поиск новостей
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Март
  • Эльнар Яркәев - шоумен
  • Венера Ганиева - җырчы
  • Хәсән Сарьян (1930-1978) - язучы
  • Нурмөхәммәт Хисамов (1937-2022) - галим
  • Рамай Юлдашев - җәмәгать эшлеклесе
  • Мөхәммәт Гали (1893-1952) - язучы
  • Гарифулла Гайнуллин (1894-1984) - дин әһеле
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
19.08.2013 Җәмгыять

Хат ташучыларның хезмәт хаклары артачак

Почта хезмәткәре халык һәм басма матбугат чарасы арасында арадашчы ролен үти. Шуңа күрә газет-журналларның киләчәге күп очракта нәкъ менә хат ташучылардан тора.

Хәзерге вакытта республикада барлыгы 4 мең хат ташучы исәпләнсә дә, аларның бары тик тугызы гына быел «иң-иң»нәр исемлегенә керү хокукы алды. Әлеге конкурс җиңүчеләрен 19 август көнне «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте башлыгы Рөстәм Бикмөхәммәтов сәламләде.

Шәһәрдә эшләү авыррак

 «Хат ташучы булып теләсә кем эшли алмый. Беренче чиратта, бу һөнәргә күңел белән тартылырга кирәк. Миңа заманында бик күп хат ташучылар белән аралашырга туры килде. Шунлыктан аларның ни дәрәҗәдә мөһим эш башкаруын яхшы аңлыйм. Почтальоннарны газет-журнал, хат таратучылар дип кенә карарга ярамый. Мәсәлән, авылларда хат ташучылар матбугат басмаларын тарату белән бергә халыкка пенсия дә өләшә. Шул рәвешле күбесе берьюлы берничә хезмәт башкарырга мәҗбүр», - дип сөйләде «ТАТМЕДИА» директоры.

Почта хезмәткәрләре көн дә очраша торган проблемаларга да тукталып узды ул. Әйтик, авыл халкында почтальоннарга ышаныч һаман да зур, ә менә зур шәһәрләрдә әлеге мәсьәлә шактый кискен тора — андый элемтә, гомумән дә, юк кебек. Әле алай гына да түгел, калаларда эшләүче хат ташучыларга эшләү күпкә авыррак та — алардан зур оперативлык, барлык яңалыклардан хәбәрдар булу таләп ителә.

Татарстанга хат ташучылар җитми

Соңгы 3 елда хат ташучыларның хезмәт хакы бөтенләй дә үзгәрмәгән диярлек. Аның күләмен арттыру турында күп сөйләнсә дә, проблема һаман да хәл ителмәгән. Шуңа күрә хәзерге вакытта республикада почта хезмәткәрләренә кытлык аеруча зур.

Бу проблеманы чишү кирәклеген ил җитәкчелеге дә аңлый. Күптән түгел Россия күләмендә бер миллион халкы булган шәһәрләрдә эшләүче хат ташучыларның хезмәт хакын арттыру өстендә эшли башлаганнар. Калган почтальоннарга исә андый бәхет киләсе елда гына елмаячак. Әлеге яңалыкны чарага җыелган кунакларга «Татарстан Почтасы» директоры Регина Кузнецова җиткерде. Күптән көтелгән бу мәгълүматны почта хезмәткәрләре көчле алкышларга күмделәр.

Уңышлы эшләүнең сере - халык белән аралашуда

Конкурс җиңүчеләре исә өч номинациядә бүләкләнде. Авылларда, кечкенә шәһәр һәм зур калаларда хезмәт куючы иң яхшы хат ташучылар рәхмәт хатлары һәм 30, 25 яки 20 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.

Авыл җирлегендә эшләүче почтальоннар арасында җиңү яулаган Дания Госсамова белән Intertat.ru электрон газетасы журналисты да аралашты.

«Мин әлеге тармакта инде 9 ел эшлим. Шул вакыт эчендә бу һөнәргә чын-чынлап гашыйк булырга өлгердем. Безнең эштә иң мөһиме — газет-журналларны вакытында өләшү түгел, ә халык белән аралаша белү. Кеше синең килүне дүрткүзләп көтеп торсын. Шул вакытта гына хат ташучы үз эшен җиренә җиткереп башкара дияргә була», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты җиңүче.

Ул инде пенсия яшендә. Шулай булуга да карамастан, әлеге эше белән саубуллашырга җыенмый да. Авыл халкы бик ярата икән үзен. Пенсиягә чыгу уеннан да нәкъ менә алар кире кайтарган. «Син булгач, рәхәт» диләр. Шуңа күрә, тагын берничә ел эшләрмен әле, Аллаһы бирсә», - дип елмая Дания ханым.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar