поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
19.08.2013 Җәмгыять

Барыбызга да берләшү кирәк (Рамазан аеннан соң уй-фикерләр)

Менә Изге Рамазан ае да үтеп китте. Күпләребез аны иртә таңнан сәхәр ашап, уразаларыбызны тотып, кичләрен авызларыбызны ачып, ифтар мәҗлесләрен уздырып үткәрдек.

Авыз ачтыру, ифтар мәҗлесләрен уздыру - ул татар халкының гомер-гомердән килгән матур гадәте, күренеше дип беләм. Элеккеге вакытларда ифтар табыннарына ипи-тоз, токмачлы аш, тары ярмасы яисә карабодай боткалары куела торган иде. Карабодай боткасы күбрәк хәлле гаиләләрдә генә пешерелә иде. Әле аннан тары ярмасы оныннан коймакларның бик тәмле булуы исемдә калган. Ә мәтрүшкә һәм җиләк-җимеш яфраклары салып пешерелгән чәйнең тәмлелеген белсәгез икән!

Хәзерге ифтар мәҗлесләре табыннарында нинди генә ризыклар юк! Аларның төрлелегеннән күзләр камашып, исләрең китеп тора. Акчасы булган, эше булган сәламәт кешегә базарда да, кибетләрдә дә сатып алырга ни теләсә, шул бар. Мондый ризыклар белән ураза тоту - үзе бер бәйрәм, минемчә.

Быелгы ураза аенда ифтар мәҗлесләре дә үткән елдагылары белән чагыштырганда күпкә күбрәк үткәрелде кебек. Минем үземә дә шундый мәҗлесләрнең байтагында булырга насыйп булды, үзем дә үземнең “Розалина” татар ашханәсендә 40ка якын кеше чакырып, авыз ачтырдым.

Шул авыз ачулардан кайтканнан соң, әле күптән түгел генә билгеләнеп куелган өлкә Диния нәзарәтебез рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның аягы әллә җиңел булдымы икән, дип уйлап та куйгаладым. Ә инде шул ифтар мәҗлесләрендә мөфти хәзрәтләрнең эчтәлекле вәгазьләрен тыңлагач, күңелләр йомшара, мәрхәмәтлек хисләре арта дияр идем.

Әнә Самараның Җәмигъ һәм Тарихи мәчетләрендә уздырылган ифтарларны гына алыйк. Аларның икесендә дә мөфтиләребез Вагыйз хәзрәт тә, Талип хәзрәт тә үзләре катнашты. Бу мәҗлесләргә яшь егетләребез һәм кызларыбыз күпләп чакырылган иде. Моны мин Талип хәзрәт Ярулинның изге гамәлләре исәбенә кертер идем. Ә алда эшлисе эшләр бик күп бит әле.

Мин Рамазан аенда үземнең туган авылымда – Ульян өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекледә дә булып кайттым. Самара өлкәсендә зуп-зур татар авыллары таркалып бара, дип сөйләсәләр, Зур Чирекледә бүгенге көндә ике-өч катлы торак йортлар салалар, яңа мәктәп бинасы төзиләр, урамнарга су үткәрәләр, коелар казыйлар.

Авылда дүрт мәчет эшләп тора. Барсы да яхшы итеп төзекләндерелгән. Мәчетләр дә, йортлар да зәңгәр һәм яшел буяулар белән буялып авылга ямь, аерым матурлык өстәп торалар.

Күптән түгел авылыбызга Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов үзе килеп, барсын да карап, бар нәрсә белән танышып киткән, дип сөйләделәр. Ул авылдагы иске йортларны ремонтларга акча бүлеп бирергә дә ышандырган, диделәр.

Ульянга бара торган федераль юлга ремонт ясалганга, без Зур Чиреклегә берникадәр төнгә калып, соңгарыбрак бардык. Ястү намазы вакыты җитеп килә иде инде. Шул вакытта бөтен авылны яңгыратып, дүрт мәчеттән берьюлы азан әйткән тавыш ишетелә башлады.

