поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2009 Җәмгыять

БАЛА КӨЕН НИЧЕК ТАБАСЫ?

Әле күптән түгел барыбызга да яңа ел көннәрен бәйрәм итеп, байтак кына ял итәргә туры килде. Беренче өч көнен тансыклап ял итсәм, аннан соң­гы көннәремне, кайчан узар икән инде дип тиз­ләтеп кенә уздырып җи­бәрергә теләдем. Ник дисәң, урамга чыгар хәлең юк – салкын, өйдә генә утырсаң – телевизор каршыннан ары китеп булмый.

Ике яшь ярымлык балам да арыды, ахрысы. Өйдәге уенчыкларыннан да туйды, яңаларын сорап аптырата башлады. Бер машина алып бирдек, икенчене, өченчене – тынарга исәбендә дә юк. Аптырагач, мультфильмнар күр­сәтә торган "Теленяня" каналын кабыза башладык. Ия­ләшеп китте бит улым мультфильм карарга. Бер-ике көн уздымы икән, аерып та булмый экран каршыннан. Әле алай гына да түгел, үзе белән бергә утырып карарга куша.

 

Баштарак, баланың тыныч кына карап утыруыннан файдаланып, барлык планлаштырган эшләремне эшли алуыма сөенсәм, соңыннан бу хәлгә эчем поша башлады. Баланы вакытында ашатып булмый, йокларга ятмый, телевизорны сүндерсәң, үрсә­ләнә-үрсәләнә елый. Шул ук вакытта аның холкында да үзгәрешләр сизелә башлады. Бу хәл турында күрше хатынга сөйләгәч, ул миңа таныш балалар психологының телефон номерын бирде. Әлеге хәлләрнең төп сәбәбен психолог белән сөйләшеп кайткач аңладым.

 

– Мультфильм нәниләр өчен тудырыла. Әмма психологлар үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, мультфильмнар баланың киләчәк тормышында коточкыч хәлләр китереп чыгаруга сәбәпче булуын ачыклаганнар. Бигрәк тә чит илләрдән кергән мультиклар зарарлы, аларның сюжеты бала аңына психологик яктан начар тәэсир итә, – дип сөйли балалар психологы Наилә Якимова. – Чөнки әкият аша бала тирә-як мохит, дус, ата-ана, дошман, яхшы һәм начар гамәлләрнең чын асылын ачыкларга өйрәнә, тормышта нәкъ әкияттәгечә булырга тиеш дип аңына киртләп куя.

 

Бер төркем психологлар төп героинясы хатын-кыз булган америка мультфильмнарын тикшергәннәр. Километрларга сузылган тасмаларны караганнан соң аларның чәчләре үрә торган. Баксаң, диңгез аръягыннан килеп кергән мультикларда хатын-кыз образы шундый итеп тасвирлана ки, аларны системалы карау нәтиҗәсендә балада нәселне дәвам иттерү функциясе акрынлап юкка чыга икән. Наилә ханым сүзләреннән аңлашылганча, андый мультиклардагы хатын-кыз романтикадан ерак тора. Ул кырыс, реаль чынбарлыкта сурәтләнә (кесә телефоныннан сөйлә­шә, машина йөртә, пистолеттан ата һ.б.). Шулар белән беррәттән гомер буена сакланып килгән хатын-кызларга гына хас булырдай сыйфатлар исәпкә алынмый.

 

Әйтик, әниләр һәм әбиләр, кыз бала акыллы, сабыр, оялчан, назлы булырга тиеш, дип тәрбияләп үстерә. Кыз баланың сафлыгы аның киләчәк тормышы өчен хәлиткеч роль уйнаучы сыйфат буларак кабул ителә иде. Америка мультикларындагы кызларны алыйк. Аларның барысы да бер төсле. Күбебезгә мәгълүм булган барби курчагына охшаш. Әлеге йөз-битне чынбарлыкка күчергән очракта бик ямьсез генә бер хатын-кыз килеп чыгар иде. Әмма әлеге образларның һәрдаим экранда чагылуы нәтиҗәсендә, алар эталон булып күренә башлый. Кыз балалар чын гүзәллек шундый була дип үз-үзләрен ышандыра.

