|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2009 Матбугат
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» - БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА ЖУРНАЛКүптән түгел «Созвездие-Йолдызлык» журналы нәшер ителә башлады. Ул XXI гасыр үсмерләре, яшьләре өчен. Журнал «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең якты тормышын чагылдырачак. Бу - төп темаларның берсе. Журнал Татарстанның талантлы мәктәп укучылары, студентлары турында да яза. Олимпиада җиңүчеләре, җыр-бию осталары, спортчылар берсе дә читтә калмый. Шул ук вакытта ул хәзерге буын өчен кызыклы катлаулы мәсьәләләрне дә күтәрә, чыгу юлларын ачыклый. Психолог, төрле белгечләр белән әңгәмәләр да көн кадагында. Файдалы мәгълүмат күп. Әйтик, киләсе саннарда абитуриентлар өчен уку йортлары турында бай мәгълүмат биреләчәк. Якын арада нинди олимпиадалар, конкурслар, викториналар уза? Бу сорауга җавапны махсус рубрикада табарга мөмкин.
«Созвездие-Йолдызлык» журналы турында бик озак сөйләп булыр иде.
Журналга язылу индексы: 16183.
Киләсе номерларны тагын да кызыклырак итеп эшләү өчен, редакция укучылар, студентлар арасында сораштыру уздыра.
Сораштыруның анкетасы шушында: http://belem.ru/sozvezdie
--- |
Иң күп укылган
|