Икенче көнне без дә, туганнарыбыз белән җыелышып, якындагы мәчеткә җомга намазына бардык, имамыбыз Равил хәзрәт Бирюковның бик тә матур, аңлаешлы итеп Коръән сүрәләре укуын, вәгазьләр сөйләвен тыңладык.

Зур Чиреклегә баруыбызның сәбәбе – Ташкенттан кунакка Әминә сеңелем кайткан, аның белән егерме еллап күрешкәнебез юк иде. Идрис энем, Красноармейск районында яшәүче Рәшидә апаны, Сызраннан Кашшаф абзыйны, сеңелләрем Санияне, Әминәне күрештерер өчен, Коръән мәҗлесе җыйды. Авылга машинада безне оныгым Динар алып барды.

Бик матур итеп күп якын туганнарыбыз белән очраштык, сөйләштек. Ахирәт дустым Әминә белән яшьтәшләрем Асия, Наҗияләр, олы туганыбыз Сара апа белән күрешүебез истә калырлык булды. Мәҗлестә авылның бүгенге танылган эшкуары Хәйретдин Яһудин да бар иде. Идрис энемнең мәҗлесеннән соң ул безнең барыбызны да җыеп, үзенә кунакка алып китте. Биредә безне бик күркәм кабул иттеләр. Шунда Хәйретдин миңа: “Укыганыгыз бармы?” - дип Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның “Меңнәрнең остазы ишан Хәбибулла Хөснияров” дип аталган китабын күрсәтте һәм анда безнең Зур Чирекле авылына кагылышлы юлларның да булуын әйтте. Китапта язылганча, “Зур Чирекле авылына Аллаһының рәхмәте яуган”. Чиреклелеләрнең дә ишанга карата хөрмәтләре зур булган. Аны алар “хәзрәт кабәм”, “ишан бабакай” кебек исемнәр белән зурлап атап йөрткәннәр.

Ишан хәзрәт ул вакытларда мәчет һәм мәдрәсә биналары төзү нияте белән ярдәм сорап, тирә-як авыллар халкына мөрәҗәгать иткән. Җигүле атлар белән килеп, халык бу биналарны тиз көндә төзеп тә куйган. Эшләр тәмамлангач, бик тә юмарт кеше булган Хәбибулла хәзрәт халыкка эшләгән эшләре өчен хезмәт хакы түләячәген әйткәч, чиреклелеләр: “Ишан хәзрәт кабәм, безгә бернинди дә акча-мазар кирәкми, безгә син догаңны бир, хәер-дога кыл”, - дигәннәр.

Хәзрәт үз нәүбәтендә кулын күтәреп догасын кылганда: “Мохтаҗлык күрмәгез, бусагагыздан байлык, алтын тамып торсын”, - дигән, имеш.

Бу турыда мин Зур Чирекле авылында карт әбиләр авызыннан мөнәҗәтләр дә ишетеп кайттым әле:

“Ялгызлыкта үткән гомерем,
Һичкем юк юатырга.
Хәзрәт кабәм, сиңа барам
Күңелемне бушатырга.


Хәзрәт кабәм күңелләрне
Хәерлегә күндерсен.
Күзебездән тамган яшьләр
Тәмуг утын сүндерсен”.


Зур Чирекледә булганда һәр йортта өлкә “Өмет” татар газетасын өйләренә яздырып алуларын да күреп кайттык. Газетага язылучылар саны да шактый зур – 7 меңгә якын. Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, өлкә хөкүмәтен милли басманың оештыручысы итеп, даими рәвештә аңа бюджеттан акчалата ярдәм күрсәтеп тора икән.

Әнә безнең Самара өлкәсендә дә инде 24нче ел атна саен өйләребезгә хәбәрләр, яңалыклар алып килүче, халыкка төрле догалар, Коръән сүрәләре, вәгазьләр җиткерүче айлык “Кыйбла” дини кушымтасы булган яраткан “Бердәмлек” татар газетабыз да бар бит. Аның битләрендә дөньяви темаларга кагылышлылары белән беррәттән дингә дә зур урын бирелә. Әнә яңа мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинның яшьләр арасында булып, төрле дини чаралар үткәрүе турындагы язмаларны да “Бердәмлек”тә еш күрәбез. Бу басма өлкәбездә яшәүче татар халкын бергә берләштерүдә зур көч булып тора. Ул, белгәнемчә, Россиядә нәшер ителүче татар телле газеталарның иң яхшыларының берсе. Ә без, аның меңләгән укучылары, өйләренә 24 ел буе бертуктаусыз атна саен килеп торучы бу басманың ничек яшәве, аның матди хәле турында беләбезме, кызыксынабызмы?

