поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.08.2013 Интернет

Интернет аша арзанрак - серләрен генә бел

Һәр социаль челтәрдә бүген меңләгән төркем оешкан. Шул рәвешле кешеләр билгеле бер үзенчәлек буенча берләшеп үзен кызыксындырган темаларга фикер алыша, яңалыклар турында хәбәрләшә. Шул ук вакытта бик күпләр мондый төркемнәрне үз товар яки хезмәт күрсәтүне башкаларга тәкъдим итеп, керем алуны күздә тотып булдыра.

Социаль челтәрдә “утырган” һәрбер кешегә даими рәвештә төрле төркемнәргә чакырулар килә. Берәүләр маникюр, педикюр, чәчтараш хезмәтләрен тәкъдим итә, икенчеләр сыйфатлы туй фотолары һәм видеосы вәгъдәли, өченчеләр үз куллары белән ясалган эксклюзив бүләкләр белән кызыктыра. Мондый тәкъдимнәрнең барысын санап та бетерерлек түгел хәтта.  Әлбәттә инде үзеңне кызыксындырмаган төркемнәргә чакыруларны кире кагасың, кирәк булып куяр дип уйлаганнарына кушыласың.

Күмәкләп алсаң - арзанрак

Соңгы вакытта барыннан бигрәк төрле товарларны күпләп сатып алуны оештыручылар күбәеп китте. “Совместные покупки” дип исемләнгән мондый төркемнәр кешеләрне бергә туплап шактый гына арзанлы бәяләрдән кием-салым, косметика, уенчыклар, өй кирәк-яраклары һ.б. сатып алырга тәкъдим итә. Төркемнең җитәкчесенә, гадәттә, оештыру эшләре өчен заказ бәясенең 15-20 процентын түлисең, шулай ук товарны китертү өчен дә чыгымнар өстәлә. Әмма боларның барысын исәпкә алсаң да, күп кенә әйберләрнең бәяләре 50-60 процентка арзанрак булып чыга.

Кибетләрдә йөрергә вакыты булмаган кешеләргә интернет-сатып алулар бигрәк тә уңайлы. Кирәкле товарны сайттан карап, теләсә кайсы вакытта заказ бирергә мөмкин. Өстәвенә, бәяләре дә бик “тәмле”. Берәмләп сатып алу кибетендә 4 мең сум торган күлмәкне 2 мең сумга алу кызыктырмыймы инде?

Бер яктан карасаң, товарның арзанлыгы шикле тоела. Әмма уйлап кара - кибетләрдә товар бәясенә аренда, коммуналь чыгымнар өстәлә. Аннары сату үзәкләренең төп максаты мөмкин кадәр күбрәк керем алу икәнне дә истә тотарга кирәк. Нәтиҗәдә, безгә товарлар җитештештерү бәясенә 50-100 процент өстәлеп сатыла. Күпләп сату бәяләреннән Интернет аша заказ бирелгән товарлар шуңа күрә бик арзан килеп чыга.

“Тәмле” бәягә яраксыз товар, яки сыйфаты өчен берәү дә җавап бирми?

Әмма “күмәкләп сатып алулар”ның да кимчелекле яклары бар. Нинди дә булса товарны Интернеттан яки каталог аша сатып алганда, сиңа рәсемдә күрсәтелгәнгә бөтенләй туры килмәгән әйбер килүе мөмкин. Һәм төркем җитәкчесе алдан ук бу турыда кисәтеп куя. Янәсе, күпләп сатып алуларны оештыручы бары тик арадашчы вазыйфасын үти һәм заказ бирелгән әйберләрнең төсе, сыйфаты һәм үлчәмнәре өчен җаваплылык бирми. Товар бәясен исә алдан ук каплыйсың.

