поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.08.2013 Җәмгыять

Менә тагын балаларның мәктәпкә барыр чагы җитә

Ашау-эчү дигәннән, бер кыз бала көн саен иртән мәктәпкә чыгып китәр алдыннан әнисеннән акча сорый икән. “Мәктәп ризыгын яратмыйм. Буфеттан яки кибеттән үзем сатып алып ашыйм”, – дигән сүзләре әнисен тәмам хафага салган.

Монда хикмәт гаилә бюджеты чыгымнары турында гына да бармый. Балаларның күп вакыты мәк­тәптә уза, уку программасы елдан-ел катлаулана, улла­рыбыз­ның һәм кызларыбыз­ның башы, йөрәге чыдый гына күрсен. Ә мәктәп ризыгы ник шулкадәр тәмсез әзер­ләнә икән соң?

Борчулы ана, шул мәсьә­ләне кабыргасы белән кую ниятеннән, мәктәп директоры янына барган. Ана эчендә­гесен сөйләп, сүзен төгәлләп, нокта куюга, җитәкче аны ашханәгә чакыра. Яңарак кына пешеп чыккан ризыкны тәлинкәгә салып бирәләр. Аштан авыз итүгә, ханымның йөзенә елмаю куна. “Безнең кайчак өйдә дә аш болай тәмле килеп чыкмый әле”, – ди ул, кызының сүзләре чын тү­геллеген аңлап. Рәхмәт әйтеп, өйдә “агарту эшләре” алып барырга вәгъдә итеп, тыныч күңел белән кайтып китә.

Казандагы Киров районына урнашкан 4 нче кызлар гимназия-интернатында да ашханәгә һәрчак юл ачык. Ата-аналар, теләсә кайчан кереп, ашамлыктан авыз итә ала. Җитәкчелек аш-су әзер­ләү­гә бик җаваплы карый. Ашханә бүлмәсе үзе үк бөтен нормативларга туры килә. Би­редә ит цехы, кондитер, тавык, балык, салат әзерләү цехлары аерым. Зур электр плитәсе янында азык җылыту миче – пароконвектомат урнашкан, су фильтры алганнарына да инде берничә ел. Балалар чис­та су эчә. “Таләпләр алар бөтен җирдә шундый ук, ләкин мөмкинлекләр генә һәркайда бер түгел. Ә бездә балага сыйфатлы ризык әзер­ләү өчен бөтен шартлар да тудырылган, – ди ашханә мө­дире Мөсәмирә Хәбибул­лина. – Һәр продуктка сертификат таләп итәбез. Азыкны саклау өчен суыткычлар бар. Диетолог азыкта күпме аксым, май, витамин, минераль матдәләр булуын үлчи. Нәрсәдер җит­ми яисә артыгы киткән икән, безгә әйтә. Шуннан чыгып ризык әзер­либез”.

4нче гимназия-интер­нат­ка укуга сәләтле кызларны 7нче сыйныфтан кабул итә­ләр. Республикабыз районнарыннан, чит төбәкләр­дән килеп укучылар байтак. Алар гимназия интернатында яши. Барлыгы 280 бала укыса, 180ен интернатка урнаштырганнар. Әти-әнисеннән, гаи­лә­­сен­нән аерылган балалар тулысынча диярлек мәктәп карамагында. Шуңа күрә белем бирүдән тыш, тукландыруга аеруча җаваплы карыйлар. Менюны алдан төзеп, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе бел­геч­ләре белән килештерәләр. Ә меню 10 көнлек цикл белән бара. Ул СанПиН кагыйдә­ләреннән чыгып төзелә. Мәскәү раслаган әлеге карарда азыкны ничек әзерләү хакында да, ни­чаклы витаминлы, клетчаткалы, калорияле булырга тиешлеге дә бәйнә-бәйнә язылган. Энергетик кыйммәте дә процентларда күрсәтелгән. Мәсә­лән, иртән ул 20 процент, төшке аш вакытында – 30, полдникта – 15, кичке ашта – 25, йоклар алдыннан бире­ләсендә 10 процент тәшкил итә. Ярмасын да, итен дә шуннан чыгып салалар. Ул документта нәрсә ярамавы да язылган. Мәсәлән, вакыты чыккан, консервланган, хай­ванның эчке әгъзаларыннан әзер­лән­гән ризыклар, кремлы кондитер әйберләре, табигый кофе, махсус төргәк­ләнмәгән сөт ризыклары, чипсы, шоколад конфетлар.

– Продукцияне бүтән мәк­тәпләрдәге кебек департамент аша алабыз. Алардан тыш, ит белән аерым поставщиклар тәэмин итә. Алар яңа суелган сыер, тавык, күркә итләре китерәләр. Балаларга туңдырылган, озак сакланган ит ашатмыйбыз дип ышандырып әйтә алабыз, – ди 4 нче гимназия-интернат директоры Марат Фаттиев. “Күркә ите – диетик ит, балаларның акыл үсеше өчен бик файдалы”, – дип тә өсти җитәкче. Департамент кипкән җиләк-җимеш ташыса, поставщик­лар яңа өл­гергән җиләк-җи­меш, яшел­чә китерә. Балаларга алма, әфлисун, киви, гру­ша, банан ише җиләк-җимешне даими бирәләр.

Хәзер азык-төлек күп, аның белән сату итүчеләр дә буа буарлык. Ләкин акча дип күзе тонган кайбер намуссыз сәүдәгәрләр сыйфат ягын кай­гыртмый. Бозылган ризык бала табынына да үтеп ке­рергә мөмкин. “Шуңа күрә очраклы кешеләр белән эш итмибез. Өйдә җитеште­рел­гән товарларны, яшелчәләрне алмыйбыз. Килешүләр ниге­зендә юридик оешмалар бе­лән генә эшлибез. Оешманың исәп-хисап счеты, азыкка сертификаты булырга тиеш”, – ди Марат Минтаһир улы, шикле уйларымны куарга теләп. Таләпләрнең катгый булуы дөрес тә, чөнки бала исәнлеге, сәламәтлеге турында сүз бара.

Ашханә янына урнашкан буфет-киоск тәрәзәсе күзгә чалынды. Бала тәм-том алырга каядыр чыгып йөр­мәсен, бәла-казаларга, хәвеф-хәтәр­ләргә юлыкмасын өчен оештырылган ул. Анда да рөхсәт ителгән ризыклар белән генә сәүдә итәләр. Кызларның гим­назиягә килгән шәпкә гәүдә авырлыгы 1 ел эчендә 5-6 килограммга арта икән. Монда артык авырлык җыю турында сүз бармый, ә бала үсә, ныгый. Стресс өстенә ашау-эчү дә такы-токы гына булса, иммунитетлары начарланыр иде. Гимназиядә ашау-эчү өйдәгедән яхшырак та, төрлерәк тә. Әти-әнисе көн­нәр буе эшләгән бала, өйгә кайткач, суыткычтагы ашамлыкны җылытып ашарга мәҗ­бүр. Ә биредә яңадан-яңаны өлгертеп торалар. Табиб-ди­етолог Әлфия Нуриева витаминлы кәбестә салаты әзер­ләү турында сөйли. Аны да турадың да май агыздың гына түгел. Әйтик, бер порциялек 95 грамм кәбестәгә 5 грамм май салына. 88 калорияле салатта аксым, углевод, В1, С, Р витаминнары, кальций, магний, тимер микро­элемент­ларының һәркайсы­ның төгәл нормасы сакланырга тиеш. Менә шуны үл­чәп, тикшереп тору өчен штатта диетолог тоталар да. “Ун көнлек меню­ның азык кыйммәтен дә даими тик­шерәм, – ди Әлфия Рашат кызы. – Кайчакта углеводлар күбрәк китәргә мөм­кин, аны киметергә, витаминлы азыкны күбрәк әзерләргә кушыла”.

Үзебездә үскән яшел­чә­ләрне февральдән соң чи килеш бирмиләр, чөнки файдалы үзлекләрен югалткан була. Аларны яңа өлгергәне алыштыра. Диңгез кәбестәсе дә бирелә, ләкин бик файдалы булса да, һәр бала да аны яратып бетерми. Яңа елга кадәр балаларның аппетиты зур булса, язга чыккач, фигура кайгырта башлыйлар икән, ашау-эчү дә кими. Кызлар бит. “Нишләп ашамыйлар, әллә ризыкны ошатмадылармы, дип борчыла идек. Хәтта директор үзе, ашханәгә кереп, кызларны ашарга үгетләп йөргән чаклар да була”, – ди Мөсәмирә ханым.

 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»