|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2013 Җәмгыять
Тегеләре дә, болары да алдыйБеренче тапкыр сатучыны караклык өстендә миңа апам тотып күрсәтте. Казанның үзәк базарында сыер мае сатып алдык. Сатучы төгәл итеп үлчәде, исәпләп акчасын алды. Барысы да үз урынында һәм борчылырга һич урын юк кебек иде. Әмма апам, майны алып, контроль үлчәүгә китте. Контроль үлчәү исә якынча 10 процент тирәсе җитмәүчелекне күрсәтә иде. Май сатучыга әйләнеп кайтып, апам аның алдашуын игълан итте. Каршы як бәхәсләшеп тормады, шунда ук урланган акча кайтарып бирелде. Каракта печтек кенә намус та бар иде шикелле, чөнки аз гына кызарып китте. Шунда мин беренче тапкыр төгәл үлчәүнең әле дөрес үлчәү түгел икәнлеген аңладым. Базар сатучылары герләрне тишеп, авырлыгын киметәләр дә, сизелмәслек итеп томалап куялар икән. Мин үзем сатучының күзгә карап алдап үлчәгәнен күрә торып та эндәшмим, аның өчен кызарам, оялам гына. Ә менә апам алай түгел. Ул хәтта кибеттә капчыклап шикәр комы алганда да, капчыкны үлчәүгә салдыра, 50 килолык капчык гадәттә 47-48 кило авырлык күрсәтә. Сатучыларның сатып алучыны, ягъни безне алдауның дистәләгән төр ысулы бар. Без гадәттә артык толерантлык күрсәтәбез, вакланып тормыйбыз, кесәгә кергәннәрен күрә торып эндәшмибез. Ә менә автобуста кесә карагы кулын кесәгә тыкса, беребез дә риза булып тормас идек ихтимал. Сәүдәгәрләрнең безне базарларда алдау белән кибетләрдә алдау ысуллары аерыла. Шунысы хак: һәр җирдә алдыйлар. Хәтта инде товар үлчәнеп, чипланган пакетларга салынган супермаркетларда да кулланучыларның борынына чиертүнең әллә ничә ысулы кулланыла. Бу язмада базар сатучылары хакында гына сөйләшербез. Язманы әзерләр алдыннан мин кичә район үзәгендәге базарга (түбә астында булганга күрә аны матур итеп “Сәүдә үзәге” дип атыйлар) кереп чыктым. Бернәрсә дә аласы юк иде, мин сатучыларга бары тик сорау гына бирдем. Башта базарны әйләнеп-тулганып “контроль үлчәү” эзләп йөрдем – юк иде. Шуннан җиләк-җимеш сатучылардан “контроль үлчәү”нең кайда икәнен сораша башладым. Күпчелек аптырап башларын селкеде: “белмибез”, янәсе. Тик үлчәү булырга тиеш, монысын төгәл беләм. Сатып алучы аны эзләп йөрмәскә, ул һәркем күрерлек урында булырга тиеш. Базар зур булса, аңлашыла инде, берничә контроль үлчәү таләп ителә. Шул таләпне әйткәч, сатучыларның берсе: “Бездә бит электрон үлчәүләр”, – дип җавап кайтарды. Имеш, болар белән алдашып булмый. Электрон үлчәүдә алдашу тагын да җиңелрәк, аның үз технологиясе бар. Тик мин бәхәсләшеп тормадым, каршымда торган герле үлчәүгә төртеп күрсәттем. Базардагы үлчәүләрнең якынча 50 проценты герле үлчәүләр иде. Шуннан акрынлап сатучыларга хәтерләре әйләнеп кайта башлады: “контроль үлчәү” бар икән: ул “фасовочный” дигән бер аулак бүлмәдә. Иренмичә “фасовочный”ны эзләп киттем, берничә кешедән сораганнан соң, аны табу бәхетенә ирештем. Бүлмәдә тыныч кына ике хезмәткәр утыра иде. “Контроль үлчәү” турындагы сорау аларны шаккатырды. Тик почмактагы үлчәүне инде мин шәйләп алган идем. Дөрес, “контроль үлчәү” дигән