|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2013 Медицина
Син урамнан кердеңме?Дус кызыма операция булгач, төнгә сакларга бардым. Менә шунда табибларның чын йөзен күрергә туры килде дә инде миңа. Палатада өч кеше ята. Шуның икесе танышлык буенча, берсе “урамнан кергән” булып чыкты. Хастаханәләрдә “ашыгыч ярдәм” яки табиб юлламасы белән кергән кешеләрне шулай дип атап йөртәләр икән. Дустым сөйләшеп килгән булса да, операция барышында төгәлсезлек җибәреп, икенче кат ясарга мәҗбүр булганнар. Иртәнге якта Зөлфия, йөрәгем авырта, сулап булмый дип, зарланды. Мин, аптырагач, ярдәм итәрлек кеше эзләп киттем. Коридорда очраган бер ир табибны ияртеп килеп тә җиттем. Ул Зөлфиянең кулындагы баш бармагын каера башлады. “Тәк, сине травматологиягә җибәрәбез”, – ди бу. “Нигә алай эшлисез, болай да авырыйм”, – ди танышым. “Авыруыңны бер җирдән икенчесенә күчерәм”, – ди табиб. Тик авырту гына барыбер басылмады. Яңадан коридорга чыгып киттем. Бүлек мөдире бүлмәсенә кереп, хәлне сөйләп бирдем. Ул авыруның фамилиясен сорады. Әйткәч, тиз генә палатага йөгерде. Зөлфия янында йөгереп кенә йөри. Матур сүзләрен дә жәлләми. “Бу – наркоз тәэсире, сезгә ингаляция ясатырга кирәк. Әмма бүген шимбә, дүшәмбегә кадәр түз инде”,– ди ягымлы гына.
Гөлгенә ШИһАПОВА |
Иң күп укылган
|