поиск новостей
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
20.08.2013 Җәмгыять

Имамнар киңәш тотты

Олы дини бәйрәмнәребез уңаеннан авыл имамнарын табын артына җыю Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында матур бер традициягә әверелде. Ә соңгы елларда район имамнарын гына түгел, күрше район муллаларын да кунак-киңәшмәгә чакыра башладылар. Әлеге мәҗлес Ураза гаете уңаеннан Нижгар татарлары конгрессы һәм район җирле үзидарәсе инициативасы белән оештырылган иде. Өлкә татар авыллары мәхәлләләреннән өч дистәдән артык дин әһеле катнашты.

Имамнарны район башлыгы Халит Сөләйманов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, “Земля и люди” хәйрия фонды җитәкчесе Али Шәймурзин, Зур Рбишча мәчете имамы Мөнир хәзрәт, Сергач райпосы рәисе Равил Мангушев (табынның спонсоры), Нижгар татарлары конгрессы советы әгъзасы Рауф Абдуллин, Спас районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе Рамил Салихҗанов изге Ураза бәйрәме белән тәбрикләделәр. Рамил Әхмәт улы кунакларга өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның да котлавын җиткерде.

Быелгы чарада яңалык та бар иде. Чүмбәли, Анды, Карга, Яндавишча, Мөтеравыл, Рбишча, Актук, Пашат, Семочки авылларыннан 30дан артык шәкерт, өч төркемгә бүленеп (7 яшькә, 10 яшькә, 13 яшькә кадәр), Коръән сүрәләрен яттан укуда ярыштылар. Конкурсны яндавишчалы Марат Нәсибуллин “Фатиха” сүрәсен укып башлады. Жюрида утырган Карга мәчете имамы Дамир хәзрәт Каюмов һәм Анды мәчете азанчысы Назим Фатехов шәкертләрнең белеменә югары бәя бирделәр, кайберләрен икенче кат та тыңладылар. Ә җиңүчеләр булып беренче төркемдә Пашаттан Абдулкәрим Сафин, икенче төркемдә Карга авылыннан Лилия Хөсәинова, өченче төркемдә Анды шәкерте Рәисә Абдуллова танылды. Аларны “Земля и люди” хәйрия фонды җитәкчесе кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде.

Балаларның чыгышлары тәмамланганнан соң, Халит Мөхәммәт улы имамнарга “Без - Россия” дип аталган программада катнашырга тәкъдим итте. “Әгәр дә без программада катнашырга теләк белдерсәк, махсус группа килеп авылларыбыз турында видеофильмнар төшерер һәм алар киләчәк буынга тарих итеп калыр”, - диде җирле үзидарә башлыгы. Имамнар район җитәкчесенең бу инициативасын хупладылар һәм чыгымнарны мәхәлләләре өстенә алырга булдылар. Өлкәбезнең бөтен татар авыллары турында фильмнар төшерү өчен 160  мең сум акча кирәк икән.

Бер өстәл артында очрашып фикер алышу мөмкинлеге барысына да хуш килде. Имамнар рәхмәт сүзләренең иң олысын Кызыл Октябрь районы идарәсенә багышлап, киләчәктә тагын очрашу теләген белдерделәр.


 


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 16.08.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar