• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

14.08.2013 Интернет

"Татар интернетын үстерүгә укучыларны да җәлеп итәргә кирәк"”

Укытучыларның август киңәшмәсе секцияләре утырышларында мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр каралып килә, аның берсе милли мәгариф һәм яңа технологияләр мәсьәләсенә багышланды. "Татнет" фонды җитәкчесе Раил Гатауллинның биредә белдерүенчә, бүген республикада укытучылар укучыларга караганда интернетта мәгариф өлкәсендә активрак эшли, рус интернетында исә киресенчә.

Татар мәгариф сайтлары сыйфат ягыннан да калыша икән Раил Гатауллин әйтүенчә.

"Интернетта бер миллионга якын кеше татар телендә аралаша ала. Татарча сайтлар саны мең. Интернетта бер мең кешегә бер татарча сайт туры килә. Әгәр инде мәгариф өлкәсендәге сайтларга карасак, ул инде шушы бер мең сайтның ике йөзе. Ул инде укытучылар, укучылар, мәктәпләр тарафыннан ясалган сайтлар.

Бу үзенә күрә зур күрсәткеч. Әмма шул ук вакытта татар интернеты белән рус интернетын чагыштырсак, татарча мәгариф өлкәсендәге сайтларның 85 процентын укытучылар ясаса, ресурслар урнаштырып, 15 проценты гына укучыларга туры килә. Ә рус телендәге сайтларга карасак, киресенчә,  укучылар үзләре укытучыларны сайтлар ясарга өйрәтә. Бу үзенә күрә уйландыргыч фикер.

Укучылар белән бергә эшләп, татар телен, татар интернетын үстерүгә тартырга. Мондый эшчәнлекне җәелдерергә мөмкинчелекләр бар. “Татнет” фонды , “Белем.ру” , “Татар иле” социаль челтәре исеменнән мин берничә тәкъдим белән чыгачакмын. Якын арада кызыклы бәйгеләр оештырырбыз. Шушы бәйгеләр нәтиҗәсендә шушы бушлыкларны тутырып булыр, дип планлаштырабыз.

Сыйфаты ягыннан карасак, безнең татар телендә сыйфатлы сайтлар азрак. Мәгариф өлкәсендәге сайтлар сыйфатын күтәрергә ярдәм итүне оештырырга тырышырмын.

“Белем.ру”да мәгариф өлкәсендәге көндәлек яңалыкларны карап барып була. Ресурсларны урнаштыруда безнең яктан тоткарланулар бар иде, хәзер аларны оештырдык.

Әлбәттә, шундый порталлар ясау тагын да зуррак проектлар ясауга китерде. Без инде 2011 елда теоретик өлешләрен башлаган идек, 2012 елда һәм быел зур гына эшләр алып барылды. “Татар иле” проекты үзе үк 12 проекттан тора. Моннан тыш,  “Вконтакте”, “Facebook” татарчалаштырылды,телефоннарны  татарчалаштыру юнәлешендә эшләдек.

“Татар иле” социаль челтәрен без кулланучыны татар интернетына алып керүче зур проект буларак ясадык. “Ана теле”, “Татар иле”кысаларында телне өйрәнү системнары бар,  ләкин өйрәнгәннән соң аны даими кулланырга кирәк бит. Шуңа күрә интернетта бу аралашу системы татар телен саклап, аралашу мөмкинлеген бирәчәк.

“Татар иле”ндә энциклопедик мәгълүмат бар, без әлеге эшне татар энциклопедиясе институты белән берлектә эшләдек. Хәзергә ике том энциклопедик мәгълүмат урнаштырылды, без инде өченче томны урнаштыруны дәвам итәбез. “Татар иле” кысаларында  китапханә бар, монда 400-дән артык китап, без милли китапханә белән берлектә эшләдек. Аларны планшетларда, iPadларда уку мөмкинлеге бар. Укучыларны шулай итеп китап укуга тартырга мөмкин.

Медиа ресурслар урнаштырып барыла, татар мультфильмнары, спектакльләре, документаль фильмнар урнаштырып барыла.

Тагын икенче проект: без министрлар кабинеты каршындагы архив белән эшләдек, илленче еллардан алып, татар җырчылары башкарган җырлар оригиналда, сүзләре белән урнаштырылды, ягъни караокеда балалар белән әлеге җырларны өйрәнү мөмкинлеге бар" дип сөйләде Раил Гатауллин.

“Заманча технологияләрдән дәрестә файдаланырга”

Филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева Азатлыкка заманча технологияләрнең, аудио, мультимедиа чараларның укыту процессында тиешле дәрәҗәдә кулланылмавының кайбер сәбәпләре хакында сөйләде:

“Яңа технология дигәндә, беренче чиратта, әлбәттә, компьютер технологиясе. Нәкъ менә татар телен, әдәбиятны укытканда да, башка фәннәрдән калышмыйча, бүгенге көндә заманча барган технологияләрдән файдаланырга, компьютер технологиясен күрсәтеп барырга кирәк. Белгәнебезчә, башка фәннәрдә, мәсәлән, рус телен алыйк, мондый ярдәмчел чаралар бик күп. Һәм укытучылар әлеге мультимедиа, аудио чаралардан бик теләп, җиңел кулланалар.

Шуңа күрә безнең татар теле, әдәбияты дәресләрендә дә алардан калышмыйча шундый чараларны кулланырга кирәк. Әлбәттә, бу чаралардан хәбәрдар булмаган укытучылар да бар, аны да әйтеп үтәргә кирәк. Шул исәптән, мәктәпләрнең матди ягына да кайтып кала ул мәсьәлә. Чөнки төрле мәктәпләр бар бит. Бар алдынгы мәктәпләр, алар инде технологик чараларның тегесен дә, монысын да күрсәтә алалар, шул ук вакытта интернетка тиз арада кереп, күрсәтү мөмкинлекләре дә бар.

Ләкин моннан тыш теге яки бу проектта җиңеп чыкмаган, бу электрон чаралардан әллә ни зур мөмкинлекләр күрсәтә алмаган мәктәпләр дә бар. Бүген яңа технологияләрне милли мәгариф өлкәсендә, укыту процессында тиешле дәрәҗәдә кулланмау милли мәгариф үсешен күпмедер дәрәҗәдә тоткарлый дия алабыз”, дип сөйләде Азатлыкка Лилия Гыйләҗева.


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА
Азатлык
№ --- | 14.08.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (848710) / 15.08.2013 20:33:49

Иркэгэ,

мин беләм бу турыда."Башсыз җайдак", "Том Сойер маҗаралары" малайлар арасында кулдан-кулга йөри иде.

Шуңа язам да. Гомумән, ул вакытта татар теле тулы канлы иде.Җыелыш беркетмәләре языла, хезмәт кенәгәләре басыла, боерыклар, гаризалар, нигезләмәләр татарча языла иделәр.

Яшүсмерләргә укырга татарча китап юк. Хәзер бит алар да, ата-ана да библиотекага йөрергә теләми. "Хоббит" урыс мәктәбе программасына кергән. Улым башта уку китабын тоттырды. Менә бу миңа ошады дип. Ишеткәнем дә юк иде. Кибеттә булмагач, библиотекага алып бардырды. Алып кайттык. Әйтергә кирәк урысчага бик матур тәрҗемәле таушалып, тетелеп беткән китап иде.Аннары бераз вакыт узгач, китап кибетендә күреп кайткан да, алдырган иде. Әмма анысының тәрҗемәсе начар иде.Татарчасы булса ничек яхшы булган булыр иде.Гарри Потерны фанатлары В контакте да басылып чыкканчы ук урысчага тәрҗемә итеп барганнар, һәм фанатлар тәрҗемәсе күпкә әйбәтрәк дип сөйлиләр.
Гарри Потерны таныш хатын әйткән иде башта. Улың кызыксынамы, малайлар укыйлар дип. Кем соң ул, дип. Тышына күзлекле малай төшкән китап күргәнең юкмыни, ди. Юу димен.
Аннан бер ара узгач, иптәш малаеннан күтәреп кайтты. Аннан бөтенесен сатып алдык. Анысын да үзем күзәтмәдем. Менә шул кибеттә бар, саталар дип үзе кайтып әйтте. Ә соңгы китап чыккач буранда китап эзләп йөрү истә әле дә, онытылмый)))

№11 (848707) / 15.08.2013 20:18:57

Донья классикасы уз вакытында бик зур процент белэн татарчага тэржемэ ителде.60-нчы еллар башында купмедер дэрэжэдэ укылды ул. Мин узем дэ бик кызыксынып укый идем ул эсэрлэрне. Ул вакытта безнен язучыларнын укучыларны кызыксындырырлык итеп язылган фантастика,мажаралары юк дэрэжэсендэ иде. Э бугенге кондэ ул китаплар 100% ы белэн диярлек списать ителде.