язуы юк (ул исә булырга тиеш) һәм тагын бер нәрсә кәефне кыра: “контроль үлчәү” төгәл күрсәтми иде. Буш тәлинкәләре белән дә ул инде берничә граммны “үлчәп” тора. Кимчелекне әйтүгә, төзәттеләр, җилтерәтә торгач, ук шкаладагы тиешле урынга кайтты. Мин исә, күрәсең, тәлинкә астында магнит булгандыр, каты итеп селкетүгә түзми төшеп киткәндер дип уйлап куйдым. Ихтимал, ул тәлинкәгә ябышмагандыр да, үлчәүне читкәрәк тарту тигезләгәндер укны. Хәзерге сатып алучыларның күбесе магнит турында хәбәрдар, шуңа күрә сәүдәгәрләр аны ябыштырмыйлар, берәр нәрсәгә төреп үлчәү янына куялар гына, магнитны якынайтуга тарта башлый инде. Арча базарында исә сатып алучылар моңа кадәр беркайчан да төгәл үлчәүне таләп итмәгәннәр, чөнки минем вакланып йөрүем, шаккатуга тиң гаҗәпләнү тудырды. Электрон үлчәүләргә килсәк, аларда алдауның үз “инновацион технологиясе” бар. Аларның берничә төрле көйләве билгеле. Иң мөһимен “калибровка” дип атыйлар. Датчиктан үлчәүгә килә торган сигналны 900 грамм авырлыкны килограмм дип күрсәтә торган итеп көйләп була. Моның өчен отвертка һәм калибровка герләре генә кирәк. Дөрес, сатучылар моны үзләре эшли алмаска мөмкин, билгеле бер бәягә үлчәүне көйләп бирүче оста куллар табарга туры килә. Гадәти үлчәүдә исә тишелгән герләрдән башка да алдауның йөз төрле ысулы бар. Алар катлаулы түгел. Сатып алучы ачык авыз булмаса, аны алдап булмас иде. Иң киң таралганнарын гына санап чыгыйк. Үлчәүгә товарны ыргытып салу. Бу очракта укның тигезләнгәнен хәтта сатып алучы көтеп торырга үзе дә теләми, каршы як исә тигезләнеп бетмәгән үлчәүдән товарны алып ачык авызга суза. Сатып алучының ахмаклыгына исәпләнгән тагын бер алымны “сәяхәт” дип атыйлар. Монысын кибетләрдә генә кулланып була. Товар үлчәгәндә, сәүдәгәр “корбанын” кассага түләргә дип җибәрә, ул әйләнеп килгәнче инде эш алдакчы файдасына төгәлләнгән була. Туңдырылган товарларны боз белән үлчәү дә һәр адым саен диярлек. 10-15 процент тавык ите яисә балык урынына боз күтәреп кайтып китәбез мондый очракта. Аеруча оятсыз сатучылар үлчәү тәлинкәсенә кәгазь яисә полиэтилен пакет куялар да, үз ягына чыгарылып калдырган читеннән сиздерми генә тарталар. Кайбер үлчәүләрнең хәтта безгә күренми торган ягында моның өчен махсус тотка да куела икән. Селкенеп торган өстәл ярдәмендә дә бик җиңел алдашып була. Сатучылар – гадәттә шомарган психологлар, баскан килеш йоклап торган клиентларны алар аеруча теләп алдыйлар. Шуңа күрә базарда контроль үлчәүне таләп итүдән курыкмаска кирәк. Хәтта үз бизмәнең белән йөрергә дә кушалар белгечләр. Алданган очракта бар кеше ишетерлек итеп бу турыда әйтү нәтиҗәле. Гадәттә сатып алучы белән бәхәсләшмиләр мондый очракта. Һәрберебез гаделлек таләп итә торган булса, карак сәүдәгәрләр дә бөтенләйгә юкка чыгар иде. Зур кибетләрдә исә алдауның үз технологияләре. Үлчәүсез дә алдап була клиентларны. Кесәбезгә кермәс өчен шуңа күрә, иң беренче эш итеп, караклардан оялудан туктарга кирәк. Без түгел, алар ярамаганны эшли бит.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|