поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2009 Язмыш

"ПОЧТИ КЫЗ БУЛЫП..." (МОҢСУ ҺӘМ ШАЯН ХАТИРӘЛӘР)

Укытучы-остазым Мөхәммәт абыйны бик еш искә алам. Чөнки кулга газета-журнал яисә китап алып утырсаң, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, дигән фразага очрыйсың. Алай гына да түгел. Аның җанлы, тормышчан, кызыклы лекцияләрен тыңлау үзенә бер дөнья рәхәте иде. Сөйләү алымнары, үз-үзен тотышы, нәзәкатле итеп тәмәке тартуы күз алдында тора. Менә утыз ел инде аның лекцияләрендәге кайбер өзекләр күңелдә саклана.

Әйтик, ул кайсыдыр әсәрдән бер шәкертнең үтә чибәр туташ белән очрашып, аңа бик игътибар итәсе килмичә, алиһәдәй кызны ялгыз калдырып кайтып китеп, юлда яңгырга очравы, зонтигыннан су үтүе, өендәге йомшак урынга кайтып яткач, татлы уйларга чумуы турында тәфсилләп сөйләде дә, аудиториягә сорау бирде:

– Шәкерт чишенеп түшәккә менгәч, нәрсә турында хыялланды дип уйлыйсыз?

"Түшәк" сүзе чыкккач безнең миләр кыйшаеп китте.

Шуннан соң Мөхәммәт Сөнгатович, сарказм белән мәкерле итеп елмайды да:

– Сез уйлаганча түгел! Теге зонтикның тишеген ничек яматырга икән, дип борчылып яткан ул... – диде.

Без чираттагы сессиягә килгәндә ул кайсыдыр чит илдән (Һиндстаннан кебек хәтердә калган) кайткан иде. Шундагы тәэсирләре турында кызыклы итеп сөйләде дә, фикерен болай дип йомгаклап куйды: "Андагы нигъмәт, андагы игътибар, андагы җылы мөнәсәбәт. Алдыңа ризык куйган саен хезмәтче башын ия, киемнәреңне тәртипли, түфлиләреңне чистарта. Хәтта аякларыңны юа. Әмма барыбер Казанга – туган якка үтереп-үтереп кайтасы килә. Эшкә йөри торган 5 нче трамвайга кадәр сагындыра".

Кышкы сессия тәмамланганда студентлар кумиры безгә:

– Зинһар өчен, Шәйхи Маннурның кирпеч калынлыгы "Муса" романын кыш көне укыгыз. Җәй көне ачып та карый  алмыйсыз сез аны, – дип озатып калды.

Ул укымыйча килгәнеңне сизсә, хәйләкәр сораулар биреп, уңайсыз хәлдә калдыра иде. Мәсәлән, Г.Тукай иҗатын үткәндә бер апаебыздан:

– Ни өчен шагыйрь бу шигырен "Эштән чыгарылган татар кызына" дип атаган? – дип сорады.

Җавап ул көткәнчә булмады, әлбәттә.

– Абый, аны заводтан эштән чыгарганнар, – диде читтән торып укучы олы яшьтәге ханым.

Мөхәммәт абый яшь вакытта конферансье ролен дә үтәгән. Элекке Чүриле районы мәдәният йортында узган укытучылар конференциясе концертында болай дип шаярткан.

– Бүген кибеткә кергән идем. Чыкканда "Сельмаг" дигән элмә тактаның "мягкий знагы" башыма төште. Ярый әле "твердый знак" булмаган. Җан тәслим кыла идем, –  дигәч, бөтен зал шаулатып көлгән.

Гомумән, җор телле, хикмәтле көлү осталыгына ия иде мәрхүмкәй. Онкология операциясе кичергәннән соң, без Саба районы мәгариф бүлеге мөдире Шамил Зиннуров белән аның янына килдек. Ишекне җәмәгате Лилия апа ачты. Эчкә үтеп, без өсне чишенгән арада, үз бүлмәсеннән Мөхәммәт абыйның көр тавышы ишетелде:

– Егетләр, курыкмагыз, шәүлә килә!

Унсигез килога кимегән икән.

Безгә операция вакытында ничек итеп теге дөньяга "китүе", чәчәкле болыннарда йөрүе, гомумән, рәхәт халәте турында сөйләде. Мин соңрак бер сорау да биреп куйдым әле.

– Мөхәммәт абый, "Ачы тәҗрибә" китабыгызның икенче өлеше ни хәлдә?

– Нигездә язылган инде ул. Өлеш-өлешләп. Әмма хәзер мин аларны компоновать (нәкъ шул сүзне кулланды) итәрлек хәлдә түгел, – диде.

Без ашыктык. Гел шулай бит... Янәсе, буран чыгарга тора. Юл ябылыр. Саубуллашып аерылыша башладык. Һәм шул мизгелдә: "Туктагыз әле, егетләр!" –  диде дә, салмак кына үз бүлмәсенә кереп китте һәм борынгы кара савыты белән каләм тотып чыкты.

– Белгәнегезчә, әтием Сөнгатулла Бәдертдин улы (1885 елда туып, 1938 елда репрессия корбаны була – Т.Н.) 1895 елларда Сезнең Байлар Сабасыннан ерак булмаган атаклы Сатыш мәдрәсәсендә белем алган. Шунда укыганда әлеге язу приборларыннан файдаланган (рәсемдә). Әгәр дә элекке мәдрәсә бинасы музей итеп реставрацияләнсә, шушыларны минем исемнән тапшырырсыз әле. Соңгы әманәтем сезгә", – диде.

Остазыбыз моңсу гына озатып калды. Тышкы коридорга ук озата чыккан Лилия апа әйтте: "Хирург өметсез икәнен яшермәде, елыйбыз. Бик сузылганда 3-4 ай – сабантуйларына кадәр гомере бар..." Ә без юкка ашыкканбыз. Ул төнне барыбер кайта алмадык. Буран котырып, юллар ябылган иде...

Гомумән, Мөхәммәт абый Сатыш аша узганда, машинадан төшеп, мәдрәсә стенасының кызыл кирпечләрен кулы белән кат-кат сыпыра, иркәли иде... 1980 еллар башында без, райкомның ул вакыттагы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Госман Гарипов, район мәдәният бүлеге мөдире Ризван Шакирҗанов аны көн буе Мичән, Керәнне, Бакшанды төбәкләрендә озатып йөрдек, очрашулар оештырдык, кичен туган авылы Гөбәрчәккә кайтарып куйдык. Тәэсирле минутлар күп булды. Әмма шуның берсе истән чыкмый. Керәннедә ул фатирда торган өй янына килдек. Хуҗалар күптән вафат. Йортның ишек-тәрәзәләре аркылы кадакланган. Мөхәммәт абый тәрәзәдән эчке якны күзәтә башлады һәм үзе йоклаган тимер караватны күрде. Түзмәде, ирләрчә үксеп елады...

Мөхәммәт абый үпкәсен дә җайлап кына белдерә иде. Шуны раслаган бер хаты белән таныштырып үтим әле.

"Тәлгат! Газетаңны алдым. "Дәүләт ирләре" дигән тарихи язмамны баскансың, зур рәхмәт. "Социалистик Татарстан"да әле ул бер-ике ай ятар. Анда материалым күп. Чират көтеп яталар.

Корректорлар сездә дә мондагы кебек икән. 2-3 солидный гына хата җибәргәннәр, авыл халкы сизәрлек түгел. Монда күбрәк җибәрәләр, кызарып йөрисең.

Шамилгә сәлам! Мөхәммәт абый. 8.XII.90."

Шамил Зиннур улы Мөхәммәт абыйның үзен генә түгел, аларның гаиләсен, Лилия апаны, улы Искәндәрне, кызы Гәүһәрия белән киявен – районыбызның Кибәче авылы егете Илдарны бик хөрмәт итте. (Без Гәүһәрия белән Илдарның туйларында да булдык. Мөхәммәт абыйлар Тәлгат абый Галиуллин, аның мәрхүмә җәмәгате белән бергәләп килгәннәр иде).

Бер-ике айдан Шамил дус белән яңадан килдек. Диктофон алып, тере тавышын яздырабыз, янәсе. Соңга калган булып чыктык. Әдип телдән калган, кеше танырлык дәрәҗәдә түгел иде...