 

Сүзләрем тагын да аңлаешлырак булсын өчен, мисаллар китереп үтәм. Әйтик, бала идеал дип кабул иткән героиня берара усалга һәм үчлегә әйләнә. Барыбызга да яхшы таныш булган "Аленький цветочек"тагы Настя образы белән чагыштырып карарга була. Әлеге героиняны берничек тә усал һәм үчле итеп күз алдына китереп булмый. Ә менә "Алладдин" әсәрендәге Ясминне яки барлык балаларның да яратып карый торган "Шрек" мультфильмындагы ни кеше, ни хайван булмаган яшел хатын-кызны искә төшерик. Алар усаллыкны үзләренә күрә бер тәм белән тормышка ашыралар. Хәтта бу вакытта сөенергә дә мөмкиннәр. Мисал өчен, "Шрек" героинясы җырлаган вакытта, аның тавышына чыдый алмыйча, бер кошчык шартлап үлә. Бу вакытта мультикны карап утырган күпчелек бала көлә башлый. баланың аңы үзеннән-үзе начарлыкны героиня эшләгәч, димәк, ярый дигән нәтиҗәгә килә. Ә "Аленький цветочек"тагы Настя ямьсез җанварга охшаш җан иясе белән яшәргә мәҗбүр булса да, эчке матурлыгын югалтмый. Елга ярына утырып сандугачны кызганып җырлый. Үзеннән-үзе соклану уята, серлелек барлыкка килә.

 

Россия мультикларындагы Василиса, Аленушка, Настенькалар реальлеккә омтылмыйлар. Аларның хатын-кыз сыйфатлары тышкы матурлык аша түгел, ә эчке матурлыклары, кылган яхшы гамәлләре, гафу итә белү сәләтләре аша тасвирлана. Шунысын да искәртергә кирәк: безнең мультиклардагы иң зур эротика – ул да булса кулга кул тотынышу яки башны күкрәккә кую. Ә америкалыларда мультик геройлары бернинди оялу кичермичә кочаклаша, хәтта иренгә ирен куеп үбешә. Боларга өстәп, көчле җенеснең гүзәл затларга карата булган мөгамәләсен дә ачыклау зарур. Диңгез арты мультикларында көчле җенес геройлары гүзәл затларның чәчләрен тотып әйләндерә, өстерәп йөри, атып бәрә. Гүзәл затлар моны шулай тиеш итеп кабул итә һәм нәрсә кыландырсалар, шуңа риза булып торалар. Бала үзеннән-үзе мондый мөгамәләне ярый дип санарга мөмкин.

 

Психолог фикеренчә, ба­ла нормаль үсеш, аның каршы җенескә карата булган кызыксынуы дөрес юнәлеш алсын өчен аңа әкият, сер, романтика кирәк. Бары тик романтика һәм оялчанлык, көчсезлек аша гына ир бала чын ир булып тәрбияләнә икән. "Безнең балалар балаларча булмаган бик каты көчле образлар бомбардировкасына бирешергә мәҗбүр", – ди Наилә Якимова. Балалардагы агрессияне психолог аларның романтик образларга сусавыннан күрә. Хыяллана белү кебек күңелгә рәхәтлек бирә торган хисне кичерә алмаудан ачулы икән сабыйлар, чөнки нәни вакыттан ук тормышның барлык чынбарлыгын күреп үсәргә мәҗбүрләр.

 

P.S. Психолог белән хушлашкач, дисклар кибетенә кереп, үзебезнең мультикларны эзли башладым. Кызганыч, әмма кибет киштәләре дә америка товарлары белән тулган. Кайткач, улымны ничек алдыйсы булыр инде. Башта сөенә-сөенә мультик карарга өйрәттем, хәзер исә баланың көен ничек табасы?!

 


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 10 | 21.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»