк.ЮК! алай булмый. тәртә сындырмый гына эш итү кирәк бүген.

мөхтәрәм дипутатларыбызның берничәсе,әкрен-әкрен эш итәләр.

кигәвен,бүген 30 августта кабул ителгән деклорация эшләсен өчен,синең белән мин нәрсә эшләдек? Мруда сукыранып утырудан башка?

җитте татарга,кемдер эшләгәнне көтеп утырырга. сезнең тормышны кемдер килеп җайга салып бирергә тиешме? кемдер сезгә акча бирергә тиеш,кемдер сезгә йорт салырга тиеш...

кыска гына әйткәндә,сукыранып,шыңшып утырмагыз. булышыгыз татарстан ил башларына. сез дә Татарстанда, Либиядә,Сүриядәге хәлләрне телисезме? әнә Либия халкы бүген зар елый,Каддафины сагына...
шыңшымагыз татарлар, кигәвен син дә.
кытай кызна,авыл апаена,бөрчәгә әйтмим дә. алар абзар арты читәненнән ерак киткән кешеләр түгел.

№9 (850618) / 31.08.2013 06:33:56

Ул символны Әнәккә урнаштырудан да кулайрак вариант күрмим.

№8 (850617) / 31.08.2013 05:23:20

23 ел элек татарларга 30 ынчы август биргән күтәрелешне мактаучы, өстәге (язма башы өсте) авторлар белән килешәм.
Әмма, "Кигәвен" буларак, йөзенче (бәлки) мәртәбә кыскартып кабатлыйм.
"Ул вакыттагы казанышыбыз - татар халкының уңышы иде. Татарның бөтен катламы бергәләшүенең җимеше иде. Бүгенге халәтебез - империя коллары булган ӨСБАШ (җитәкләүче)татарларыбыз тарафыннан да (империя диктатурасы "басымы" - шифалы агымы дисәк дөресрәк булыр, астында боргаланучы бәләкәй караклар) уңышлы башкарылып килә.
1."Татарга 4 клас татарча уку җитә" не.
2.һәм татарларга, шаман ясаган хәшәрәт символны үзен саклаучы итеп кабул кылып, берәр изге я булмаса, тарихи урында урнаштыруны ( күпме акча тугелгәнен әйтеп тә тормыйм, әлегә) алга сөрүне аңларга берәр вакыт, берәр татарның акылы җитәр микән?

№7 (850613) / 30.08.2013 23:54:41

Фәрхиҗамал абыстай җырлап бирде.Сезгә ошадымы сың ? МИн үзем карт җырчыларны бик үк яратып бетермим,шуңа сорауым. МЕнә Ташкент кызын яраттым. Исемен оныттым.

№6 (850602) / 30.08.2013 22:22:44

Умарта оясын нигә актарасыз,бал юк бит инде.Булсада шикәр ашатка сыекча гына бар.

№5 (850599) / 30.08.2013 21:58:16

Сон ирексездэн ял итеп,тэккэ урамда йордек борчэ.Бэйрэмгэ санаган кеше юк аны хэзер.
Биргэннэр ял-эшлэмилэр.Бирмэсэлэр-эшкэ барырлар иде.

№4 (850598) / 30.08.2013 21:44:27

30 нчы август - ходай биргән гап- гади бер көн. Түрәләр белән бүтҗетникләр ял итте бугай, авыл халкының гадәти эш көне булды... Умарта актарырга гына көнне бирмәде- яңгыр ява...

№3 (850578) / 30.08.2013 19:10:53

30 нчы август - минем мәрхүм әбиемнең туган көне иде. Быел без аны аннан башка гына үткәрәбез...

№2 (850563) / 30.08.2013 17:59:26

Илфак Шиһапов, минекенә якын фикер әйткән. Рафаил Хәкимов белән килешәм...

Роиисия кайчанда булса түгел, шактый тиздән таркалыр мөгәен. Урал аръягындагы урыслар, Себер республикасы турында күптәннән сөйләнә. Империя таркалганчы, икегә ясалма рәвештә бүленгән Татарстан белән Башкортстан берләшеп, төп халык булган татар-башкорт күпчелекне тәшкил итсә иде. Юк исә бит, империя таркалганда, Идел-Урал РУС дәүләде барлыкка килү мөмкинлеге биииик зур...

№1 (850562) / 30.08.2013 17:47:55

)))Белмим. Кемгәдер ял көне бугай, минеке эш белән узды... уза. Әле, төнлә дә йөреп кайтасы булыр мөгәен. Яки иртәгә, иртә таңнан.)))

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar