|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2013 Язмыш
Басыйр киткәнгә 6 ел булды...Басыйр Нургатин. Бу исемне күпләр, бәлки, беренче ишетәдер. Әмма Басыйрны белгән кешеләрнең күңелендә аның елмаеп торган нурлы йөзе һәрвакыт сакланадыр. 2007 елның 20 август төнендә Чирмешән районы Лашман авылында туып-үскән яшь журналист 25 яшендә кинәт арабыздан китте. Басыйрның әнисе бүген улын сагынып мондый юллар яза: Мәңгелек йортка киткәнеңә 6 ел булды, улым. Бүгенге кебек матур, җылы, кояшлы, бик тыныч көн иде, җил дә исәргә курыкты, гүя безнең белән сине озатты. Җеназаңны күтәреп киттеләр... Дусларың, туганнарың кулында тирбәлә-тирбәлә күздән югалдың. Бу алты елның алты минутын да үткәрергә авыр иде, гомер үтә, әрнүләр дә басыла төшә, тик син генә сагындырасың, улым, бик сагыдырасың шул. Син юкта бик күп үзгәрешләр булды... Мин тоям, улым, син һәрвакытта безнең янәшәдә, ярдәм итәсең, булышасың кебек тоела. Кичер инде безне, улым, үлем тырнагыннан алып калырга берничек тә көчебез җитмәде шул. Әгәр исән булсаң иде... Нәрсәләр генә эшләп, нинди генә үрләргә менгән булыр идең! Якыннарыгызны саклагыз... P.S. Басыйрның үлеменнән бер ел узгач, 2008 елда чыккан язма: Сагынабыз сине, Басыйр!
--- |
Иң күп укылган
|