поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.01.2009 Җәмгыять

КЕШЕ БУЛАСЫ КИЛӘ

Соңгы вакытларда массакүләм матбугат чаралары, радио-телевидение кешегә, бигрәк тә яшь буынга тәрбия бирә алмый дип зарланырга яратабыз. Ләкин гаеп аларда гына микән? Ни өчен соң әле тәрбияне газета-журнал битләре, телевизор экраннары гына бирергә тиеш? Гаепне, беренче чиратта, үзебездән эзләргә кирәкмиме?

Әлбәттә, алда санап киткән мәгълүмат чаралары бүгенге җәмгыятьтә бик зур роль уйный һәм ул шулай булырга тиеш тә. Кызганыч, аны бер дә идеаль дип әйтеп булмый. Мәгълүмат чаралары нәкъ менә мәгълүмат чыганагы булуын аңларга тиеш җитәкчеләр. Ә позитив мәгълүмат, тискәресе белән чагыштырганда, чыннан да бик аз. Моны ата-аналар да аңлый, башкалар да шулай дип уйлый. Соң шулай булгач, нигә соң барыбыз да балаларны бишектә чакта ук телевизор карарга күндерәбез? Дусларыма барам да, аптырап карап торам: тәпи дә йөри белмәгән балалары инде телевизор пульты тотып утыра. Ата-ана үзе дә, экраннардан уңай тапшырулар аз булганлыгын белә торып, баласы янына утырып экраннарга баккан. Футболын да карый бала, сугыш-үтерешләргә корылган фильмнарны да, җенси мөнәсәбәтләр турында тапшыруларны да күзәтә. Нарасый, беренчедән, сәламәтлегенә зур зыян китерә. 

 

Икенчедән, тормышның иң начар, тискәре якларын күреп, анда барган пропагандага күнегеп, шуңа ияреп үсә. Мультфильм гына карамый шул бүгенге көннең киләчәк буыны. Әмма телевизордагы вәхшилекне күреп үсүенә телекомпания җитәкчеләре генә гаепле түгел. Беренче чиратта, җавапылык ата-ана җилкәсендә. Башка шөгыльләр таба алмыймы икән ул баласына? Китап укырга, язарга, рәсемнәр ясарга өйрәтү, бергәләшеп җырлау яки бию, төрледән-төрле башка тәрбия чаралары үткәрү, һич югы урамга саф һава суларга алып чыгу кебек алымнардан да файдаланырга була ич. Юк шул, вакытыбыз юк безнең: дөнья куабыз, бар кыйммәтләрдән ваз кичәбез, баланы үз иркенә куеп, телевизор яки компьютер каршына утырту белән генә чикләнәбез.

 

Әйе, тормыш аренасына бүген нәкъ менә телевизор-компьютер чоры балалары күтәрелә. Университет укытучысы буларак, моны мин уку йортымда ачык күрәм. Мөгаллимнәр аптырашта хәзер: нигә бу студент берни белән дә кызыксынмый, нигә ул надан, нигә аның мәгълүматлыгы кинофильм сценарийлары яки тозсыз җырларны башкаручылар белән генә чикләнә? Тәрбия турында әйтеп тә торасы юк. Университет кадәр университет студентлары, әгәр дә хәлләреннән килсә, укытучыларының башларыннан йөрер иде, дип уйлап куям вакыты белән. Үзем укыган чор белән чагыштырам. Гәрчә нибары унбиш еллап кына вакыт узса да, безнең вакытта әдәп, әхлак дигән төшенчәләр сүздә генә булмаган икән. Гади генә мисалларга мөрәҗәгать итик. Уналты катлы икенче бинаның лифтлары янында дәрес башланыр алдыннан һәм тәнәфесләр вакытында алма төшәрлек тә урын юк, чөнки студентлар дәрескә ашыга. Студентның укытучыда эше юк, лифтка хәтта үзләрен укыткан мөгаллимне дә этеп-төртеп керә ул. Сүгенергә дә күп сорамып тормый. Яки икенче бер очрак. Профессор кеше дәрескә керә, аның тактага язып аңлатасын белгән студентлар хәтта тактаны чистартып куярга иренә, укытучыларына утырырга урындык та юк. Чал чәчле профессор күрше бүлмәдән иң элек урындык алып керә, аннан кулына чүпрәк тотып, бәдрәфкә шуны чылатырга бара. Студент исә шул арада мактанышып утыра: кем нинди юбка кигән, кайсыныкы кыскарак, кайсының кендеге күренеп тора, кем нинди помада кулланган, кемнең нинди машинасы бар һ.б. Аның дөнья күләмендә танылган галимдә гаме юк. Әхлагы бозылган, матурлыкны тудыру түгел, күрергә һәм аңларга да теләмәгән яшьләр күтәрелә тормыш аренасына.

 

Хәер, мисал эзләп ерак барасы юк. Трамвай, автобусларга керсәк тә никадәр тәрбиясез яшь буын үсеп барганын күрергә була. Тукталышларда транспорт килеп басуга, аның эченә беренче булып яшьләр керә. Әби-бабайны этә-төртә, кулсыз, аяксыз, сукыр инвалидларны күрмәмешкә салышып, урын алып каласы килә аның. Шунысы кызык: ата-ана үзе үк ат хәтле малаена яки кызына урын бирә. Үзе басып барса бара, әмма баласы гына утыра күрсен. Берсе шунда кисәтү ясауны кирәк тапса, малаен яки кызын яклап, ата-ана шул кешегә ташлана, тавыш күтәрә. Тормыш шул дәрәҗәдә үзгәрде ки, үрнәк тәрбия бирәсе, гыябрәткә өйрәтәсе урынга, без аларны иркәлибез, алар өчен барын да эшләргә әзер торабыз. 

 

Минем инануым буенча тәрбия культурасы, иң беренче чиратта, гаиләдә бирелергә һәм формалашырга тиеш. Кызганыч, гаилә институты бүгенге көндә мөһим роль башкармый. Ата-ана да, әби-бабай да тормыш мәшәкатьләре белән басылган. Яшь буын урам тәэсирендә, яшьтәшләре йогынтысында үсә. 13-14 яшьлек кызларның тәмәке тартып, сыра шешәсен имеп торуларына күнегеп беттек. Сүз саен, рус әйтмешли, “мат да перемат”. Әти-әни исә битараф. Еш кына начар күренешләрне (тәмәке тарту, алкоголь куллану һ.б.) хуплаучылары да бар, янәсе, баласы заманадан артта калмасын. Кызганыч...

 

Җәмгыятебездәге төрле социаль-тарихи, сәяси-икътисади борылышлар һәм шуның нәтиҗәсендә килеп туган  каршылыклы вәзгыять беренче нәүбәткә җан асрау өчен көрәш алып баруны чыгара. Мондый шартларда гуманлылык, шәфкатьлелек категорияләре иң арткы планда кала. Кешеләр, шул исәптән (бәлки беренче чиратта?) яшьләр дә кыргыйлаша, кешенең эчке матурлыгы, рухи пакълыгы юкка чыга. Янә килеп туган икътисади кризис Россия халкына ничек тәэсир итәр, анысын әле фаразлап булмый. Бер нәрсә аңлашыла: мондый шартларда югары идеаллар, асыл кыйммәтләр турында сүз алып барып булмаячак. Һәркемгә мәгълүм джунгли кануннарына таянып, бары үзеңне генә кайгырту, үзең өчен генә яшәү принциплары алга чыгачагы да шик уятмый. Хәер, бүген үк кешелекнең күпчелек өлеше башкалар өчен яши дигән фикердән ерак торам мин. Һәркемгә үз җаны, үз байлыгы кадерле. Эгоистлык шул дәрәҗәдә үсте ки, иң якын туганнарың, дусларың белән аралашу да зыянга китерә кебек тоела хәзер. Ата-анадан, әби-бабайдан калган мал-мөлкәтне бүлешкәндә туганнар арасында килеп чыккан низаглар турында һәрберебез күреп-ишетеп белә булыр. Бер карында үскән балалар арасындагы талаш-бозылышларны күрү үкенеч хисе тудыра. Байлар бәлки шундый хәлләр килеп чыкмасын дип, һәр баласына йортын-машинасын булдыру турында уйланадыр хәзер. 

 

Җәмгыятькә бәя бирү өчен базардагы халыкны күзәтергә яратам, гыйбрәт алам. Ни кызганыч, рухи матурлык чыганагы булырга тиешле әби-бабаларыбыз да кыргыйлашкан икән ләбаса. Менә алар иртән иртүк базарга килеп, мескен авыл кешесе авыр хезмәт куеп булдырган продукцияне алырга ашыга. Иң элек үзләре кебек үк таякка таянган яшьтәшәләре белән этешә-төртешә чиратка баса, аз гына кулына-аягына кагылсалар да, гаеплеләрне каргый-ләгънәтли башлый. Аннан шәһәр халкын шатландырырга килгән сатучыларны “тәрбияли”: “кыйммәт ич бу, ничек шундый бәяләр куярга оятыгыз җитте” дип орыша. Үзләре урамда утырып, ләчтит, гайбәт сатып торганда авыл кешесенең кояш белән бергә уянып, кояш баеганнан соң гына ятуы турында уйланмый ул, никадәр тир түгелгәнен дә аңларга теләми. “Югары” бәяләрне сүгә-сүгә, хөкүмәткә зарлана-зарлана, “пычрак” авыл кешесен рәнҗетә-рәнҗетә барыбер ала ул бәрәңгесен дә, итен-маен да, башкасын да. Чөнки үзе үк аңлый: мондый очсыз бәяләрне дә, натураль продуктларны да башка беркайда таба алмаячак ул.

 

...Җәмгыяте нинди – кешесе шундый дип әйтергә яратабыз, ягъни бар гаепне иҗтимагый тормышка сылтау гадәти хәлгә әверелде. Тик җәмгыять кешене үзгәртәме, әллә киресенчәме – анысы турында уйланмыйбыз. Сүз дә юк: без – зур үзгәрешләр һәм каршылыклар заманының кешеләре. Телисеңме-теләмисеңме, син заманага иярергә, аның кануннарына буйсынып яшәргә мәҗбүр. Мондый шартларда яшьләргә авыр. Матурлык, гуманизм, шәфкатьлелек белән бәйле идеаллар булмавы үкенечле. Ә идеалсыз буын, минемчә, югалган буын, киләчәге булмаган. Рухи төшенкелегем, өметсезлеккә бирелүем өчен гафу итегез...

 


Ленар САФИН
Интертат.ру
№ --- | 21.01.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»