поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.08.2013 Мәдәният

Сурея Ибраимова: Үз хөкүмәтебезне таләп итәбез!

IX Казан Халыкара мөселман кинофестивале башлануга санаулы көннәр калып бара. 5-11 сентябрьдә узачак чаралар барышында дипломатик даирәләрдә зур шау-шу куптарган “Хайтарма” картинасын да хозур кылып булачак.

(Дөрес, Кырым режиссеры Әхтәм Сәитаблаев төшергән кино конкурстан тыш программага гына кертелгән). Бу фильм дөнья җәмәгатьчелеген кырым татарлары язмышына янәдән игътибар итәргә мәҗбүр итте. Intertat.ru хәбәрчесе әлеге милләт вәкиле белән очрашып, кырым татарларының бүгенгесе, аларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышы турында сөйләште.   


Таныш булыгыз, фотодан сезгә елмаючы кыз - Сурея Ибраимова. Ул татар кызы, дөресрәге, кырым татары кызы. Үз халкы, милләте белән горурланып яшәүче туташ “Кырым” телевидениесендә туган телендә тапшырулар алып бара.

– Сурея, кырым татарлары ничек көн күрә?

– Бүген Кырымда өч йөз мең татар гомер кичерә. 1990 елларда үзләренең тарихи ватаннарына кайта алганнарның бик азы гына әле бу. Михаил Горбачев безгә кайтырга рөхсәт итүче карарга кул куйгач, барысы да кайтырга теләде, әлбәттә. Безнең гаилә, мәсәлән, Үзбәкстанда яши иде. 1944 елда Кырым татарларын туган җирләреннән күчерү башлангач, кем кая барып төпләнә башлаган: Урал, Себер якларына да юнәлгәннәр. Гаиләбез кабат 1991 елда гына тарихи ватаныбызга кайтты. Без дөм билгесезлеккә кайттык, безне беркем дә көтеп тормый иде, торак юк. Кем җир куышлыгында, кем кайда урын тапты - шунда яши башлады. Менә инде 23 ел дәвамында тормыш шартларыбызны яхшыртып көн күрәбез. Мәдәниятебезне күтәрә башладык.

Безнең үз Кырым татар академия театрыбыз бар. Ул сугыш вакытына кадәр дә эшләгән була. Ә кабаттан 1990 елларда гына эшчәнлеген яңартты. Үзебезнең Милли музеебыз, китапханәбез бар. Үз телевидениебез, радиобыз эшли. Татар телендә чыга торган газетларыбыз да дөнья күрә. Интернет ресурсларыбыз да гамәлдә. Тарихи журнал, язучыларыбызның исә “Йолдыз” дип аталган җыентыгы бастырыла.

– Кыска гына вакыт эчендә барысын да җайга салу җиңел булмагандыр...

– Боларның барысы да өлкән буын вәкилләренең тырышлыгы белән торгызыла. Кырым татарларының милли хәрәкәте зур эшләр башкара. Ул хәрәкәт Үзбәкстанда яшәгән чакта ук оешкан иде. Халыкның үз Кырымына кайтаруны сорап эш йөрткән, Мәскәүдә пикетларда катнашкан оешма ул. Нәкъ менә аларның 50 еллык нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында күпләребез хәзер үз ватаннарында гомер кичерә. Безнең диаспора Кавказда да, Румыниядә дә, Америкада да, башка илләрдә дә бар.

Гомумән, Кырымда бит күп милләтләр гомер итә. Сугышка кадәр бездә яшәгән милләтләрдән болгарлар белән грекларны да әйтеп үтәргә кирәк.

– Сездә халыкара чаралар узамы?

– Бездә “Шәрык базары” дигән зур проект оештырыла. Аны үткәрергә ТӨРЕКСОЙ оешмасы ярдәм итә. Ел саен төрки телле җырчылар, биючеләр җыелышып, үз мәдәниятләрен, осталыкларын күрсәтә. Моннан тыш, театр чаралары да уза.

– Ә мәктәптә балалар кайсы телдә белем ала?

– Бездә 16 милли мәктәп эшли. Университетта кырым татар теле һәм әдәбияты факультеты бар. Кырым татар инженер-педагогик институты да киң эшчәнлек җәелдерде. Анда техник хезмәткәрләр һәм педагоглар әзерлиләр. Кадрлар җитешми дип әйтә алмыйбыз. Бездә мәктәпләргә кытлык – проблема шунда гына, чөнки гади мәктәпләрдә кырым татар теле дәресләре бик аз. Атнасына 1-2 дәрес кенә туган телне өйрәнү өчен җитеп бетми. Кырым татар мохитендә үсмәгәннәр өчен ул бигрәк тә аз. Үзбәкстанда ничектер, без үз мохитебезне саклый алган идек. Ә монда барысы да рус, украин телендә. Беренче сыйныфтан ук 4 тел өйрәнергә тиеш булалар: украин, рус, кырым татар һәм инглиз телләрен. Балага шактый авырга туры килә. Кызганыч, безнең автономия статусы, үз хөкүмәтебез юк. Күптәннән инде автономия таләп итәбез. Үз Мәҗлесебез бар барын, шуңа буйсынабыз. Безнең өчен ул хөкүмәт дәрәҗәсендә. Әлеге Мәҗлес тормышның төрле юнәлешләрендә эшчәнлек алып бара.

– Татарстан белән мөнәсәбәтләрегез нинди?

– Татарстан белән мөнәсәбәтләр хакында аерым тукталып сөйли алмыйм. Шулай да безнең җитәкчелек төрле илләргә дипломатик визитлар ясап тора.

– Халыкның төп өлеше нәрсә белән шөгыльләнә?

– Башка җирләрдәге кебек үк, базарларда эшләүчеләр дә, институтларда укытучылар да бар. Тормышның төрле тармакларында хезмәт куялар. Профессорлар, фән эшлеклеләре дә шактый. Быел әле Инженер-педагогик институт базасында журналистика бүлеге дә ачылачак. Монда инде милли кадрлар әзерләнәчәк. Алар нәкъ менә татар телендә эшләр дип өмет итәбез.

Телевидениебез бар, газет-басмаларыбыз да, әйткәнемчә, аз түгел. “Кырым” телевидениесендә бик күп редакцияләр бар. Татар редакциясендә 23 кеше эшли. Безгә һәр көн 40 минут эфир вакыты бирелә. Без – кырым татарларының редакциясе генә түгел, ә әдәби оешма. Монда эшләүчеләр барысы да татарлар. Һәр көн нәфис тапшырулар һәм хәбәрләр чыга. Унбиш минут вакыт эчендә кырым татарлары белән бәйле булган яңалыклар хакында сөйлибез. Моннан тыш, автор тапшырулары да бар. Атнага бер тапкыр балалар өчен тапшыру әзерләнә. Шәхсән үзем балалар программасы алып баручысы, шулай ук атна вакыйгаларын яктыртып барам. Ул “Нәтиҗәләр” дип атала.

– Кырым татарлары нинди халык һөнәрчелеге белән горурлана ала?

– Сездәге кебек тегү-чигү, чүлмәкчелек, зәркәнчелек белән дан тоткан әби-бабайларыбыз. Бездә бу һөнәрләрнең оешмалары гөрләтеп эшләп тора. Көмешчеләр бик оста. Алар төрле чараларда, конкурсларда катнашып, гел призлы урыннар гына яулап кайта. Әлбәттә, бик матур һөнәрчелек үрнәкләре Үзбәкстанда торганда юк бәягә, икмәккә алыштырылган.

– Сезнең халыкка сабырлык хас, минемчә...

– Әйе, безнең халык гаять сабыр, пикетларга да соңгы өмет сүнеп барган очракта гына кузгалабыз. Халыкны кызу канлы дип әйтеп булмый. Безгә толерантлык, түземлек хас. Без башка төрки халыклардан шуның белән аерылып торабыздыр инде. Шуңа күрә дә ярты гасыр дәвамында өметебезне өзмичә, туган илгә аяк басарга Аллаһ насыйп итте. Без бит кулыбызга корал тотып көрәшмәдек! Аңлы рәвештә, этаплап кына бу дәрәҗәгә ирештек. Безнең һәрвакыт өметебез йөрәк түрендә булды. Читтә ике буын үсте. Әбием туган җирләреннән киткәндә, аңа җиде яшь булган. Ул анда үскән, анда минем әти-әнием туып үскән, ә менә мин дөньяга килгәч, яңадан тарихи ватаныбызга әйләнеп кайттык.

– Хәзер сездә горурлык хисе инде алайса?

– Ой! Бу вакыйганы сүз белән генә аңлатып булмый. Барыбыз да – карты да, яше дә дигәндәй, елашты, шатланды. Хәзер инде үз автономиябез булачагына да ышанып гомер итәбез. Яшьләребез бик өметле күренә, сәясәт белән дә, халыкара багланышлар белән шөгыльләнүчеләребез дә, югары парламентларда эш йөртердәй, аяк терәп сөйләшердәй кадрларыбыз да байтак. Киләчәккә өметле карашыбызны алар белән бәйлибез.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»