Без, арабыздагы аңлашылмаучылыклар аркасында, күп кенә булган әйберләребезнең кадерен белмичә, аларны юкка чыгарырга тырышабыз, яңаларын оештыра алмыйбыз, йә бу эш ниндидер сәбәпләр буенча барып чыкмый. Аннан соң инде артка кире әйләнеп кайтуы кыен. Яңаны да булдыра алмыйбыз, булганын да сакламыйбыз.

Бүген “Бердәмлек”не тулы көчкә яшәтү өчен, әлбәттә, акча кирәк. Аңа Ульянның “Өмет” газетасына өлкә бюджетыннан күрсәтелгәнчә ярдәм кирәк, ә иң мөһиме – үз милләттәшләребез, дин кардәшләребез арасында бердәмлек кирәк.

Безгә “Бердәмлек” укучылары исеменнән бергәләшеп, бәлки, губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкиннан милли басмабызга игътибар итүен сорап, мөрәҗәгать белән чыгаргадыр. Күрше Ульян өл-кәсе губернаторыннан ул бер дә ким түгел бит, без, Самара татарлары да, үзебезне ким дип санамыйбыз. Ә губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинның яхшы, акыллы, сизгер җитәкче икәнлеге әллә кайдан күренеп тора бит. Ул безне, һичшиксез, аңлаячак һәм “Бердәмлек”кә ярдәм итәчәк, дип уйлыйм, өмет итәм. Ә “Бердәмлегебез”не яратып укымаган, үз итмәгән кеше татарларыбыз арасында сирәктер, мөгаен. Әнә Ташкенттан кайткан сеңелем Әминә дә авыр булса да, үзе белән бер төргәк “Бердәмлек” газеталарын алып китте. Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә яшәүче сеңелем Сания дә соңгы елларда дөнья күргән “Бердәмлек” газетасының һәр санын бергә төпләп җыеп бара икән. Димәк, укучыларына ул бик кирәкле басма.

Мин язмамны үтеп киткән Рамазан ае, ураза тотулар, ифтар мәҗлесләре турындагы уй-фикерләрем белән башлаган идем бит. Кемнеңдер, бу нигә “Бердәмлек”не дә бирегә китереп тыкты икән, диюе бар. Тик шунысын беребез дә онытмасак иде: милләт, дин мәсьәләләре дә бергә уралып баралар бит. Аларны һич тә аерырга ярамый. Ә “Бердәмлек” газетасы, алда әйтүемчә, бу эштә барыбызны да берләштерүче бер көч булып тора. Якын көннәрдә, Аллаһы кушса, милли газетабызга үзенең 24 ел гомерен багышлаган Рәфгать әфәнде Әһлиуллинга 70 яшь тулачак. Аны “Бердәмлек”нең күпсанлы укучылары, барлык милләттәшләребез исеменнән олуг юбилее уңаеннан тәбрикләп, исәнлек-иминлек, хәерле озын гомер телисе килә. Ул җитәкләгән “Бердәмлегебез” дә шулай ук озын гомерле булсын иде.

Разия ӘЮПОВА,
Самараның “Розалина”
татар ашханәсе хуҗабикәсе,
“Бердәмлек” газетасының актив укучысы, хаҗия.

Разия ханым ӘЮПОВА (сулдан икенче) Рәшидә апасы, сеңелләре Сания, Әминә һәм ахирәт дусты Әминә белән Зур Чирекледә очрашу вакытында

Авыл эшкуары Хәйретдин ЯҺУДИН, аның хәләл җефете Фәрисә ханым һәм аларның туганы Әминә ханым РАМАЗАНОВА


---
Бердәмлек
№ --- | 19.08.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»