Әле шушы язманы әзерләгәндә Мөхәммәт абый белән бәйле булган материалларны яңадан актарып чыктым. Менә – "Татарстан яшьләре"нең 13 май (1995) саны. Анда аның "ХХ гасыр сукбае" дигән проблемалы зур күләмле мәкаләсе дөнья күргән. Мин урта битләрнең кырыена, түбәндәге җөмләләрне язып куйганмын.

"Бүген 8 июнь киче (1995). Мөхәммәт абыйны исән вакытта соңгы тапкыр күреп кайттык. Аңсыз. Йөткерә. Җан бирә алмый тилмерә икән. Йөзе, гәүдәсе Бухенвальд концлагерендагы шыр сөякле әсирне хәтерләтте. Чөнки шушы көннәрдә генә Германиядә – Бухенвальдта булып кайткан идем. Кешене нинди хәлгә китерә әсирлектәге вәхшилек һәм "рак" дигән яман чир. Кызганыч Мөхәммәт абый. Беркем дә ярдәм итә алмый шул инде... Үзе белән күпме әдәби хәзинәне алып китә халык бәгыре. Язмыш. Кеше гомеренә кеше керми. Әмма шулай сызып, белә торып үләргә язмасын. Бу Мөхәммәт абыйның "Татарстан яшьләре"ндә, гомумән, матбугатта үзе күргән соңгы язмасы булгандыр... Хуш иттек. Сәгать кичке 11.25".

... Без остазыбызның вафатын аны җирлисе көнне генә ишеттек. Гөберчәккә барып җиткәнче Мөхәммәт абыйның җәсәде гүргә иңдерелгән иде инде. Безне төп йортта әдипнең бертуган Равия апасы каршы алды.

– Быел Мөхәммәт үләсе ел булгандыр, сиреньнәребез чәчәк атмады. Чыктым да шуларны кочаклап еладым, чыктым да еладым, –  диде.

Без яңадан остазыбыз каберенә килеп, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – Түбән Симет егете (Мөхәммәт абыйның әнисе Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы (1891-1971) шул авылдан) Таһир Шәрәфиев, Шамил Зиннуров белән өчәү башларыбызны идек.

Ярар, укучым, теләсәм дә, теләмәсәм дә, Мөхәммәт абый турындагы истәлекне зиратта булган хәл белән дәвам итим әле.

... Матур җәйге көндә туганнан туган Гәндәлиф апасы белән кайтканнар алар Гөбәрчәккә. Әлбәттә инде, нәселләренең төп йортларына зиярәт кылганнар.

– Бездән дога көткән әрвахлар рухына багышлыйм, –  дип укый икән Гәндәлиф ханым.

Мөхәммәт абый тыңлап-тыңлап йөргән дә:

– Апа, өмет итүче күп булыр ул. "Бездән дога тиешле әрвахлар рухына багышлыйм" дип укы син, яме, – дигән.

Әйе, Мөхәммәт Мәһдиевнең, чын мәгънәсендәге халык язучысының, әдәбият галименең, укучы күңелендә якты йолдыз кебек балкып калган тылсымлы каләм иясенең җор сүзләре, әсәрләрендәге үтемле, шаян фразалары еш искә алына, сөйләмнәребездә файдаланыла. Мәсәлән, 2006 елның 13-14 ноябрендә Казанда РФ Иҗтимагый палатасы төбәк һәм милли мәгълүмат чараларында сүз иреге һәм хокуклары мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Бөтен Русиядән җыелган кунаклар арасында минем күптәнге танышым, Башкортстанның "Һәнәк" сатирик журналы  мөхәррире Марсель Сәлимов та бар иде.

– Тәлгат, – диде ул сәгатенә карый-карый, – мондый җыелышлар сездә вакытында башланамы?

– Почти, – дидем мин.

– Нәмә ул почти?

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма Мөхәммәт абый Мәһдиев үзенең бер герое турында: "Почти кыз булып кияүгә чыкты", – дип язган иде...

 


Тәлгат НӘҖМИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 5-6 | 20.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»