поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
23.01.2009 Җәмгыять

БӘХЕТЛЕ ИСЕМ

Бәхетле буласың килсә... исемеңне алмаштыр. Ни генә корсаң да, эшләр кире якка таба тәгәри, һәр адымда уңышсызлык көтеп тора һәм, гомумән, язмыш арты белән борылган кебек тоела икән, моның сәбәбе, бәлки, нәкъ менә исемегезнең сезгә туры килмәвендәдер? Әйтик, Искәндәр, Бәхтияр исемнәрен йөртү өчен көчле кеше булырга кирәк. Беренче карашка хисле, эмоциональ кебек тоелган Гүзәлләр чынлыкта һәр нәрсәне үлчәп, тирән акыл белән эш йөртүчеләр.

Язмышны үзебез язабыз

 

Кайберәүләр исем, фамилияне алмаштырсаң язмыш рәхимлерәк булачак дигән фикергә нык ышана. Имеш, мәгънәлерәк, яңгыравыклырак исем үзгә көч, энергия бирәчәк. Минем бер танышым 23 яшендә фамилиясен Багирова дип үзгәртте. Гадәттә, хатын-кыз фамилиясен кияүгә чыккач алмаштыра. Әмма бу андый очрак түгел. Үзләренең нәселендә Багировлар фамилиясе булганлыгын казып чыгарган Эльвира бу фамилия аңа нәзәкатьлек, җитезлек һәм үз-үзенә ышану көче өстәячәк дигән фикердә.  Багира – кара пантера, “Маугли” мультфильмы, Редьяр Киплингның “Книга джунглей” китабы персонажы.  “Фамилияне алмаштыру белән миңа үз-үземә ышаныч килде, хәтта гәүдәм дә сыгылмалыракка әйләнде, – ди Эльвира. –  Үземне мәче белән чагыштырам. Бәлки минем дә мәчеләрнеке кебек тугыз гомерем булыр”.

 

Тагын бер танышым отчествосын алмаштырды. 30 яшенә кадәр Анатольевна булып йөргән җиреннән Равилевнага әйләнде. Равил – аның бабасы. Үз атасы исемен бабасыныкына алмаштыруын танышым дини сәбәпләргә бәйли.

 

Дин кушуы буенча Гөлнара исемен Гөлнурга үзгәрткән хатынны да беләм. Динчеләр: “Исемдә “нар” кушымчасы булырга тиеш түгел, ул ут дигәнне аңлата, яндырып үтерергә мөмкин”, – дигәч, мулла чакырып, аңа Гөлнур исеме куштырдылар.

 

Исем-фамилияләрнең язмышка тәэсиренә ышанмас җиреңнән ышанырсың. Бер дустым кияүгә чыккач, фамилиясен иренекенә үзгәртмәс өчен җан талашты. “Күңелем тартмый, үз фамилиямне яратам, алмаштырсам, әллә килешә ул миңа, әллә юк”, – дип озак икеләнде. Ире: “Бер гаиләдә ике фамилия булмый”, – дип катгыйлангач, алмаштырмый чарасы калмады. Шуннан башланды инде... Әллә юрап китерү шул булды: эшендә уңышсызлыклар, өендә гауга, туганнары белән каршылыклар чыкты. Кире үз фамилиясен алгач, тормыш тәгәрмәче үз юлына кайтты.

 

Исем алмаштырып, уңышка ирешүчеләр йолдызлар арасында да җитәрлек. Чанпим Кантатиан исемле авыр атлет Олимпиадада җиңү турында хыяллана. Бер күрәзәче аңа хыялына ирешү өчен исемен алмаштырырга киңәш иткәч, кыз исемен Прапавади Джароенраттанатаркон  дип үзгәртә. Телне сындырырлык бу  исем аңа, чыннан да, уңыш китерде: былтыр Пекинда узган Олимпиадада ул алтын медаль алды. Ә легендар боксы Мөхәммәд Алига исем алмаштыру, киресенчә, килешмәгән. Аның үз исеме – Кассиу Клей, Мөхәммәд Алига әйләнгәнче ул бик бәхетле, тыныч кеше булган диләр. Исемен алмаштыргач, боксчы да Паркинсон авыруы башланган.