№10 (848591) / 14.08.2013 23:45:26

"Мин татарча белмим"-дип горурланып әйтүче Казан татарларының күплеген күреп, шаккатканын әйтә Кытайдан килгән Әдибә ханым.

№9 (848583) / 14.08.2013 23:27:14

Әзәри инде, Тегеранда туган, Британияле. http://www.samiyusufofficial.com/ Татарча Сәми

№8 (848581) / 14.08.2013 23:13:39

Сәми әзербайҗан түгелме соң ул? төркиләр дә сүзләр я йомшак, я каты гына түгелмени??? Инглиз телендә дә Сәми укыла. Сами түгел минемчә, Сәми.

№7 (848580) / 14.08.2013 23:11:58

Майкыл Джексон кайтканмыни??? Яки элек, исән чакта җырлый идеме???

№6 (848579) / 14.08.2013 23:09:51

Иркә, Сами Йосыф Майкл Джексон белән дә җырлый әле ул.

№5 (848510) / 14.08.2013 12:57:21

Авыл апае бик дорес эйтэсен

№4 (848505) / 14.08.2013 11:48:30

Минем бөтен теләгем - Татарстан дәүләт аппаратының татар телле булганын күрү иде. Оушен дөрес әйтте. Эшнең башы бары шунда гына. Дәүләт абзыйлары авыз тутырып татарча докладлар укып, татарча указлар элә башласа, калганы әкренләп барысы да татарчага күчәр дә иде.

№3 (848503) / 14.08.2013 11:35:57

Иркә ханым, Сез санаганнар татар теленең куллану дәрәҗәсен күтәрү өчен бердәнбер юл түгел. Дәүләт күләмендә эш кәгазьләрен татар телендә алып бару - дәрәҗәне күтәрүнең төп юлы. Каршылыклы, көрәшсез генә бармый торган, әмма нәтиҗәле юл. Һәм ул моннан 15-20 еллар элек тормышка ашырыла башлаган иде. Руслар курсларга йөреп татарча укый башлаганнар иде, эштә кирәк дип. Татарча белгән кешегә 10% надбавка бирә башлаганнар иде. Бетте. Әгәр шуны эшләсә чиновниклар, төгәл фәннәр күптән татарчалашкан булыр иде. Дәүләттә кулланышы булмаган тел халыкка кирәкми. Ни белән генә җәлеп итеп карамыйлар халыкны, хәтта (!) тишек ру уйлап табылды, әмма халык аннан да туйды.

№2 (848502) / 14.08.2013 11:33:20

Иркэнен ничек итеп булса да ата–аналардан жаваплылыкны алып ташлыйсы килэ)))

ничэ тапкыр кузэткэн бар, сузе беткэн кеше " жан кисэклэрем, кадерлелэрем, ускэнем" дип башкалардан узенне остен куярга тырышып яза башлый

а) тогэл фэннэрдэн буген русча алып булмаган белемне татарча укытуны кем оештырырга тиеш аны? кайда андый укытучылар? андый укыту булса да, кем укыячак инде аны? иркэнен татарча белмэгэн малаемы? татарча укыганчы, ул балалар инглизчэ укыячак
б) классиканын куп урнэклэре татар телендэ бар, китапханэлэрдэ тузан жыеп ята. бугенгесе юк, дорес. но иркэнен татарча белмэгэн малаен ул китаплар гына татар итэ алмый

№1 (848500) / 14.08.2013 11:09:08

Җан кисәкләрем!!!!!!!!!!

Татар теле мохитендә яшәп татарча белмәү татар теле өйрәнү ресурслары булмаганга түгел. Бу ресурс булып хәзерге яшьләрнең атасы- анасы була алыр иде.

Татар теле бетү татар телендә информаөион кырның бары шул 50 елда язылга кызыл әдәбият һәм попса турында мәгълүмәт булганга ул!!!

Иң беренче чиратта татар теленең куллану дәрәҗәсен күтәрәсегез килсә,а) төгәл фәннәрдән бүген русча алып булмаган белемне татарча алып була торган итәргә кирәк б) дөнья классикасы һәм бүген басыла торганын татарчага тәрҗемә итеп бастыру.

Шушы ике юлдан бүтән юл түгел.

Беркемгә кирәк булмаган 25-10 томлыклар бастырып, попсаны цифрага күчереп кенә татар телен саклап булмый!!!


Бу - бердәнбер юл!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar