поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.08.2013 Мәгариф

Ис буенча эзләп тә таба алмассыз (Мәктәп бәдрәфләре турында)

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл мәктәпләренең 30 процентында җылы бәдрәфләр юк. Җәй башында мәгариф министры Дмитрий Ливанов Россия Президентына аларны нормаль канализацияләр белән тәэмин итү зарурлыгын җиткергән иде.

ТР мәгариф һәм фән минис­тры Энгель Фәттахов бел­дер­гәнчә, бүген республиканың 780 мәктәбендә бәдрәфләр урамда урнашкан. Быел 248 авыл мәк­тәбендә җылы бәдрәфләр булдырылачак. Моның өчен республикага федераль бюджеттан субсидия билгеләнгән.

Азнакай, Аксубай, Актаныш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче, Чистай, Балтач, Зәй, Югары Ослан, Лениногорск районнарында мәктәпләр әлеге эшкә керешкән дә инде.

 – Безнең мәктәп төзелгәндә бәдрәф бина эчендә урнашкан иде. Әмма берничә елдан соң канализация чокыры тыгылу сә­бәпле, ул ябылды. Укучыларга урамга чыгарга туры килә. Элеккеге урыны буш тора. Җәйге каникул вакытында ул шунда тө­зекләндерелергә тиеш иде. Әле­гә күренми, булыр дип өмет­ләнәбез. Җылы туалетлар бик кирәк. Балалар бәдрәфкә еш йөри, салкында да өс-башларына кимичә чыгып китәләр. Җәй көне ярый әле, ә бит кышкы бураннарда, коеп яуган яңгырларда, бозлавыкларда йөрү бер дә рәхәт түгел, – ди Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбенең директор урынбасары Руфия Ярмө­хәм­мәтова.

Балык Бистәсе районы мәга­риф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та моны балаларның сәламәтлеге өчен кирәк дип саный. Мәктәп җитәкчеләре яңа­лыкны шатланып кабул итте. Әти-әниләр бигрәк тә. Бүген Балык Бистәсендә бәдрәфләр белән тәэмин итү программасына 17 мәктәп кертелгән. Хәзерге вакытта аларда кызу эш бара. Теләче районында исә быел 7 мәктәптә эшләнеп беткән. “Капиталь тө­зекләндерү программасына кер­телгән мәктәпләрнең барысында да җылы бәдрәфләр булдырылды. Алдагы елларда Алан, Шармыш, Мишә, Шәтке мәктәпләрен төзекләндерелү көтелә. Шуны башкарып чыксак, барлык белем йортлары да җылы бәдрәфле булачак. Моңа кадәр кайсы калай, шифер белән тышланса, хәзер алар заман таләпләренә туры киләчәк”, – ди Теләче районы мә­гариф бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов.

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры урынбасары Наилә Галләмова сүзләренә караганда, бәдрәф мәктәп эчендә булса да, канализация өчен акча каралмаган булган. Шуңа күрә эш­лән­мәгән дә. “Менә шушы көн­нәрдә генә үлчәмнәр алып кит­теләр. Төзелергә тиеш. Урамдагы бәдрәф якында гына булса да, балаларга аяк киемнәрен алыштырып чыгарга кирәк. Уңай­сыз яклары бар инде”, – ди Наилә Әбрар кызы. Чүпрә­ле районы­ның Яңа Кәкерле мәк­тәбендә бу мәсьәләне сентябрь башында хәл итәргә җыеналар. “Җые­лышта акча күч­кән дип әйттеләр. Җылы бәд­рәф­ләр бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен кирәк дип саныйм. Берен­челәр – алар сабыйлар бит. Кайсы бакчада бала­лар­ның урамга бәд­рәфкә йөргәне бар? Сәламәтлек өчен бу бик мөһим”, – ди татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Гөлинә Насыйбуллина.

Районнарда командировкада йөргәндә бәдрәфләр турында кызыксынгалаганым бар иде. Кайбер мәктәпләрдә ул эчтә булса да, ишекләре ябык. Моны күбесенчә чиста тота алмау белән аңлаттылар. Сер түгел, кайберләренә керүгә борынга сасы ис килеп бәрелә. Бәдрәф кәгазьләре турында әйткән дә юк. Менә шуңа күрә дә, җылы бәдрәфләр булдыру – бер нәрсә, аларда тәртип булырмы соң, дигән сорау да туа. Күптән түгел Хөкүмәт Йортында узган ки­ңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов: “Бәдрәфне исе буенча тапмас өчен эшне тиешенчә оештырырга. Санитар челтәрләр мәктәпнең планировкасына туры килергә тиеш”, – диде.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»