Төркем җитәкчесе бергәләп сатып алуларны оештырып керем ала. Шуңа да аның бернәрсә өчен дә җавап бирмим диюе берникадәр шикле тоела. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Intertat.ru Татарстанның кулланучылар берлегенә шалтыратты. Хокук бүлеге җитәкчесе Марат Мәҗитов сүзләренчә, сатып алынган товар өчен берәү дә җавап бирми дип әйтү дөреслеккә туры килми.

Турыдан-туры әйбер сатып алумы, әллә Интенет аша заказ биреп китертүме – сатучы үз товары өчен җавап бирергә тиеш. Россия Кулланучылар хокукын яклау буенча законда билгеләнгәнчә, сатып алучы сыйфатсыз яки үзенә ошамаган товарны сатучыга кире кайтара ала. Әмма социаль төркемнәрдә “күмәкләп сатып алулар”ны оештыручы – ул чыннан да сатучы түгел бит, ул арадашчы сыйфатын гына үти. Товар ризасызлык уяткан очракта исә турыдан-туры сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлатты ул.

Әмма күп очракта күмәкләп заказ бирелгән товар Кытай, Корея һ.б. илләрдән китерелә. Һәм турыдан-туры сатучы белән элемтәгә керү шактый кыен. Сатучы товарны кире алырга ризалашса да, почта чыгымнарын каплау сатып алучы җилкәсенә ята. Марат Мәҗитов чит илләрдән кертелгән товарга аеруча сак булырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, күпчелектә мондый кием-салым, уенчыклар Россиядә сатылуга лицензиясе дә, сертификация үтмәгән була. Һәм бу очракта мондый товарны сатып алу сәламәтлеккә зыян китерүе бар.

“Сер”ләрен белсәң – оттырмассың

Күмәкләп сатып алуларда күп кенә танышларым катнашып караганы бар. Берәүләр бер тапкыр гына заказ бирә дә, сатып алынган товары күңеленә хуш килмичә, мондый ысулдан баш тарта. Икенчеләргә исә бәхет елмая – аларга бар сатып алынганы уңышлы туры килә.

Әмма мондый сатып алуларда бәхет эшенә генә таянмыйча, сыйфатлы һәм үзеңә ошаган товарны сатып алуның үз “сер”ләре бар икән. Әйтик, Татьяна Корчагина товарга заказ биргәнче, алдан башка кулланучыларның, шушы әйберне алып караган кешеләрнең фикерләрен өйрәнә, товар җитештерүче турында алдан белешә.

“Мин Интернет аша кием-салым сатып алырга җөрьәт итмим. Гади кибеттә дә бит размерын карап, киеп карамыйча гына әйбер алмыйсың. Ул синең фигураңа туры килмәскә, яки 48 дип язылганы 44нче размерга гына ярарга мөмкин.  Ә менә кызыма уенчыкларны бик еш заказ бирәм – кибеткә караганда бермә-бер арзанга да чыга, балага да һәрчак ошый “, - дип сөйләде ул.

Гөлшат Ганиева исә “күмәкләп сатып алу” төркемнәрендә кием-салым яки косметика, парфюмериягә заказ биргәнче, башта шул фирманың кибетенә барып сайлый. Болай эшләгәндә - бер дә оттырмассың, ди ул.  Әмма Интернет аша сатып алу белән артык мавыгырга ярамый, дип кисәтте.

“Арзанлы булгач, монысын да, тегесен дә аласы килә, үз-үзеңне тыеп кала алмый башлыйсың. Нәтиҗәдә, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып аласың. Бер заман минем бөтен хезмәт хакым диярлек шуңа китә башлады. Ярый, вакытында туктала алдым”, - ди Гөлшат.

Аннары күмәкләп сатып алуларның тагын бер кимчелекле ягы бар. Товарны заказ биргәннән соң, аның килүен хәтта ярты ел көтүең бар. Товар складта бетәргә, почта начар эшләргә яки билгеле бер товар күмәкләп сатып алу өчен озак вакыт тупланмаска мөмкин. Шуңа да җәйге киемең кыш көне килмәсен өчен, аны сатып алу турында яз көне үк уйларга кирәк.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 24.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»