поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.08.2013 Җәмгыять

Ирен яман шештән үзе дәвалаган

Әйе, Саба районы, Иске Икшермә авылында яшәүче Лена апа Иванова ирен үз куллары белән терелтеп аякка бастырган. Нинди чирдән диген әле? Яман шештән. Рим абыйның ашказанының ярты өлешен кисеп алалар. Операцияне ясаган оста хирург Илдар Әһлиуллин: “Булдыра алганны эшләдек, калганы Ходай кулында”, – дип озатып кала Рим абыйны.

Ә аңа кадәр шул ук чирдән әтисе үлгән. 40 яшьлек энесен дә әлеге зәхмәт кара гүргә кертә. Килсә килә бит ә – һәммәсендә ашказаны яман шеше. Энесе табибка соңлап күренә, багучыларга, сихер­че­ләргә йөри, аннан соң да әллә тиешенчә дәвалану җитми, тиз китеп бара ул бу дөньядан. Шул борчулардан соң Рим дә авырый башлый. Хатыны Лена поликлиникага барып тикшере­нергә үгетли. Әле ярый хатын сүзенә колак сала. Аңа да шул начар диагнозны куялар. 1994 елның июнь аенда яман шеше белән ярты ашказанын кисә­ләр. Ул көннәрдә яшь балаларын, йорт-кура, мал-туарның барын да күршеләренә калдырып, Лена ире янына чыгып китә, шунда күченә дисәң дә була. Ирен бер минутка да үзен генә калдырмый. Шәфкать туташы булып эшләгән ханым әлеге чирнең никадәр катлаулы, мә­керле икәнен, кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамаганын бик яхшы аңлый.

Ә иң авыры хастаханәдән кайткач башлана. Әлеге чир тиз генә, ансат кына китәргә ашыкмый бит ул. Яңадан кабатланган очраклар да аз түгел. Рим абый ул көннәрдә 12 килограммга ябыга. Ябыгу – хәлсезлек, имму­нитетның төшүе дигән сүз. Ашказанын алдырган кешегә ашау-эчүне тамырдан үзгәр­тергә кирәк. Менә ничә ел Лена апа һәр иртәне солы боткасы әзерли. Ата-бабадан калган традиция – үләннәр дәвасын да искә төшерә. Урманчы кызы лабаса, кайда нәрсә үскәнен әйбәт белә. Иренә агулы үлән­нәр – түндербашның спирт­лы төнәт­мәсен тамчылап эчертү, канлы үлән үсемлеген эремчек суында тотып, шуны эчертү ди­сең­ме... Солы суының, ак чыр­шы­ның да файдасы булган кебек. Үпкәсе борчый башлагач, тәнне камфара спирты белән ышкыйлар. Карлыганны иттарткычтан чыгарып бирә. “Анда С витамины күп. Дөрес, яман шеш вакытында ул ярамый дип тә әйтәләр, организмны ныгыту өчен дип кулландым, – ди Лена апа. – Кешенең халәтенә дә карыйсың инде. Ярыймы, юкмы икәнлеге шунда күренә”. Ул чагында 23 төрле үләннән эшләнгән “Биттнер” бальза­мының да чыккан гына чагы. Аны әллә ничә тапкыр сатып алалар. Ул – витаминнар чыганагы да, дезинфекцияләү чарасы да. Өрек, кара җимеш, бәрәңге крахмалы, кәбестә, кишер соклары да ясый. Һәр дәваны ире белән бергә үзе дә сыный хатын. Файдасы тияр­дәйләрен балаларына да бирә. Менә шулай чирне бергәләп җиңәләр. “Һәркай­сын схемалап эшләдем, үзе бер китап чыгарырлык, кайсы-кая онытыла да башлады инде”, – ди Лена апа. Боларны искә тө­шергәндә Рим абый түзмәде, кече якка чыгып китте. Ирнең күзләре яшьле иде. Күренеп тора: хатынына шулкадәр рәх­мәтле ул.

Ә Лена апа бик тыйнак, үзен күрсәтеп, масаеп алдан йөрүче түгел, ләкин кешегә авырлык килгәндә көчен жәлләмичә, җаны-тәне белән ярдәм итә торган игелекле зат. “Мине зур дәвачы дип язып чыга күрмәгез тагын, мин бит үләннәрне дә үзебезнекеләр өчен генә җыям”, – дип Лена апа безне кат-кат кисәтте. Тик күрше-тирә дә, аз гына авырып торса, шушы йортка йөгереп кереп җитә икән. Кан басымын үлчәп, йөрәк тибешен тыңлап, сораштырып алгач, үләнен дә, даруын да биреп чыгара. Кирәк икән укол да кадый. “Кеше авырганда башта табибка барырга, тикшеренергә тиеш, – ди Лена апа. – Медицина оешмалары ул – дәү казан. Диагнозны табиб кына билгели ала. Мин – дан казанучы түгел, нужа төшкәндә, кирәк чагында ярдәм итүче генә”.



Лена апа киңәшләре:

Salam1 Түр якта – өстәл тулы тартма-тартма дару үләннәре. Лена апа аларны күрсәтеп, дәваларын аңлатып барды. Тукранбаш чәчәге – инсульт, инфаркттан дәва. Җир җиләге – тирләтә, температураны төшерә. Бөтнек, валерьян тамыры, мелисса тынычландыра. Иссоп сару кайнаудан, бронхиаль астмадан әйбәт. Зәңгәр мәтрүшкә ашказаны авыруларыннан дәваланганда, бронхитлар вакытында какырткыч чара буларак булыша, ләкин кан басымын күтәрә. Кайбер үләннәр аллергия китереп чыгарырга да мөмкин. Кан басымын нормада тоту өчен көн саен 12 туңдырылган балан ашыйлар. Балан агачы кайрысы, кычыткан кан агуны туктата. Кан басымы түбән икән, кофе, мәтрүшкәле каты чәй эчәләр. Үги ана яфрагы, бака яфрагы, меңьяфрак үләннәрен бергә төнәтсәң, йөрәк өчен шифасы бар. Юкә чәчәге төнәтмәсе көчле ютәлне бетерә. Балаларда бабасыр булганда ярты литрлы шешәгә сарымсак турап салалар да тәрәзә төбендә тоталар. Шул су белән клизма ясыйлар.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»