 

Бер мөселман гаиләсенә исә балаларына урыс исеме кушу шатлык бүләк иткән. Үзләрен Алла каргаган дип санаган Мөхәммәтовлар гаиләсендә туган балалар бер-бер артлы үлеп баргач, аларга яңа туган балаларына урыс исеме кушарга киңәш иткәннәр. Янәсе, шайтан бу баланы мөселман динендә түгел дип уйлаячак һәм аңа тимәячәк. Мөхәммәтовлар улларына Петя исеме кушкан. Петяга бүген  инде 50 яшь.

 

Яшерен код

 

Психологлар исем алмаштыруны “программалау” дип атыйлар. Берәү дә исемен үз тормышын катлауландыру өчен алмаштырмый, димәк, ул яхшыга өметләнә, үзен якты киләчәккә программалый. Исем алмаштыру – яңадан туу белән бер.

 

Кеше белән танышканда үз исемен әйтергә теләмәүчеләр, яки бүтән исем әйтүчеләр дә бар. Бу да гап-гади хәйлә генә түгел, ә үз язмышың өчен борчылу икән. Борынгылар кешенең исемен белү аның язмышы белән идарә итәргә булыша дип уйлаганнар. Кеше белән танышканда бездә бабаларыбыз инстинкты уяна. Таныш түгел кешегә үз исемеңне атау аңа ышану, үзеңне ачу дигән сүз. Таш гасырда кешенең исеме сер булган, көндәлек тормыш өчен аңа кушамат такканнар. Сүз уңаеннан, әзербәйҗан, төркмәннәрдә, Африка халыкларында бу гадәт әле бүген дә яши. Аларда “явыз көчне” куучы саклагыч-исемнәр кулланалар.

 

Белгечләр авырлы хатыннарга йөклелекнең өченче аенда балага төрле исемнәр белән дәшә башларга куша. Кайсы исемне дәшкәндә бала тыныч була, шул исемне сайлау мәслихәт. Халыкта яңа туган балага үлгән туганының исемен кушарга ярамый дигән гыйбарә дә йөри. Ата-ана исемен балага кушарга да киңәш ителми, юкса, онык белән әби, бабай мөнәсәбәтләре киеренке булачак. Балалар йортыннан алган сабыйның исемен алмаштырырга кирәк. Элеккеге исем аңа бернинди яхшылык та китермәгән, яңа гаиләгә ул яңа, бәхетле тормыш  башларга дип килә, димәк, аның исеме дә бүтән булырга тиеш.

 

Исем алмаштырып, бәхеткә якынаеп булса да, психологлар фамилияне алмаштырмаска киңәш итә. Фамилияне алмаштыру буыннар чылбырын өзә. Башка кеше фамилиясен алып, кеше үз өстенә башка гаилә йөген ия. Бу аеруча кәләшләргә кагыла. Кияү фамилиясенә күчү – фамилия белән бергә әлеге нәселнең бөтен җитешсезлекләрен һәм уңышларын алу дигән сүз.

 

Исем алмаштыру гадәте танылган кешеләр арасында аеруча киң таралган. Алар яңгыравыклы, тиз истә кала торган псевдоним уңыш китерә дигән фикердә. Кайбер псевдонимнар ияләренә шундый нык “ябыша” ки, аларның үз исемнәре бөтенләй онытыла.

 

Түбәндә кайбер йолдызларның псевдонимнары һәм үз исемнәре:

 

Наил Дунай – Николай Дунаев

ИлСаф – Илсур Сафин

Иркә – Айгөл Миншакирова

Гәрәй Рәхим – Григорий Родионов

Нәфисә Васыйлова – Анфиса Васильева

Гөлҗиһан – Гөлназ Җиһангирова

Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова

Шәкүр – Алмаз Корбанов

Әмир Исламов – Алмаз Миргаязов

Фәнис Камал – Фәнис Мәхмүтов

Аманулла – Әмир Камалиев

Валерия – Алла Перфилова

Жасмин – Сара Семиндуева

Анна Ахматова – Анна Горенко

Влад Сташевский – Вячеслав Твердохлебов

Александр Малинин – Александр Выгузов


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 7 | 22.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы